Балалар иртәсе "Чыршы бәйрәме"
материал (старшая группа) на тему

Гарипова Алсу Фаридовна

Кадерле балалар,  хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Бергә – бергә күңелле итеп бәйрәм итик. Кәеф күтәренкелеге бөтен бәйрәм буена сезгә юлдаш булсын!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chyrshy_byrme.docx37.61 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы .

Кадерле балалар,  хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Бергә – бергә күңелле итеп бәйрәм итик. Кәеф күтәренкелеге бөтен бәйрәм буена сезгә юлдаш булсын! Ә хәзер котлау өчен сүзне балалар бакчасы мөдире Әлфия Камилевнага бирәбез.

1. Алланып таңнарның алына

Нур бөркеп кешелек таңына.                                        Фәридә

Җыр булып тирбәлеп күңелдә

Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!

2. Кояшлы көннәрнең җылысын

Бәхетнең, шатлыкның олысын,                                         Дилә

Күтәреп көннәрнең иңендә

Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!

3. Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде;
                                                                                        Илсинә
Ак бүздәй йомшак кар белән

Җирне биләүләп төрде.

4. Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,
                                                                                          Сәет
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне;

Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Җыр._

“Чыршыкай- купшыкай”    №16-17

(диск”Туган телдә сөйләшәбез” 4-5 яшь)

Урман кызы Чыршыкайны

Көтеп ала барсы да,

Яңа елны дшәә бит ул,

Өй түренә баса да.

      Кушымта:

     Яңа елда кунак булып

     Кил син безгә,Чыршыкай!

     Яңа елда кунак булып

     Кил син безгә, Купшыкай!

Ашыгабыз Яңа елга

Урман кызын бизәргә.

Әткәй-әнкәй ярдәм итә

   Кушымта.

Урман кызы Чыршыкайның

Күлмәкләре яшелдән.

Кыш бабай да бүләкләрен

Чыршыкайга яшергән.



Салкын саф һава

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң                                   Ранил

Битләр кызара.

Ямьле Кыш бабай

Килдең син безгә.

Кунак булырсың,                               Сәид

Кер өебезгә.

Кыш бабай,мине                                        Илшат

Бүген син макта.

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта.      

5. Үсте чыршы урманда,
                                                                                    Нәзилә
Шаулап торды ул анда.

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел тора һаман да.

6. Хәзер чыршыбыз бизәнгән,                  Камилә

Муенсалар да элгән;

Безгә шундый матур бәйрәм,

Зур шатлык алып килгән.

7. Исәнме, чыршы, исәнме,                                                    Зәринә

Яңа ел килеп җитте;

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

8. Түгәрәккә җыелалар,
                                                               Фәридә
Басыйк дуслар тизрәк.

Әй яңа ел, өр-яңа ел,

Кил син безгә тизрәк.

9. Яшел чыршы тезелешеп,                      Диана

Әйләнәбез тирәңдә

Куанабыз Яңа елга,

Син кунакка килгәнгә.

җыр.   “Чыршы янында”   №16-17

(диск”Туган телдә сөйләшәбез” 2 -3 яшь)

Ямь-яшел ылыслары,

Балкып тора утлары.

Чыршыкай,чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Сиңа килгән кунаклар-

Аюлар һәм куяннар.

Чыршыкай,чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

Биибез дә җырлыйбыз.

Чыршыкай,чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Тавыш: - Коткарыгыз мине, коткарыгыз зинһар!

А.б. - Ишетәсезме балалар? Каян килә икән бу тавыш?

Тавыш: - Монда мин, монда!

А.б.( эзләнә күрми) – Кая, күрмим. (шешә күреп ала) Балалар бу нинди шешә икән? Белмисезме?

Балалар: - Юк, белмибез.

Тавыш: - Коткарыгыз мине!

А.б( Куркып, колагын шешәгә куеп тыңлап карый, әйләнгәләп йөри, шешәне селкетә.)

Тавыш: - Ай-яй-яй! Кагылмагыз миңа, башым әйләнә.

