Тылсымлы Чыршы бәйрәме.
материал (старшая группа)

Гайфуллина Лилия Фирденатовна

Кыш ди йөрми ялгыз гына

Җитәуләгән күркәм бәйрәмне.

Нинди бәйрәм диеп сорасагыз,

Бездә бүген Чыршы бәйрәме.

Балалар башкаруында җыр: “Зимушка-зима”

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tylsymly_chyrshy_beyreme.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Тылсымлы Чыршы бәйрәме.

Музыка астында балалар  керәләр.

Алып баручы:

Кыш ди йөрми ялгыз гына

Җитәуләгән күркәм бәйрәмне.

Нинди бәйрәм диеп сорасагыз,

Бездә бүген Чыршы бәйрәме.

Балалар башкаруында җыр: “Зимушка-зима”

ЗИМУШКА-ЗИМА

1.Что случилось за окном?

Снег поземкой вьется.

Это зимушка-зима

Весело смеется.

Припев: Белая, белая,

Белая метелица.

Снег кружится и метет,

По дорожкам стелется.

2.Белой краской зимушка

Нам метель рисует.

А ребята возле ёлки

Весело танцуют.

(Балалар чыгышы:)

Рәнис:

Яшел күлмәге укалы,

Сәйлән белән чигелгән.

Ә өстенә, әйтерсең лә,

Энҗе карлар сибелгән.

Алмаз:

Гүзәл, матур, сылу кызга,

Чыршы сине тиңлибез.

Уенчыклар, шарлар белән

Үзебез дә бизибез.

Эмиль:

Бүген, чыршы безне тыңла,

Бүген безгә карап тор.

Тышта буран котырса да,

Син чыршыкай көлеп тор.

А.Данил:

Җырлар җырлап әйләнәбез

Бүген синең тирәңдә.

Үзең матур, үзең чибәр

Кадалмый бер энәң дә.

В.Аяз:        

Безгә бүген бик күңелле,

Безгә бүген бик рәхәт.

Безне сөендергән өчен,

Сиңа, чыршы зур рәхмәт.

Артур:

Исәнме чыршы,  исәнме

Тагын да бер ел  үтте.

Күнелле  чыршы  бәйрәмен

Балалар  күптән  көтте.

Регина:

Без балалар куаныч

Монда чыршы килгән ич.

Зифа җәен, кышын да

Яшел тора һаман да.

Ралинә:

Гаҗәп күркәм безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Раиль:

Ап-ак мамык карлар ява

Акка төренеп дөньяны

Бүген безне үз янына

Яшел чыршы җыйнады.

Ислам:

Чыршы килгән бүлмәбезгә

Тәмле исләр аңкытып.

Тора залның уртасында

Нурлы йөзен балкытып.

Балалар башкаруында җыр: “Чыршы янында”

 Чыршы янында.

1.Чыршы-чыршы без сине, 
Сагынып коттек ел буе.(2т.)
Син тагын да матурырак,

Бизэлгэнсен бу юлы.(2т.)

2.Энже карлар явып уткэн,
Синен ылысларына.(2т.) 
Куп булэклэр китергэнсен,
Без нэни дусларына.(2т.) 

3.Кыш бабайнын сакалы,

Борыны кызыл икэн.(2т.)
Ул Кар кызын иярткэн дэ,

Безгэ дэ килеп житкэн.(2т.)


4.Кыш бабай, Кар кызы белэн

Үткэн юллар таптатып.(2т.) 
Нигэ икэн мондый бэйрэм,

Елга бер генэ тапкыр.(2т.)

Алып баручы:

Шып булыгыз балалар, тыңлагыз.

Кемдер ап-ак карга батып

Бирегә бит ашыга.

(Кар кызы килеп керә)

Кар кызы:

Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Яңа ел белән сезне! Сез мине таныдыгызмы? Мин кем булам?

Балалар:

Кар кызы.

Кар кызы:

Күреп торам, сездә бәйрәм башланган инде. Күңелле җырлар, матур шигырьләр яңгырый.

Чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйныйк.

Матур җырлар җырлап

Яңа елны каршылыйк.

