“Тукай безнең күңелләрдә” (Г. Тукайның туган коненә багышланган әдәби-музыкаль кичә)
методическая разработка на тему

Гилемханова Рафиса Нурулловна

Г. Тукайның туган коненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Проект посвященный ко дню рождения писателя Габдуллы Тукая.

По ссылке “Тукай безнең күңелләрдә” находится видеоматериал.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_beznen_yorklrd.doc44 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Шытсу “Ак каен” балалар бакчасы

“Тукай безнең күңелләрдә”

(Г. Тукайның туган коненә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

                                                                              Тәрбияче Гилемханова Р.Н.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Г. Тукай портреты, аңа багышлап чыгарылган газета, стенд, табигать  күренеше, Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр, презентация.

Бүрәнә күтәреп Шүрәле чыга (бармагы кысылган)  

-А-а-а- й!

Алып баручы. Тукта. Тукта,кем син? Нәрсә булды?

Ш. Шүрәле булам! Былтырны эзлим! Күрмәдеңме?

А.б.Юк күрмәдем! Тукта әле, ничек инде былтырны эзләргә була! Былтыр бер ел элек булган бит инде.

Ш. Бәлки, балалар күргәндер. Балалар, Былтырны күрмәдегезме? Менә бармагымны кыстырды да юкка чыкты. Нишлим инде хәзер?

Балалар. Юк,юк, күрмәдек.

А.б. Әйдә, Шүрәле, утыр әле. Бәлки, кем дә булса коткарыр сине бу бәладән.

        -Балалар, Шүрәле кем ул, сез белсезме?

Ук. Әкият герое!

А.б. Нинди әкият?

Ук. “Шүрәле” әкияте!

А.б.Кем язган соң ул әкиятне?

Ук. Габдулла Тукай язган.

А.б. Бик   дөрес! Менә бүгенге кичәбез дә бөек татар шагыйре Г. Тукайга багышлана.

1 бал. Габдулла Тукай бу дөньяда бик аз яшәгән. Тормышы авыр булган. Кечкенәдән ятим калган. Төрле җирләрдә, төрле гаиләләрдә яшәгән.

2 бал. Арча, районы Кушлавыч авылында туган, Өчиле авылында бабасы гаиләсендә, Саснада үги әтисендә, тагын Өчиледә, Казанда, тагын Өчиледә, Кырлайда Сәгъди абзыйда, Уральскида туганнарында, һәм кабат Казанда.

     (“Тукай безнең күңелләрдә” дигән презентация күрсәтелә)

3 бал. Тукай аз яшәгән. Ләкин ул безгә зур байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр калдырган.

Ш. Әйдәгез,балалар, шигырьләр укыгыз инде! Бәлки күңелем күтәрелеп китәр.

       (“Китмибез” “Пар ат” “Кызыклы шәкерт” “Сабыйга” шигырьләре укыла)

    Су анасы керә. Исәнмесез! Исәнмесез, балалар! Шүрәле, исәнме! Нишләп утырасың монда?

Ш. Менә кара! Булыш әле. Әйдә!

С.А. (тарта, Шүрәленең бармагын бүрәнә ярыгыннан чыгармакчы була, ләкин булдыра алмый) Булмады бу, Былтыр кирәк инде!

А.б. Утырыгыз, әйдә, утырыгыз. Су Анасы, әнә үзең турында әкият кара!

    (“Су Анасы ” курчак театры)

Өй эче. Әни ашарга әзерли. Малай китап укый.

М. Әни, бүген көн эссеме?

Ә. Эссе, улым, эссе.

М. Әни, эссе көндә малайлар нишлиләр?

Ә. Эшләмиләрдер әле, өйдә утыралардыр, бигрәк эссе.

М. Әни, малайлар өйдә утырмый инде. Су коеналардыр. Мин дә барыйм әле,ә!

Ә. Ярый барырсың. Үзең генә бара күрмә.

М. Әни, мин чаптым!

(Урамга чыга, малайларны чакыра: Закир! Мәхмүт!  Әй, беркем күренми, киткәннәрдер инде.Беркем дә дәшмәгәч, йөгереп китә... Су коена...)

   “Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

     Чәчрәтәм, уйныйм, чумам; башым белән суны сөзәм...”

        ( э—э-х! У-у-х!)

  • Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм!

(Судан чыга, киенә башлый)

  • Куркам үзем әллә нидән, юк янымда юлдашым... (Су анасын күреп ала)

     С.А. Уф,   туйдым бу бала-чагадан. Бер рәхәтләнеп чәчемне тарыйм әле. Ай, тарагым да тарагым...

