Ата-аналар hәм балалар өчен мастер-класс «Әкияттә кунакта»
материал на тему

Салахеева Гульназ Ильсуровна

Ата-аналар hәм балалар өчен мастер-класс «Әкияттә кунакта»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analar_hm_balalar_ochen_master-klass.docx22.51 КБ

Предварительный просмотр:

Ата-аналар hәм балалар өчен мастер-класс

«Әкияттә кунакта»

Максат:  ата-аналарны татар халык әкиятләре, татар hәм  рус язучылар белән таныштыру. Балаларның әкиятләр турында белемнәрне киңәйтү.

Алып баручылар:

      Г.И: Исәнмесез hөрмәтле кунакларым!

     Л.В.   Минем нәни дусларым!

      Г.И.    Әкият сөючеләрем,

      Л.В.    Ягез әле янга килегез,

                Тирәмә тезелегез!

Г.И:  Бүген без сезнең белән әкият иленә чумарбыз. Тик ул әкият иле ерак, анда барыр өчен билетлар алырга кирәк. Билетны алыр очен,  сорауларга җавап бирергә кирәк, дорес җавап бирсәгез  сезне  күңелле әкият иле  көтә. 

Табышмаклар:

Л.В.

  1. Әбисенә кәрзин белән,

            Күчтәнәчләр ул итә,

            Урман буйлап бер кыз чаба,

            Йә әйтегез, ул кем икә

                                  (Кызыл калфак)

Г.И.

  1. Амбар төбеннән себерелгән,

            Иләктән иләнгән, мичтә пешерелгән,

            Тәрәз төбендә суытылган” .

                                               (Йомры икмәк)

Л.В.

  1. Борын заманда башы бүрекле,

           аягы төкле бер үрдәк булган.

           Ул үзе, сайрый белмәсә дә,

          күргән бер кошына, хайванына,

          ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән.

          Ул кем? (сертотмас  үрдәк)

Г.И.

  1. Түгәрәк ул, ай түгел,

           Сары, тик кояш тугел.

           Тәмле, тик алма түгел,

          Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)

Л.В.

  1.  Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Сары тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.  (Куян)

Г.И.

  1. Моны миңа сөйләде Алдар,

 Әгәр сиңа очраса,

 Ул сине дә алдар;

 Болар барсы да ялган,

 Ялган булса да,

 Ак кәгазьгә язылган.

 (Әкият)

Л.В. 

Әкиятләр бик борынгы заманнардан, безнең әби- бабаларыбыз бишектә яткан чорлардан ук килгәннәр. Әкиятләр яши торган ил еракта да якында да түгел, ә менә нәкъ балачак иленең янәшәсендә генә икән. Балачак иле нинди аллы-гөлле, чәчәк-күбәләкле, тылсымлы, кызыктыргыч һәм мавыктыргыч булса, әкиятләр иле дә искитәрлек матур җир ди. Анда бары тик әкиятләр генә яши икән. Алар һич кенә дә бер-берсенә ошамаганнар: араларында озыннары да кыскалары да тылсымлылары һәм уйландыра торганнары, борынгылары да, өр-яңалары да бар икән ди. Без дә буген “Әкияткә кунакка “ барырбыз. Сез әзерме?

Г.И. 

Беренче бирем, игътибар:  «Белем  конкурсы»

Сезнен каршыгызда чиста битләр hәм фломастерлар  тора.

Беренче команда татар hәм рус  халык  әкиятләрен искә төшереп, аларның исемен язырга тиешсез.

Икенче команда татар hәм рус әкиятләрне искә тошереп, аларның исем авторын атарга  тиешсез. Авторский әкиятләр.
Әфәрин, булдырдыгыз.

Л.В.   Икенче бирем:  «Әкият төзе»

Бу  савытта яши бик кызыклы әкият. Тик hәр суз аерым бер кагәзгә язылган. Сезгә тугәрәк буенча чиратлашып берәр сүз тартып чыгарырга кирәк. Шул суздән җомлә төзергә, истә калдырырга. Например: «Волк» Жил-был волк.  Булган ди бер бүре. «Лес» Жил он в густом лесу. Кара урманда яшәгән ди...

Г.И.  Киләсе бирем  “Серле чәчәкләр ” –дип атала.

  1. Тик анда барып җитәр өчен безгә кубәләкләрне куандырырга, аларны уятырга кирәк. Әйтегезче дусларым, кайсы шагыйрь  күбәләк белән сөрләшкән: (Г.Тукай “Бала белән күбәләк”)  

Кәгазьдән “Күбәләк ясау”, “Күбәләкләргә өрү”.                                   Л.В.

  1. Ә хәзер без «Бир кулыңны дустыңа»  дигән  биремле-уен уйнарбыз.  Әти- әниләр балаларына кулларын бирәләр, балалар  әти-әниләрен  авыр сукмактан йөртеп чыгырга тиешь. Әти- әниләр йомык күз белән юлны утәргә тиешләр.

Булдырдыгыз.

Г.И.  

  1. Менә без “Серле чәчәкләр” болынына килеп тә җиттек, тик никтер чәчәкләр генә куренми. Ни хэл итәрбез микән?

Л.В.

Ә мин белән бу чәчәкләрнен серен, сезнең дә беләсегез киләме? Алайса тыңлагыз.

Алабыз тәлинкә, салабыз сөт, алабыз төрле төстәге буяулар, бер тамчы буяуны төшерәбез сөткә. Курдегезме, нинди матур чәчәкләр килеп чыкты. Сезгә ошадымы?

Без бик шат. Кайтырга да ваккыт җитте, шәм сүнде. Саубылыгыз.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкияттә кунакта.

А.Алишның әкиятләре белән танышу....

«Әкияттә кунакта»

Максат:Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.Бурычлар:-балаларны  әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;-иҗади сәләтләрен үстерү;-әкиятләр аша ...

Әкияттә кунакта

Кызыл Калфак...

Әкияттә кунакта

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча шөгыль...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

Әкияттә кунакта "Казлар-аккошлар"

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гад арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерларын            чагыштыру (мәсәлән: зур – кечк...

Ата-аналар hәм балалар өчен мастер-класс «Әкияттә кунакта»

Максат:  ата-аналарны татар халык әкиятләре, татар hәм  рус язучылар белән таныштыру. Балаларның әкиятләр турында белемнәрне киңәйnү....