"Яшел чыршы янында" сценарий
план-конспект занятия (старшая группа)

сценарий посвящённый празднику Новый год 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 111.docx31.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                      Яшел чыршы янында

Балалар күңелле көйгә йөгереп залга керәләр, чыршы янына түгәрәккә басалар.

                                «1-2-3»бию башкарыла

А.б. 

Хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, кадерле балалар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләсе Яңа елда сезгә бары тик бәхет, шатлык, куанычлар гына юлдаш булсын. Сезгә озын гомер, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

                                      (Чыршы утлары яна)

Нәзилә

Исәнме, чыршы, исәнме,

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте

Алия

Елку в праздник нарядили
Весело до слез!
Кто подарки нам приносит?
Это Дед Мороз!

Праздник мы встречаем.
Елку наряжаем,
Вешаем игрушки.
Шарики, хлопушки.

Г.Камил

Сагынып көттек без сине

Көннәрне санап көттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

                                              “Кар бортекләре” биюе

Мухамадумар
С Новым годом, добрый Дед! 
Много лет живи без бед, 
Пусть олени не подводят, 
Дети – хороводы водят! 
Пусть зима тебе несет 
Сказку в этот новый год! 
Пожелаю я тебе 
Снега, елок в серебре!
 

Чулпан

Син килдең бүген киенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә, нәни дусларыңа,

Күңелле җырлар алып.

Зәмирә

Әйдә, килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән,

Уйныйк-җырлыйк бергәләп

Җыр: Исәнме кыш бабай

Камилә

Бүген бик күңелле – бәйрәм ич,

Кул тотышып бергәләп әйләник.

Без көтәбез Кыш бабайның килгәнен

Яратабыз бүләкләр

Инсаф

Яшел чыршы, басып торчы

Өйнең түрендә.

Килдек бергә без биергә

Синең тирәңдә

Сәмирә

Яңа карлар ява җиргә,

Яңарган төсле урам.

Искесен күмәргә теләп

Тузынып йөри буран.

Җыр”Мы тебя так долго җдали дедушка”

А.б. Балалар, Кыш бабай белән Кар кызы никтер күренмиләр бит әле. Әйдәгез, аларга кәрәзле телефон белән СМСка җибәрик. “Кыш бабай, Кар кызы, тизрәк килегез. Без сезне түземсезлек белән көтәбез”. Бакчабызның адресын да языйк. Ялгышып икенче бакчага китә күрмәсеннәр.

(Телефонын эзли. “Шунда гына куйган идем бит. Кая киткән бу телефон? Балалар, сез күрмәдегезме?)

(Чыршы артыннан Кара мәче килеп чыга)

Мәче. Мяу! Телефоныгызны мин алдым. Сез бер кая да шалтырата алмыйсыз. Ха-ха-ха! Бәйрәмегез дә булмый. Кыш бабай сезнең турыда әллә кайчан оныткан инде ул. Карт кешенең хәтере юк аның.

А.б. Син каян килеп чыктың? Нишләп команда биреп йөрисең әле монда?

Мәче. Мин Убырлы карчыкның мәчесе. Менә тыңлагыз әле аның голосовое сообщениесен.

Убырлы карчык тавышы. Былтыр минем сезгә бик каты ачуым чыкты! Бәйрәмегезне боза алмадым. Ә быел бөтен көчемне куям. Чыршы бәйрәмен юк итәм. Сезгэ үземнең дусларымны җибәрәм. Үзем икенче балалар бакчасына киттем. Ха-ха-ха.

А.б. Нәрсә эшли аласың инде син мәче безгә?

Мәче. Телефоныгызны алдым һәм бирмим. Ә хәзер күрерсез кем килгәнен!

(Каты музыка тавышына Леший керә.)

Леший. Нәрсә, рәхәтләнеп бәйрәм итәрбез дип уйладыгызмы? Менә минем кулымда күрәсезме нәрсә? (Кәкре башлы утын күсәген күрсәтә) Бу- сихерле агач күсәге!! Әфсен-төфсен 1,2,3 дип әйтсәм чыршының утлары сүнәчәк. Әфсен-төфсен 1,2,3 (идәнгә суга, чыршының утлары сүнә)

Әфсен-төфсен 1,2,3 дип әйтсәм, шушы матур кызлар миңа ияреп чыгып китәләр һәм кечкенә убырлы карчыкларга әйләнәләр.

Әфсен-төфсен 1,2,3 –идәнгә суга. Кызлар урыннарыннн торып, Лешийга ияреп чыгып китәләр.


А.б. Нәрсә булды инде бу? Быел Убырлы карчык чыннан да котырган. Безнең бәйрәмебезне бозмакчы.

