шогель.Тема."Урманга сэяхэт".
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему


Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shogyl_baryshy.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

                    

ТЕМА.УРМАНГА СӘЯХӘТ.

Максат:1)Кыргый хайваннар белән таныштыру.Рәсемнәр карау.

               2)Аларның исемнәрен әйтә белү.

               3)Уен «Ак куян».

               4)»Нәрсә?»,»Нинди?» сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү.

               5)Хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

               6)Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Лексик доза:аю,куян,бүре,хәйләкәр,усал,кызыл,сары,зәңгәр,гөмбә,чәчәк,керпе.

Методик алым:Ситуация:1.Урманга бару.

                                                 2.Х/у «Ак куян».

Күрсәтмәлелек:урман күренеше,маскалар,уенчыклар.

Шөгыль барышы.

- Балалар,без бүген сезнең белән урманга сәяхәткә барабыз.Анда   бик күп җәнлекләр белән танышырбыз,җиләк-җимешләрнеаерырга өйрәнербез.Әйдәгез матур итеп тезелеп бастык,урманга сәяхәткә киттек.(музыка агышында балалар белән тезелешеп барабыз).Әдәби сүз:  

        Бергәләшеп,җыйналып,

        Без барабыз урманга

        «Хәерле юл»теләп безгә

        Күктә кояш елмая

        Канатларын җелпи-җелпи,

        Күбәләкләр очалар

        Ал,кызыл,сары,зәңгәр-

        Нинди матурлар алар.

- Менә килеп тә җиттек.Карагыз әле нәрсә генә юк бу урманда.Урман матурмы балалар?

- Урман матур.

-Әйдәгез карап китик әле,нәрсәләр үсә икән монда.Бу нәрсә?

- Бу гөмбә.

- Бу нәрсә?

- Бу чәчәк.

- Чәчәк матурмы?

- Бу чәчәк матур.

- Карагыз әле,нинди чәчәкләр үсә урманда.

- Бу чәчәк нинди төстә?Алсу әйт әле.

- Чәчәк кызыл төстә.

- Бу чәчәк нинди төстә Карина?

- Чәчәк зәңгәр төстә.

- Ә бу чәчәк нинди төстә Камилә?

- Чәчәк сары төстә.

- Ә яфраклары нинди төстә?

- Яшел төстә.

- Бик дөрес әйттегез балалар,әфәрин!

- Карагыз әле балалар,агач төбендә нәрсә качып тора?

- Бу керпе.

- Бик дөрес,керпе дә бар икән монда балалар.

- Балалар әйтегез әле урманда нәрсәләр яши?

- Төлке,куян,бүре,аю.

- Бик дөрес.Әнә алар күренәләр дә бугай.

- Бу бүре.

- Бүре нинди ул?

- Бүре усал.

- Бүренең нәрсәләре бар.

- Колагы,тәпие,койрыгы.

- Әйе,әфәрин!Бүре нәрсә ярата Булат?

- Бүре ит ярата.

- Бу нәрсә.

- Бу төлке.

- Төлке нинди?

- Ул хәйләкәр,матур.

- Аның койрыгы нинди?

- Койрыгы озын, йомшак.

- Төлкенең нәрсәләре бар?(хәрбер баладан сорап чыгам).

- Әфәрин,балалар.

- Балалар, кем сикереп килә безнең янга?

- Куян сикерә.

- Балалар куян нинди ул?

- Ул куркак.

- Колаклары нинди аның.

-Колаклары озын.

-Әйе.Ә нинди төстә куян?

- Ак төстә.

- Балалар куянның безнең белән уйнап аласы килә ди?Уйныйбызмы куян белән.

- Әйе,уйныйбыз.

                                 Х/у «Ак куян»

              Ап-ак куян утыра,

              Колагын селкеп тора

              Менә шулай,менә шулай

              Колагын селкеп тора.

                 Куян тик торса туңа,

                 Сикергәли ул шуңа

                 Менә шулай,менә шулай

                 Сикергәли ул шуңа.

              Куянны кем куркытты

              Куян сикереп качты

              Ой качты,качты,качты

              Куян сикереп качты

- Булдырдыгыз балалар,сезгә ошадымы.

- Әйе ошады.

- Балалар, карагыз әле куян сезгә кәрзин белән күчтәнәчләр алып килгән.Кәрзин             эчендә ниләр бар икән карыйк әле.

- Бу нәрсә Ислам?

- Бу кыяр.

-Кыяр нинди төстә?

- Яшел төстә.

- Кыяр тагын нинди Инсаф?

- Кыяр озын.

- Бу нәрсә Камилә?

- Бу кишер.

- Әйе.Кишер нинди төстә?

- Сары төстә.

- Кишер тәмлеме балалар?

-Әйе тәмле.

- Балалар ә бу нәрсә?

- Бу суган.

- Суган нинди эче.

- Нинди төстә?

- Сары төстә.

- Ә бу нәрсә Адель?

- Бу помидор.

- Помидор нинди төстә?

- Кызыл төстә.

- Тагын нинди?

- Ул түгәрәк.

- Әйе,бик дөрес.Ә бу нәрсә?

- Бу кәбестә.

- Кәбестә нинди төстә?

- Яшел төстә.

- Бик дөрес балалар.Әфәрин!

- Балалар,әйдәгез без аларны кәрзингә тутырып куябыз.(кэрзингә тутыргач)

- Балалар болар яшелчәләр.Куянга нәрсә бирәбез?

- Кәбестә,чөнки ул:Куян кәбестә ярата

                                Балалар аны ашата

                                Кишергә дә ул бик шат

                                Бир аңа кишер Ильшат!  

-Балалар, без сезнең белән бүген кайда булдык әле?

- Урманда булдык

- Сезгә ошадымы урманда?

- Әйе,ошады.

- Без бүген нәрсәләр күрдек урманда?

- Аюны,бүрене, төлкене күрдек.

- Әйе,алар белән уйнадык.Куянга да булыштык.Безгә кайтырга да вакыт җитте.Әйдәгез алар белән саубуллашыйк.

- Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сэлэмэтлек аланына сэяхэт

Занятие по ознакомлению со здоровым образом жизни и лекарственными травами для детей средней группы на татарском языке...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...

Урманга сэяхэт

- Балалар, якында гына Бүләк урманы бар без сезнең шул урманга сәяхәт итәргә барырбыз. Юлыбызны башлыйбыз. Маршка атлап китү, ә хәзер парлаштык сукмак буйлап икешәрләп барырбыз. Безнең юлыбыз ир...

Сюжетле-уенлы шөгыль “Ак калач ( урманга сэяхэт

ШӘҺӘР ФӘННИ – ПРАКТИК КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘУРТАНЧЫЛАР  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ “Урманга Сәяхәт”ИСЕМЛЕ ТЕАТРАЛЬЛӘШТЕРЕЛГӘНФИЗКУЛЬТУРА ДӘРЕСЕНЕҢ ПЛАН КОНСПЕКТЫ...

Конспект занятия "Урманга сэяхэт"

Балалар музыка астында залга керәләр.Тәрбияче: – Шеренгага тезелдек. Тигезлән, туры бас! Балалар, без сезнең б-н урманга сәяхәткә барырбыз.Тәрбияче: Безнең сәфәр гадәти түгел. Без табигатьтә үзебезне ...

урманга сэяхэт

Дети едут в гости в лес....