Җәйге урманга сәяхәт
методическая разработка по окружающему миру (средняя группа) на тему

 

Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үстерү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhyge_urmanga_syaht.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль  мәктәпкәчә белем  бирү учреждениесе          “Актаныш авылы гомуми  үсеш бирүче

№2  балалар  бакчасы”

             (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен

үстерү шөгыле)

\                                            

                                                    Югары категорияле

                                                 тәрбияче Мингазова Г.А.

                    Җәйге урманга сәяхәт.

(уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле)

Максат: 

Белем бирү: Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Мәктәпкәчә тәрбия программасы буенча өйрәнелергә тиеш агач, куак, чәчәк, кош, җәнлек, бөҗәк исемнәрен өйрәнү, алар турындагы белемнәрне гомумиләштерү һәм күзаллауларын киңәйтү. Әйләнә-тирә мохитның пычрануын булдырмау юллары белән таныштыру.

Үстерү: Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үстерү.

Тәрбия бирү:  Тирә-юнь табигатькә сак караш тәрбияләү, урмандагы җан ияләрен рәнҗетмәскә өйрәтү, аларга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Табигатьне яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына сокланырга өйрәтүне дәвам итү.

Сүзлек өстендә эш: Камка, энә карагы сүзләрен актив сүзлек составына кертү; сөйләм культурасын камилләштерү.

Материал: Магнитофон-кошлар тавышы, вак рәсемнәр(агачлар, куаклар, кошлар, бөҗәкләр, җәнлекләр) “Җәйге урман”картинасы, магнитлы такта, гном, урманда өйрү кагыйдәләре билгеләре. Иң матур сүз- 78бит.

Алдан эшләнгән эш: Әңгәмә кору, “Бүләк”урманына экскурсия, Ф.Кәрим “Күбәләк”-уку.

                             

     Шөгыль барышы:

 Хәзер елның кайсы вакыты?  Сез кайсы вакытларны ныграк яратасыз?  Кайберләрегез җәйне, кайберләрегез кышны ярата икән. Әйдәгез әле, кышны яки җәйне ни өчен яратуыгыз турында сөйләп бирегез әле.  Балалар җәйне яки кышны ни өчен яратулары турында җөмләләр әйтәләр.   .

-Җәйне күбрәк яратасыз икән сагынгансыз шулай бит, әйдәгез әле, җәйге урманга читтән торып табигатькә сәяхәт ясыйк. Тик урманга кергәнче өч кагыйдәне искә төшереп китик әле. Ниндиләр алар?

-Шаулама!

-Чүпләмә!

-Рәнҗетмә!

Сез беләсезме балалар, безнең Актанышыбызда нинди урманнар бар?(Бүләк, Нөркә) Анда нинди агачлар үсә? Әйдәгез әле  менә шушы тактага  урман күренешен ясыйк.  Мин агачлар үстерәм, сез исемнәрен әйтерсез.(магнитлы тактага каен, чыршы, имән, нарат, өрәңге һ.б. куям)

-Нарат яктылык яратучы агач (чыршы белән чагыштырам) шуңа күрә астагы ылыслары коелган. Ә чыршы ылысы 5-7 ел тора.

-Куаклар да үстерик. Куак исемнәре әйттерәм, тактага рәсемнәрен куя барам. Берничә чәчәк рәсеме куеп, аларның исемнәрен әйттерәм.

-Җәнлекләрне сез үзегез урнаштырырсыз. Өстәлдә җәнлек рәсемнәре, үзегез теләгәнен сайлап, аның турында сөйләгез һәм ул җәнлекне урман күренешенә куегыз. Үзем тиен турында 5-6 җөмләдән торган  үрнәк хикәя сөйлим. Балалар аю, куян, төлке, керпе турында сөйлиләр.  

-Урманыбызда кошлар тавышы ишетелми, кошлар да килсен инде.(Сораулар бирәм, балалар җавап биргәч кош рәсемен урнаштырам)

-Яз көне җылы яктан безгә иң беренче килә торган кош?

-Йомыркаларын чит ояга салучы кош?

-Кайсы кош килүгә әтиләрегез агач башына оя ясап куя?