     Алтын тарак, алтын тарак,

     Тагын кемгә тәтегән...

     Кызыгырлар,  көнләшерләр,

     Ә мин беркемгә бирмәм...

        (Суга чума, ә тарак басмада кала)

М. Кем булды бу? Бик куркыныч!

   Чумды да китте, тәмам юк булды  күздән шунда ул.

(Әкрен генә басмага килә, алтын таракны күрә)

  • Җен оныткан ,ахыры, калган тарагы басмада..

 

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга ,(таракны ала) таракны тиз генә элдем дә мин.

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам,

Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

 ( Артына әйләнеп караса, С.А.  да чаба)

С.А. (йөгерә): Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!

                        Ник аласың син аны, - ул бит минем алтын тарак!

М. Мин качамын, ул куадыр, ул куадыр, мин качам,

     Шул кадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк ичмасам...

С. А. Качма, качма, син карак!

(Этләр өрә, С.А. куркып кире борыла, йөгерә)

М. И явыз карчык!  Тарагыңнан коры калдыңмы? ( Таракны күрсәтеп кала)

   (Әкрен генә өйгә керә)

-Әни! Мин алтын тарак тапым!

Ә. Кайда таптың ?Ничек таптың? (куркып кына ала да, яшереп куя) Әй, бала, бала! Кайдан гына алдың икән!

М.  Таптым, әни, таптым,

      Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым.

Ә. Ярар, аша да, йокларга ятыйк, бик озак йөрдең, иртәгә су коенырга да җибәрмәм инде.

  (Ай калка, йокларга яталар, бераздан тәрәзә кагалар, малай юрганын башыннан ук каплый, аннан бер кырыен гына ачып күзәтә. Әни тәрәзә янына килә:)

  • Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергере!

С.А.Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир! Бая көндез алып качты синең углың, карак!

М. (пышылдап: Ходай! Инде мин кая барыйм?)

(С.А. тәрәзәне шакып тора, әни, каушап, таракны тиз генә таба алмый, тапкач, тәрәзәдән тышка ата)

Ә. И бала, ник ышандым синең сүзләреңә,

     Ник алдадың туры карап  күзләремә?

     Ник тиясең, иясе  юк әйберләргә,

     Карак, диләр, әнә шундый кешеләргә!

М. Әни, гафу, зинһар, тимәм башка,

     Орыш мине, тиргә, кыйнасаң да,

     Таман әле юләр  башка .

М. Мин дә шуннан бирле  андый эшкә кыймый башладым,

“Йә иясе юк!”  - дип, әйберләргә тими башладым.

  “Бала белән күбәләк ” шигырен  сәхнәләштерү.

  “Туган авыл” җыры башкарыла.

Ш. Нинди матур җыр!  Өйгә, туган авылга, кайтасы килә инде! Былтырны эзләргә кирәк.

С.А. Тик кенә  утыр инде! Күңелле бит!  Кара әле, кара, теге малай нишли ул?

       (“Эш беткәч уйнарга ярый ” шигырен сәхнәләштерү)

С.А. Әй, Шүрәле, ә син кайтам дисең! Әнә ничек күңелле!  Әйдә әле балалардан ярдәм сорыйк, бәлки сине коткарырлар.      

Ш. Балалар, ярдәм итегез,ә! Нәрсә сорасагыз, шуны  эшлим.

1бал. Табышмак, әйтсәм, җавабын табарсыңмы?

  Ш. Табам, табам! ( табышмак )            

2 бал. Мәкаль башлыйм, тәмамла!

 Ш. Ярар, ярар!          

2 бал Шүрәлене коткарырга тырыша. Былтыр керә.

Б. Әй, нишлисез сез! Аны коткарырга ярамый! Үзегезне кытыклый башласа...

Балалар. Былтыр килде! Былтыр килде!

  1ук. Былтыр, җибәр инде Шүрәлене!

Ш. Мин инде аңладым. Җибәр зинһар! Үзеңә дә, балаларыңа да , да тимәм!

Б. Ярар, әйдә, җибәрим алайса!

Алып баручы. Менә, балалар, Шүрәлене дә коткардык. Бергәләп Тукайның “Туган тел” җырын башкарасы гына калды.

   Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә"

Музыкально- литературный вечер с детьми средней, старшей группы посвящённый 125-ти летию Габдуллы Тукая на татарском языке....

Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе.

Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру....

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

Г.Тукайның туган көненә багышланган кичә “Без- Тукай оныклары”

Зал бәйрәм чарасына туры китереп бизәлгән. Салмак кына «Туган тел» көе яӊгырый. Көй астына залга балалар керәләр....