Конспект занятия "Ел фасылларына сэяхэт"
план-конспект занятия (окружающий мир, старшая группа) по теме

Гимранова Майсара Абельвафиновна

Занятие было подготовлено для участия в конкурсе "Эколидер", организованный на муниципальном уровне, а также был показан на творческом отчете детского сада, посвященном дню поэзии. Через это занятие, я хотела показать не только определенную сумму знаний, умений и навыков детей, но и формировать у них познавательный интерес к миру природы, воспитать элементы экологического сознания, эстетического вкуса, ответственное и гуманное отношение к окружающей среде;воспринимать поэтический образ времен года средствами художествееной и музыкальной выразительности.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл el_fasyllary.docx727.38 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе 58 нче «Шаян нәниләр гомумүстерешле балалар бакчасы

«Шигърият дөньясына сәяхәт»

Балалар бакчасының иҗади отчеты

«Ел фасылларына сәяхәт»

Үткәрде: I категорияле тәрбияче: Гимранова М.Ә.

Әлмәт-2011

Максат: Төрле ел фасылларының характерлы билгеләре, үзенчәлекләре                     турында күзаллауны ныгыту. Ел фасылларындагы төп үзгәрешләрне шигырьләр ярдәмендә тасвирлап бирү. Матур әдәбият әсәрләре нигезендә диалогик сөйләмне үстерү; сөйләмдә ел фасылларын ачыклаучы сыйфатларны әйтеп бирә белү; халык авыз ижаты әсәрләре: әкият, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, эндәшләр, җырлы уеннарга кызыксыну уяту; шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү.

               Экологик белемнәрне үстерү: экологик тирәлекне чиста тоту, кошларга карата мәрхәмәтлек хисләре, үсемлекләргә сак караш тәрбияләү.

Дәрес үткәрү  өчен материал: «сәяхәт» итү өчен ел фасылларын хәтерләткән, дүрт төстәге тукымадан тегелгән, чәчәк, яфрак, кар бөртекләре, умырзая чәчәге, кошлар силуэтлары, агач, җимлек, сыерчык оясы макетлары белән бизәлгән түгәрәк; экологик эчтәлекле рәсемнәр, Татарстанның Кызыл китабына кертелгән чәчәк рәсемнәре, аудио язмалар.

Алдан башкарылган эшләр: саф һавада йөргәндә ел фасылларының төп билгеләрен күзәтү, җимлекләр ясау, кошлар ашату, табигать календаре белән эшләү, иллюстрацияләр карау, рәсемнәр ясау; шигырьләр уку, аларны сәнгатьле итеп ятлау, уеннар өйрәнү, А.Вивальдиның «Ел фасыллары» әсәрен тыңлау.                                                                  

                                       

         

Дәрес барышы.

Балалар «Кояшлы ил»(Ә.Рәшитов сүзләре, Л.Батыр-Болгари муз.) җыры астында залга керәләр, исәнләшәләр.

Тәрбияче:  Күңелләргә шигырь кирәк,

                       Шигырь ул – тылсым!

                       Шигырь сезнең җаныгызны

                     Җылытып торсын.

                       Шигырь сезгә гүзәллекнең

                       Серләрен ачар.

                       Шигырь яраткан балалар

                       Булалмый начар.

                                             

Балалар, сез Татарстанның халык язучысы Роберт абыегыз Миңнуллинның «Күңелләргә шигырь кирәк» дигән  шигырен тыңладыгыз. Ләкин мин аны сезгә юкка гына укымадым. Бүгенге дәресебездә сезнең белән бик күп шигырьләр сөйләрбез, шигырь телендә аралашырбыз, аңлашырбыз. Бу шигырьләр безнең туган ягыбыз, табигатебез, аны ярату,саклау һәм яклау турында булыр.

Ә хәзер, балалар мин сезгә матурлардан – матур бер табышмак әйтәм:

               Берсе яшел келәм тукый,

               Берсе сарыга мана.

               Берсе ак мамыгын түши,

               Ә берсе җыеп ала.

Балалар: Ел фасыллары.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Димәк, бүген сезнең белән ел фасыллары турында сөйләшербез.

Безнең туган ягыбызда ел әйләнәсендә ничә ел фасылын күзәтергә була?

Балалар: Дүрт.

Тәрбияче: Ниндиләр?

Балалар: Яз, җәй, көз, кыш.

Тәрбияче: Ә сезнең ел фасыллары турында әкият ишеткәнегез бармы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Алайса, әйдәгез, әкияттән бер өзек тыңлагыз.

