Сөйләм теленнән эшчәнлек “Айсылуда кунакта” 4-5яшьлек балалар өчен
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Гатина Гульсина Ильдусовна

Максатлар:

1Балаларда бер-берсенә, тарихыбызга, үткәннәргә, халык авыз иҗаты һәм йолаларыбызга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

2. Балаларны  татар халкының милли    киемнәре ( читек, түбәтәй, калфак, алъяпкыч) белән таныштыру, игътибарларын милли киемнәрдәге бизәкләргә бирү.

3. Балаларда милләтебезнең рухи мирасына ихтирам хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon soylm_telennn_eshchnlek.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

  Сөйләм теленнән эшчәнлек “Айсылуда кунакта” 4-5яшьлек балалар өчен

Максатлар:

1Балаларда бер-берсенә, тарихыбызга, үткәннәргә, халык авыз иҗаты һәм йолаларыбызга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

2. Балаларны  татар халкының милли    киемнәре ( читек, түбәтәй, калфак, алъяпкыч) белән таныштыру, игътибарларын милли киемнәрдәге бизәкләргә бирү.

3. Балаларда милләтебезнең рухи мирасына ихтирам хисләре тәрбияләү.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән кайсы республикада яшибез?

Балалар: Без Татарстан республикасында яшибез.

Тәрбияче: Дөрес. Татарстанда нинди милләтле кешеләр яши?

Балалар: Татарстанда татарлар, руслар, чувашлар һ.б. милләтләр яши.

Тәрбияче: Бик дөрес. Әйтелгән милләтләр нәрсәләре белән аерылалар?

Балалар: Сөйләм телләре белән аерылалар.

Тәрбияче: Дөрес. Безнең Татарстан республикасында иң мөһим урын алып тора татар милләте. Татар халкы элек-электән бик тырыш, чиста, пөхтә халык буларак билгеле. Элек (минем әни, сезнең әниләрегезнең әниләре) кич утырып, аулак өйләрдә кул эшләре эшләгәннәр. Тормышка чыкканда үзләренә кирәкле әйберләрне, урындык киезләрен, сөлге башларын, тәрәзә пәрдәләрен һ.б. Барысын да үз куллары белән эшләгәннәр.

Балалар, әйдәгез без сезнең белән Айсылуга авылга кайтып киләбез. Айсылуда бүген аулак өй. Балалар, авылга нәрсә белән кайтабыз?

Балалар: Поезд белән кайтабыз.

Тәрбияче: Яхшы, киттек авылга. (Поезд тавышы ишетелә, поезд кебек тезелеп китәләр)Исәнме, Айсылу.

Айсылу: (чигеп утырган була) Карале, күпме кунаклар килгән миңа. Исәнмесез, балалар. Узыгыз, ә мин самоварлар куям, чәйләр әзерли торам.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, Айсылуда күпме чигелгән әйберләр бар. Монда тастымаллар, тәрәзә пәрдәләре һ.б. бар. (Карыйлар, Айсылу керә)

Айсылу: Балалар, минем күлмәгемдә дә чигелгән орнаментлар бар. Матурмы? Балалар, ә сез беләсезме нәрсә ул чигү?

Балалар: Юк, белмибез.

Айсылу: Әйдәгез, урындыкларга утырыйк. Без сезнең белән сөйләшеп алабыз. Чигү – ул хатын кызның кул эше. Кызлар чигүне аеруча яраткан. Бигрәк тә сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкыч итәкләрен, тәрәзә пәрдәләре, мендәр тышларына чиккәннәр. Кызлар шулай ук үзләренә бирнәне чигеп әзерләгәннәр. Чигү чиккәндә төрле орнаментлар кулланганнар. Балалар, ә сез беләсезме нәрсә ул орнамент?

Балалар: Юк, белмибез.

Айсылу: Орнамент – ул кабатланудан торган бизәк. Карагыз әле тактага. Тактада төрле орнамент рәсемнәре күрсәтелгән. Балалар, әйтегез әле, монда нинди төсләр кулланылган?

