“Тылсымлы чыршы аланына сәяхәт”
план-конспект занятия по конструированию, ручному труду (подготовительная группа) на тему

Балаларның төрле юнәлештәге эшчәнлектә кызыксынуларын һәм иҗади сәләтләрен үстерүне тәэмин итү.Юл йөрү кагыйдәләрен , юл билгеләрен үзләштерү, игьтибарлылык күнекмәләрен, зиһенне үстерү. Эш нәтиҗәләрен күреп шатлану хисләре уяту. Дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_chyrshy_alanyna_syaht.docx21.01 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ  МӘГАРИФ  ИДАРӘСЕ” МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

                               “Тылсымлы чыршы аланына  сәяхәт”

 (Мәктәпкә әзерлек  төркемендә йомгаклау шөгыле конспекты)

               

                                                                       

Төзеде һәм таныштырды:

гомуми үстерешле 76 нчы балалар

бакчасының 7 нчe төркем  тәрбиячесе

Закирова  Рәзидә Минсәлих кызы,

                                                                                     Декабрь,2015 ел.    

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ

Тема:"Тылсымлы чыршы аланына  сәяхәт".

Программа эчтәлеге: Балаларның төрле юнәлештәге эшчәнлектә кызыксынуларын һәм иҗади сәләтләрен үстерүне тәэмин итү.Юл йөрү кагыйдәләрен , юл билгеләрен үзләштерү, игьтибарлылык күнекмәләрен, зиһенне үстерү. Эш нәтиҗәләрен күреп шатлану хисләре уяту. Дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: ЮХИДИ,"ДПС", ГАИ, кул эшләнмәләре, чара, бәйге,нәтиҗә.

Җиһазлау: юл билгеләре, плакатлар, урам макеты, төсле кәгазьләр, кайчы,клей,пумала,салфеткалар,линейка,карандашлар.

Алдан үткәрелгән эш: матур әдәбият әсәрләрен уку, табышмаклар  һәм кроссвордлар чишү, рәсемнәр карау, Дид.уен "Юл билгеләре", сюжетлы  рольле уен "Юл чатында" уйнау.

Методик алымнар: әңгәмә, сораулар , табышмаклар әйтү һәм чишү, матур әдәбият әсәрен уку, аңлату, күрсәтү, мактау, кызыксындыру, иҗади сәнгать.

Шөгыль структурасы:

1.Кереш өлеш.

2. Балалар белән әңгәмә үткәрү.

3. Балалар үзаллы эше.

4. Ял минуты

5.Балалар эшенә анализ ясау.

6.Йомгаклау.

                                                    Шөгыль барышы

1. Хәерле иртә балалар. Барыбызда тез һәм дөрес  итеп утырдык. Сез мине тыңларга әзерме?

-Әйтегез әле балалар, хәзер нинди ел фасылы?(Җаваплар)

-Кыш булуын кайдан белеп була?

-Җир өсте ап-ак кар белән капланган. Кешеләр җылы кием киеп йөриләр. Агачлар ялангач калганнар. Кышлаучы кошлар: кызылтүш , песнәк, чыпчык, күгәрченнәр җим эзләп куак-агачларга куналар.

-Кыш ае башлануга, без нинди бәйрәмгә әзерләнәбез?

-Бик дөрес,Яңа ел бәйрәменә.

-Яңа ел бәйрәмен, нәрсәдән башка күз алдына китереп булмый?

-Кыш бабай,Кар кызы,күчтәнәчләр һәм чыршы.

-Сихри Яңа ел бәйрәмен балалар һәр елны зарыгып көтеп алалар. Шулай булмый ни, Кыш бабай бит аларга төрле тәм-томнар, уенчыклар алып килә. Ә Яңа ел алдыннан чыршы бизәү үзе бер күңелле мизгелгә әверелә.Чыршы тагы да ямьләнеп, матурланып китсен өчен , без чыршыны......(балалар җавабы)

-Без чыршыны бизибез.

-Балалар, сез чыршыны нәрсәләр белән бизисез?

-Без чыршыны шарлар, уенчыклар, төсле утлар, кәнфит, чылбырлар белән бизибез.

-Ә сез чыршыны башкача бизәргә телисезме? (җаваплар)

-Күптән түгел безнең балалар бакчасы почтасына мондый хәбәр килде.(Уку).

Кадерле балалар. Без ЮХИДИ хезмәткәрләре, Сезне, шәһәребездә узачак "ДАИ- чыршысы" иҗади конкурста катнашырга чакырабыз.Моның өчен сез үзегез уйлап тапкан, юл йөрү кагыйдәләре темасына карата кул эшләнмәләре ясап, чыршыны бизәүдә катнаша аласыз. Сезнең иҗат җимешләрегезне көтеп калабыз.

