урманга сэяхэт
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Салахова Альбина Мансуровна

Дети едут в гости в лес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon развитие речи33 КБ

Предварительный просмотр:

         Тема: Җәйге урманга сәяхәт.(икенче кечкенәләр төркеме өчен)                              

Максат. Катнаш һәм ылыслы урманнар турында күзаллауларны киңәйтү; сөйләмдә ясалма сүзләр һәм грамматик формалар куллану күнекмәләре бирү; логик фикерләү сәләтен үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

ШӨГЫЛЬ БАРЫШЫ:

— Исәнмесез, балалар. Хәерле көн. Хәзер мин сезгә Җәвад Тәрҗемановның «Табигать китабы» шигыреннән өзек укыйм.

Әйдәгез урманга

Һәм кырга            

Табигать китабын

Укырга.

Бу китап гаять зур,          

Гаять бай.

Анда бар:

Җир, су,

Күк, кояш, ай.

Балалар, бүген без сезнең белән урманга сәяхәткә чыгабыз. Анда үскән агачлар, куаклар белән, жиләк-җимешләр, үләннәр һәм гөмбәләр белән танышырбыз. Ләкин иң башта урманнан рөхсәт сорарга кирәк. Кем шундый серле сүзләрне белә? (Бер бала баш иеп урманнан рөхсәт сорый.)

Урман янына килдем,                                 Эчкэрегерәк керим,

Зурлап башымны идем:                              Сукмакларыңда йөрим,

— Урман,— дидем,— урманым,               Җимешләрең авыз итим,

Мин үтим әле, җаным.                                Гүзәллекләрен, күрим...

                                        Урман әйтте:

                                        — Әйдә, бала, рәхим ит,

                                        Син бит дустым минем,— диде,—

                                        Түрдән үт!

(Резеда Вәлиева)

— Балалар, карагыз әле, ничек матур һәм күңелле урманда! Нинди саф, чиста һава! Тыңлагыз: нинди тынычлык монда! Балалар, сез дә бу тынычлыкны саклагыз, тавышланмагыз.

— Балалар, бөек шагыйребез Габдулла Тукай үзенең «Шүрәле» әкиятендә урманны менә ничек тасвирлый:

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез җыярсың бер чиләк.

Бик хозур! рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;

Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

Тәрбияче: Әйе, бигрәк матур шул монда. Балалар, сез урманга кергәндә, күзегез иң беренче нәрсәгә төште?

Балалар җавабы.

Тәрбияче: Әйе, агачларга. Чынлап та, төрле-төрле агачлар күп монда. Һәрбер агачның үзенчәлеге бар. Менә бу — каен. Аның кәүсәсе ак, яфраклары түгәрәкләнеп килгән. Бу агачны сез беләсез инде.

Ә менә бу агач — имән. Имәннең кәүсәсе коңгырт төстә, яфраклары да каен яфрагыннан аерылып тора, алар төлле-төлле. Имән — озын гомерле агач, ул бер-ике гасыр яши ала. Ә бу нинди агач?

Балалар җавабы.

Тәрбияче: Әйе, юкә. Яфракларын иснәп карагыз әле: нинди тәмле ис килә! Юкә чәчәгеннән бал кортлары бал җыялар. Юкә балы аксыл төстә, бик тәмле һәм шуның өстенә бик файдалы да. Ә хәзер, бер табышмак әйтәм, җавабын табыгыз һәм иҗекләргә бүлегез.

Җәй дә яшел чапанлы,

кыш та яшел чапанлы. (Чыршы, нарат)

Балалар җавабы.

Тәрбияче: Дөрес, чыршы һәм нарат ел буе яшел төсләрен югалтмыйлар. Балалар, чыршы һәм наратның яфраклары нинди?

Балалар җавабы.

Тәрбияче: Әйе, аларның яфраклары урынында вак-вак энәләр. Тотып карагыз әле, алар чын энә кебек чәнчиләр, тик алар белән тегеп кенә булмый, Чыршы белән наратның күркәләре дә була. Алар бик матур. Нарат куркәләре чыршыныкына караганда әрерәк. Чыршы белән наратның энәләрен ылыс дип атыйлар. Ул ылыслардан бик файдалы дарулар ясала.

Балалар, сез агачларны яхшы беләсез икән. Ә бит урманда агачлар белән беррәттән куаклар да үсә. Аларның агачлардан аермасы нинди?

Балалар җавабы.

Тәрбияче: Дөрес, агачлар озын, биек булып үсәләр, ә куаклар — тәбәнәк. Сез нинди куакларны беләсез?

Балалар җавабы. Тәрбияче җөмләнең төзелешенә игътибар бирә, хаталарны төзәтә.

Тәрбияче: Әйе, чикләвек, кура җиләге, гөлҗимеш — аны аю камыры дип тә йөртәләр. Гөлҗимешнең чәчәге бик матур, кызыл төстә. Чәчәге матур дип, аны өзәргә ярамый, гөлҗимешнең кулыгызны «тешләп» алуы бар. Чөнки аның һәр яфрагы төбендә энәләре бар. Гөлҗимеш бик тә файдалы. Менә тыңлап карагыз, үзе турында нәрсә ди ул:

Сабакларым энәле, миңа кагылма, яме,

Ә җимешем файдалы, кайнатып эч син аны.

Куакларга шулай ук балан да керә. Аның чәчәге ак төстә, ә җимешләре ут кебек кып-кызыл була. Баланнан күптөрле дарулар ясыйлар, тәмле бәлеш пешерәләр.

Менә урманга «сәяхәтебез» тәмамланып та килә. Без әле монда тагын килербез: яфраклар серләшкәнен, урман шаулаганын, кошлар сайраганын тыңларбыз. Ә хәзергә без урман белән саубуллашабыз, аңа рәхмәт әйтәбез. Йомгаклау.

МБДОУ№2 “Алсу” .Тәрбияче:Салахова А.М.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сэлэмэтлек аланына сэяхэт

Занятие по ознакомлению со здоровым образом жизни и лекарственными травами для детей средней группы на татарском языке...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...

Урманга сэяхэт

- Балалар, якында гына Бүләк урманы бар без сезнең шул урманга сәяхәт итәргә барырбыз. Юлыбызны башлыйбыз. Маршка атлап китү, ә хәзер парлаштык сукмак буйлап икешәрләп барырбыз. Безнең юлыбыз ир...

Сюжетле-уенлы шөгыль “Ак калач ( урманга сэяхэт

ШӘҺӘР ФӘННИ – ПРАКТИК КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘУРТАНЧЫЛАР  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ “Урманга Сәяхәт”ИСЕМЛЕ ТЕАТРАЛЬЛӘШТЕРЕЛГӘНФИЗКУЛЬТУРА ДӘРЕСЕНЕҢ ПЛАН КОНСПЕКТЫ...

Конспект занятия "Урманга сэяхэт"

Балалар музыка астында залга керәләр.Тәрбияче: – Шеренгага тезелдек. Тигезлән, туры бас! Балалар, без сезнең б-н урманга сәяхәткә барырбыз.Тәрбияче: Безнең сәфәр гадәти түгел. Без табигатьтә үзебезне ...