Балалар: Кызыл, яшел, зәңгәр, сары һ.б.

Айсылу: Бик дөрес. Орнамент зур өч төркемгә бүленә. Беренчесе – ул чәчәкле үсемлек орнаменты. Карагыз әле тактага. Әйтегеә әле нинди чәчәкләр кулланган?

Балалар: Лалә чәчәге, кашкарый, чалма чәчәк, ирис, ала миләүшә, тукранбаш һ.б.

Айсылу: Дөрес. Чәчәкле үсемлек орнаменты матурлыкны, мәхәббәтне, бәхетне, яшәүне аңлата. Орнаментның икенче төре – ул геометрик орнаменты. Балалар, тактага карап әйтегез, нинди геометрик орнаментларын күрәсез?

Балалар: Өчпочмак, йолдыз, түгәрәк һ.б.

Айсылу: Дөрес. Орнаментның өченче төре – җәнлекләр стиле орнаменты. Тактада нинди җәнлекләр стилендә эшләнгән орнаментларын күрәсез?

Балалар: Кошлар, балыклар һ.б.

Айсылу: Нинди төсләр кулланылган?

Балалар: Кызыл, яшел, зәңгәр, сары.

Айсылу: Дөрес. Җәнлекләр стилендә эшләнгән орнаментлар яшәүне, байлыкны, иминлекне аңлата. Балалар, карагыз әле, минем серле сандыгым бар. Минем сезгә анда булган әйберләремне күрсәтәсем килә. Тик сандыкны ачканчы мин сезне сынап карыйм, табышмак әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз:

Әнием ак сәйлән тезеп

Чиккән яшел бәрхетне.

Ул үзем кебек бәләкәй,

Ә исеме …………

Балалар: Түбәтәй.

Айсылу: Дөрес. Кая карыйк әле сандыкны ачып. Түбәтәй бар микән? Бар. Карагыз әле, нинди матур түбәтәйләр. Түбәтәйләрне кемнәр кигән?

Балалар: Түбәтәйләрне малайлар кигән.

Айсылу: Дөрес. Түбәтәй – ул ир атларның баш киеме. Карагыз әле, монда нинди орнаментлар кулланылган?

Балалар: Чәчәкле үсемлек орнаментлары кулланылган.

Айсылу: Дөрес. Түбәтәй орнаментлары күпчелек лалә чәчәге, дәлия, тукранбаш чәчәкләре һәм яфраклары хәтерләтә. Икенче табышмакны әйтәм:

Җырлый-җырлый сәхнәләрдә

Аларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы ………

Балалар: Калфагы.

Айсылу: Дөрес. Калфакны кемнәр кигән?

Балалар: Кызлар.

Айсылу: Дөрес. Калфак – хатын-кызларның баш киеме. Калфыкларны ефәк, бәрхет тукымалардан теккәннәр, затлы җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бизәп эшләгәннәр. Балалар аулак өйдә чигү чигеп кенә утырмаганнар, шулай ук уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, биегәннәр. Хәзер без сезнең белән “Түбәтәйле” уенын уйнап алабыз. Түгәрәккә басыгыз. Түбәтәй турында җыр җырлап бер берегезгә җибәрәсез. Түбәтәй кемдә кала шуңа җәза бииргә. Башлыйк:

Түп-түп түбәтәй

Түбәтәең укалы

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә туктады

(2-3тапкыр уйнатыла)

Афәрин. Балалар, мин сезгә әкият әзерләдем. Хәзер урындыкларга утырышыйк. Әкиятне башлыйм.

