Урманга сэяхэт
план-конспект занятия по физкультуре (средняя группа) на тему

 

- Балалар, якында гына Бүләк урманы бар без сезнең шул урманга сәяхәт итәргә барырбыз. Юлыбызны башлыйбыз. Маршка атлап китү, ә хәзер парлаштык сукмак буйлап икешәрләп барырбыз. Безнең юлыбыз иркенэйде, юл киң таралып йөгереп барабыз. Балалар. Карагыз әле агачта кош оялары бар икән, ояда кошлар утыра аларны куркытырга ярамый әйдәгез тыныч кына аяк очларында атлап китик. Кош ояларын уздык, тынлагыз әле нинди тавышлар бу? Безнен урманда кошлар бик матур сайрый икэн.( кош тавышын тынлап туктап тору, кош тавышы беткәч атлап китү 2 тапкыр кабатлау). Балалар мин сезгә урманнан бик матур күркәләр җыеп куйдым әйдәгез әле 2 шәрләп  шул күркәләрне алып киттек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл _urmanga_syaht.docx20.12 КБ

Предварительный просмотр:

                                 Тема:  Урманга сәяхәт.

Максат: -балаларның сигнал буенча хәрәкәт итә белүләрен ныгыту;  

                    -ике аякта сикерү,тигезлекне саклап йөрү һәм иелеп чыгу                          хәрәкәтләрен , атлау һәм таралып йөгерүне камилләштерү,

           - балаларда хәрәкәтләнүгә, сәламәт яшәү рәвешенә, туган-як табигатенэ кызыксыну уяту,  бирелгән биремнәрне үтәп чыгуларына ирешү.

Материал:  шнурлар, стойка, тумгәк өчен түгәрәк яшел картоннар, гөмбә рәсемнәре, муляжы, күркәләр, кош маскалары, обручлар, кош каурые, магн. язмасында кош тавышлары, залда агачлар, агачта кош оялары, күбәләкләр, шардан эшләнгән чәчәкләр.

Барышы:

1.Балалар  маршка атлап  керәләр дә туктап калалар.

- Балалар, якында гына Бүләк урманы бар без сезнең шул урманга сәяхәт итәргә барырбыз. Юлыбызны башлыйбыз. Маршка атлап китү, ә хәзер парлаштык сукмак буйлап икешәрләп барырбыз. Безнең юлыбыз иркенэйде, юл киң таралып йөгереп барабыз. Балалар. Карагыз әле агачта кош оялары бар икән, ояда кошлар утыра аларны куркытырга ярамый әйдәгез тыныч кына аяк очларында атлап китик. Кош ояларын уздык, тынлагыз әле нинди тавышлар бу? Безнен урманда кошлар бик матур сайрый икэн.( кош тавышын тынлап туктап тору, кош тавышы беткәч атлап китү 2 тапкыр кабатлау). Балалар мин сезгә урманнан бик матур күркәләр җыеп куйдым әйдәгез әле 2 шәрләп  шул күркәләрне алып киттек.

2.Гимнастикага 3 колоннага тезелү.

1 күнегү.

Безнен урманда нарат агачлары биек булып үскэннэр, биектә күркшлшре дә бар икән, әйдәгез күрсәтик эле.

Б.т. куллар аста, аяклар бергә, гәүдәләр төп-төз, кулларны як-яктан өскә күтәрү, аяк очына басу, башлар белән өскә карыйбыз.( 6  тапкыр)

2 күнегү:

 Нарат күркәләрен бер-беребезгә күрсәтик.

Б.т. тезләргә басу, күркәләр иңсәдә, як-якка борылу, күркәләрне күрсәттек.

( 6 тапкыр)

3 күнегү.

Б.т. Аякларны аерып утыру. Куллар артта күркәләр аяк очында күркәләрне качырдык дигәч аякларны кушу, күркәләрне күрсәттек дигәч аякларны аердык.( 8 тапкыр)

4 күнегү:

Чүгәләү,  нарат күркәләрен як-якка кую, басу; чүгәләү күркәләрне алу, басу.

( 6 тапкыр)

 5 күнегү:

Күркәләрне икесен бергә кушып аяк очына кую, күркә тирәли әйләнеп сикерү. (2 тапкыр)

Күркәләрне куеп маршка атлап китү,түгәрәктә тезелеп калу.Балалар без гөмбә аланына килеп чыктык.безнен урманнарда да бик матур гөмбә аланлыклары бар икән.карагыз әле монда күп гөмбәләр үсеп утыра.мин сезгә гөмбәләрне күрсәтәм сез мина исемнәрен әйтерсез.Бу гөмбәнен исеме ничек? Ул нинди гөмбә? ( ак гөмбә, усак гөмбәсе, грөҗдә, майлы, әтәч, чебен гөмбәләре)Димәк гөмбәләрнең ашарга яраклы һәм ашарга яраксызлары да бар икән шунын өчен дә гөмбәне бары тик зурлар гына җыя ә агулы гөмбәне кул белән дә тотарга ярамый тоткан очракта кулыбызны сабынлап юарга кирәк..

Бу матур гөмбә аланчыгында  “ Гөмбәләр” җырын да җырлап алыйк.