А.б. – Монда кемдер бар ахыры?

Тавыш: - Бар шул, зинһар өчен коткарыгыз!

А.б. - Балалар, нишлибез, әллә ачыйкмы?

Балалар: - Ачыйк, ачыйк.

А.б. (Шешә бөкесен ачып җибәрә, ут сүнә, ут кабынып китә, балалар каршына Хоттабыч килеп чыга.)

А.б. – Кем соң син?

Хоттабыч: - Мин бөек Хоттабыч!!! Балалар, телисезме, мин сезгә фокуслар күрсәтәм.

А.б. – Хоттабыч, син фокусчы булгач безгә ярдәм итә алмассыңмы? 

Х-ч: - Нинди ярдәм?

1а.б. – Бүген бездә Яңа ел бәйрәме. Кар кызы килергә тиеш иде, нишләптер һаман күренми.

Х-ч: - Нинди соң ул? Х-ә-ә-ә-әзер булдырабыз аны.

а.б.: - Улмы? Ул бик чибәр, бик матур... 

Х-ч: - Ә белдем, белдем (Сихерли, музыка яңгырый, көнчыгыш гүзәле килеп чыга).

  Бию

а.б.: - Синең кызың бик чибәр, бик матур, ләкин бу безнең кызыбыз түгел. Безнең кызыбыз урманда яши.

Х-ч: - Урманда? Исеме ничек дидегез әле?

а.б.: - Кар кызы.

Х-ч: - (читкә китеп) – Карт кыз? Урманда?! Э... Эх карт хәтер! Хәзер, хәзер аны башта әйтмичә (сихерли).

/Убырлы карчык килеп керә/.

Х-ч: - Килеп җиттеңме? Сине монда бик көтәләр. Бәйрәмне синнән башка башламыйлар.

Убырлы: (кыланып) - Үз колакларыма ышанмыйм, рәхмәтләр яусын, сезгә балалар. Эх бер җырлап алыйм әле:

 Юктыр әле күргәнең Эх, дускаем, кил әле,

Безнең убыр урманын. Убырлыны күр әле.

Күрсәң иде пәриләрнең, Җырлап –биеп, уйнап-көлеп,

Бер елмаеп көлгәнен. Рәхәтләрен күр әле.

Бармы синең күргәнең, Эх, дускаем, күр әле,

Минем кебек чибәрне. Менә-менә күр әле.

Бергәләп биик әле.

Убырлы: - Балалар, торыгыз,

Күңел ачу көнебез.

Татарча матур итеп,

Тыпырдатып биибез.

Күмәк бию.

/Балалар утыралар, А.б белән Х-ч сөйләшәләр, Убырлы алар янына килә/.

а.б. : – Хоттабыч, кемне китердең син безгә?

Х-ч: - Ничек инде, кемне? Карт кызны.!

Убырлы: - Син сүзеңне уйлабырак әйт, карт җен! Мин бит..! Үзен белми! 100 еллап яши, кая 100, бер 300-400 еллар бардыр. Син әйдә Суык бабайны монда чакыр да, балаларның кәнфит ашыйсы килгән.Кәнфитләр белән чәй эчик тә, өйгә кайтыйк.

а.б.: - Убырлы син нәрсә сөйлисең? Безнең бәйрәмгә ялгыш кына эләктең бит син. Безгә кар кызы кирәк иде. Хоттабыч карт кыз дип ишеткән.

Убырлы: - Ярар инде карт та карт. Мине куасыз инде. Ярар мин моны болай гына калдырмам әле!

/Убырлы үпкәләп чыгып китә/.

Х-ч: - Балалар сез мине гафу итегез инде. Бердә күргән юк иде ул кар кызын. Колакларым да начар ишетә. Хәзер тиз генә төзәтәм хатамны.(Сихерли.)

/Кар кызы керә, елый, кулында кечкенә Кыш бабай курчагы/.

1а.б.: - Нәрсә булды Карчәчәк?

