“ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫНА СӘЯХӘТ”
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Абдрахманова Гульназ Мияссяровна

 

 ЭКОЛОГИК ТӘРБИЯ
ҺӘМ СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ШӨГЫЛЕН  БЕРЛӘШТЕРГӘН
КОМПЛЕКСЛЫ ДӘРЕС КОНСПЕКТЫ

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balalar_kerlr.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

 

Казан шәһәре Идел буе районының

"Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге  

23 нче балалар бакчасы"

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесе

УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕНДӘ ЭКОЛОГИК ТӘРБИЯ

ҺӘМ СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ШӨГЫЛЕН  БЕРЛӘШТЕРГӘН

КОМПЛЕКСЛЫ ДӘРЕС КОНСПЕКТЫ

“ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫНА СӘЯХӘТ”

Төзеде:

икенче категорияле тәрбияче

                                                        Абдрахманова Г.М.

   

 МАКСАТ:

Балаларда табигать күренешләре турындагыкүзаллауларын киңәйтү, Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту. Күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын үстерү.

Балаларны иҗади  уйлый белергә өйрәтү. Кәгазь  битендә  төрле  материаллар кулланып - әвәләү, кисеп ябыштыру, рәсем, кул эше шөгельләрен бергәләштереп композиция ясый белергә өйрәтүне  камилләштерү.

Бергәләп, бер команда булып  эшләргә  өйрәтү, эш вазыйфаларын  бүлешү, ясау  процессын планлаштыру,  бер-берсенә комачауламыйча уртак теләктән   чыгып эшли белү күнекмәләре  бирү.

        КИРӘКЛЕ   МАТЕРИАЛ:

Кәгазь бите, такта, мамык, мамык  дискалар, төсле кәгазь, кайчы, төрле төстәге киселгән  җепләр, буяулар, губка-кисточка, клей, клей кисточ-касы, буяу кисточкасы, подставкалар, клеенка, сулы савыт, салфетка, пластилин.

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

 Балалар керәләр, кунаклар белән исәнләшәләр. Шул вакытта тәрбияче балаларга әйтә.

Тәрбияче: Балалар, миңа бүген эшкә килгәндә  хат ташучы очрады. Һәм  бер конверт тапшырды. Конвертның  тышында: “Энҗекәй” балалар бакчасына йөргән балалар өчен”, дип язылган. Шуңа күрә хатны үзем генә ачып укымадым. Сезнең белән бергәләп укырбыз дидем.  

Хатның эчтәлеге:   Исәнмесез балалар. Сезгә Белмәмеш хат яза. Мин инде хәзер рәссам булдым. Табигать күренешләрен ясарга яратам. Шул уңайдан ясалган рәсемнәремнең күргәзмәсен оештырдым. Һәм сезне чын күңелдән күргәзмәне карап китергә чакырам.

Тәрбияче: Я, балалар нәрсә әйтәсез? Барабызмы?

Балалар:  Әйдәгез, барабыз.

Балалар күргәзмәгә китәләр.   Дүрт рәсем куелган. Һәрбер ел фасылыннан бер күренеш сүрәтләнгән. Ләкин күренешләр чын барлыкка туры килмиләр. Рәсемгә икече ел фасылының күренеше дә кушылган. Рәсемнәр материал белән капоанганнар. Балаларны Белмәмеш каршы ала.

Белмәмеш: Исәнемесез, балалар. Минем күргәзмәмә килгәнегез өчен бик зур рәхмәт.  Күргәзмәмне тантаналы рәвештә ачырга тәкъдим итәм.

Тантаналы музыка яңгрый, рәсемнәргә капланган материалны  алалар, балалар кул чабалар 

Белмәмеш: Менә балалар рәхәтләнеп карагыз. Ләкин минем сезгә бер үтенечем бар. Сез рәсемнәрдә берәр кимчелек күрсәгез, миңа әйтегез, яме. Мин аларны үзгәртергә тырышырмын. 

Балалар урындыкларга утыралар һәм күргәзмне күзәтәләр. Аннары тәрбияче аларга сорау бирә.

Тәрбияче:  Я, балалар, менә рәсемнәрне карадыгыз. Нәрсә әйтә аласыз. Нәрсә сүрәтләнгән бу рәсемнәрдә?

Балалар: Ел фасыллары. (санап чыгалар)

Тәрбияче: Балалар, ә бу рәсенмәрдә барысыда дөрес ясалганмы? (һәрбер рәсене аерым күзәтәләр һәм ялгышларын табалар, Белмәмешкә әйтәләр)

Белмәмеш: Рәхмәт сезгә балалар. Мин сезне белеп чакырганмын икән.

Тәрбияче: Белмәмеш, хәзер сиңа безнең балалар ел фасыллары турында шигырьләр сөйләп күрсәтерләр. (4 бала  шигырь сөйлиләр).

Тәрбияче: Ә хәзер әйдә безнең белән бер кызык уен уйнап алабыз. Безнең балалар 4 төркемгә бүленәләр, һәм чиратлашып табигать күренешләрен күрсәтәләр. ә калган балалар нинди ел фасылына туры килгәнен белергә тиешләр.

Уен – пантомима “Танып бел!”

Кыш ___________________________________________________________________

Яз _____________________________________________________________________

Җәй ___________________________________________________________________

Көз ____________________________________________________________________

Белмәмеш: Рәхмәт сезгә балалар. Мин үземнең ялгышларымны белдем. Бүтән бутамам дип уйлым. Ләкин минем зиҺенем нигәдер ген чуалып китә шул.

Тәрбияче: Белмәмеш, әйдә безнең белән бакчага кайтыйк. Без балалар белән ел фасыллары исемле альбом ясый башладык. Хәзер аны ясап бетерәбездә, сиңа бүләк итербез.  

Өстәлләр янына барып утыралар. Тәрбияче эш процессын кыскача аңлатып китә.

Балалар 4 төркемгә бүленәләр. Һәр бер төркем торле материаллар ярдәмедә (әвәләү, аппликация, рәсем) бер ел фасылын тасфирлыйлар. Эш беткәч тәрбияче ярдәмендә альбомга тоташтыралар һәм Белмәмешкә бүләк итәләр. Һәр бер ел фасылы бер төс белән билгеләнә.

Кыш – зәнгәрсу төс.

Яз –  сыек яшел төс.

Җәй – кызгылт төс.

Көз – сары төс.    

Дәрес тәмам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия "Ел фасылларына сэяхэт"

Занятие было подготовлено для участия в конкурсе "Эколидер", организованный на муниципальном уровне, а также был показан на творческом отчете детского сада, посвященном дню поэзии. Через это занятие, ...

“Ел фасылларының күркәм мизгелләре”

Табигать күренешләрен белдерүче сүзләр белән таныштыру һәм сөйләмдә куллану күнекмәләре бирү; бәйләнешле, образлы, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү....