Открытое занятие по теме"Туган ягым бик ямьле"
методическая разработка (старшая группа) по теме

Яруллина Фирдавес Нажиповна

Сандугачкай,сайра, сайра,

Котлап язгы таңнарны.

Туган җирдәй гүзәл җирләр

Дөньяда тагын бармы?
 
                              (Резеда Валиева)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Туган ягым бик ямьле. 27.94 КБ

Предварительный просмотр:

                     

              Туган ягым бик ямьле!

Катнаш төркем

                               Эшчәнлек барышы.

Бурычлар:

1. Туган җирең, халкың,  аның мәдәнияте, табигате  белән горурлану хисләре тәрбияләү.

2.Балаларның сөйләмен, фикерләрне мөстәкыйь әйтә белү сәләтен үстерү.

3. Фикер алышу вакытында үз фикерләрен ачык, төгәл, аңлаешлы итеп әйтә белергә, катлаулы булмаган нәтиҗәләр ясарга өйрәтү.

Тәрбияче: Балалар,   бүген мин сезне искиткеч күңелле, мавыктыргыч сәяхәткә чакырасым килә! Телисезме? (әйе, телибез)Алай булгач, әйдәгез, туган ягыбыз буй-
лап сәяхәткә чыгыйк.Сәяхәт барышында без чишмә буена тукталырбыз, күл буйларын әйләнербез, урман аланында туктап ял итәрбез, матур итеп аралашырбыз,төрле -төрле уеннар уйнарбыз.   Юлга чыгар алдыннан  юлда,
су буенда, урманда йөрү кагыйдәләрен искә төшереп китик әле.

Балалар җаваплары:

  • Юлда барганда, бер -береңне этмәскә.
  • Суга рөхсәтсез кермәскә.
  • Йөргән урыннарда чүп-чар калдырмаска.
  • Ут якмаска.
  • Кызыл китапка кергән үләннәрне, чәчәкләрне өзмәскә.
  • Агач ботакларын сындырмаска.
  • Бөҗәкләрне таптамаска, сытмаска.
  • Кошларны куркытмаска.
  • Күпердән чыкканда җайлап чыгарга.
  • Олы юл аркылы чыкканда, тәрбияче ападан калышмаска,

иптәшең белән җитәкләшергә һ.б.

Тәрбияче:Кагыйдәләрне беләсез, аларны төгәл үтәвегезне сорыйм. Әйдәгез, юлга кузгалыйк.(баралар)

Менә   авылыбызның иң кадерле, иң изге, иң саф,чиста җиренә- чишмә буена килеп җиттек. Күрегез әле мондагы матурлыкны, чисталыкны. Челтер-челтер  итеп чишмә үз җырын җырлый, талларга кунып кошлар  да үз көйләрен сузалар, ә бакалар таллар арасында күңелле итеп бакылдашалар. Тиздән җылы җәй җитәсен хәбәр итә бит алар. Әйдәгез ,балалар, чишмә суыннан авыз итегез, битләрегезгне юып алыгыз. Чишмә суын шифалы диләр бит .

Борын-борынгыдан  чишмә  иң изге , кадерле  җир булган .Бары  чишмә чыккан җирдә генә яңа тормыш корып  җибәрә торган булганнар бит.Авыл халкы чишмәгә суга йөргәннәр, чишмә буенда яшьләр кичке уеннарга чыкканнар. Җырлы- биюле уеннар оештырганнар.  Чишмәбезне өлкәннәр карап, чистартып кына торалар.

 Ә без чишмәләрне ничек сакларга тиешбез?( Тәртип белән генә суын алырга, пычратмаска, чүпләмәскә) Әйдәгез, утырып ял итик, аргансыздыр. Теләгән уеннар уйнап алырбыз. “Такмак әйтеш” уены.(Сүзле уен)

 Зәлинә:

Көзгегә карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле,

Әбиләргә бер атнага

Кунакка барыйм әле.

Дәнис:

Там, Там, тамчы там,
Тамганыңны яратам,

Тамган тамчыларга карап,

Мин җырларга  яратам

Әмир:

Исәнлеккә- саулыкка,

Тазалыкка- байлыкка.

Бакаларга ярлыкка,

Үзебезгә байлыкка.

Инсаф:

Кояшкаем, чык-чык,

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Әти китте базарга

Тәти кашык алырга.

Тәти кашык сабы алтын,

Безгә кирәкми салкын.

Ф.Ралинә

Яңгыр ява , томан төшә,

Кура җиләге пешә,

Ипи, пәрәмәч пешә.

Алия

Песи, песи пескәем,

Соры синең төскәең.

Келәткә кермә, бал ашама,

Пресс, пресс,пресс!,

Алия:

Ямьле бәйрәм көн иде,

Чакырдык без кунаклар;

Кунакларны сыйларга

Салдык майлы коймаклар

Фирдәвес

Бака , бака бакырган,

 Бака кунак чакырган.

Кунаклары килмәгәч,

Тышка чыгып акырган

Ф.Ралинә: 

Яңгыр яу,яңгыр яу,

Иләктән, чиләктән,

Пәрәмәчтән, коймактан,

Арпадан, бодайдан,

Эшләр китәр уңайдан.

«Зәңгәр чәчәк.»(Сүзле-хәрәкәтле уен)

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала чигүле кечкенә мендәр тоты , уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:
Юл читендә зәңгәр чәчәк 
Якты нурлар тарата. 
Безнең кызлар һәм малайлар 
Зәңгәр чәчәк ярата.

