конспект "Бүлмә гөлләре"
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Конспект на тему "Комнатные растения"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bulme_gollre.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Бүлмә гөлләре

 Максат:         Балаларны бүлмә гөлләре, алар үсү өчен кирәкле   шартлар белән таныштыру. Табигать почмагындагы үсемлекләргә игътибарлылык тәрбияләү, өлкәннәр булышлыгы белән су сибәргә, яфракларындагы тузаннарын сөртергә өйрәтү. Үз өсләренә йөкләнгән эшне башкарып чыгарга өйрәтү. Бүлмә гөлләренең дә тере икәнлекләрен күзаллау. Гөлләр үстерүгә карата кызыксыну уяту.  Балаларга үзләре башкарган эшнең әһәмиятен аңлату. Өлкәннәргә ярдәм итү теләге булдыру.

Җиһазлар:     чәчәкләр, гөлләр рәсемнәре, яран гөл, таш, балчык, гөл савыты,   чүпрәкләр, лейкалар, алъяпкычлар.

 Алдан эшләнгән эш: табигать почмагындагы гөлләрне күзәтү, яран гөленең  ботагын   суга утырту, рәсемнәр карау, шигырьләр, табышмаклар өйрәнү.

Шөгыль барышы:

Балалар, карагыз әле, бүгенге көн нинди матур, күктә кояш елмая. Әйдәгез әле, без дә кулларыбызны тотышыйк та,  бүгенге язгы кояш кебек бер -   беребезгә елмаеп алыйк әле. Менә хәзер ничек күңелле, рәхәт булып китте. Ә хәзер тыныч кына урыннарыбызга утырыйк.

    Балалар, хәзер елның кайсы вакыты? (яз)

    Яз икәнен каян беләсез? ( карлар эреде, кояш ныграк җылыта, җылы яктан кошлар кайтты, көннәр җылынды).

    Әйе балалар, яз җиткәч бар табигать уяна. Озакламый агачлар яфрак ярыр, бар табигать яшеллеккә күмелер. Табигатьне тагын да ямьләндереп язгы чәчәкләр үсеп чыгар. Безнең бүлмәбездә  үсемлекләр бармы? (гөлләр)

     Безгә гөлләр ни өчен кирәк? (матурлык өчен)

     Гөлләр безнең бүлмәләребезне матурлыйлар, кайбер гөлләр кыш көне дә чәчәк атып безнең бүлмәбезгә ямь биреп утырдылар. Көннәр озынайганын сизеп гөлләребез дә үсеп китте, кайберләре чәчәк тә атты.

        Ә сезнең өйләрегездә гөлләр бармы?

Ә хәзер Динараны  тыңлап үтик.

                                         “Әни гөлләре”

        Әни утыртты гөлләр,                Әниемә булышам

        Алар үсә зур булып,                Эше азайсын өчен.

        Утыралар ямь биреп,                Хуш исле нәфис гөлләр

        Бөтен өебез тулып.                Үсәрләр биек булып,

        Мин аларга су сибәм                Утыралар ямь биреп,

        Яки иртән, я кичен                Бөтен өебез тулып.

                                                                                                 Нур Гайсин.

            Сез нинди гөлләр беләсез? (бакча гөлләре, бүлмә гөлләре)

        Слаидлар күрслә:  Бүлмә гөлләре;  яран, цикламен;  миләүшә; абага,  бегония, алоэ,  кактус.

 Бакча чәчәкләре:  ләлә(тюлпан);  дәлия (георгин);    роза;   мәк.

                       “Нәрсә артык?” уены

             (ләлә, абага, мәк, );

             (миләүшә, дәлия, цикламен)

            (яран, нәркиз, роза)

         Яз көне бүлмә гөлләренә аеруча игътибар кирәк. Кайбер гөлләрнең савытларын, балчыкларын алыштырырга кирәк.

Балалар, әйдәгез ял итеп алыйк.

Ял минуты

        Без инде хәзер зурлар

        Күп эшли безнең куллар

        Без гөлләр яратабыз

        Тузаннарын сөртәбез,

        Аларга су сибәбез.

        Менә шундый уңган без,

        Менә шундый булган без.

 Өстәлдә яран гөле һәм зур таш.

          Сез ничек уйлыйсыз балалар боларның кайсысы тере , ә кайсысы тере түгел? (гөл тере, таш тере түгел)

Ни өчен? (чөнки гөл үсә, чәчәк ата)

Бу нинди гөл? (яран гөл)

Тере булган бар нәрсә сулый, туклана. Ә безнең гөлләребез ашыймы, сулыймы?

Үсемлекләр, гөлләр нәрсәләре белән тукланалар, азыкны ничек алалар? (тамырлары аша) слаид күрсәтелә.

Ә хәзер Сөмбелне тыңлап үтик.

                                     Гөлләр сусап утыра

Сулы савыт янында

Гөлләр сусап утыра

Кулы юк шул, эчә алмый

Суны сузылып кына.

Шәүкәт Галиев.

Әйе балалар, вакытында су сипмәсәң алар үпкәлиләр, шиңәләр. Гөлләрнең дә кешеләр кебек су эчәселәре килә. Озак вакыт су сипмәсәң алар үләләр. Гөлләргә нинди су сибәргә кирәк? (җылы су, яңгыр суы, елга суы).

Ни өчен салкын су сибәргә ярамый? (чирлиләр).

Гөлләрне сулый дидек, алар нәрсәләре белән сулыйлар? (яфраклары белән)

Әйе, гөлләр яфраклары ярдәмендә сулыйлар. Алар, безнең бүлмәдәге начар һаваны йотып, безгә суларга чиста һава бүлеп чыгаралар. Шуның өчен дә аларның яфракларына кунган тузаннарны сөртеп торырга, ә вак яфраклы гөлләрне су белән коендырырга кирәк.

Балалар гөлләргә һәр вакытта да яхшымы? (су сипмәсәң үләләр, суны күп сипсәң тамыры чери, салкында өшиләр)

Гөлләр матур булып үссен өчен нинди шартлар кирәк соң?

Яктылык, дым, җылылык.

Гөлләрне нәрсәдән үстереп була? (ботактан, орлыктан һ.б)

Исегезгә төшерегез әле балалар, без сезнең белән яран гөленең бер ботагын алып суга утыртып куйган идек. Ни өчен суга утырттык соң без аны? (тамыр җәйсен өчен) Ә ул суда гына утырса, үсеп матур итеп чәчәк ата аламы? Аңа үсү өчен туклыклы матдәләргә бай балчык кирәк. Әйдәгез без аны балчыкка утыртыйк. Ә ул безнең бүлмәбезне матур чәчәкләр атып ямьләндерер.(балалар белән гөл утырту)

        Ә хәзер балалар, табигать почмагындагы гөлләребезне дә тәрбиялик. Аларның яфракларындагы тузаннарын сөртик, төпләрен йомшартыйк, су сибик.

Безнең гөлләребезгә дә рәхәт булгандыр, әйдәгез безгә дә күңелле булсын.

“Агач, куак,чәчәк” уены уйнала.