Кар кызы: - Кыш бабай белән сезнең янга җыенган идек. Бергәләп чәй эчкән идек. Мин бер чынаяк эчкән идем, ә Кыш бабай 3не эчкән иде. Карагыз инде, нинди кечкенә калды.(Курчакны күрсәтә.) Нишләргә инде? (Елый.)

1а.б.: - Елама Карчәчәк, бүген Хоттабыч бабай бездә бәйрәмдә. Ул булышмый калмас.

Х-ч: - Хәзер без аны, бир әле Кыш бабайны. Безнең бүлмәдә суыткыч бар, шунда утыртып куйыйк әле. Зураер ул шунда. Бәйрәмгә дә өлгерер.

/Хоттабыч саубуллаша, чыгып китә/.

Кар кызы: - Рәхәт тә соң дуслар булганда. Шундый матур бәйрәмне бушка уздырмыйк әле. Якын дусларым бире очыгыз. Ак чәчәк кебек челтәрле карлар, җиргә төшегез.

Кар бөртекләре биюе       №18
(диск”Туган телдә сөйләшәбез” 4-5 яшь)

/Җырлый –җырлый Бичура белән Убырлы Кыш бабайның капчыгын асып керәләр/.

Мин Бичура, син Убырлы,

Убырлы һәм Бичура.

Җыен ачык авызларны,

Кызык итәбез, ха-ха-ха.

Бичура: - Кызык итик, ачык авыз,

Кыш бабайны, мин әйтәм.

Убырлы: - Икенче елга хәтле эзләсә дә, капчыгын таба алмый ул хәзер.

Бичура: - /Капчыкны ачып/. Убырлы дим, кара әле, күпме конфет салган капчыгына. Хәзер килосы 250 сум тора бит аның. 

Убырлы: - Булса булыр, бик әйбәт, безнең акчага алынмаган. Хәзер бергәләп авыз итәрбез әле ул конфетлардан.

Бичура: - Кара әле, Убырлы, коры конфет ашап утырып булмас инде, тәк тә ике тешем генә калды. Кухнядан самовар белән чәйне алып кер әле.

/Убырлы чыга/.

Бичура: - Нәрсә ди, бергә ашап бетерәбез диме? Ашамый тор әле! Мин ахмак түгел сиңа, капчыгы белән конфет ашатырга. Бары да үземә була. Хәзер мин аны кызык итәм. Йоклата торган бер эчемлек бар миндә. 1-2 тамчы шуны тамызсам, мәмрәп йоклап китәр. Әстәгафирулла, тәүбә, тьфу-тьфу.

/Убырлы керә/.

Убырлы: - Менә кайнап чыкты самовар, кара әле, өстәлдә варенье калды, алып кер әле шуны. 

/
Бичура чыга/.

Убырлы: - Капчык, капчык, нишләп соң әле мин капчыкны аның белән бүләргә тиеш. Юк бу хәтле конфет бушка ел саен чыршы төбендә урманда ятмый. Хәзер мин аны кызык итәм. /Агулы су белән шешәсен чыгара/. Менә шушы йоклата торган суны салып җибәрсәм “Эх” дигәнче капчык минеке була. Әй башлы да соң үзем, әрәм булып ятам бу урманда.

/Бичура керә/.

Бичура: - Булды бугай, чәйне сала башласаң да була. 

/ Мендәргә сөялеп ятып чәй эчәләр/. Убыр белән Бичура җырлый, җырлый йокыга китәләр/.

           Җыр :         “Чыршы”  №15-16

(диск  4    “Җырлап-биеп уйныйбыз”)

Төрле-төрле утлар яна,

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур ,бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Җырлый-җырлый әйләнәбез,

Чыршы тора уртада.

Кунак булып ак сакллы

Бабай килгән елкага.

 Чыршыдагы җем-җем утлар

Сүнәләр дә яналар.

Без җырлыйбыз,шатланабыз,

Без- сөйкемле балалар.

Кыш бабай тавышы: - Күпме утырырга була суыткычта? Бәйрәм бетә бит. Суыткычтан чыгырыгыз мине.

