Чыршы янында
материал (подготовительная группа) на тему
Предварительный просмотр:
Чыршы янында
Керпе (чыршыга карый)Бу бик зур керпе икән .Борынын күккә чөйгән , аякларын яшергән .Үзенең энәләре ямь- яшел .Зур үскәч мин дә шулай яшел тун киярменме икән ?
Куян .Әй Керпе ,Керпе ,
Бәйрәмгә килдем .
Кайда син үзең
Адашып йөрдең ?
Күрмисеңмени ,
Күпме кунаклар !
Бәйрәм булганга
Барысы шатлар .
Ә бу дускаем , (чыршыга карап )керпе түгел , чыршы .
Керпе . Чыршы ?! Булмас ла .Безнең энәләребез охшаш бит . Менә ышанмасаң тотып кара .
Куян . Ай- яй !Ышандым .Бик нык авыртты .Энәле дуслар чеметә икән .
Алып баручы . Керпе , Куян дус . Сез безгә кунакка килдегезме ? Әйдәгез рәхим итегез . Буген бездә бәйрәм бит – Чыршы бәйрәме .Бергәләшеп күңел ачыйк .(Керпе , Куян балалар түгәрәккә басалар )
1 нче бала . Бүген бездә зур бәйрәм !
Бүген Яңа ел килә !
Безнең күңелләр җырга
Һәм биюгә җилкенә .
2 нче бала .Кунак булып яшел чыршы
Килгән безгә .
Ул ямь өстәп тора
Безнең бүлмәбезгә .
3 нче бала .Көтеп тора безнең биеп
Җырлаганны .
Тирәсендә әйлән – бәйлән
Уйнаганны .
Җыр . “Яңа ел”
Алып баручы . Бәйрәмебезне күптән башласак та , нигәдер Кыш бабай белән Кар кызы күренми. Кайда тоткарландылар икән ? Әйдәгез ,бергәләп чакырыйк әле .
Бергә . Кыш бабай !Кар кызы ! Килегез тизрәк бәйрәмгә .
Музыка яңгырый .Залга Кыш бабай белән Кар кызы керә .Балалар кул чабып каршы алалар .
Алып баручы . Әй Кыш бабай , Кыш бабай ,
Хуш киләсең , уз бире .
Шатланышып , җыр белән
Каршылыйбыз без сине .
Җыр “Кыш бабай”
Кемнең кигән киемнәре
Энҗе – кар бөртекләре ?
Кемнең көмештәй сакалы
Чәчләре , керфекләре ?
Бу Кыш бабай , Кыш баай
Безгә бик таныш бабай .
Кем соң безгә шундый ямьле
Яңа ел алып килә ?
Матур кәгазь капчыкларга
Күчтәнәч салып килә ?
4 нче бала .Әй Кыш бабай , Кыш бабай ,
Безнең сөйгән кунак син
Ямьле үтсен кичәбез ,
Безне көлдер , уйнат син .
“Өшетәм “ дигән күмәк уен уйнала .
Кыш бабай .Минем күңелне күрдегез ,
Рәхмәт сезгә , балалар !
Бик күп җырлар өйрәнгәнсез ,
Хәттә уйный беләсез .
Ә шигырьләр беләсезме ?
5 нче бала .Ямьле Кыш бабай ,
Килдең син безгә .
Кунак булырсың ,
Кер өебезгә .
6 нчы бала .Кыш бабай ,мине
Бүген син макта ,
Бер яшькә үстем
Син килгән чакта .
Кар кызы .Дусларым , мин сезнең янга ялгыз гына килмәдем . Бәйрәмгә кунак итеп кар бөртекләрен чакырдым .Алар сезгә бүләк итеп бию алып килделәр . Рәхим итегез .
“Кар бөртекләре “ биюе .
Кыш бабай . Рәхмәт балалар ! Сөендердегез мине . Сез биегәч , минем дә биисем килеп китте .
“Кыш бабай “ биюе .
Кыш бабай биегәндә капчык сөйрәп Убырлы карчык керә .
Убырлы карчык . И карт юләр ! Биеп маташа бит .(Кыш бабайны тарткалый )Шаштыңмы әллә ? Тукта .Күрше бакчада көтәләр бит үзеңне .
Кыш бабай (биюдән туктый). Кызым , бу Убырлыны сез чакырдыгызмы соң ?
Алып баручы .Юк , бабай , чакырмаган идек .
Кыш бабай . Алайса , балаларга комачаулап ,явызлык эшләп йөрмәсен ,озатыйм әле мин аны моннан .(Таягы белән идәнгә суга һәм әфсен укый).Әфсен ,төфсен, җилләр иссен ,давыл чыксын ,һәм убырлы моннан юк булсын .
Убырлы себеркесенә атланып чыгып китә , капчыгы онытылып кала .
Алып баручы .Капчыгы калды бит , бабакай , әллә ансын да озатасыңмы ?
Кыш бабай .Ашыкма әле , кызым . Бу гади капчык түгел .Тылсымлы бугай .(Капчыкны ачалар ,эченнән Яңа ел чыга )
Балалар .Яңа ел бит, бу, Кыш бабай .
Кыш бабай .И картлык !...Танымый да торам лабаса .Исән сау гына килеп җиттеңме, балам ?Түрдән уз ! Шатлык , муллык ,тынычлык белән кил !Төкле аягың белән !(Кулыннан тотык чыршы тирәли йөртә )
Яңа ел . Рәхмәт сезгә ! Ышанычыгызны аклармын .Бәйрәм белән барыгызны да !
7нче бала . Әй Яңа ел , бер дә тартынмыйча
Хуҗа булып , әйдә ,түргә уз .
Юлларыңа синең –ак чәчәкләр ,
Кулларыңа бездән – ипи – тоз .
Кыш бабай . Ярый , балалар ,безгә китәргә вакыт инде .Безне , башка бакчаларда да көтәләрдер . Ашыгыйк .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2013/02/27/picture-213271-1361983009.jpg)
Катнаш төркемдә “Чыршы бәйрәме”.
Әкият: “Батыр егет.” Борын – борын заманда , безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр атлы малай. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алып к...
![](/sites/default/files/pictures/2013/04/07/picture-237309-1365358745.jpg)
«Чыршы бәйрәме»
«Чыршы бәйрәме» Воспитатели Мязитова З.С., Ахмадиева Г.С., музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....
![](/sites/default/files/pictures/2017/09/17/picture-948792-1505679238.jpg)
Балалар янында кыш кунакта
Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен үстерү.Табышмаклар, шигырьләр аша кыш аеның матур булуын аңлату,табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү....
"Яшел чыршы янында" сценарий
сценарий посвящённый празднику Новый год...