Урманга сәяхәт
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

уртанчылар төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon itogovoe_zanyatie_2015.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

 бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

 “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”

Урманга сәяхәт

Уртанчылар төркемендә ата-аналарга күрсәтелгән йомгаклау шөгыле

Тәрбияче: Салихова М.М

2015 ел

Максат: Балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү.

Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсенә карата ихтирамлылык, дуслык хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: җитезлекләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: геометрик фигураларны, цифрларны танып белүне, 5кә кадәр санауны,  предметларны киңлеге, озынлыгы буенча чагыштыруны ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәсе: аралашу, социальләштерү, танып белү.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, сорауларга җавап бирү, күргәзмә материаллар, техник чаралар куллану, практик эш.

Сүзлек өстендә эш:

Җиһазлау: проектор, ноутбук, слаидлар, өстәлдә эшләү өчен тарату материалы Алдан үткәрелгән эш: геометрик фигураларны танып белү, 5кә кадәр санарга өйрәнү.

 

                      Эшчәнлек төзелеше.

1. Эмоциональ хәләт тудыру, кереш өлеш.

2. Төп өлеш.

- 1-5, 5-1 кадәр санау.

-  Дид.уен: “Ничә?”.

-  Уен: “Киресен әйт”

-  Уен: “Геометрик фигураны ясап бетер”

-  Дид. уен: “Ничәнче?”

   3.Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунакка әниләребез килгән. Әйдәгез әле алар белән исәнләшеп алыйк.

Исәнмесез, хәерле кич.

Балалар, сез сәяхат итәргә яратасызмы?

Без бүген сезнең белән урманга сәяхаткә барырбыз?

Урманга барганчы без куркынычсызлык, урманда үз – үзебезне тоту  кагыйдәләрен искә төшереп үтик. Нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешбез. (агачларны сындырмаска, кош оясындагы йомыркаларга тимәскә, кошларны куркытмаска, кычкырмаска, учак якмаска, чәчәкләрне өзмәскә, кырмыска ояларын туздырмаска, күбәләкләрне тотмаска, чүпләрне ташлап калдырмаска, иптәшләреңнән аерылып китмәскә һ.б).

Урманга нәрсә белән барып була соң?

Ә без бүген урманга җәяү генә барырбыз.

Юлда барганда күңелле булсын өчен 1-5, 5-1 кадәр санап барыйк.

Менә без урманга килеп тә җиттек. (кош тавышлары).

Карагыз әле балалар урманда нинди агачлар үсә? Агач нинди өлешләрдән тора? Нинди агачлар безгә якын тора?

Булдырдыгыз балалар. Юлыбызны дәвам итик.

Ләкин урманның эченә керү өчен каршылык аша үтәргә кирәк.

1 бирем: 1-5 кадәр булган саннарны үз урыннарына урнаштырырга кирәк. (2, 4, 1, 5, 3)

Булдырдыгыз балалар, безгә юл ачылды.

Менә нинди матур аланлыкка килеп чыктык. Бу аланлыкта ниләр күрәсез?  (агачлар, кошлар, күбәләкләр, чәчәкләр һ.б.)

Балалар безгә бу аланлыкта биремнәр эшләргә кирәк.

Эшебезне башлаганчы бармакларыбызны ял иттереп алыйк.

Бармак уены.

Уң (сул) кулыбызны табыйк                 Урта бармак өч

Бергәләп санап карыйк.                Имән бармак дүрт.

Башлыйк чәнтидән                        Бишенчесе баш бармак

Иң кечтекидән.                                Менә нинди зур тармак.

Чәнти була бер,                                Менә биш күпме була

Исемсез ике,                                Бөкләсәң йодрык була.

2 бирем: Ничә кош бар, шул цифрны түгәрәккә алырга кирәк.

Ничә күбәләк бар шул цифрны квадратка алырга.

Ничә чәчәк бар шул цифрны өчпочмакка алырга.

Әйдәгез әле балалар шушы матур аланлыкта бездә уен уйнап алыйк әле.

Уен: “Киресен әйт”

Көн-төн, озын-кыска, киң-тар, биек-тәбәнәк, юан-нечкә, ачы-баллы, каты-йомшак, ак-кара, кайнар-салкын, акрын-тиз, ерак-якын, тирән-сай, караңгы-якты, иртә-кич, күп-аз, чиста-пычрак, туры-кәкре.

Булдырдыгыз балалар, юлыбызны дәвам итик.

Балалар безнең юлыбызда тагын ниндидер каршылык  килеп чыкты.

Монда ниндидер сызыклар. Нәрсәләр икән алар?

3 бирем: “Геометрик фигураны ясап бетер”

 

Булдырдыгыз балалар. Менә нинди матур аланлыкка килеп чыктык.

Бу аланлыкта нәрсәләр күрәсез. Аларны бер сүз белән нәрсәләр дип әйтеп була. (кыргый җәнлекләр)

4 бирем: дид.уен: “Ничәнче?”

Беренче нәрсә? Дүртенче нәрсә?, Куян ничәнче? һ.б.

Булдырдыгыз балалар.

Балалар безнең кайтыр вакытта җитте. Хәзер көннең кайсы вакыты? (кич). Карңгы төшкәнче безгә кайтып җитәргә кирәк. Шуның өчен безгә иң кыска юлны сайларга кирәк.

5 бирем: сезнең алдыгызда төрле озынлыктагы тасмалар, шулар арасыннан иң кыска тасманы табарга кирәк, һәм без шул юл буйлап кайтырбыз.

Булдырдыгыз балалар, әйдәгез кайтыр юлга кузгалыйк.

Язгы урманга килдек

Матур урыннар күрдек

Зифа буйлы каен уңда

Ям яшел чыршы сулда.

Күбәләкләр очалар

Бигрәктә матур алар.

Әнә куян сикерә

Ул бүредән элдертә.

Сандугачлар очалар

Бигрәктә матур алар.

Урманда рәхәт булса да

Өйгә кайтыйк балалар.

Менә балалар кайтып та җиттек. Сезгә сәяхат ошадымы? Нәрсәләр ошады?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

Урманга сәяхәт.

Көзге урманга сәяхәт.Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, алард...

Җәйге урманга сәяхәт

Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үсте...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

"Урманга сәяхәт"

Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңач...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...