Урманга сәяхәт.
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Хасаншина Альбина Миннулловна

Көзге урманга сәяхәт.

Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, аларда нинди үзгәрешләр булуын аңлатып бирү. Халык аваз иҗатын, матур әдәбият әсәрләрен киң куллану. Агачларга,үсемлекләргә, кыргый җәнлекләргә мәхәббәт, сак караш тәрбияләү.

Кулланма әсбатлар:яфраклар, урман макеты. Карточкалар, дидактик уен.

Дәреслеккә әзерлек: Яфраклар җыю һәм гербарий ясау, табышмаклар, әкиятләр уку, рәсемнәр карау

Дәрес барышы.

Балалар мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Яз көнне киенә.

Көз көне шишенә.

Нәрсә ул?

Балалар: Урман!

Тәрбияче: Дөрес. Тагын бер табышмак:

Язын ямь бирә, җәй салкын бирә.

Көзен тәм бирә, кышын тун кия.

Я,нәрсә бу?

Балалар: Урман! Дөрес!

Балалар,без урманга барганчы, анда нинди агачлар, нинди куаклар, үләннәр үсүен, нинди кыргый җәнлекләр яшәвен искә төшерик .

Алдан ясалган урман макеты, төрле агачларның рәсемнәре куелган, агачлар артында кыргый җәнлекләр утыралар- йомшак уенчыклар.

Балалар , безнең алда нәрсә күрәбез?

  • Урман.

  • Урман нинди?

  • Безнең урман зур, анда бик күп төрле агачлар үсәләр. Әйдәгез агачларның исемнәрен искә төшерик: чыршы, каен, имән, усак, нарат, миләш, шомырт.

  • Әйе, балалар дөрес әйтәсез, агачлар безгә бик күп зур файда китерәләр, Алар безгә чиста саф һава да бүләк итәләр, җилләрдәнышыклыйлар, төрле җимешләр авыз иттерәләр, кыш көне безнең өйләрне җылыталар. Агачтан өй салалар, мебель йорт җиһазларын ясыйлар. Без караган китаплар, рәсем ясаган альбомнар , яраткан карандашларны да агачтан ясыйлар. Шуңа күрә кеше агачны карап үстерә һәм аны саклый, бездә сезнең белән агачларны танырга өйрәнәбез һәм аларны сакларга тиешбез.

Без сезнең белән уйнап алыйк Л.Лерон шигыре “Яфрак бәйрәме”.

  • Сары, сары сап-сары кулларны өскә күтәрәбез.

  • Агачның яфраклары.

  • Җил исә, ява яфрак бер җирдә әйләнәбез, яфраклар сыман.

  • Көзнең матур чаклары.

  • Оча яфрак, уйный яфрак яфрак очу хәрәкәтләрен ясыйбыз.

  • Бүген, бүген, бүген, бүген

  • яфракларның бәйрәме аяк очларында йөрү һәм кулларны җилпү.

Без сезнең белән “Яфраклар” уенына күчәбез: Безнең гербарий да күп төрле яфраклар бар. Илсинә уенны башлап җибәрә, яфракны алгач табышмак әйтә ә без аның исемен табырбыз:

Курыкмый ул салкыннан

Өстенә кия ак сарафан.

Җәй көне җитү белән

Алкаларын элеп куя

 

 

7015
каен
A description...

 

 

 

 

 

 

Илназ: Нинди агач җилдән курка?

Яфраклары дер-дер килә. (Усак)

7016
29.jpg

 

Физалия:

Бик матурдыр яфрагы.

Алтын төстә барысы.

Ә орлыгы очып йөри күбәләк сыман. (Чаган)

7017
клен

 

Руслан:

Җәен һәм кышын да

күлмәге яшел төстә

Балалар көтеп алалар

Яңа ел бәйрәмендә(чыршы)

7018
чыршы

 

Азалия: Җимешләре кып-кызыл,

Кошлар ярата аны.

Көзге, кышкы салкында да

Үзгәртми һич тә төсен (миләш)

7019
миләш.

 

 

A description...

 

Диләрә:

Иелә дә, бөгелә.

Ак мамыгы сибелә.

Кара күзе күренә (шомырт)

7020
шомырт

A description...

Руслан: Энәгә күмелгән керпедәй

Энәсе озын чыршыдан

Төп төз үсә, кояшка үрелә.(нарат)

7021
нарат.

 

 

A description...

 

 

 

 

 

 

Балалар безнең бит агачларга теләкләребез бар:

 

-Телибез сиңа кояш нуры- җылытсын сине, җәй көне яшел күлмәк бирсен.