-Балалар , сез моңа ризамы. Ә бит һәр ясалган эшкә бүләк тә каралган. 

2. - Ә хәзер , юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп алыйк.

·   Юлның уң ягыннан гына йөр!

·    Бары тик тротуардан гына йөр!

·    Велосипедта йөргәндә, тротуар кырыеннан бар!

·    Тротуар булмаган урыннарда- сул яктан, каршы килүче транспортка карап бар!

·    Урам аркылы тиешле урыннарда гына чык!

Әйдәгез юл билгеләре турында табышмак –шигырьләрне тыңлап үтик һәм аларны табып күрсәтә дә барыйк.

    -Ак өчпочмаклы билге

     Җәяүлегә киңәшче.

     “Кыю атла юл аркылы

      Мин булганда әйдәле!”    (җәяүле сукмагы)

Сары түгәрәктә кеше

    “Әйтә кебек  шул хакта:

      “Юл юк монда җәяүлегә,

                             Икенче юлдан атла!(җәяүлегә юл юк)

Кызыл түгәрәк эчендә

 Бу нинди ап- ап шакмак?   (юл юк)

                                    Андый билге булган җирдә

  Йөреп була “сәпид тә .   (велосипед юлы)

 

Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

 Сезгә ярдәмгә килер

 Кайсы билге, кем әйтер?    (ашханә- хезмәт күрсәтү билгесе)

 

                                                    Юлда туктап ял итәргә

                                                    Урын кирәк һәркемгә.

                                                    Җавап эзләп аптырамагыз,

                 Таныш билге ул сезгә.( ял итү урыны)

Дуслар, бу билге

Җәяүлеләрне яклый

Безгә бу юлны

 Инде чыгарга ярый.

- Булдырдыгыз балалар , афәрин. Димәк без,  ЮХИДИ-чыршысын ничек  һәм нәрсәләр белән бизәячәк икәнебезгә төшендек . шулаймы?

- Сезнең һәрберегез алдында , чыршы уенчыгын ясау өчен кирәкле булган әсбаплар ята. Кемгә юл билгеләрен кисәргә, кемгәдер тартманы төсле кәгазь белән тышларга, ә кемгәдер юл билгеләрен гирлянда итеп бөркетергә кирәк булачак һ.б..

3. Балалар үзаллы эше. Авырсынучы балаларга ярдәмгә килү, материал сайлап алуда,җепкә бөркетүдә  булышу.

4. Ял минуты. -Ардыгыз да бугай,  хәзер әзрәк ял итеп алыйк. Мин  светофордан төс күрсәтеп торырмын, ә сез әгәр яшел төс булса- татар халык көенә әйләнә буенча биерсез, сары төскә-урында гына биеп торырсыз, кызыл булса туктап көтеп торырсыз. Игьтибарлы булыгыз, башладык.

-Рәхмәт, матур итеп ял иттек, хәзер яңадан эшкә тотыныйк.

5.Балалар эшенә анализ ясау.

- Балалар , сезнең кул эшләнмәләрегез  һичшиксез ЮХИДИ - чыршысына эленер һәм бәяләнмиче калмас. Алар шундый матур һәм җыйнак килеп чыктылар. сез бик нык тырыштыгыз. Бу уенчыкларны ясаган вакытта.сез аларның нәрсә аңлатканын яңадан искә төшердегез.

- Афәрин, булдырдыгыз! Инде сезнең белән курыкмыйча шәһәр урамнары буйлап йөрергә була. Юлларда йөргәндә барыгызны да игътибарлы булырга өндим,чөнки бәхетсезлекләр күпчелек очракта игътибарсызлык аркасында килеп чыга бит. Юлда йөргәндә үзеңнең генә түгел, янәшәңдәге кешенең дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне булдырырга тырышыгыз. Юлларыгыз һәр чак имин, үзегез сау-сәламәт, киләчәгегез тагы да матур булсын дигән теләктә калам


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Нәниләрдә чыршы бәйрәме"

Как можно провести новогодний утренник с малышами....

Катнаш төркемдә “Чыршы бәйрәме”.

                Әкият: “Батыр егет.”  Борын – борын заманда , безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр атлы малай. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алып к...

«Чыршы бәйрәме»

«Чыршы  бәйрәме» Воспитатели Мязитова З.С., Ахмадиева Г.С., музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....

Чыршы янында

Новогодний утренник "Вокруг ёлки"...

Балалар иртәсе "Чыршы бәйрәме"

- Кадерле балалар,  хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, ша...

Тылсымлы Чыршы бәйрәме.

Кыш ди йөрми ялгыз гынаҖитәуләгән күркәм бәйрәмне.Нинди бәйрәм диеп сорасагыз,Бездә бүген Чыршы бәйрәме.Балалар башкаруында җыр: “Зимушка-зима&rdquo...