Чәчәкләр аланына сәяхәт
план-конспект занятия (окружающий мир, средняя группа) по теме

Алып баручы. Исәнмесез! – диеп башлыйм әле

Танышу бит шулай башлана

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана

Менә инде яз җитте

Җирдәкар эреп бетте

Салкын буранлы көннәр

Кыш белән узып китте

Иртән тәрәзәләрдән

Кояш яктысы төшкән

Нинди матур сайрыйлар

Кошлар да килет җиткән

1 бала. Салкын кыш китте

Ямьле яз җитте

Кояш елмая

Ямь- яшел булыр

Чәчәкләр белән

Бар дөнья  тулыр.

Алып баручы. Балалар, елның кайсы фасылы, вакыты турында без тыңлап үттек.

Балалар. Яз турында.

Алып баручы. Дөрес балалар, безгә яз килде. Язның нинди билгеләрен атый аласыз?

Балалар. Кар эри, урамда гөрләвекләр ага, түбәдән тамчы тама, кояш ныгырак  җылыта, агачлар йокыдан уяна, чәчәкләр чыга башлый.

Алып баручы. Карагыз әле, балалар нинди матур чәчәк, ул тылсымлы чәчәк бугай. Монда нидер язылган.

Хат

“Исәнмесез минем нәни дусларым. Мин асылбикә, сезне чәчәкләр аланына кунакка чакырам. Яшел чәчәкләр аланында уйнарбыз да җырларбыз, кояшка карап елмаербыз, җилләргә сәлам әйтерсез. Бик тә көтеп калам!

Сезнең Асылбикә”

Алып баручы. Балалар барабызмы?!

Балалар. Әйе, барабыз.

Алып баручы. Тик аланга барганчы безгә сезнең белән төп кагыйдәләрне искә төшерергә кирәк.

Балалар. Шаулама,чүпләмә,рәнҗетмә.

Алып баручы. Бик әйбәт, балалар кагыйдәләрне беләсез, поездка утырып киттек.

Нәниләр бара

Тигез юл буйлап

Тигез юл буйлап

Ашыкмый атлап.

Болында Асылбикә каршы ала

Асылбикә. Исәнмесез, исәнмесез балалар, кемнең таушлары килә дип торам, бу минем нәни-дусларым икән, сез мине таныгансыздыр мин Асылбикә.

Балалар. Исәнме, Асылбикә.

Алып баручы. Әйе, Асылбикә, килеп тә җиттек. Карагыз әле балалар, монда нинди матур кошлар сайрый, агач яфраклары акрын гына кыштырдый, Асылбикә синең чәчәкләреңә нәрсә булган.

Асылбикә. Әйе, шул балалар, мин сезне чакырдым да, ләкин минем җил-дус бөтен чәчәкләренең таҗларын туздырылган икән, минем аланымның матурлыгын бетергән. Нишләргә инде миңа хәзер?

Алып баручы. Бәлки балалар, без Асылбикәгә булышырбыз?

Әйе, Асылбикә син кайгырма, без хәзер барсында төзәтербез.Әйдзгез әле балалар, чәчәкләрне төсләренә туры китереп аланы матурлыйк. Кайсыгыз тели булышырга.

Уен “Чәчәкләрне кем тизрәк җия”

Асылбикә.

Ай, ай, балалр сез бигрәк уңганнар икән, бик шатландырдыгыз. Ә чәчәкләр тизрәк үссен өчен нәрсә кирәк?

2 бала. Кояш кирәк.

Кояшкай, кояшкай

Безгә син елмай

Бик рәчәт син балганда

Яратабыз уйнарга.

3 бала. Яңгыр кирәк.

Ләйсән, ләйсән

Иң беренче

Язгы яңгыр

Көчлерәк яу

Күңелләрне син куандыр

Асылбикә. Әйе, балалар, чәчәкләргә кояш та кирәк, яңгыр да кирәк, карагыз әле минем чәчәкләремә бәлки шифалы кояш һәм җылы яңгыр ярдәм итәр.

Уен “ Яңгыр яу”

Яңгыр яу, яу, яу

Бакчаларда чәчәкләр

Үсми яңгыр яумагач

Яңгыр яу, яу, яу.

(Балалар сикерәләр, уйныйлар)

Алып баручы. Яңгыр ява(зонт ачып, балалар зонт астына керәләр)

Алып баручы. Кояш чык, болыт кач без уйнарбыз җылыткач.

Асылбикә.Бик әйбәт, балалар, яңгыр да яудырдыгыз, кояш белән дә ңылыттыгыз, ә хәзер миңа китәргә да вакыт.

Алып баручы. Әйе, шул Асылбикә,озак йөрдек, Безгә, бакчага да кайтырга вакыт. Сиңа зур рәхмәт. Саубулашу бүләге итеп җырыбызны тыңнап кит.

Җыр “ Яз җитә”

Асылбикә. Бик матур җырладыгыз, китәргә дә вакыт, табигатҗне яратыгыз, чәчәкләрне өзмәгез, таптамагыз, хушыгыз балалар.

Алып баручы. Сау бул, Асылбикә. Ә хәзер балалар без дә кайтабыз. Утырдык поездга.

 

 

.

 

 

 

 

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сэлэмэтлек аланына сэяхэт

Занятие по ознакомлению со здоровым образом жизни и лекарственными травами для детей средней группы на татарском языке...

“Тылсымлы чыршы аланына сәяхәт”

Балаларның төрле юнәлештәге эшчәнлектә кызыксынуларын һәм иҗади сәләтләрен үстерүне тәэмин итү.Юл йөрү кагыйдәләрен , юл билгеләрен үзләштерү, игьтибарлылык күнекмәләрен, зиһенне үстерү. Эш нәтиҗәләре...