Сэлэмэтлек аланына сэяхэт
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Занятие по ознакомлению со здоровым образом жизни и лекарственными травами для детей средней группы на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл y.docx20.24 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА : «СӘЛАМӘТЛЕК  АЛАНЫНА  СӘЯХӘТ»

(Уртанчылар төркеме )

Максат :

  1. Табигать байлыклары турында төшенчә  бирү,дару үләннәре белән таныштыру.
  2. Төрле метод һәм алымнар кулланып,урманның әһәмияте турында сөйләү, балаларның белемнәрен ныгыту һәм баету,фикер эшчәнлеген,иҗади сәләтләрен үстерү.Урманда үз – үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре үзләштерү.
  3. Урманда яшәүче,үсүче бар нәрсәгә мәрхәмәтле,игьтибарлы булырга өйрәтү.

Җиһазлау :

  1. Ясалма урман әзерләү,магнитофон язмасында кошлар тавышы.
  1. Х.Халиковның шигырьләре.Ясалма гөмбәләр,җиләкләр,уенчыклар.
  2. Уен өчен карточкалар,кош рәсеме.
  3. Киптерелгән дару үләннәре,дару үсемлекләре китабы.
  4. Махсус әзерләнгән өстәл (кайнатмалар...)

Алдан эшләнелгән эш :

  1. Дару үләннәре белән танышу.
  2. Урманда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.
  3. Балалар белән шигырьләр ятлау.

Тәрбияченең әзерлек эше :

Төркемне чәчәкләр һәм агачлар белән бизәү...

Шөгыль барышы :

Тәрбияче(Т):Хәерле иртә балалар!(Хәерле иртә диләр балалар )Хәлләрегез ничек?(Әйбәт)Кәефләрегез яхшымы?(Яхшы )

Т :Мин бик шат.Балалар карагыз әле безгә кунаклар да килгәннәр,әйдәгез алар белән исәнләшик әле. (Исәнләшәләр )Балалар һәммәбез өчен дә көнебезнең хәерле,матур үтүен теләп,беребезнең йөрәк җылысын беребезгә биреп,бүгенге көнебезне башлап җибәрәбез.

Т :Аяклар бергә,куллар аста.Тирән сулыш алабыз.Кулларны әкрен генә өскә күтәрәбез, без нык,көчле агачлар.Таза,юан агачлар кояшка үреләләр.Безнең тәнебез көч- куәт, шатлык,сәламәтлек белән тула. (балалар түгәрәккә басалар )

Балалар :Чыршыдай биек бул,нараттай кызыл бул

                  Имәндәй таза бул,сау –сәламәт бул.(Бер –берсенә карап елмаялар )

Т :Балалар минем сезгә бүген әйтер сүзем бар әле.Безгә саескан кунакка килгән,ул безгә ниндидер  язу да алып килгән(Саескан рәсеме күрсәтелә)Әйдәгез укып карыйк әле аны.

  1. Хөрмәтле 46 нчы санлы  “Каен җиләге “балалар бакчасының  1 нче төркем балалары.Минем сезгә үтенечем бар.Тиздән салкын кышлар җитәр,шуңа кадәр үзегезнең сәламәтлегегезне кайгыртып,яңа төшенчәләр алып,алдагы көн өчен,җәйге урманга кайтып килсәгез иде.Авырган вакытта нинди дару үләннәре ярдәм итүе турында танышып кайтсагыз иде.Сәяхәтегезнең күңелле үтүен теләп,хәбәрдәш дустыгыз саескан.

Т :Менә балалар телеграмманың эчтәлеге белән дә таныштык.Хәзер кыш ае булуына карамастан саесканның үтенечен искә алып,сезнең белән җәйге урманга,дару үләннәре белән танышыра барырбыз.Ул безгә алдагы кыш өчен әзерлек дәресе булыр.Телисезме урманда сәяхәт итәргә? (Әйе, бик телибез )

Т :Сәяхәтебезгә киткәнче безгә бераз гына урман турында белгәннәребезне искә төшереп алырга кирәк.Урман нәрсә соң ул балалар,кайсыгыз белә?

  1. Анда бик күп агачлар үсә;
  2. Төрле – төрле кошлар сайрый;
  3. Тәмле –тәмле җиләкләр пешә;
  4. Чикләвекләр өлгерә....(Балаларның җаваплары )

Т:Бик дөрес балалар.Урман кешенең иң юмарт дусты.Урман бүләк итә торган байлыклар санап бетергесез.Тәмле җиләкләр,хуш исле гөмбәләр,чикләвекләр,дару үләннәре бар да урман хәзинәсе.Без урманның саф чиста һавасын сулап,тәңгә сихәт алабыз,файдалы үләннәре белән төрле авыруларны дәвалыйбыз.Шулай итеп безнең бүгенге дәресебезнең темасы:”Сәламәтлек аланына сәяхәт “-дип аталыр.

Т :Балалар безнең урманыбыз бик ерак урнашкан бит,сәяхәт итү өчен безгә берәр транспорт төре белән барырга туры килер.Ягез әле сайлагыз,нинди транспорт белән барабыз?(Өстәлдә уенчыклар- автобус,җиңел машина,очкыч,поезд,йөк машинасы...Балалар автобусны сайлап алалар.)

Т :Ярар балалар автобус белән барырбыз.Ә ни өчен сез бу транспортны сайладыгыз соң?

Балалар :Без бит күп,автобуска барыбыз да утыра ала,ә җиңел машинага сыймыйбыз бөтенебез дә.

Т: Дөрес балалар.Вагит син бүген шофер булырсың.Автобус белән безне алырга кил.(Уенчыклар арасыннан Вагит руль алып килә һәм балалар рәтләп тезелгән урындыкларга утыралар.)

Т :Хәзер әйдәгез бергәләп сәяхәтебезгә кузгалыйк.(Магнитофонда “Шофер булам” җыры тыңлана .Аннары кошлар сайраган тавыш.)

Т: Менә балалар сәламәтлек аланына килеп тә җиттек.Балалар карагыз әле безнең алдыбызда күпме үләннәр,агачлар,җиләкләр үсеп утыра.Алар арасында без белергә тиешлеләре дә бардыр әлбәттә.

  1. Без таныйбыз дус ишне,кара нинди хуш исле;

Тагып йөрерлек түшкә ,бу бит...( “Зәңгәр мәтрүшкә”- диләр балалар. )

1 бала :Салкын тигәч,әби аны миңа кайнатып эчерде.

Т :Балалар ,ә монысы сары мәтрүшкә.(Күрсәтү)

  1. Бик күп төрле авыруга шифасы бар аның да,

Тамакны да дәвалый ул,эчәк авыруларын да.

1 бала :Ай –ай мине кычыткан чакты.Бу усал, кирәксез үлән,сәламәтлек аланына ничек килеп чыккан соң?

Т :Ялгышма үскәнем,усал булса да ул шифалы үсемлек.Кул – буыннар сызлаганда,эчең авыртканда бик зур дәва ул.

Кыз бала :Ә минем әни чәчемне юганнан соң кычыткан суы белән чайкый.Шуңа минем чәчләрем бик озын,калын,ялтырап тора.

Т :Әйе,бик дөрес әйттең.

Бала :Мин бик сусадым ,минем бик тә эчэсем килә.Монда урманда эчәргә су юкмы ул?

Т :Алай булса кил әле,менә каен җиләге

Авызыңа ал гына,күңелегез ачылыр,сусавыгыз басылыр.(Бала җиләкне ала )

Бала :Сусауны тиз баса икән ул чыннан да,

         Су эзләп йөрисе ,юк  икән урманда.

Т :Аның яфрагы да шифалы әле,аз гына парда тотып,җәрәхәткә япсаң,төзәлгәнен сизми дә калырсың.

Т :Балалар без сезнең белән бик күп юл уздык,хәзер әйдәгез ял минуты оештырып алыйк.(Урманда.Сүзләр саен хәрәкәтләр  ясала.)

  1. Бергәләшеп җыйналып,без барабыз урманга

Хәерле юл теләп безгә,күктә кояш елмая.

Канатларын җилпи –җилпи,күбәләкләр очалар

Ал,кызыл,сары,зәңгәр,нинди матурлар алар.

Яшел урман аланында,без чәчәкләр җыябыз,

Ап –ак ромашкалар өзеп,такыялар үрәбез.

Ак каенның төпләреннән,без гөмбәләр эзләдек

Агач башында уйнаган,тиеннәрне күзләдек.

Матур чәчәкләр кочып,гөмбәле кәрзин тотып,

Без кайтабыз урманнан,бераз гына арылган.

Т :Менә ял минуты да оештырып алдык.Ә хәзер танышуыбызны дәвам итәбез.Балалар менә монысы – үги ана яфрагы.Аны ютәлгә һәм сулыш кысылуга каршы дәва итеп кулланалар.Аның яфракларының төнәтмәсен аппетитны ачу ,ашкайнатуны яхшырту өчен файдаланалар.Ә монысы бака яфрагы.Аны да ашказаны ,эчәк авыруларын дәвалау өчен  кулланалар.Теш сызлаганда төнәтмәсе белән авызны чайкыйлар.

Т: Ә менә бу үсемлекне барыгызның да күргәне бар инде.Ул әрем.Аны  аппетитны ача торган,тынычландыргыч ,тирләткеч дару буларак кулланалар.Әле төзәлми торган яралар  һәм җәрәхәтләрне дәвалауда да файдаланалар.