  • телибез сиңа кошчык- иптәш булсын сиңа, бөҗәкләрдән коткарсын.

  • Телибез сиңа тамчы- юындырсын син һәм су эчерсен.

  • Телибез сиңа суалчан- туфрагыңы йомшартсын.

  • Телибез сиңа җәйгә бик күп яфрак, шауласыннар алар җилдә һәм безгә ял уйнарга күләгә бүләк итсен.

 

Балалар карагыз әле , безнең урман да кыргый җәнлекләр дә бар бит, әйдәгез без аларны искә төшерәбез, менә мин сезгә рәсем күрсәтәм сез карап әйтегез: нинди җәнлек һәм ул көз көне нәрсә нишли ?

7022
аю.

 

 

A description...

 

Аю үзенә кыш йоклау өчен җайлы өн ясый. (ул бал һәм балык ярата).

 

 

 

 

Тиен кышка әзерләнә: өнен җылыта, үзенең агач куышындагы өненә бик күп гөмбәләр, җиләкләр, чикләвекләр киптереп җыеп куя.

 

 

A description...

7023
тиен.

 

 

Керпе кышын йоклый, ул күп кенә яфракларда ауный һәм шулай өнен яфраклар белән җылыта (гөмбә һәм сөләүчен ашый).

7024
керпе.
7025
куян.

 

 

A description...

7026
бүре.

 

A description...

 

 

Куян, төлке һәм бүре җылы туннарын кияләр.

7027
төлке.

 

 

A description...

 

A description...

 

Молодцы булдырдыгыз!

Без хәзер “Хәйләкәр төлке, син кайда? хәрәкәтле уен уйныйбыз:

Балалар түгәрәккә басалар, кулларын артка куялар. Бер бала уенчык төлке тотып түгәрәкнең тышыннан йөри һәм “Хәйләкәр төлке! Син кайда?” дип йөри һәм бер баланың кулына шул уенчык төлкене салып китә дә, төлке алган бала : “Мин монда !” -дип кычкыра, һәм бөтен бала аңардан кача, тотылган бала хәйләкәр төлке була.

Ә хәзер “Куяннар “ уенын уйнап алык:

Ак куянкай утыра,

колакларын селкетә

менә шулай , менә шулай

колакларын селкетә.

(балалар кулаларын башларына куялар һәм колак селкетү хәрәкәтен ясыйлар)

Куян туңа башлагач.

Тәпиләрен җылыта

менә шулай, менә шулай.

Тәпиләрен селкетә.

(кулларын бер -берсенә бәрәләр)

Куян һаман да туңа

сикергәләп тә куя

менә шулай, менә шулай

сикергәләп тә куя.

(Балалар аяк очында сикерәләр).

Аны кемдер өркетә

Ул урманга йөгертә .

Менә балалар куян урманга кереп качты, ни өчен? Бездән курыкты.

Әйдәгез онытылмас өчен без урманда үз- үзеңне ничек тотарга кирәк икәнен кабатлыйк әле :

 

Шауларга,кычкырырга ярамый.

Бөҗәкләргә, кошларга тимәскә.

Җәнлекләрне өйгә алмаска.

Урманда чүпләргә ярамый, пыяла ватмыйбыз.

Агачларны сыйдырмыйча йөрегә.

Учак якмаска, шырпы-уенчык түгел.

Чәчәкләр, гөмбәләр өзмибез.

     

     

    Ә хәзер безнең өчен иң мөхиме!

     

    Урман ул безнең байлык.

    Урман ул һәрвакыт саф һава.

    Урман ул җир шарының яшел күлмәге.

    Урман ул кошларның, җәнлекләрнең өйе.

    Урман елгаларны саклый.

    Урман ул чикләвек, җиләк, җимеш урыны.

     

    Хәзер балалар урманга зур рәхмәт әйтеп өйгә юл тотыйк, ә тиен дускай сезгә бер кәрҗин чикләвек күчтәнәч калдырган.

    7028
    чикләвек.

    Сау бул урман!

    Бик зур рәхмәт сиңа!

    По теме: методические разработки, презентации и конспекты

    "Урманга барабыз"

    Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

    конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

    Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

    Җәйге урманга сәяхәт

    Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үсте...

    "козге урманга сэяхэт"

    МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

    "Урманга сәяхәт"

    Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңач...

    Козге урманга сэяхэт

    Балаларны урман белэн таныштыру...

    Жәйге урманга сәяхәт

    Этот конспект занятий по математике для подготовительной группы...