«Караңгы төндә иксез-чиксез күк йөзендә энҗе ташлары кебек сибелгән йолдызларны һәркемнең күргәне бар. Алар җир шарыннан гына кечкенә булып күренәләр, чынлыкта исә бу йолдызлар бик зурлар. Ләкин йолдызлыклар арасында кечкенәләре дә бар, һәм шуларның берсендә ел фасыллары яши икән: гел актан гына киенгән Кыш,  җитез Яз, шаян Җәй һәм хыялый Көз. Менә шундый төрле булуга карамастан, Ел фасылларын бер нәрсә берләштерә икән: алар барысы да Җир шарын яраталар икән».  

Тәрбияче: Ә сезнең, балалар, ел фасылларына сәяхәткә чыгасыгыз киләме?

Балалар: Әйе, бик килә.(Әкрен генә А.Вивальдиның «Ел фасыллары» әсәреннән ( «Җәй»)  музыка яңгырый., тәрбияче Г.Тукайның «Бу кайчак була?» шигырь - табышмагын укый):

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура, -

Бу кайчак була?

Балалар:Җәй.(Балалар залга җәелгән түгәрәкнең яшел кисәге янына киләләр).

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Без сезнең белән җәйге аланлыкта басып торабыз. Карагыз әле, монда күпме матур чәчәкләр үсә! Әйдәгез, бу аланлыкның хуҗасы – Җәй кызын чакырыйк әле.

Балалар: Шаян җәй, җылы җәй,

                  Кил безгә, кил безгә.

( Кошлар сайравы, чишмә агышы тавышлары ишетелә)

Бала:  Карагыз, кара

            Шаян җәй килгән,

            Иң матур яшел

           Күлмәген кигән.

Җәй кызы:  Яратам мин

                     Яшел төсне.

                     Бөтен дөнья

                     Яшел төсле.

Тәрбияче: Исәнме, җәй, шаян җәй

                  Безне сагынып көттеңме?

Җәй кызы: Саумы, нәни дусларым

                    Сезне сагынып  көттем мин.

                    Сезнең киләсене белеп

                    Чәчәкләр үстердем мин.                  

Бала: Әй, гүзәл җәй,

           Әйт әле, йә.

           Ник син шулай итәсең?

           Әкрен генә киләсең дә

           Ашыгы-ашыга китәсең?

Җәй кызы: Әй бала, син  

 Ни сөйлисең,

            Белмисеңме әллә син?

                     Вакытым тар,

                     Эшләрем күп,

                     Ничек  эшлим һәммәсен?

                     Иксез - чиксез киң кырларда

                     Иген үстерәсем бар,

                     Болыннарга хәтфә җәеп,

                     Чәчәкләр чигәсем бар.

                   Бакчаларда агачларга

                   Җимешләр эләсем бар.

                   Сары томшык кошчыкларга

                   Канатлар бирәсем бар.

                                              («Жәй һәм бала» Р.Вәлиева)

Тәрбияче:  Бик уңган икән син, Жәй кызы! Балалар, әйдәгез әле тыңлап карыйк, безнең туган ягыбызда җәй нинди төстә була икән?

Бала:  Аланнарда - җиләк исе,

            Басуларда - иген исе,

            Жәйләүләрдә - сөт исе...

            Тагын аллы-гөлле чәчәк,

            Кайнар кояш өстисе -

            Шушы булыр җәй төсе!

Тәрбияче: Балалар, безнең туган ягыбызның җәе сезгә ошыймы?

Балалар:  Әйе, бик ошый.

Тәрбияче: Ә нәрсәсе белән ошый?

Балалар: Көне буе урамда уйнап була.

Су коенып була.

                  Җиләкләр пешә.

                  Кошлар сайрый.

                  Матур чәчәкләр үсә.

Тәрбияче:  Чәчәкләр үссен өчен ни кирәк?

Балалар:  Кояш кирәк,

Яңгыр кирәк,

Яңгыр теләү кирәк.

                  Яңгыр, яңгыр, яңгыр яу!

                  Көмеш кадак, ука бау...

                  Яу син, яу көмеш булып,

                Өлгергән җимеш булып,

                  Зәңгәр чәчәкләр булып,

                  Ал-кызыл мәкләр булып.

                                        ( Резеда Вәлиева «Яңгыр, яу!»)

Тәрбияче:  Җәйнең нинди булуына карамастан, кешеләр табигать кочагында ял итәргә яраталар. Ял итүчеләргә сез нинди плакатлар элеп куяр идегез?(Балалар экологик эчтәлекле рәсемнәр алалар). Бу плакатлар белән сез ял итүчеләргә нәрсә әйтер идегез?