Туктап биеп торалар, ә уртадагы бала  мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йори:
Якын дуслар арасыннан
Берсен сайлап ал әле. 
Тезләреңә ипле булыр -
Мендәреңне сал әле.
Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм тезләнеп аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

Тәрбияче: Халкыбызның бик күп такмакларын, уеннарын  беләсез. Булдырдыгыз.

Әйдәгез, кузгалыйк .(баралар)Авылыбызның мәрхәмәтле кешеләре  ял итү өчен нинди матур урын әзерләп куйганнар. Әйдәгез утырып ял итеп алыйк.

Тәрбияче: Урман, урман дибез. Ә менә сезнең аңлавыгызча урман нәрсә соң ул? Җир шарыбыз, кешеләр һәм хайваннар өчен.

 Балалар җаваплары.

  • Урман кошларның, кыргый хайваннарның яшәү урыны;
  • Кошлар агачларга оя ясап бала чыгаралар;
  • Файдалы кырмыскалар да үз өйләрен урманда ясыйлар;
  • Аюлар кыш көне өннәрен урманда ясап кереп яталар;
  • Һәр хайван үзенә оя, ышыклану өчен урын таба;
  • -Урманда  файдалы агачлар  үсә. Балан, миләш, шомырт, чикләвек  агачларының  җимешләре дару.
  • -Кешеләр өчен файдасы: җиләккә, дару үләннәре җыярга, гөмбәгә йөрибез.
  • Җир шарыбызны урмансыз күз алдына да китереп булмый.
  • Начар һаваны үзенә йота, тәмле, без сулый торган һаваны бүлеп чыгара.

 Тәрбияче:Әйдәгез, шул  урман  һавасын күкрәк тутырып сулыйк әле. Төз итеп, кулларны тез өстенә куеп күзегезне йомып утырыгыз.

 Күз алдыгызда урман,  урман янындагы болын калдымы. Нинди матурлык! Чәчәкләргә күмелгән болын, кошлар сайрый. Әкрен  генә , талгын гына җил исә, күктә нурлы кояш безне күзәтә. Әйдәгез , күкрәк тутырып сулагыз. Нинди исләр килде?(балалар җавабы)

  Кошлар дидек. Минем колакка күптән инде кошларның күңелле тавышлары килә. Безне урманга  кунакка дәшә ахрысы алар . Урман кырыена барып кошлар тавышын тыңлыйк әле.(урман кырыена киләләр)

 Нинди гүзәллек, кошлар җыры....

 Балалар тын гына торыйк әле. Нинди кошның тавышы булыр бу( аудиоязма буенча тургай, сандугач, күке тавышын тыңлыйлар)

 Карагыз әле, балалар, урман кырые буйлап кемдер килә? Кем булыр бу? Безнең Гөлҗамал апабыз икән бит.

-Нишләп йөрисең, Гөлҗамал апа?

Гөл җамал апа :

-Менә  дару үләннәрен җыярга диеп чыккан идем. Май аенда  үләннәр һәм агачлар чәчәк атканда  үләннәрнең, чәчәкләрнең иң шифалы вакыты бит.

Тәрбияче: 

-Гөлҗамал апа дару үләннәренең серен безгә дә аңлатмассыңмы икән?

Гөлҗамал апа: 

-БИИИК теләп балаларым. Якынрак җыйналыгыз.( дару үләннәре турында әңгәмә оештырыла)

Тәрбияче

-Рәхмәт Сәрбиҗамал апа ,бездә сине чишмә суы белән чәй эчәргә чакырып калабыз.Дару үләннәре турында бик күп белдек.

(Гөл җамал апа китә).

Тәрбияче:Балалар, кайтыр вакытыбыз якынлаша. Әнә  безнең авыл.   Тиздән без авылыбызга кайтып җитәрбез. Әйтегез әле, бүгенге сәяхәтебез сезгә ошадымы, нинди яңалыклар белдегез?

Балалар җаваплары:   Туган җиребез иң матур. Бүген без кошлар тавышын аерырга     өйрәндек, дару үләннәре турында белдек,табигатьне сакларга кирәк икәнен аңладык

Тәрбияче: Кадерле балалар ! Туган җиребезне, туган илебезне , җир шарыбызны  яратырга, сакларга өйрәник. Әйләнә- тирәбездә күпме матурлык,изгелек. Табигать безнең яклауны, кайгыртып торуны ярата.  Бүген кайтып җитү белән Сәрбиҗамал апабызны  тәмле чишмә суыннан чәй куеп кунакка чакырырбыз!

Балалар:Җыр”Сәяхәтче җыры”



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия на тему: «День открытых дверей» (1 младшая группа).

Конспект мероприятия на тему «День открытых дверей» в 1 младшей группе.Интеграция образовательных областей: «Познавательное развитие», «Речевое развитие», «Художественно-эстетическое развитие», «Физич...

Открытое занятие на тему: «Золотая осень». Познавательное занятие в старшей группе «Теремок»

Открытое занятие на тему: «Золотая осень». Познавательное занятие в старшей группе «Теремок»...

Открытое занятие на тему: Квест- занятие по развитию речи «В рамкам проекта: Давайте познакомимся

Квест-занятие по развитию речи, я хотела бы начать  со слов выдающего педагога – новатора В.А. Сухомлинского, он писал:«Без игры нет, и не может быть полноценного умственного развития...

Открытое занятие на тему: "Открытие лаборатории Почемучкина"

Основной целью открытия лаборатории Почемучкина является формирование знаний детей через экспериментальную деятельность в совместной игровой деятельности...