Нишлик икән хәзер без матур кызларыбыздан башка? Чыршының утлары янмагач та күңелсез, шулай бит, малайлар?

Малайлар. Әйе!

А.б. Әйдәгез, чакырып карыйк, безне ишетеп кире кермәсләр микән.

Малайлар. (з тапкыр) Кызлар, сез кайда?


Бабки- Ёжки көенә, себеркеләренә атланып, уызлар килеп керәләр. Шул көйгә бииләр, арып, чыршы төбенә барып яталар..

Алмаз:Мин нишләргә кирәген беләм. Аларның сихерен бетерергә кирәк.

А.б. Ничек?

Алмаз. Гел киресенчә эшләргә кирәк. Кызларыбызга күп-күп итеп матур сүзләр әйтергә кирәк.

Яхшы сүзләралар бозны да эретә, күңне дә йомшартып җибәрә.

А.б. Әйдәгез, алай булгач, тизрәк матур сүзләр әйтик.

Барысы бергә. Кызлар, без сезне яратабыз!

Сез- матурлар, сөйкемлеләр!

Сез нурлы, көләч йөзле, акыллы, һәм чибәрләр

(Бабкалар торалар, итәкләрен салып аталар, себеркеләрен ташлыйлар)


А.б. (Итәкләрне җыеп бер төенчеккә төйни) бу әйберләр бүтән кирәк булмасыннар инде. Балалар, урыннарыгызга утырыгыз.

(Песи белән Лешийга күрсәтеп) Ә боларны нишләтәбез?

Балалар. Биесеннәр

А.б. Әйе, арыганчы, башлары әйләнгәнче биесеннәр!

Танго бииләр.

Леший, Мәче. Ха-ха! Шушы да булдымы бию?! Без моны рәхәтләнеп биибез.


А.б. Хәзер,хәзер, көйнең менә дигәнен табабыз.

(ритмик биюне балалар башлыйлар, Песи белән Леший дәвам итә. Көй туктамый)

Леший. Булды, җитте. Ардык – талдык.

А.б. Телефонны бирегез!

Мәче.(Кесәсеннән телефон алып бирә) Уф, киттек тизрәк. Балалар тагын берәр нәрсә уйлап тапканчы сызыйк моннан.

(Чыгып китәләр)

А.б. Тизрәк СМСка җибәрик. Кыш бабай, Кар кызы, без сезне көтәбез.

Балалар кыш бабай килгэнче эйдэгез тугэрэккэ басып жырлап алыйк эле!

(Балалар түгәрәккә басалар)Жыр”Кыш бабай”

К.б.,К.к керәләр.

К.б. Иэсәнмесез, балалар, кунаклар!

Килдек ерак-ерактан,

Салкын карлы төньяктан.

Көтүегезне белдек,

Кар-буран алып килдек.

Сезнең барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм һәм зур, кыю, батыр, акыллы булып үсүегезне телим.

К.к. Яшел чыршы тирәсендә

Җыелышып бертугандай

Әйлән-бәйлән уйнарга дип

Ашыктык бабай белән.

Зәңгәр күк аяз булсын,

Илебез тыныч булсын.

Аналарның, балаларның

Күңеле тыныч булсын.

К.б. 1,2,3 -Чыршының утлары балкысын!

Жыр: «Кыш бабай,кыш бабай

Безне бик ярата

Ул безгэ яна ел

Булэге тарата».

К.б. Ә сез миннән куркасызмы?

Балалар. Юк.

К.б. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә яшерегез, ы-ж-ж итәм

Уен “Өшетәм

К.Б.Ай-һай, сез бик җитез , батыр, матур балалар икәнсез.

Юлларым озын булды, бераз арып киткәнмен, утырыйм әле.

К.К.( тиз генә урындыкка барып утыра)

К.Б. Ах, син шаян кыз.Бабаң белән шаярасың мени.?

К.К. Әйдә,бабай, чыршыны әйләнеп чыгабыз- кем тизрәк- шул урындыкка утыра.

(1-3 тапкыр уйныйбыз, 3 мәртәбә К.Б. җиңә, утыра, тирен сөртә)

А.б. Әйдәгез, балалар, Кыш бабайга үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтәбез.

К.к. Әйдәгез әле кечкенәләр башлагыз.

Песня “В лесу родилась елочка”

К.б. Менә булдырдыгыз! Әфәрин!( утырабыз)

А.б. Кыш бабай, безнең балалар син килүгә матур шигырьләр дә ятладылар.

К.б. Шулай мени? Кая, тыңлап карыйк әле.

