Козге урманга сэяхэт
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Балаларны урман белэн таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_urmanda.docx17.22 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Көзге урманга сәяхәт

Максат: балаларның көзге урман турында алган белемнәрен ныгыту, урманда үскән агачларның исемен дөрес итеп атау, кайбер дару үләннәре белән таныштыру, дидактик уеннар, җырлар , шигырьләр ярдәмендә теманы ныгыту, җәнлекләргә, кошларга кышка таба авырлаша баруын төшендерү;табигатькә мәхәббәт уяту,сакчыл караш тәрбияләү

Сүзлек эше: җимлек, җимханә, сәяхәт итү, нарат, чыршы күркәсе,  бака яфрагы, тузганак, сукыр кычыткан

Җиһазлау: кошлар, җәнлекләр битлекләре, каен һәм имән төпләре, дару үләннәре, Белмәмеш, кошлар тавышы яздырылган аудиотасма

Шөгыль барышы: Балалар, без урманга якынлашабыз, әнә кошлар тавышы да ишетелә, колак салып тыңлыйк әле(аудио тасма куела).Балалар, урманга керер өчен безгә ңиң элек урман ачкычын табарга кирәк. Ә ул ачкыч—мин әйтәсе табышмакларда. Сез аларны игътибар белән тыңлагыз һәм миңа җавабын әйтегез.  Язын ямь бирә,

                                 Җәй салкын бирә,

                                 Көзен тәм бирә,

                                 Кышын тун бирә.(урман)

Җәен киенә, кышын чишенә (агач)

Балалар:  -Дуслар, кая барасыз?

                  -Кара урманга барабыз!

                 -Кара урманда нишлисез?

                  -Көзге урман карыйбыз.

                  -Кошлар тавышын тыңлыйбыз.

                  -Урманда күңел ачабыз.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Менә сез урман ачкычын таптыгыз да. Хәзер түрдән  узыгыз, урман эченә керегез. Карагыз әле, балалар, урман нинди кунакчыл, ул сезнең өчен утырырыга урыннар да әзерләгән( башта балалар урманны әйләнеп чыгалар, кошларны, “җимханәне”карыйлар, аннары әзерләнгән агач төпләренә утырышалар)

--Балалар, сез урман турында нәрсәләр беләсез икән, шул хакта сөйләшеп алыйк әле.Урманда үзеңне ничек тотарга икәнен дә онытмыйк.

Балалар:--Урман—безнең дустыбыз.

--Җәнлекләр һәм кошлар өчен урман—туган йорт һәм туендыручы.

-- Басуларны җилдән саклый, дым бирә.

Тәрбияче:--Балалар, урманда үскән агачлар ни өчен хезмәт итәләр?

Балалар: --Алардан йортлар төзиләр, җиһазлар ясыйлар

  --Агачның чәчәк-бөреләреннән дарулар ясыйлар, җимешләреннән варенье, компот ясыйлар.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, урман бик бай, ул безгә күп төрле бүләкләр, күчтәнәчләр бирә. Балалар, әгәр агачларның телләре булса, алар нәрсә әйтерләр иде?

Балалар:--Безне сындырмагыз, яндырмагыз, тишкәләмәгез.

Шушы вакытта урман эченнән Белмәмеш килеп чыга, кулында рогатка.юлында очраган куаклырны сындырып, тибеп үтә.

Белмәмеш:Кая чикләвеге, юк мени?(Каен ботагын сындырырга азаплана)

Балалар: --Бу чикләвек агачы түгел, ә каен агачы.

--Агач ботакларын сындырырга ярамый.(Белмәмеш тыңлап, аптырап тора)

Белмәмеш: --Бу нәрсә тагын?(агачка эленгән җимлеккә күрсәтеп)

Балалар: --Җимлек, җимханә!

Белмәмеш:--Ул ни өчен кирәк?

Тәрбияче:- Кошлар туена торган урын-ашханә-җимханә

Белмәмеш: --Әй, күп беләсез икән!(кошларга рогаткадан ата)

Тәрбияче: Белмәмеш кошларны кыерсытасың түгелме, бу һич ярый торган эш түгел, аларга болай да бик кыен. Без балалар белән табигатьне ничек саклау турында сөйләшеп утара идек. Моннан соң тәртипле булырга сүз бирсәң без сине үзебезнең янга алабыз.Әйдә рәхим ит, ә хәзер инде сүзне агачларның үзләренә бирик. (“Агачлар ни сөйли” дигән дидактик уен)

Малай(Фәриз)                                           ИМӘН(Айнур)

Менә авыл урманы                                  Минем исемем “Имән”,

Һөркем ярата аны.                                   Мин күптән яшәп киләм,  

Монда бик күп агачлар,                          бик көчле агач мин,

Сайрыйлар кошлар.                                 Җилләргә, давылларга

Ай-яй, куе бу урман                                берсенә дә баш имәм.

Мин йөрергә дә куркам.

Күптөрле агачлары,

Ничек диләр аларны?