Юлыбызны дәвам итик. Маршка атлап китү. Бер колоннага тезелү, бер колоннадан 2 колонна ясап басу .

Төп хәрәкәтләр.

Балалар, безгә  зур, катлаулы  юллар үтәргә кирәк. Алдыбызда урман янында гына “Хәмит”  чишмәсе буенда сазлык бар, ә сазлыкта түмгәкләр сазлыкка төшми генә түмгәктән- түмгәккә  2 аякта сикереп сазлыкны чыгарга кирәк.

  1. 2 аякта түмгәкләр аша сикерү.

Сазлыкны үттек. Кабат урманга керэбез. Агачлар арасына килеп чыктык, бик күп ботаклары бар агачнын шул ботаклар күзебезгә төртелмәсен өчен, тәннәребез сызырылмасын өчен ботак астыннан иелеп чыгабыз.

  1. Җеп астыннан иелеп чыгу, куллар тездә, куллар идәнгә тими.

Бер тар гын сукмакка килеп чыктык.шул сукмак аша үтәргә кирәк. Тар гына сукмактан барганда уңайлы булсын өчен кулларны як-якка сузабыз, гәүдәләребез төп-төз булырга тиеш.

  1. Җептән ясалган сукмак аша бару. Киңлеге 15-20 см, озынлыгы 1.5-3м.

Булдырдыгыз балалар, бик авыр юлларны да җиңел генә үтеп чыктык.Менә матур аланга килеп чыктык, бик матур кошлар сайрый, әйдәгез әле без дә матур кошлар булыйк. ( маскалар кидерү, оялары өчен обручлар кую)

Кошлар чүгәләп кош тавышлары тыңлыйлар, шул вакытта урман  кошы керә.

Хәрәкәтле уен: “Кошлар ояда”

  1. Исәнмесез балалар,менә сез минем аланлыгыма килгәнсез.Минем белән уйныйсыгыз киләме?
  2. Балалар, әйдәгез урман  кошы белән “ Кошлар ояда” дигән уен уйнарбыз.Сез ояда торасыз,  кошлар уйнарга чыктылар дигәч матур итеп аланда очып йөрисез, җил чыкты диюгә ояларыгызга кайтасыз.

( 3 тапкыр) Кош саубуллашып китеп бара.

Аз хәрәкәтле уен: “ Каурыйны табыйк”

Балалар, көчле җил вакытында матур кошыбызның каурые төшеп калган, әйдәгез әле бергәләп эзлибез.

Менә шундый көчле җил вакытында урамда калырга ярамый, ул кошларга гына түгел, кешеләргә дә зыян салырга мөмкин. Без бу каурыйны табигать почмагында урман кошы истәлеге итеп сакларбыз.

_ Балалар, тыңлагыз әле нинди тавыш ишетелә? Чишмэ тавышы икэн.тыныч кына тыңлыйк әле.Бу инде безнең  якындагы “ Хәмит” чишмәсе суының чылтыр-чылтыр аккан тавышы ишетелэ.

Йомгаклау.  Сез бүген үзегезгә нинди яналыклар алдыгыз?

  1. Җил чыкса йөгереп качарга өйрәндек ,сазлыкка батмыйча сикерергә өйрәндек,  агулы гөмбәләрне тотарга ярамый бары тик зурлар гына җыярга тиеш, “ кошлар ояда” уенын уйнадык.

Сәяхәт бик күңелле булды, ә хәзер өйләребезгә кайтыйк. Маршка атлап залдан чыгып китү.

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы

Уртанчылар төркемендә физкультура белем бирү эшчәнлеге

Тема:  “Урманга сәяхәт”

( Район тәрбиячеләре өчен  ачык шөгыль конспекты)

                                                               

                                                              Төзеде: Физкультура

                                                 инструкторы

                                                        Гайнуллина Г.Р.

                                  2012-2013 нче уку елы

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы

II А кечкенәләр төркемендә физкультура белем бирү эшчәнлеге

Тема:  “Урманга сәяхәт”

( Ата-аналар өчен)

                                                               

                                                              Төзеде: Физкультура

                                                 инструкторы

                                                        Гайнуллина Г.Р.

                                  2012-2013 нче уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сэлэмэтлек аланына сэяхэт

Занятие по ознакомлению со здоровым образом жизни и лекарственными травами для детей средней группы на татарском языке...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...

Сюжетле-уенлы шөгыль “Ак калач ( урманга сэяхэт

ШӘҺӘР ФӘННИ – ПРАКТИК КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘУРТАНЧЫЛАР  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ “Урманга Сәяхәт”ИСЕМЛЕ ТЕАТРАЛЬЛӘШТЕРЕЛГӘНФИЗКУЛЬТУРА ДӘРЕСЕНЕҢ ПЛАН КОНСПЕКТЫ...

Конспект занятия "Урманга сэяхэт"

Балалар музыка астында залга керәләр.Тәрбияче: – Шеренгага тезелдек. Тигезлән, туры бас! Балалар, без сезнең б-н урманга сәяхәткә барырбыз.Тәрбияче: Безнең сәфәр гадәти түгел. Без табигатьтә үзебезне ...

урманга сэяхэт

Дети едут в гости в лес....