Буратинога ярдәм итик
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) по теме

Мәктәпкә әзерлек торкемендә йомгаклау шөгыле

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

     “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”

   Балаларның Буратинога

                ярдәме

                (мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау шөгыле)

Тәрбияче: Салихова М.М

Максат: Балаларның ел дәвамында алган белемнәрен гомумиләштерү.

Белем бирү бурычы: Балаларны логик биремнәр чишүгә күнектерү;

Арифметик мәсьәләләр төзү һәм чишү күнекмәләрен үстерү;

Кәгазь битендә ориентлашуны ныгыту;

Аваз, сүз, җөмлә төшенчәләрен аңлап, аларга анализ ясый белү күнекмәләрен ныгыту;

Иҗади хикәя төзү, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

Үстерү бурычы: Фикерләүне, хәтерне, фантазияләрен, игтибарларын, тәрбиячене тыңлый белүне, тәрбияче сөйләмен аңлый белүне, бирелгән сорауга төгәл җавап бирүне, үз максатларына ирешүне үстерү. Тапкырлыкларын, күрү хәтерен, күзаллауларын үстерү. 

Тәрбия бурычы: белем алуга кызыксыну тәрбияләү, дустанә мөнәсәбәт, бер-берсенә ярдәмләшү теләге, мөстәкыйллек  тәрбияләү.

Интеграл белән белем бирү өлкәләре: аралашу, социалләштерү, танып белү,

Методик алымнар һәм чаралар: интерактив такта, уен, күрсәтмә материаллар.

Эшчәнлек барышы:

Т: Балалар бүген безгә кунакка әти-әниләребез килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшеп алыйк әле.

Б: Исәнмесез, хәерле кич.

Т: Балалар, сезнең кәефләрегез ничек?

Б: әйбәт... .

Т: Әйдәгез, кулга-кул тотынышыйк та бер- беребезгә яхшы кәеф телик.

Кулларымны сузам сиңа

Дустым елмаеп – көлеп.

Кушылсыннар башкалар да

Безнең дуслыкны күреп.

Т: Балалар, сез йоклаганда безнең төркемгә хат китергәннәр. Ул шикле, аңа бернәрсә дә язылмаган. Әйдәгез без аны ачыйк та бергәләп карыйк. (конвертны ачу). Хат уку.

“Исәнмесез балалар” Миңа сездән ярдәм кирәк. Мине могҗизалы илгә чакырдылар. Минем анда бик тә барасым килә.  Ләкин могҗизалы илгә бару өчен чәчәктәге биремнәрне үтәргә куштылар. Ә анда баргач ташбаканың миңа бүләк иткән бүләген кирәк булачак. Ә мин аны югалттым. Сез миңа ярдәм итә алмассызмы икән?

Т: кемнән булыр икән бу хат, исемен дә язмаган. (конверттан ромашка чәчәген алу, аннан иҗекләр чыга)

Нәрсәләр икән бу? Әйдәгез әле карыйк. (иҗекләрне уку)

ТИ, БУ, НО, РА.

Ә хәзер шушы иҗекләрдән сүз төзеп карыйк. Бәлки кемнән икәнен белербез. (сүз язу) БУРАТИНО.

Буратино бездән ярдәм сорый икән бит? Аны нинди могҗизалы илгә чакырганнар икән, нинди бүләк югалткан икән ул. Бәлки без Буратинога булышып, аны нинди могҗизалы илгә чакыруларын белербез. Булышабызмы балалар.

Сез әзерме?

Әзер булсагыз ромашкадагы биремнәрне карыйк.

1 бирем: “Игътибарлы бул”

Сораулар:

     -  аваз хәрефтән нәрсәсе белән аерыла? авазны әйтәбез һәм ишетәбез, хәрефне күрәбез һәм язабыз.

  • нинди авазлар була? сузык һәм тартык авазлар.
  • ни өчен сузык авазлар дип атыйлар? эчтән чыккан һаваны бернәрсә дә тоткарламый.
  • ни өчен тартык авазлар дип атыйлар? тартык авазларны әйткәндә тел, тешләр һәм  иреннәр комачаулыйлар.

Ә хәзер мин сезгә хәрефләр күрсәтәм, ә сез аның нинди аваз

белдергәнен фишкалар ярдәмендә күрсәтерсез.

Сузык аваз (тартык аваз)  хәрефләрен нинди фишка белән билгелибез? (кызыл, зәңгәр)

Б, У, Р, А, Т, И, Н, О

Булдырдыгыз  балалар. Беренче биремне үтәдек.

Чәчәкнең икенче таҗын алыйк.

2 бирем: “Сүзне иҗеккә бүл”  (һәр балага рәсем бирелә).

Т: Сүздә ничә иҗек икәнен каян беләбез?

Б: Сүздә ничә сузык аваз булса, шул кадәр иҗек була.

Ә хәзер рәсемгә карап схема буенча җөмлә төзибез.

Бу җөмләдә ничә сүз булырга тиеш?

_______     ______    .

_______     ______         ______  .

_______     ______         ______                        .

3 бирем: “Сүздә авазның урынын билгелә”

 КИТАП, МӘКТӘП,

4 бирем: Уен: “Сүзләр чылбыры”  (туп белән)

 Әлифба албом мәктәп пенал линейка  

Ял минуты.