Алып баручы:

Яңа ел серле бәйрәм. Бүген бездә тылсымлы, серле хәлләр булырга охшап тора.

Яңа елны каршыларга бар да әзер, матур чыршыбыз, Кар кызы да килеп җитте. Ләкин нәрсәдер җитми?

Кар кызы:

Кыш бабай һәм бүләкләрсез нинди яңа ел булсын инде?

Чү! Балалар тыңлагыз

Тавыш каяндыр килә?

Тып-тып итеп кем керә?

Кемдер ап-ак карга батып

Бирегә бит ашыга.

(Убырлы керә)

Убырлы:

Исәннәрмесез сезләр! Нинди балалар! Бөтенесе матурлар, матур итеп киенгәннәр. Чыршылары да нинди матур.

Балалар белән уен: “Бабка ежка”.

Мин сезгә күрсәтәм әле бәйрәмегезне! Барысын да бозам. Мин шомлылык һәм караңгылыкны яратам. Кыш бабайга сукмакны табарга авыр булачак.

(Убырлы сихерли. Сихри музыка уйный. Һәм балалар урманга эләгәләр. Төрле җәнлек киемнәре кигән ата-аналар керәләр.)

Балалар белән уен: “Хлоп-хлоп”.

Алып баручы:

Балалар, карагыз әле без бит урманга килеп эләктек. Ә монда җәнлекләр Яңа ел бәйрәмен уздырып яталар.

Балалар белән уен: “Снежки”.

Көй уйный. Кар бабай керә. Берничә хәрәкәт ясый.

Кар бабай:

Исәнмесез, дусларым! Кыш бабайның чанасына утырып, очып килдем сезнең янга. Килгән чакта чанадан төшеп калып, ватыла яздым.

Уен: “Карны чиләккә җый”. (Балалар белән чиләккә кем күбрәк кар җыя).

Уен: “Кеглиларны кар йомарламнары белән аудару”.

Алып баручы:

Кар бабай, без бик шатбыз сине күрүебезгә. Кыш бабай кайда? Ул синең белән килмәдемени?  Безнең балаларыбыз Кыш бабабызны кеткәннәр иде.

Кар бабай:

Кыш бабай, үзе килә алмады. Аның эшләре күбәйде.

Алып баручы:

Алайса Кар бабай безнең Кышбабайга язган хатны тапшыра алмассыңмы икән?

(Хатны Кар бабай Кыш бабайга дип алып китә).

(Җил тавышы чыга. Кыш бабабыз бүләкләр белән аэрочанага утырып килеп керә).

Кыш бабай:

Исәнмесез, балалар,

Исәнмесез, кунаклар.

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен. (баш ия)

Кар бураннар туздырып,

Барыгызны туңдырып,

Ерак юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Алып баручы:

Хуш киләсең, Кыш бабай,

Әйдә тизрәк уз, бабай.

Балалар сезне көтте,

Тагын бер яшькә үсте.

Балалар башкаруында җыр: “Кыш бабай”

КЫШ БАБАЙ

1.Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай,

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

Кушымта:

Ары баса Кыш бабай,

Бире баса Кыш бабай.

Шушы бию көйләренә

Өзеп баса Кыш бабай.

2.Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Алып баручы:

 Сезгә дип балалар матур җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр. Ягез, балалар, хәзер инде һөнәрләрегезне күрсәтегез.

(Балалар шигырь сөйлиләр).

Рүзәл:

Әй! Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә якын дус бабай.

Көтеп алдык без сине.

Күңелләргә хуш бабай.

Ак туныңны кигәнсең.

Сине көтеп торганны

Әллә кайданбелгәнсең.

Зөлфия:

Кыш бабабыз ак карларны

Мулсибеп сөендерде.

Яңа елга агачларны

Көмештән киендерде.

Сихри гүзәл саф иртәдә

Эңҗе карлар җемелди

Борынымны чеметкәли

Кыш бабае шук нинди.

Шаярма әле кыш бабай

Ашыгам бит бәйрәмгә

Яңа елны каршыларга

Кил бакчама бәйрәмгә.

Х.Аяз:

На празднике мы от души потанцуем

Любимые песни споем.

