"Нәниләрдә чыршы бәйрәме"
календарно-тематическое планирование (младшая группа) на тему

Мияссарова Лена Наилевна

Как можно провести новогодний утренник с малышами.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл новый год у малышей106.93 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар чыршы тирәли тезелешеп басалар.

Тәбияче: Балалар карагыз але, ничек матур безнең залда. Чыршыбыз да матур итеп киенгән. Безгә ул урманнан килгән. Балалар, безнең чыршының нигәдер утлары гына янмый. Әйдәгез, бергәләп кул чабабыз (чабалар, чыршының утлары яна). Ә хәзер өрәбез (өрәләр, утлары сүнә), тагын кул чабабыз (чабалар, яна). Әйдәгез, чыршыбызга җыр җырлап алабыз.

“Чыршы янында” җыр җырлыйлар һәм утырышалар.

Тәрбияче: балалар, карагыз әле чыршыбыз да ничек матур итеп утлары белән безне сөендерде. Ә безнең бәйрәмгә бары бер нәрсә генә җитми. Сез ничек уйлыйсыз?

Балалар җавабы.

Тәрбияче: Балалар, безгә Кыш бабабыз килеп җитмәгән икән. Әйдәгез аны бергәләп чакырыйк.

(Чакыралар, Кыш бабай керә).

Кыш бабай: Ау! Ау! Мин монда, бакчагызны озак эзләдем, тавышыгызны ишетеп сезгә килеп җиттем. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Балалар ничек матур итеп киенгәннәр, ничек бер ел эчендә үскәннәр. Ничек матур итеп чыршыны да бизәгәннәр.

Тәрбияче: Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире.C:\Users\Диляра\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.IE5\N5TTYEAT\MC900347129[1].wmf

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

“Кыш бабай” җырын башкаралар.

Тәрбияче: кыш бабай, син утырып ял ит, ә безнең балалар сиңа шигырҗләрен сөйләп күрсәтерләр.

1 бала: Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә якын дус бабай.

Көтеп алдык без сине

Күңелләргә хуш бабай!

2 бала: Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә бик таныш бабай

Сакал-мыек ап-актан

Килгән безгә ерактан!

3 бала: Бүләкләр алып килгэн

Бүреген кыек кигән

Әйлән-бәйлән уйната

Биетә дә җырлата.

4 бала: Чыршы, чыршы без сине

Сагынып көттек ел буе

Син тагын да матуррак

Бизәлгәнсең бу юлы.

5 бала: Юеш көннәрдә

Зарыгып беттек

Кыш бабабызны

Сагынып көттек.

6 бала: Кыш бабай киенгән

Ап-ак тун кигән

Көтә кем генә

Чыгар дип өйдән

Чыксаң чеметә

Битне өшетә

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

Кыш бабай: Булдырдыгыз, бик матур итеп сөйләдегез. Миңа кызу булып китте бит әле.

Тәрбияче: Балалар, килегез монда, Кыш бабайга өрәбез, аны суытабыз (өрәләр, Кыш бабай йоклап китә). Карагыз әле, балалар, Кыш бабай йоклап китте бит. Нишләргә инде хәзер? Әйдәгез,нык итеп кул чабабыз. (кул чабалар, Кыш бабай уяна)

Кыш бабай: Ах сез,шаяннар (балалар куркыта).

Тәрбияче: Әй, Кыш бабай, хәйләкәр дә инде син. Алай ярамый. Әйдәле Кыш бабай, безнең белән түгәрәккә бас. Бер биеп, уйнап күңелеңне күтәр.

Балалар белән Кыш бабай түгәрәккә баса.

Җырлы-бию “Ары баса Кыш бабай”.

Муз. рук. Кыш бабай, әйдә безнең балаларны бер өшетеп тә ал.

Өшетәм” уены.

Муз. Рук. Ә хәзер кыш бабай шаян биюне бергәләп биеп карыйк әле.

“Шаян бию”.

Балалар урыннарына утырышалар.

Кыш бабай: Сезнең белән Кыш бабагыз биедеме?

Балалар: Биеде.C:\Users\Диляра\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.IE5\YMW1ADJZ\MC900110917[1].wmf

Кыш бабай: Уйнадымы?

Балалар: Уйнады.

Кыш бабай: Шаярдымы?

Балалар: Шаярды.

Кыш бабай: Ә нәрсә бирергә оныттым?

Балалар: Бүләкләр, күчтәнәчләр.

Кыш бабай: Шулай шул. Карт кешенең хәтере дә бик начар. Хәзер, хәзер (икенче бүлмәдән бүләкләрне алып керә).

Тәрбияче: Кыш бабай, бүләкләреңне өләшкәнче бер җыр тыңлап ал.

Кыш бабай: Әйдәгез әле, бик рәхәтләнеп.

Җыр “Яңа ел”.

Кыш бабай: Бик матур, күңелле  җыр. Шуңа бүләкләремне дә сезгә бик күңелле итеп таратам.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез Кыш бабайга рәхмәт әйтәбез.

Балалар: Рәхмәт.

Кыш бабай: Зур үсегез, сәламәт булыгыз. Әти-әниләрегезне тыңлагыз. Миңа китәргә кирәк. Саубулыгыз, балалар!

Тәрбияче белән балалар саубуллашалар.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, безнең чыршы янында бер биеп тә калыйк инде.

Бию “Танец маленьких утят”.

C:\Users\Диляра\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.IE5\2V0F79TQ\MC900410689[1].wmf


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Катнаш төркемдә “Чыршы бәйрәме”.

                Әкият: “Батыр егет.”  Борын – борын заманда , безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр атлы малай. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алып к...

«Чыршы бәйрәме»

«Чыршы  бәйрәме» Воспитатели Мязитова З.С., Ахмадиева Г.С., музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....

Чыршы янында

Новогодний утренник "Вокруг ёлки"...

Балалар иртәсе "Чыршы бәйрәме"

- Кадерле балалар,  хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, ша...

"Чыршы бәйрәме"

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе“Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”...

“Тылсымлы чыршы аланына сәяхәт”

Балаларның төрле юнәлештәге эшчәнлектә кызыксынуларын һәм иҗади сәләтләрен үстерүне тәэмин итү.Юл йөрү кагыйдәләрен , юл билгеләрен үзләштерү, игьтибарлылык күнекмәләрен, зиһенне үстерү. Эш нәтиҗәләре...