Айбулат

Кыш бабай килгән, Ап-Ак тун кигән,

Көтә кем генә Чыгар дип өйдән

Чыксаң- чеметә, битне өшетә

Менә шул аның- бөтен эшедә

Мостафа

Каршылыйк, дуслар, бергәләп

Яңа ел килә безгә

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә –тирәбезгә
Ләйлә

Вокруг неё, зелёной,
Мы водим хоровод,
Сегодня встретим новый,
Счастливый самый год!

Самат

Безгә Кыш Бабай килгән,

Яңа ел алып килгән,

Капчыгына күп итеп,

Бүләкләр салып килгән.


Ислам

Көттек сине сагынып,Исән-саумы,Кыш бабай

Өләш бүләкләреңне, капчыгыңны чиш, бабай.


                               “Кар бөртекләре” биюе

Мәдинә

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай!

Безгә якын дус бабай

Көтеп алдык без сине

Күңелләргә хуш бабай

Мухаммадумар
Что за елка ― просто диво!

Так нарядна и красива!
Вся блестит снежинками,
Золотыми льдинками.

К.Б. Кар- кызым, ә син мине сөендерергә теләмисеңме? Бик кызу монда.

К.к. Әй, бабакай. Сине гел онытып җибәргәнмен.Хәзер без сине суытырбыз. Кечкенә кар бөртекләре белән бию биибез.

Кар кызы һәм кар бөртекләре биюе.

Бию Кызлар с шариками

К.б. Ой, рәхәт булып китте, салкын себер җилләре исеп китте.

Рәхмәт, сезгә, кар бөртекләре

                                 Татар Биюе общий танец

Исламия

Куяннарга да Кыш бабакай

Ак туннар бүләк итте,

Урман юлын акка бизәп,

Ак карлар сибеп китте.

Сәмирә
Как весело сегодня,

Как весело сейчас,
Мы Новый год встречаем,
Как будто в первый раз!
Пусть огоньки на елке
Не гаснут круглый год,
И Дед Мороз хороший
На север не уйдет

Нәзилә

Бүген бездә зур бәйрәм! Бүген Яңа ел килә

Безнең күңелләр җырга һәм биюгә җилкенә

Бераз гына моңсу да,ник икәнен мин беләм

Хушлашабыз чөнки без бүген иске ел белән


ГИслам

Бәйрәм иртәсенә иртүк Чыршы кунакка килгән.

Ә энәле ботакларына ап-ак бәсләр эленгән

Кыш бабай, кыш бабай,безгә бик таныш бабай

Сакал- мыек ап-актан,Килгән безгә ерактан


                                     Бию”Снеговиклар”

А.Б. Кыш бабай, Кар кызы! Безнең балаларның һөнәрләрне күрдегез инде. Әйдәгез, үзегез дә безгә бер биеп күрсәтегез әле.

Барыня Кыш бабай белән Кар кызы барыня биюен башкара.

К.б. Ай,ардым- тирләдем,эрегәнче тизрәк китәргә кирәк!!!

Балалар. Ә, бүләкләр?

К.б. Оныттыммы?

-Югалттыммы?

-Хәтерләмим!

К.К. Бабакай. Син капчыкны алган идең бит, төшереп калдыргансың ахыры

А.б. Эх, тегеләрнең кулларына эләкмәсә генә ярар иде.

К.б. Кемнәр алар?

А.б. Убырлы карчык безгә үзенең дусларын җибәргән иде. Алар безнең бәйрәмне бозарга теләделәр, телефонны урладылар, кызларны бәләкәй убырлылырга әйләндерделәр. Ә хәзер капчык юкка чыккан.

К.б. И-и-и, аптырагансыз икән. Ә минем тылсымлы таягым ни өчен?! Менә шушы чыршыдагы шарга бер генә кагылам – капчыгым табыла.

Чана белән бүләкләрне тартып чучка килеп керә.

чучка. Исәнмесез, кызлар, малайлар, апалар, абыйлар, әтиләр, әниләр, әбиләр бабайлар! Сезнең барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Сезгә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телим. Балалар, ә менә сезгә бүләкләрне минем белән бергә биесәгез генә бирәм.

Күмәк бию “Макарэмэ”

Балаларга бүләкләр тарату.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.

Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу....

Яшел байлык.

Урманнар республикабыз җирләренең 1/5 өленен алып тора.Алар – туган ягыбызның бизәге, дым саклаучы, яхшы ял итү урыны. Монда шифалы салкынча саф һава, яфраклар кыштырдавы, кошлар чырчуы тынычлан...

« Яшел ут» (юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча балалар һәм әтиләр арасында үткәрелгән бәйге)

Булмэ бэйрэмчэ бизэлгэн. Балалар керэ.      1нче бала:   Мин яшимен авылда,...

Туган ягым яшел бишек

Это презентация. Можно использовать на занятиях по окружающему миру....

" Яшел урам, яшел урман"

Предлогаю сценарий по ПДД в под. группе...