А с Дедом Морозом чуть-чуть поколдуем

И в сказку его попадем!

С.Даниил:

В той сказке нас ждет новогоднее чудо

Там новых мы встретили друзей

И добрый волщебник придет ниоткуда

Исполнит желанья детей.

Уен: “Вперед 4 шага”.

Дилия:

Безгә Кыш бабай килгән,

Яңа ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән.

Көттек сине сагынып,

Исәнме-саумы, Кыш бабай.

Өләш бүләкләреңне,

Капчыгыңны чиш, бабай.

А.Әдилә:

Кыш бабай,Кыш бабай

Исән-сау килдеңме?  

Син бездә Яңа ел                                                          

Икәнен белдеңме?                                                        

Белдеңме син безнең

Сагынып көткәнне?

Үзең дә көттеңме

Яңа елҗиткәнне?

Без көттек бик күптән,

Яңа ел килә дип,

Сиңа дип сөйләргә

Шигырьләр өйрәндек.

Камилла:

Дед Мороз, Дед Мороз,

Деткам елочку принес

А на ней фонарики

Золотые шарики.

Дед Мороз, Дед Мороз,

Деткам сладости принес

Вафли ароматные

И конфеты мятные.

Уен: “Мы повесим шарики”.

Уен: “Мыльные пузыри”.

Алып баручы:

Балалар, Кыш бабабыз арыгандыр. Ул бераз ял итсен, аңа урындык китереп бирик. Хәзер сез үзегенең нәрсәгә оста булуыгызны аңа күрсәтерсез.

Балалар башкаруында “Самовар” биюе.

( Биюдән соң барлык килгән кунакларны пешкән коймак, кабартма һәм кайнар чәй белән сыйлау).

Кыш бабай:

Ай-яй, бигрәк уңганнар, булганнар. Сезгә менә нинди бүләгем бар. (Балаларга грамоталар бирә).

Кыш бабай:

Кадерле балалар, минем китәр вакытым да җитте.

Алып баручы:

Кыш бабай, ә балаларга бүләкләр бирелмәде бит.

Уен: “Ищем клад” (Убырлы яшереп куйган Кыш бабай  капчыгын эзләү).

Кыш бабай:

 Менә дусларым сезгә

Яңа ел бүләкләре.

Матур, рәхәт яшәгез,

Шул минем теләкләрем. (булэклэр тарата)

Алып баручы:

Балалар, безгә үзебезнең бакчага кайтырга кирәк.

Убырлы, безне кире үз бакчабызга кайтар инде.(Убырлы тылсымлы сүзләрен әйтә). 

Кар кызы:

 Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.

(Кыш бабай белән Кар кызын озату).

Алып баручы:

Ак бәхетләр алып килсен

Көн артыннан көннәр үтә,

Гүя еллар йомгак сүтә.

Иске елның матур киче

Саубуллашу кичен көтә.

Бөтерелә ак өермә

Кара, кара, карасана!

Кыш бабай килә түгелме,

Ак бизәкле чанасында?

Көтәбез без әйдә килсен,

Ак бәхетләр алып килсен!

Шул бәхетне барыбызга,

Тигез итеп бүлеп бирсен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Нәниләрдә чыршы бәйрәме"

Как можно провести новогодний утренник с малышами....

Катнаш төркемдә “Чыршы бәйрәме”.

                Әкият: “Батыр егет.”  Борын – борын заманда , безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр атлы малай. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алып к...

«Чыршы бәйрәме»

«Чыршы  бәйрәме» Воспитатели Мязитова З.С., Ахмадиева Г.С., музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....

Чыршы янында

Новогодний утренник "Вокруг ёлки"...

Балалар иртәсе "Чыршы бәйрәме"

- Кадерле балалар,  хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, ша...

“Тылсымлы чыршы аланына сәяхәт”

Балаларның төрле юнәлештәге эшчәнлектә кызыксынуларын һәм иҗади сәләтләрен үстерүне тәэмин итү.Юл йөрү кагыйдәләрен , юл билгеләрен үзләштерү, игьтибарлылык күнекмәләрен, зиһенне үстерү. Эш нәтиҗәләре...