/Кыш бабай керә/.

К.б. – Исәнмесез, балалар, исәнмесез кунаклар. Яна ел белән сезне! Яңа ел сезгә яңа бәхетләр, яңа уңышлар алып килсен! 

Яңа ел белән, дуслар тәбриклибез без сезне,

Күп шатлыклар алып килсен бүгенге бәйрәм көне.

1 бала: - Әй Кыш бабай, Кыш бабай,                              Дилә

Хуш киләсең, уз бире,

Кунак булып килер дип,

Күптән көттек без сине.

2 бала: - Әй Кыш бабай, Кыш бабай,                                 Илсинә

Хуш киләсең, уз бире.

Шатланышып, җыр белән 

Каршылыйбыз без сине.

җыр.__  “Кыш бабай”   №7-8

(диск  3    “Җырлап-биеп уйныйбыз”)

Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай,

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

          Ары баса Кыш бабай.

          Бире баса Кыш бабай.

          Шушы бию көйләренә

           Өзеп баса Кыш бабай.

Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.



3 бала: - Бәйрәмебез син килгәч,                                         Камилә

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы,

Яшел чыршы янында.

4 бала: - Эй Кыш бабай, Кыш бабай,                            Фәридә

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез,

Безне көлдер, уйнат син.

Кыш бабай белән уен.

Кыш  бабай.          Түгәрәктә  каласыз,

                                Бер-бер  артлы  барасыз.

                                Кыланыгыз  минемчә,

                                Тырышыгыз  ничек  тә.

Кыш  бабай  төрле  хәрәкәтләр  күрсәтә. Балалар аны  кабатлыйлар. Ни  эшләгәнне  әйтеп  бирәләр.

(Чаңгыда  йөрү,  конькида  шуу, кар  ату,  кар  чистарту  һ.б.)

Алып  баручы.        Кыш  бабай,  безнең  балалар  уйнарга  бик  яраталар.

Бала.                        Кыш  бабай, Кыш   бабай,

                                 Хәзер  син  безне  тыңла.

                                 Без  нишлибез,  әйтеп  бир,

                                 Җавабын  бик  нык  уйла.

Балалар  күрсәткән  хәрәкәтләргә  Кыш   бабай  бик  дөрес  җавап  бирми.  Алып  баручы,  балалар  төзәтәләр  (дөреслиләр).

                                               Балалар  курайда  уйнауны  күрсәтәләр.

Кыш бабай.   Белдем,  белдем,  сез  бутылкадан  сөт  эчәсез.

                                               Балалар скрипкада  уйныйлар.

Кыш  бабай.   Сез  минем сакалымны  тарыйсыз.

                                               Балалар  барабан  кагалар.

Кыш  бабай.   Тузанланып  беткән  мендәрләрне  кагасыз.

                                 Балалар  балалайкада   уйнауны  күрсәтәләр.

Кыш  бабай.     Ашап  туйгач, корсагыгызны  сыпырасыз.

А.Б.    Әй,кыш бабай берсен дә белмәдең. Ә хәзер тагын бер уен уйнарбыз. Музыка уйнаганда барыбыз да биибез. Ул туктауга кем нинди кыяфәттә кала, шул килеш селкенми торырга тиеш. Кем селкенә, шул бала уеннан чыга. Мин аны урынына утыртам.

Музыка берничә кабат уйнала һәм туктый. Һәр уен саен Кыш бабай селкенгән балаларны берәмләп-берәмләп утырта тора. Уен ахырына бер җиңүче калырга тиеш. Кыш бабай җиңүчегә приз бирә яки балалар кул чабып алкышлыйлар.


       Җыр : “Яңа ел” №5-6

(диск  5   “Җырлап-биеп уйныйбыз”)

Җем-җем көмеш тун кигән,

Яңа-яңа ел килгән,

Яшел чыршылар белән,Яңа җырчылар белән.

      Яңа ел,   Яңа ел  -

      Безгә зур кунак килгән.