Беренче бала: Агачларны сындырмагыз,

                       Кош оясын ватмагыз.

                       Суларны да пычратмагыз,

                       Пыяла-чүп атмагыз.

Икенче бала: Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул безнең әни

                      Табигатьне саклагыз!

Өченче бала: Үссен матур чәчәкләр

Гел кояшка үрелеп.

Балкып торсын җиребез

Яшеллеккә төренеп.

Җәй кызы: Балалар, сез җәй фасылы турында бик күп белемнәр туплагансыз. Ә хәзер миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз!

А Вивальди әсәреннән («Көз») музыка яңгырый.Тәрбияче табышмак әйтә:

                                                Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана, -

Бу кайчак була?

                   (Габдулла Тукай)

Балалар: Көз.

Тәрбияче: Менә без сезнең белән көзге аланлыкка килеп чыктык. Хыялый Көз кызы бөтен җир өстен сарыга буяп киткән. Әйдәгез, балалар, Көз кызын чакырыйк әле.

Балалар: Алтын көз, сары көз,

                 Кил безгә, кил безгә.

(Л. Лерон сүзләре, Р.Еникеева көенә язылган «Яфраклар бәйрәме» музыкасы астында Көз кызы керә).

Бала: Карагыз, кара

           Алтын көз килгән,

           Иң матур сары

          Күлмәген кигән.

Көз кызы:   Яратам мин

                     Сары төсне.

                     Бөтен дөнья

                     Сары төсле.

Тәрбияче:  Исәнме, Көз, алтын Көз!

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Сары чуклар элдеңме?

Көз кызы: Саумы, нәни дусларым!

                    Сезне сагынып килдем мин,

Сезгә аяз көннәрдә

Яңгыр алып килдем мин.

Тәрбияче: И, Көз кызы, без көзге яңгырларны бик яратып бетермибез бит. Ләкин без бик матур уен беләбез. Ул «Тәти кояш чык!» дип атала, ә сүзләрен безнең Әлмәт язучысы Нур абыебыз Әхмәдиев язган.

 

сүзләр:                                                                                  хәрәкәтләр:

Ява яңгыр,

Нигә шулай явадыр.                                       Бармаклар белән шакылдату.

Җиргә аяк

Баскан саен

Таядыр.                                                             Аяк таю хәрәкәтләре.

Кара болыт

Әллә инде                                                        Һавага карыйлар.

Ишелгән?

Я булмаса

Күкнең төбе                                                    Кулларын каш өстенә куеп,

Тишелгән?                                                       гаҗәпләнеп күкне күзәтәләр.

Тукта, яңгыр,

Җитәр сиңа,                                              Ачулану, бармак янау, куу

Кит әле.                                                    хәрәкәтләре ясыйлар.  

Тәти кояш,                                               Колач җәеп каршылау, елмаю,

Безгә рәхим                                             канәгатьләнү хисе күрсәтү.

Ит әле.

Тәрбияче:  Йә ,әйтегез, сөйләгез

                    Ничек килә безгә көз?

Беренче бала:  Кошлар инде җырламый,

Чикерткәләр чыңламый,

Чебен – черки безләми,

                          Бал корты бал эзләми.

Икенче бала:   Күбәләкләр очмыйлар,

 Чәчәкләрне кочмыйлар.

 Йөк ташымый кырмыска,

 Көннәр инде кырыска.

Өченче бала:   Йоклады бик күп җанвар,

   Кырлар буш , тулы амбар.

   Балыклар да тындылар,

   Су төбенә чумдылар.

Дүртенче бала: Агачлар - ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз,

Без бакчага йөрибез.

Тәрбияче: Балалар, безнең туган ягыбызда көз нинди була?

Балалар: Кояшлы, сары, алтын, яңгырлы, пычрак.

Көз кызы: Дусларым, минем сезгә бер үтенечем бар. Миңа кемдер ясалып бетмәгән рәсем калдырган, ә мин рәсем ясый белмим, бары тик сарыга буйыйм гына. Ярдәм итмәссезме икән?

Балалар: Бик теләп.

(Балалар рәсемне ясап бетерәләр, Көз кызы рәхмәт әйтеп, саубуллаша.)

А.Вивальдиның «Ел фасыллары» («Кыш»)әсәреннән музыка яңгырый.

Тәрбияче табышмак укый:

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран, -

Бу кайчак, туган?

                            (Габдулла Тукай)

Балалар: Кыш.