-Койрыгы белән агачка терәлеп утырып, агач башында шакылдап кортлар чүпләүче кош?

-Койрыгы ике якка аерылып торучы кош?

- Безнең ишек алдына көн дә очып килүче кош?

Исемнәрен әйтеп бөҗәкләрне дә урнаштыру.

Физкультминут: (уен) җир, су, ут, һава.

Кошлар- җәнлекләр-бөҗәкләр. Туп ыргытам да, кош дим, бала кош исеме әйтә, бөҗәк дигәч, бөҗәк исеме.

    Карагыз әле балалар, урман никадәр байлыкка ия икән.  Нәрсәләр соң алар урман байлыклары: агачлар, үләннәр, гөмбәләр, чәчәкләр, җимешләр, саф һавасы, һ.б.....Дөрес балалар, урманда бер әйбер дә файдасыз түгел һәм бер әйбер дә юкка әрәм булмый.

1.Корыган ботаклардан, үләннәрдән, яфраклардан кошлар оя коралар, кырмыскалар үзләренә өй төзиләр

2.Хайваннар үзләренең өйләрен җылыталр, һ.б.

3.Кошлар, хайваннар үзләренә азык табалар.

-Әгәр дә агачларның телләре булса алар безгә нәрсә әйтерләр иде соң?

-Кошларны, җәнлекләрне рәнҗетмәгез, кырмыска ояларын туздырмагыз.

-Агачларның ботакларын сындырмагыз, каерыларын җәрәхәтләмәгез.

-Чәчәкләрне кирәксезгә өзмәгез.

-Чүп-чарлар калдырмагыз.

-Урманда ут белән сак булыгыз.

-Урманнарга, өй һәм паркларга агачлар утыртыгыз. Урманда һәр нәрсә бер – берсе белән тыгыз бәйләнгән. Берсен юк итсәң, икенчесе, өченчесе үлә. Менә шундый чылбыр буенча барып, урман тулысынча үлеп бетәргә мөмкин.  Шуңа күрә, күп кенә үсемлекләр һәм җәнлекләр закон тәртибендә сакланалар, чөнки алар җирдә бик аз калганнар. Бу үсемлекләр һәм җәнлкеләр Кызыл китапка кертелгән. Кызыл төс – кисәткеч төс. Куркыныч астында калганнар! Юкка чыгулары бар!Сакла! Якла! Менә нәрсәгә чакыра бу китап.

Кызыл китапны һәм аңа кертелгән үсемлекләрне һәм җәнлекләрне күрсәтү. Балалар, сез үскәч тә табигатькә, Җир- анага мәрхәмәтле, шәфкатьле балалар булып калырсыз дип ышанам. Сезнең  табигатькә, җир- анага нинди сүзләрегез бар?

-Сакларбыз, үсемлекләрне!

-Өзмәбез, чәчәкләрне!

-Кош оясына тимәбез!

-Сакларбыз бөҗәкләрне!

-Агач-куаклар утыртып

Урманнар үстетербез

-Чишмә-күлләрне һәрвакыт

Без чистартып торырбвз

Тәрбияче Беркайчан да  рәнҗетмәбез

Табигать ул Җир-ана

Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала..

Ә хәзер без сезнең белән “Фантазерлар” булырбыз (нәни рәссамчылар) Шарларга урман күренеше ясау (чәчәк, үлән. кояш).  Балалар, сезгә занятие ошадымы?  Ни өчен?Син кайсы шарны сайлап алыр идең?

                Кулланылган әдәбият:

  1. Борһанова Р.А.”Туган як табигате белән таныштыру” Казан.
  2. Хәкимова Г. “Табигатьнең сафлыгы-күңелемнең пакьлеге” Яр Чаллы.
  3. “Гөлбакча” Хрестоматия.
  4. ГариповаӘ. “Тел ачкычы” Яр Чаллы.
  5. Калегина Н.Г. “Программа экологического воспитания для детей дошкольного возраста”  Казань.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

Урманга сәяхәт.

Көзге урманга сәяхәт.Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, алард...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

"Урманга сәяхәт"

Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңач...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...

Жәйге урманга сәяхәт

Этот конспект занятий по математике для подготовительной группы...