Т:Менә балалар сез яшел даруханә белән таныштыгыз,үләннәрнең файдасын белдегез.Урман белән саубуллашканчы,әйдәгез бер уен уйнап алыйк ,аны сез бик яхшы беләсез.(Чәчәкләр,куаклар,агачлар диеп атала.Һәр балага чәчәк,куак,агач исемнәре бирелә.Балалар түгәрәктә йөриләр,тәрбияче исемнәр әйтә башлый...)

  1. Миләүшә,ромашка,кыңгырау,роза,мәк(Чәчәк исемнәре бирелгән балалар бер –бер артлы чүгәлиләр,карточкалар бирелә балаларга,чәчәк рәсемнәре төшерелгән...)
  2. Карлыган,чия,балан(Кулларны билгә куябыз....карточкалар бирелә)
  3. Чыршы,нарат,каен,имән (Аяк очларына басып,кулларны өскә күтәрәбез...)

Т:Бик матур булды балалар,барыгыз да булдырдыгыз.Я ,хәзер миңа әйтегез инде,урман нәрсә соң ул?(Балаларның җаваплары.Тәрбияче нәтиҗә ясый.Урманда үз –үзеңне яхшы тотарга,чүп-чар ташламаска,шауламаска,шырпы белән уйнамаска кирәклеген искә төшерү.)

Т:Хәзер инде балалар бергәләшеп кайтыр юлга чыгыйк.Безнең автобусыбыз кайдарак икән?(Балалар автобусны күрсәтәләр ) Вагит,әйдә без утырабыз,алып кайтырсың бит безне?(Җыр яңгырый “Шофер булам “....)

Т :Менә без кайтып та җиттек,күп кенә дару үләннәре белән таныштык.Балалар,ә менә сезгә суык тигән вакытта, әниләрегез сезне нәрсәләр белән дәвалыйлар соң?Дәвалау серләрен беләсезме?(Балалар беләбез диләр )

1 нче бала :

  1. Йөткерсәм дә,карлыксам да ,әни миңа ,кич,иртә

             Бераз гына бал өстәп,балан суы эчертә.

2 нче бала :

  1. Кура җиләген менә,дару дисәң дә ярый.

“Кызыл доктор” –дип аңа,исем бирсәң дә ярый.

Суык тисә кайнатмасын,чәйгә салып эчәсең,

Шыбыр тиргә төшәсең.

3 нче бала:

  1. Кем дә белә анысын,ул булмаса әгәр дә,

Юкә чәчәгеннән дә,яхшы дару бармы соң? (Х.Халиков )

Т:Бик дөрес балалар.Без ел фасылының кыш ае булуына карамастан ,саесканның үтенечен искә алып,җәйге урманга бардык.Сәяхәттә бик рәхәт һәм күңелле булды.Сезгә дә шулай булдымы балалар? (Әйе диләр )Сез бик әдәпле,акыллы балалар икәнсез,урманның чын дуслары.Шулай бергәләп өйрәнгәндә,кагыйдәләрне үтәгәндә урман сезне янәдән үзенең кунаклары итеп кабул итәр. Үзегез сәламәт булып,үз теләгегезгә ирешегез.Юкка гына “Саулык зур байлык “ димиләр.

Т :Балалар монда игьтибар итегез әле,дару үләннәреннән ясалган төнәтмәләр,сироплар (Махсус  әзерләнгән өстәл күрсәтелә.Эчеп карарга мөмкин...)

Т:Шуның белән балалар безнең сәламәтлек аланына сәяхәтебез тәмам.(Барысы бергә әйтәләр:”Эшләрегез уң булсын,өстәлегез мул булсын,сау –сәламәт булыгыз .”)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...

Конспект занятия "Ел фасылларына сэяхэт"

Занятие было подготовлено для участия в конкурсе "Эколидер", организованный на муниципальном уровне, а также был показан на творческом отчете детского сада, посвященном дню поэзии. Через это занятие, ...

Чәчәкләр аланына сәяхәт

Алып баручы. Исәнмесез! – диеп башлыйм әлеТанышу бит шулай башланаСезнең белән очрашканга, дуслар,Күңелебез шундый шатланаМенә инде яз җиттеҖирдәкар эреп беттеСалкын буранлы көннәрКыш белән узып китте...

“Тылсымлы чыршы аланына сәяхәт”

Балаларның төрле юнәлештәге эшчәнлектә кызыксынуларын һәм иҗади сәләтләрен үстерүне тәэмин итү.Юл йөрү кагыйдәләрен , юл билгеләрен үзләштерү, игьтибарлылык күнекмәләрен, зиһенне үстерү. Эш нәтиҗәләре...