Тәрбияче: Менә, балалар, без сезнең белән кышкы аланлыкка килеп җиттек. Монда шундый салкын, аяк астында кар шыгырдый. Ә ни өчен шыгырдый ул?

Бала: Чөнки салкын көнне кар бөртекләре авырлыктан сыналар.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, аланлыкның хуҗасы -  Кышны чакырыйк.

Балалар:  Салкын кыш, карлы кыш,

                   Кил безгә, кил безгә.

(Җил улаган тавышлар чыга)

Бала:  Карагыз, кара

            Салкын кыш килгән,

            Иң матур ап-ак

           Күлмәген кигән.

Кыш:  Яратам мин

            Ап-ак төсне.

            Бөтен дөнья

            Ап-ак төсле.

Тәрбияче:  Исәнме, Кыш,салкын Кыш!

Безне сагынып көттеңме?

Кыш: Саумы, нәни дусларым!

           Сезне сагынып көттем мин,

           Төнлә карлар яудырып

           Көртләр өеп киттем мин.

Тәрбияче: :  Йә ,әйтегез, сөйләгез

                     Ничек итеп килә кыш?

Бала: «Ак кыш».

Куяннар да ак тун кигән,

Каеннар да ак туннан.

Бүреккә дә, керфеккә дә,

Борынга да ак кунган.

Биек булып, ап-ак булып

Урамга ак кар яуган.

Көне буе шау-гөр килеп

Шуабыз шул ак таудан.

Шундый якты, шундый нурлы –

Бөтен дөнья ак кына...

Ап-ак була белә шулай

Безнең туган як кына.

                              (Роберт Миңнуллин)

Кыш: Ә сез минем айларымның исемнәрен беләсезме?

Балалар: Әйе, беләбез.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, санап күрсәтик: Декабрь, Январь, Февраль.

Тәрбияче: Ә без әле кыш айлары турында әйтемнәр дә беләбез.Балалар. мин башлыйм, ә сез дәвам итегез:

- Декабрь елны тәмамлый, ә кышны (башлый).

- Январь кышның(уртасы).

- Февральнең ике дусты бар:(кар бураны һәм җәяүле буран).

Тәрбияче: Балалар, кыш безнең туган ягыбызда нинди була?

Балалар: Салкын, карлы, буранлы, җилле.

Тәрбияче: Менә шундый авыр көннәрдә, безнең кече – туганнарыбызга кошларга ярдәм итәргә кирәк. Сез кошларга ничек итеп ярдәм итәсез?

Бала:  Кыш килдеме кошлар өчен  

 Без ашханә ачабыз.

 Һәм кошларга эндәшәбез:

«Рәхим итеп, ашагыз!»

Тәрбияче: Кошлар ашату бик мәрхәмәтле эш, ләкин кошлар ашатуның үз кагыйдәләре бар:

1.Җимнән бушаган савытларны, пакетларны җиргә ташларга ярамый.

2. Кошларны һәр көнне, бер үк урында, бер үк вакытта ашатырга кирәк.

3. Жимне бик күп итеп салырга ярамый.

(Саубуллашып, Кыш китә).

А. Вивальдиның «Ел фасыллары» («Яз») әсәреннән музыка яңгырый.

Тәрбияче табышмак әйтә:

                                                         Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде;

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт? –

Йә, әйтеп кара.

                         (Габдулла Тукай)

Балалар: Яз.

Тәрбияче: Менә без инде язгы аланлыкка килеп чыктык. Әле кар эрергә дә өлгермәгән, язның беренче чәчәкләре  - умырзаялар калкып чыккан. Әйдәгез, балалар, Яз кызын чакырыйк.

Балалар:  Ямьле яз, матур яз,

                   Кил безгә, кил безгә.

(тамчылар таму тавышлары яисә «Умырзаялар» җырының музыкасы  яңгырый)

Бала:  Карагыз, кара

            Ямьле яз килгән,

            Иң матур зәңгәр

           Күлмәген кигән.

Яз кызы: Яратам мин

                  Зәңгәр төсне.

                  Бөтен дөнья

                  Зәңгәр төсле.

Тәрбияче:  Исәнме, Яз,ямьле Яз!

Безне сагынып көттеңме?

Агачларга, куакларга

Мамык бөре элдеңме?

Яз кызы: Саумы, нәни дусларым!

                  Сезне сагынып көттем мин,

Гөрләвекләр агызып,

Күлләвекләр җәйдем мин.

   

Тәрбияче: Миңа якын килегез

Яз турында сөйләгез.

