Балалар янында кыш кунакта
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Гарапова Гульнас Наиловна

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен үстерү.Табышмаклар, шигырьләр аша кыш аеның матур булуын аңлату,табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word_2.docx19.29 КБ

Предварительный просмотр:

            Кече Кайбыч «Сандугач» балалар бакчасы

                                     

 

Конспект «Балалар янында кыш кунакта»

                                                                         Тәрбияче: Гарапова Г.Н.

                                                    2017 ел

                   Тема:“Балалар янында кыш кунакта”

Максат:1) Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен үстерү.Табышмаклар, шигырьләр аша кыш аеның матур булуын аңлату,табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

2) Бәйләнешле сөйләмне, логик фикерләү сәләтен үстерү, фантазияләрен баету.

3) Балаларда кызыксыну уяту, табигатькә сак караш, экологик бәйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләү. Коллектив белән эшләү күнекмәләре тәрбияләү.

Җиһазлау: кыш айлары сурәтләнгән картиналар, ватман, кар бөртекләре, көмеш шар, агач, кар көртләре, ай рәсеме, смайлик.

                                         Дәрес барышы:

Балалар татар халык уеннарын уйныйлар.Кунаклар утырган.

Тәрбияче чыга: (Кыш) Урамнарны агарта

                             Бар дөньяны яңарта.

                                Сафландыра кешене

                                Ничек аның исеме?

Минем эшем бик күп, мин үземнең ак юрганым белән бөтен җирне ап-ак итәм, суларны бозга әйләндерәм, өйләрне, киң кырларны ап-акка күмәм.

Балалар: Кыш.

Тәрбияче (Кыш): Исәнмесез кызлар һәм малайлар. Мин сезгә кунакка килдем.Сезгә күңелле. Үземнең матурлыгымны сезнең белән һәм кунаклар белән уртаклашасым килә.(учларыбыздан өреп, шатлык, сөенечләр җибәрәбез.)

                                     Кар, кар ява,

                                     Бураннарны туздыра.

                                     Кулларга төшеп эри,

                                     Үзе бик тиз туңдыра.

Төрбияче: Минем вакытым бетәргә күп калмады, мин сезнең белән саубуллашырга килдем, сез уйнаган уеннарны бергәләп уйнарга килдем.

Тәрбияче: Әйтегез әле, дуслар, кыш нинди төстә?

Балалар: Ак төстә.

Тәрбияче: Әйдәгез бергәләп түгәрәккә басыйк әле. Минем кулда көмеш шар(бер-беребезгә бирә- бирә ) сез нинди ак сүзләр, кышкы сүзләр беләсез икән( ак шикәр, ак күлмәк, ак яулык,салкын, кар, буран, кар бөртеге, кар бабай һ.б.)

(Кыш балаларга кар бөртекләре бирә)

Тәрбияче Кыш: Минем бит өч улым бар. Сез аларны беләсезме?( кыш айларын әйтү).

Әйтегез әле. Исемнәре ничек аларның?

Балалар: декабрь, январь, февраль.

(Әгәр дә балалар әйтмәсәләр, Кыш аларга табышмак әйтә).

1. Яңа елда яңа кар

Җемелдәр дә елкылдар

Агачлар көмеш кенә –

Торсын шул килеш кенә!

Коры суык урамда

Кайсы айда? (Гыйнварда)

2. Юлда җәяүле буран,

Көрткә күмелә урам.

Кояш толыбын сала,

Бераз кар көрәп ала.

Бетми кар көрәп кенә

Кайсы ай бу? Кем белә? (Февральдә)

3. Соңлап кына көн туа.

Чәй эчкәнче, төн туа.

Ай яктысы астында

Балалар чана шуа.

Ел ахыры икәндер.

Кайсы ай бу? ... (Декабрь)

Тәрбияче Кыш: Дөрес, дуслар табышмакны чиштегез. Ә бер сүз белән ничек атыйбыз?

Балалар: айлар.