       Кыш бабай белән Кар кызы

       Күп бүләкләр китергән.

Дуслар белән җыелдык,

Бергә шундый күп булдык,

Әйлән –бәйлән уйнарга

Кулны-кулга тотындык.

А.б   Кыш бабай син ял итеп утырып тор ,ә балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр.

КЫШ БАБАЙ, ТЫРЫШ БАБАЙ

Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән.
Әллә сагынып көткәнне белгән.                                        Дилә
Алып килгән ул зур шугалаклар, 
Өеп тә куйган бөтен җиргә кар.

Тәрәзәләргә ясаган атлар,
Ул биек таулар, чыршы, наратлар
Шуларга карап гаҗәпкә калам,
Ничек ясый? — дип сокланам аңа.

КЫШ БАБАЙ ЯСАДЫК

Җыелып җепшек кардан,                                          Камилә
Кыш бабай ясап куйдык.
Матурлап аның күзләрен,
Авызын хәтта уйдык.

Нинди эш кушыйк аңа дип
Кичен уйлап тордык та –
Каравылга дип калдырдык
Бер таяк тоттырдык та.

     Җыр            (Фәридә)

“Чыршы” №19- 20 )

(диск”Туган телдә сөйләшәбез” 4-5 яшь)

Килче ,Яңа ел,

Уйныйбыз бергә,

Чәчкәле-гөлле,

Рәхәт киң илдә.

Их,безнең чыршы,

Ул нинди купшы!

Янында күмәк

Уйнавы яхшы.

Әйдә ,Ак бабай,

Сине көттек без.

Сикереп уйнарга

Сагынып беттек без.

Килче,Кыш бабай,

Җырлыйбыз бергә.

Яңгырасын шат җыр

Бәхетле илдә!  

КЫШ БАБАЙ                                                    Нәзилә

Җилкәсенә капчык асып,
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп, 
Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап,
Бик шәп бии башлады.
Биемәскә, аягында:
Безнең апа башмагы.

“Кыш бабай”                               Сәет

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Сакал-мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

Бүләкләр алып килгән.

Бүреген кыңгыр кигән.

Әйлән-бәйлән уйната

Биетә һәм җырлата.  

«Кыш бабай»

Кыш бабай килгән                        Диана

Ап-ак тун кигән.

Көтә кем генә

Чыгар дип өйдән.

Чыксаң чеметә,

Битне өшетә.

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

Кыш

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә

Ак сакаллы Кыш бабай                 Илсинә

Кар алып килгән безгә

Әйдәгез тауга барыйк

Чанада шуып калыйк

Бер тузан юк, саф һава

Җиргә ап-ак кар ява

    Җыр    Дилә

“Исәнме ,чыршыкай        “   №11-12                    

(диск”Туган телдә сөйләшәбез” 3-4 яшь)

Исәнме ,чыршыкай,

Сагынып килдеңме?

Дусларың зарыгып

Көткәнне белдеңме?

Без сине матурлап

Бизибез,зурлыйбыз

Биибез тирәңдә,

Шатланып җырлыйбыз

“Куяннар”,”бүреләр”

Бергә гөр киләбез,

Кыш бабай биесә,

Шаулашып көләбез.

Елмаеп , Кыш бабай

Бүләкләр өләшә.

Тәрәзәдән карый да,

Шаян ай көнләшә.

Әй, рәхәт,күңелле,

Биеп тик йөрибез.

_Яшәсен Туган ил

Һәм Яңа ел! –дибез.

                       Яңа ел

Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.                    

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява яңа ел кары.                                                   Фәридә

           Карлар ябалак-ябалак,

Көннәр-төннәр яңа, ак!

Бу – Яңа ел- иң яңа ел

Барысыннан да яңарак.

Тылсымлы икән яңа ел-                

Капкасыннан кергәч тә,

Кинәт кенә үсеп киттек

Үсеп киттек бер яшькә!