“Борын – борын заманда искиткеч гүзәл табигатьле бер татар авылында яшәгән ди Миңсылу апа. Аның Алмаз исемле малае, Гөлназ исемле кызы булган. Балалар әниләренә чигү, тегү эшләрендә бик теләп ярдәм иткәннәр. Көннәрдән бер көнне Алмаз белән Гөлназ иптәшләрен аулак өйгә дәшкәннәр. Миңсылу апа балаларга комачауламас өчен кул эшләрен алган да, күршеләренә кереп киткән. Яшьләр бик тиз килеп җиткәннәр. Өйгә килеп керүгә өйнең матурлыгына шаккатканнар. Өйнең тәрәзә пәрдәләре, мендәр, өстәл, карават япкычлар идәндәге паласлар күз явын алырлык матур булган. Гөлназның калфагына, Алмазның түбәтәенә иптәшләренең исе киткән. Яшьләр өйдә җырлап – биеп күңел ачканнар. Бу вакытта күршеләрдә булган Миңсылу апа чиккән җиреннән нигәдер уйга кала. Шулвакыт чигү җебе тәгәрәп чыгып китә һәм өйләренә таба тәгәри. Миңсылу апа йомгак артыннан бара. Өйгә кайтып җитсә, ни күзләре белән күрсен, бөтен матурлык юкка чыккан. Гөлназ белән Алмаз бу хәлне күреп нишләргә белмичә аптырап елыйлар. “Әни, әнкәй, без иптәшләребезгә чигелгән әберләрне күрсәткәндә өйгә бер көя күбәләге очып керде һәм бөтен әйберләрнең төсләрен алып китте” – дигәннәр. Әнисе бик борчылган һәм ничек тә бу хәлне тизрәк төзәтергә кирәклеген әйткән.”

Әкият охшадымы?

Борын-борын заманда кем яшәгән?

Миңсылу апада кем исемле балалары булган?

Алмаз белән Гөлназга көя күбәләге нинди явызлык эшләгән?

Балалар,  Алмаз белән Гөлназ миңа үзләренең түбәтәйләрен һәм калфакларын биргәннәр иде. (Шаблоннар күрсәтелә) Әйдәгез, без сезнең белән баш киемнәренә матурлыкны кайтарыйк. Өстәл артларына утырыгыз. Калфак белән түбәтәйне татар халык орнаментлары белән бизибез. (Кисеп ябыштыру,эшне бетергәч бер берсенә күрсәтү) Рәхмәт, үскәннәрем.Сез бизәгән тубәтәйләрне һәм калфакларны кич белән Алмаз белән Гөлназга кертеп чыгармын. Алар минем күршеләр.

Балалар, сезгә миндә кунакта ошадымы?

Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

Кемнәргә ярдәм иттек?

Тәрбияче: Рәхмәт сиңа, Айсылу. Безгә кайтырга вакыт җиткән инде.

Айсылу: Сезгә дә рәхмәт. Тагын кунакка килегез. Сау булыгыз. (Поезд тавышы ишетелә)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

"Кем нәрсә ярата?" (сөйләм теленнән эшчәнлек)

Тәрбияче: Мирзаһитова Гөлсия  Рисун кызы“Кем нәрсә ярата?” (татар халык әкиятен сөйләү)Максат: балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү.Тәрбия бурычы: балаларда бер – берсенә, иптәшләре...

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...

Уртанчылар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек “Салкын кыш”

Уртанчылар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек  “Салкын кыш” Максат: Балаларның  кышкы үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту Кыш билгеләрен искә төшерү.Күрсәтмәләр буенча күмәк ...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлеки “Туган якка кыш килде”

Максат: Кышкы табигатькә соклану хисе уяту,сакчыл караш тәрбияләү,логик фикерләү сәлатләрен үстерү,ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү,кышкы табигатькә хас билгеләр турында белемнәрен ныгыту,күре...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек “Көз белән саубуллашу”

Максат:– Балалар белән көз турында белемнәрне барлау.– Көз билгеләрен искә төшереп, рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү.– Җиләк-җимеш, яшелчәләрне кабатлау.– Өйрәнгән табышмакла...