Бик күп эшләр эшләдек

Ял итәргә тукталдык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык.

Башны як-якка бордык

Чүгәләдек һәм тордык.

Кулларны алга суздык

Ә аннан соң төшердек.

Соңыннан тынычланып,

Урыннарга утырдык.

Буратино потянулся,

Раз — нагнулся,

Два — нагнулся,

Три — нагнулся.

Руки в стороны развел,

Ключик, видно, не нашел.

Чтобы ключик нам достать,

Нужно на носочки встать. 

5 бирем: “Саннарны чагыштыр”

1.     7   8,    5    4,  6   7,  10  9.

2. 10 кечкенә саннарны яшел карандаш белән түгәрәккә алырга, 10 зур саннарны кызыл түгәрәккә алырга.

10,  15,  9,  6,  12,  4,  2,  7,  1,  5,

13,  20,  18,  16,  3,  8,  11,  14,  17,  19

6 бирем: “Билгене дөрес куй”

10-7=3,  4+6=10, 7-3=4

7 бирем: “Мәсьәләне чиш”

1. Агач ботагында 3 кош утыра иде. Алар янына тагын 3 кош килеп кунды. Агач ботагында барысы ничә кош булды? 3+3=6

2. Марат 3 шар әвәләде, ә Илдар 2 гә күбрәк. Илдар ничә шар әвәләде? 3+2=5

3. Әминәнең 8 алмасы бар иде. Әтисенә, әнисенә һәм сеңлесенә берешәр алма бирде. Әминәнең ничә алмасы калды? 8-3=5

8 бирем: “Санны барлыкка китер”

Табышмак әйтү.

Аслы өсле ике балдак

Берсе-берсенә тигез.

Белмәсәгез үзем әйтәм

Бу була инде (сигез) 

Сигез санын ике кечерәк саннан барлыкка китерү.

1+7=8, 2+6=8, 3+5=8, 4+4=8, 5+3=8, 6+2=8, 7+1=8.

9 бирем: “Крассворд”

Рәсемнәрнең беренче авазларыннан сүз төзү. (һәр бала аерым эшли)

Әгәрдә без бу крассвордны чишә алсак, Буратиноны нинди могҗизалы илгә чакырганнарын беләбез.

М Ә К Т Ә П сүзенә аваз анализы ясау.

Т: Балалар Буратиноны мәктәпкә чакырганнарын белдек. Буратинога ташбака бүләк иткән бүләкне табасы калды. Нәрсә бүләк ите икән ташбака? Моның өчен безгә чәчәкнең соңгы таҗын алырга кирәк.

10 бирем: “Математик диктант”

Шакмаклы дәфтәр битендә юнәлеш буенча сызыклар сызу. Ачкыч килеп чыга.

Т: Булдырдыгыз балалар. Буратинонга могҗизалы ил белем иленә килергә, аның ишеген ачып керергә ачкычын табарга булыштык. Рәхмәт сезгә. Сездә быел шушы могҗизалы ил белем иленә барачаксыз. Мин сезгә белем иленең ачкычын бүләк итәм. Тырышып укыгыз.

10,  15,  9,  6,  12,  4,  2,  7,  1,  5,

13,  20,  18,  16,  3,  8,  11,  14,  17,  19

10,  15,  9,  6,  12,  4,  2,  7,  1,  5,

13,  20,  18,  16,  3,  8,  11,  14,  17,  19

10,  15,  9,  6,  12,  4,  2,  7,  1,  5,

13,  20,  18,  16,  3,  8,  11,  14,  17,  19

10,  15,  9,  6,  12,  4,  2,  7,  1,  5,

13,  20,  18,  16,  3,  8,  11,  14,  17,  19

“Исәнмесез балалар” Миңа сездән ярдәм кирәк. Мине могҗизалы илгә чакырдылар. Минем анда бик тә барасым килә.  Ләкин могҗизалы илгә бару өчен чәчәктәге биремнәрне үтәргә куштылар. Ә анда баргач ташбаканың миңа бүләк иткән бүләген кирәк булачак. Ә мин аны югалттым. Сез миңа ярдәм итә алмассызмы икән?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по ИЗО "Куянга ярдәм итик"

Конспект интегрировранного занятия в средней группе музыка+ИЗО.Нетрадиционная техника рисования методом тычка жесткой кисточкой.Занятие проходит под музыку....

математическое развлечение в средней группе "Йомры икмәккә ярдәм итик"

Развлечение проводиться по сюжету сказки " Колобок". Во время развлечения дети закрепляют знания, развивается мышление, внимание. дети получают много положительных эмоций...

Адашкан балага ярдәм итик.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү....

"Йомшаккайга ярдәм итик"

"Йомшаккайга ярдәм итик"...

"Йомшаккайга ярдәм итик"

"Йомшаккайга ярдәм итик"...

“Йомры икмәкә ярдәм итик”

Уртанчылар төркемендә математик күңел ачу...

Аюга ярдәм итик

Максат: Балаларга аю, аның тышкы билгеләре, үзенчәлекләре һәм файдасы турында белем бирүне уен эшчәнлеге төренә тыгыз бәйләнештә башкару. Хайваннарга – аюга карата уңай фикер тәрбияләү.Бурычлар:1....