КАЕН(Алсинә)                                       ЧЫРШЫ(Рәзил)

Минем исемем – каен,                          Ә мин чыршы—беләсез,

Үсәм һәр урман саен.                            Чыршы булмый энәсез.

Буем үсә бик озын,                               җәен, кышын яшел мин,

Ак кәгазь кебек тузым.                         Арттырам урман яшен.

                                                           Нәни кызлар, малайлар,

                                                           Дусларым, якыннарым,

                                                           Яңа елда аларга-

                                                            Кунак булып барырмын.  

Тәрбияче: Балалар , урманда агачлардан башка бик күп төрле үсемлекләр, дару үләннәре дә үсә. Аларның файдасы бары тик матурлыкта гынамы?

Балалар: Алардан дарулар, сабыннар, духилар(ислемайлар) ясыйлар.

Менә безнең Ислам җәй көне бакчадан ял итте, ә бабасы белән ниндидер дару үләннәре җыйган, әйдәгез аны тыңлыйк әле.(Ислам шигырь сөйли)

Тәрбияче: Рәхмәт, Ислам . Ә хәзер әйдәгез ял итеп алыйк.(физкултьминут)  

Тәрбияче: Балалар,сез нинди урман кошларын беләсез?

Балалар: --Песнәк, кызылтүшләр, чыпчык, тукран, саескан, карга.

Ә кошлар турында “Килегез, кил, кошкайлар” шигырен безгә Ландыш сөйләп күрсәтер.

Тәрбияче:  Ә хәзер әйдәгез  без дә  “Кошлар” булып алыйк әле

Кошлар булып очабыз,

Аннан җиргә кунабыз,

Бераз ял итәбез дә

Тагын очып китәбез.

(Дәртле көй яңгырый. Җәнлекләр булып киенгән берничә бала  качып тора. Җил табышмаклар язылган яфракларны коя, балалар яфракларны җыеп алалар һәм берәмләп тәрбияче янына киләләр)

Тәрбияче: Балалар, урман сезгә, яфракларга язып табышмаклар җибәргән.

 Илнара:  Сорыдыр төсе, үткендер теше.

                Урманда йөри, ашарга эзли.  Алмаз-бүре:--Бу мин, бүре!

Гөлия: Асрамый да умарта

             Балны бик-бик ярата.

            Кышын сөя йокыны,

             Язгача тормый ята. Рәсим-аю:--(чыгып баш ия)

Вилназ: Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак(сикерә-сикерә куян(Айсылу) чыга.

Тәрбияче: Үзе бүрек кебек кенә, кигән туны энәле.

                  Ул кем була, кайда яши, берәрегез беләме?(керпе(Назим) чыга)

Мәликә: Көлтә-көлтә койрыгым

               Селки,селки барамын.

               Кетәклеккә кереп мин,

               Тавык-чеби аламын.(төлке(Инсаф) чыга)

Тәрбияче: Барыгызга да зур рәхмәт балалар.Безнең урманнан кайтып китәр вакытыбыз да җиткән. Сәяхәтебез ахырга якынлаша.Без бүген сезнең белән

рәхәтләнеп урман буйлап сәяхәт иттек. Сез табигатьне бик яратасыз икән, ничек матур итеп шигырьләр сөйләдегез, уйнадыгыз. Шулай да балалар табигатьне ярату гына аз. Аны хөрмәт итәргә һәм саклый белергә дә өйрәнергә кирәк. Агачларны сындыручыларга, урманны чуп-чар белән тутыручыларга юл куймаска кирәк. Шуны исегездән чыгармагыз балалар. Ә хәзер, әйдәгез урман белән хушлашыйк та, кайту юлына чыгыйк.

Тәрбияче, балалар: Сау бул, урман, хуш!          


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

Урманга сэяхэт

- Балалар, якында гына Бүләк урманы бар без сезнең шул урманга сәяхәт итәргә барырбыз. Юлыбызны башлыйбыз. Маршка атлап китү, ә хәзер парлаштык сукмак буйлап икешәрләп барырбыз. Безнең юлыбыз ир...

Сюжетле-уенлы шөгыль “Ак калач ( урманга сэяхэт

ШӘҺӘР ФӘННИ – ПРАКТИК КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘУРТАНЧЫЛАР  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ “Урманга Сәяхәт”ИСЕМЛЕ ТЕАТРАЛЬЛӘШТЕРЕЛГӘНФИЗКУЛЬТУРА ДӘРЕСЕНЕҢ ПЛАН КОНСПЕКТЫ...

Конспект занятия "Урманга сэяхэт"

Балалар музыка астында залга керәләр.Тәрбияче: – Шеренгага тезелдек. Тигезлән, туры бас! Балалар, без сезнең б-н урманга сәяхәткә барырбыз.Тәрбияче: Безнең сәфәр гадәти түгел. Без табигатьтә үзебезне ...

урманга сэяхэт

Дети едут в гости в лес....

Авторский сценарий на татарском языке "Козге бэйрэм"

Авторский сценарий на татарском языке "Козге бэйрэм" для детей средней группы....