Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.
методическая разработка (старшая группа) на тему

Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt.docx19.75 КБ

Предварительный просмотр:

                           Тукай районы

                   “Гөлчәчәк” балалар бакчасы

     

         Проект

“Туган ягым-яшел  бишек”

       

            Проектның паспорты

Проектның төре: иҗади

Эчтәлекнең төре: Бала, тирә-як мохит, туган якның тарихи һәм сәнгать истәлекләре

Балалар саны: төркем

Проектта катнашучылар:

-зурлар төркеме

-тәрбиячеләр

-әти-әниләр

Вакыты: ноябрь-май

 Аннотация:

Бу проект зурлар төркеме өчен төзелгән.Ул балаларда әхлаки-патриотик тойгылар формалаштыра; табигатькә, туган якка, татар халкының йолаларына, сәнгатенә карата мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный.

Туган илнең лаеклы гражданины булып үсүдә, туган авылына карата горурлык хисе тудыруда өлеше зур.

Туган якның, туган авылның тарихи истәлекле урыннары белән таныштыра.

Актуальлелеге :

Туган як белән таныштыру балаларда туган илгә карата патриотик тойгылар формалаштыра. Туган ил- бала өчен ул туган авылы.                                                                       Безнең максат—туган илгә, туган авылга карата мәхәббәт тәрбияләү. Балалар аңларлык итеп туган ил, туган авыл турында сәйләү, тарихи вакыйгалар белән таныштыру, аларның кечкенә йөрәкләрендә туган илгә карата мәхәббәт очкыннары кабызу.

Фараз:

Әгәр дә укыту-тәрбия эшендә балаларга , туган илгә, туган авылга карата мәхәббәт тәрбияләүдә төрле чаралар үткәрелә икән, димәк, бу аларның патриотик хисләрен формалаштыруда зур роль уйныячак.

Максат:

Уку яшенә кадәр балалар бакчасында туган авылга карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү

Дидактик бурычлар:

-Балаларда гаиләсенә, өенә, балалар бакчасына, туган авылына карата мәхәббәт уяту;

-Табигатькә һәм барлык җан ияләренә карата сакчыл караш тәрбияләү;

-Барлык кешеләргә, хезмәткә карата ихтирам хисләре тәрбияләү;

-Татар халкының йолаларына, гореф-гадәтләренә, халык авыз иҗатына карата кызыксыну уяту;

-Туган авылның музейлары белән таныштыру;

-Туган авылга, туган илгә карата горурлык хисе тәрбияләү.

Методик бурычлар:

-Педагогик һәм методик китапларны анализлау.

-Алдынгы педагогик эшкәртмәләр белән танышу.

-Күрсәтмә материал туплау.

-Рәсем конкурслары оештыру.

Вакыты:

-1.Оештырып җибәрү( ноябрь). Проектның актуальлелеген тикшерү, максатларын һәм бурычларын билгеләү. Кирәкле китаплар , кулланмалар табу. Булачак чараларның планын төзү.

2. Аналитик (декабрь)

Дәресләрнең темалап планнарын төзү һәм шуның нигезендә эшне башлап җибәрү.Чараларга әти-әниләрне тарту.

3. Практик өлеше.(январь-апрель).Ачык дәресләр, ата-аналар белән берлектә экскурсияләр, рәсем конкурслары үткәрү.

4. Йомгаклау(май). Үткәргән эшләргә анализ, презентация ясау.

Тематик план

Бүлек

Бурычлар

Тарихка сәяхәт

Авылдашларыбызның тормышына карата кызыксыну уяту. Туган авылның тарихы белән таныштыру.

“Туган ягым-яшел бишек”

Туган якның зурлыгы, табигый байлыклары белән таныштыру.

Туган якның йолалары

Татар халкының яшәү рәвеше белән таныштыру: агач өй, мич.

Ашамлыклары турында мәгълүмат бирү. Татар халкының йолаларына , гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту, әти-шниләрне ярату, ихтирам итү, кунакчыл булу кебек сыйфатлар тәрбияләү. Рәхмәт әйтү, исәнләшү, саубуллашу, исәнлек-саулык теләү кебек сүзләргә игътибар итү.

“Бу көннәрне онытырга хакыбыз юк!”

Туган илне саклау-һәркемнең изге бурычы, туган илне саклаучылар турында мәгълүмат бирү.

Туган телем-татар теле

Халык авыз иҗаты белән таныштыру. Туган якның күренекле кешеләре : язучылары, артистлары белән таныштыру.

Ата-аналар белән эш

-“Ачык ишекләр” көненә әти-әниләрне чакыру.

-Рәсем конкурсы һәм күргәзмәләре оештыру.

-Стенд ясау.

-Әңгәмә “Балаларда  әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү”.

-Әти-әниләр белән берлектә төрле чаралар үткәрү.

Йомгаклау:

Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, үткәне белән таныштырып, без аларда шәхес тәрбиялибез. Үткәнен белмәгән, киләчшген белмиячәк, диләр. Ә инде халык гореф-гадәтләрен , йолаларын буынннан-буынга тапшырмый икән, димәк, бу халыкның киләчәге юк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым яшел бишек

Это презентация. Можно использовать на занятиях по окружающему миру....

Занятие для детей младшего дошкольного возраста: «Путешествие Колобка по стране геометрических фигур» Опубликовано 18 апреля 2016 - 19:36 пользователем admin занятия детский сад математика, занятия по математике в детском саду, занятие в детском саду гео

Занятие для детей младшего дошкольного возраста: «Путешествие Колобка по стране геометрических фигур»  Цель:формировать у дошкольников умение находить различия и общие признаки г...

Статья Консультация для воспитателей детского сада: "Проектная деятельность в детском саду. Проектный метод в деятельности ДОУ. Готовые проекты в детском саду" Публикация "Вестник педагога" 07.11.2021г.

Статья  Консультация для воспитателей детского сада: "Проектная деятельность в детском саду. Проектный метод в деятельности ДОУ. Готовые проекты в детском саду" Публикация "Вестник...