Тәрбияче:  Дуслар, ә хәзер миңа, минем улларымның рәсемнәрен төзергә булышыгыз әле?( киселгән картиналарны җыю, өч группага бүленү, икешәр кеше).

(Кыш балаларга агач рәсеме бирә).

Тәрбияче: Сез тагын нинди ел фасылларын яратасыз? Ә минем бит җәй ае белән очрашканым юк. Җәй ае турында нәрсә беләсез?

Балалар сөйли.

Тәрбияче Кыш: Уен белән искә төшерәбезме, дуслар?

(Өстәлдә өч төсле картоннар, ак төс- һавада кемнәр, зәңгәр төс- суда кемнәр, яшел төс- җирдә кемнәр?Ак- кошлар, зәңгәр- балыклар, яшел- хайваннар һәм бөҗәкләр.Бергәләп өч командага бүленү.)

Тәрбияче: Табигатьне, кошларны. Хайваннарны ничек сакларга кирәк? ( балалар сөйли).

Тәрбияче: Ә хәзер без кыш көне ничек итеп уйный беләбез икән.                        

                                Физминутка

                            Йомшак карны алабыз

                            Аннан туплар ясыйбыз.

                            Кар атышып уйныйбыз

                            Бик күңелле яшибез.

Тәрбияче: Балалар, сезнең минем белән уеннарны тагын уйныйсыгыз киләме? Ә хәзер мин сезгә сораулар әзерләдем.Җавап бирергә сез әзерме?

1.Салкын якта яшәүче нинди хайванны беләсез? Ул салкыннан бер дә курыкмый.( ак аю, аның йоннары калын.)

2. Без нинди хайванны кылый күз дибез?( куян).

3. Ә нинди хайванны йомшак тунлы , хәйләкәр дибез?( төлке)

4. Чыршы агачының нәрсәсе бар? Яфракмы әллә ылысмы?( ылыс)

Тәрбияче: менә дусларым, монысын да булдырдыгыз.Сезгә тагын бүләгемне бирәм.( ай рәсеме).

Тәрбияче: Менә дусларым, без кыш көннәрен ничек итеп күңелле үткәрдек.

Мин сезгә күп бүләкләр бирдем. Ә шушы бүләкләр белән нәрсә эшлибез?

Балалар: барысын да ябыштырабыз.

Тәрбияче Кыш: Менә нинди кышкы табигать рәсеме килеп чыкты.Миңа сезнең белән бик күңелле булды.Сезнең яннан бер дә китәсе килми. Сезгә дәрес ошадымы? Без нәрсәләр белдек? Нәрсәләр сезгә ошады? Кыш ел фасылын яратырсызмы? Мин сезгә үземнең елмаюымны биреп калдырам. Ел фасылы кышны һәрвакыт яратыгыз. Кышкы уеннарны уйнагыз,саф һавада булыгыз. Сәламәт булыгыз.( смайликлар бирү).

                               Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыршы янында

Новогодний утренник "Вокруг ёлки"...

Табын янында матур утыру эдэбе

икенчекечкенэлэр торкемендэ белем биру эшчэнлеге...

Ата-аналар hәм балалар өчен мастер-класс «Әкияттә кунакта»

Максат:  ата-аналарны татар халык әкиятләре, татар hәм  рус язучылар белән таныштыру. Балаларның әкиятләр турында белемнәрне киңәйnү....

Ата-аналар hәм балалар өчен мастер-класс «Әкияттә кунакта»

Ата-аналар hәм балалар өчен мастер-класс «Әкияттә кунакта»...

Сөйләм теленнән эшчәнлек “Айсылуда кунакта” 4-5яшьлек балалар өчен

Максатлар:1. Балаларда бер-берсенә, тарихыбызга, үткәннәргә, халык авыз иҗаты һәм йолаларыбызга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.2. Балаларны  татар халкының милли    киемнәре ( чит...

"Яшел чыршы янында" сценарий

сценарий посвящённый празднику Новый год...