Суык бабай

Суык бабай кил безгә                      Зәринә

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы әйләнәсендә                  

Җыр җырлап әйләнергә

Уенчыклар, бүләкләр

Безгә тагын алып кил

Соңга калма, бабакай

Атлап түгел, йөгереп кил.

Добрый Дедушка Мороз

Добрый Дедушка Мороз

Бородою весь оброс.                                                Оксана

Он спешит сегодня слишком

Вместе с внучкою к детишкам.

С неба падает снежок,

А у дедушки - мешок.

В нём он каждому из нас

По подарочку припас.

а.б.: - Кыш бабай! Кыш бабай!

Хәзер көйләр башлана,

Аларны син тыңлап кара.

Аннан үзең чыгарсың,

Биерсең, я җырларсың.

- Кыш бабай, Кар кызы балалар сезгә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Хәзер сезгә вакыт җитте.

/Кар кыз шигырь сөйли/.

Кар кызы: Яңа ел да җитә инде,

Яңа ел җитә.

Безнең якка моңсу карап,

Иске ел китә.

Яңа елда һәрбер җанга 

Бәхет кагылсын!

Яңа елда ышанычлы 

Дуслар табылсын!

Борчулары, шатлыклары – 

Барысы да булсын.

Борчулары онытылсын,

Шатлыгы калсын!

Яңа ел да җитә инде,

Яңа ел җитә.

Безнең якка моңсу карап,

Иске ел китә.

Кыш бабай: - Әй музыкантлар, уйнагыз,

Җитезерәк көйләрне.

Әйдә биик бергәләп,

Тыпырдатып идәнне.

/Кыш бабай белән Кар кызы биюе/.

Кыш бабай: - Бик уңганнар бу балалар, уйныйлар да, бииләр дә, җырлыйлар да, бар нәрсәгә оста. Мондый балаларны күргәнем юк иде әле. Кая әле, капчыгымнан күчтәнәч алып бирим.

А.б.: – Кыш бабай, син безгә капчык белән килмәдең бит.


Кыш бабай: - Балалар мин капчыкны тапмадым бит әле. /Капчыкны күреп/. - Менә бит минем капчыгым. Ә, менә кемнәр хуҗа булган икән минем капчыгыма! /Кыш бабай ачулы/. – Ыз, - ыз итәрмен, кар тауларын тетәрмен .... Балалар , барыгыз да миңа боларны өреп чыгарырга булышыгыз әле. Очыртып чыгарырга кирәк бу каракларны.

/Балалар өрәләр. Бичура, Убырлы әйләнә-әйләнә мендәрләрен тотып чыгып китәләр/.

Кыш бабай: - Аллага шөкер, күчтәнәчләр үзебезнең кулда, хәзер таратсак та була аларны. /Күчтәнәчләр тарата.

Кыш бабай: - Хушыгыз, хуш дусларым, күңелле ял итегез. Тагын бер кат, бәйрәм – Яңа ел белән барчагызны да!

Кар кызы: - Хушыгыз, хуш дусларым! Күңелле ял итегез. Бер елдан без тагын килербез.

а.б.: - Сау бул, Кыш бабай! Сау бул, Кар кызы! Хәерле юл сезгә. Рәхмәт изге теләкләрегез-гә. Менә безнең бәйрәм ахырына якынлашты. Сезне барыгызны да тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, тынычлык, муллык, иминлек, бәхет телибез. Күңелләрдән иман нуры, йөзләрдән елмаю китмәсен! 

Яңа елдан, яңа юлдан

Нык басып бердәм керик.

Иң изге, саф теләкләрне

Бер-беребезгә телик.

 Рәхмәт әйтик чыршыбызга

Матур бәйрәме өчен.

Рәхмәт әйтик кунакларга

Килеп караган өчен.

 Бәйрәмебез тәмам.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эш: "Яңа ел"

Теманың актуальлеге:Яңа ел-иң яраткан, искиткеч гаилә бәйрәме. Кыш бабайның сихри үзгәрешләре һәм бүләкләре булган бәйрәм. Әлеге проектта Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен өйрәнү һәм саклау мөһим урын...