 Балалар: (очу хәрәкәтләре ясыйлар)

Канат кагып ерактан

Кошлар кайтты көньяктан.

(учларына бармак белән төртеп-төртеп күрсәтәләр)

Тамчы тама тып та, тып,

Булмый аны туктатып.

(кулларын югары күтәреп, күккә күрсәтәләр )

Зәңгәр күктә кояш балкый,

«Тышка чык» дип безне алдый.

(туп сикерткән хәрәкәтләр ясыйлар)

Сикергеч туп кулга алыйк,

Сикереп уйнап карыйк.

(кулларын чабып, бер урында сикерәләр)

Яз бездә озак тормый

Җәй килер җырлый-җырлый.

Тәрбияче: Балалар, яз турында нинди мәкальләр беләсез?  

Балалар: Язгы бер көн ел туйдыра.

                  Язгы хезмәт – көзге хөрмәт.

                  Язның байлыгы – кояш, көзнең байлыгы – уңыш.

Тәрбияче: Балалар, безнең туган ягыбызда яз нинди була?

Балалар:  Җылы, кояшлы, яңгырлы, гөрләвекле, хуш исле, чәчәкле.

Тәрбияче: Кар эреп бетәргә дә өлгерми, беренче чәчәкләр күренә башлый. Әйдәгез  беренче чәчәкләрнең исемнәрен искә төшерик әле, балалар.

Балалар:Умырзая, үги ана яфрагы, тузганак, бал чәчәк, җилчәчәк. энҗе чәчәк.

Тәрбияче: Балалар, бу чәчәкләрнең кайсылары Татарстанның Кызыл китабына кертелгәннәр?(Әйтәләр).

Тәрбияче: Ә Кызыл китапка кертелү нәрсәне аңлата?

Балалар: Алар бик аз калган һәм аларны өзәргә ярамый.

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, уйнап алыйк(«Ал кирәк, гөл кирәк» уены уйнала).

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче:                            Җирдә сиңа ни кирәк?

Бала:                                    Әти дә әни кирәк!

Тәрбияче :                           Җирдә сиңа ни кирәк?

Бала:                                    Без яшәгән өй кирәк!

Тәрбияче:                            Җирдә сиңа ни кирәк?

Бала:                                    Әллүкиле көй кирәк!

Тәрбияче:                            Җирдә сиңа ни кирәк?

Бала:                                    Тукай туган тел кирәк!

Тәрбияче:                            Җирдә безгә ни кирәк?

                                             Туган үскән ил кирәк!

                                          Мәңге имин Җир кирәк!

Тәрбияче: Балалар,безнең ел фасылларына сәяхәтебез тәмам. Һәр ел фасылы бар дөньяга шатлык таратсын. Һәм без, Җир кешеләре, ул шатлыкны күреп, шундый матур ел фасыллары булуына шатланып яшәргә тиешбез.

Ә. Рәшитов сүзләре, Л.Батыр-Болгари музакасына язылган «Кояшлы ил» җыры башкарыла.

Кояшлы ил

Кояшлы ил – безнең ил,

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә Кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

Һавасы да, җире дә,

Салават күпере дә,

Яңгыры да, кары да –

Безгә якын бары да.

Сандугачлы урманы,

Ашлык тулы кырлары,

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сэлэмэтлек аланына сэяхэт

Занятие по ознакомлению со здоровым образом жизни и лекарственными травами для детей средней группы на татарском языке...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...

Урманга сэяхэт

- Балалар, якында гына Бүләк урманы бар без сезнең шул урманга сәяхәт итәргә барырбыз. Юлыбызны башлыйбыз. Маршка атлап китү, ә хәзер парлаштык сукмак буйлап икешәрләп барырбыз. Безнең юлыбыз ир...

“ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫНА СӘЯХӘТ”

ЭКОЛОГИК ТӘРБИЯҺӘМ СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ШӨГЫЛЕН  БЕРЛӘШТЕРГӘНКОМПЛЕКСЛЫ ДӘРЕС КОНСПЕКТЫ...

Конспект занятия "Урманга сэяхэт"

Балалар музыка астында залга керәләр.Тәрбияче: – Шеренгага тезелдек. Тигезлән, туры бас! Балалар, без сезнең б-н урманга сәяхәткә барырбыз.Тәрбияче: Безнең сәфәр гадәти түгел. Без табигатьтә үзебезне ...

“Ел фасылларының күркәм мизгелләре”

Табигать күренешләрен белдерүче сүзләр белән таныштыру һәм сөйләмдә куллану күнекмәләре бирү; бәйләнешле, образлы, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү....