"Урманга сәяхәт"
план-конспект занятия по физкультуре (старшая группа) по теме

Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңача карарга, тырышлыкны сәламәт кешеләрнең саулыгын саклауга, физик активлыкны арттыру юлы белән авыруларны кисәтүгә юнәлдерергә кирәк.  Киләчәк буынны физик яктан чыныккан, сәламәт итеп тәрбияләү чараларының берсе - уеннар. Алар күптөрле. Уеннар көчлелек, җитезлек, төгәллек, түземлелек һәм башка сыйфатлар тәрбияли һәм сәламәтлекне ныгыта. Уеннардагы йөгерү, сикерү, әйберләр күтәрү, ыргыту, көрәшү һ. б. физик хәрәкәтләр кешенең активлыгын арттыра, кәефен күтәрә. Халыкта физик чыныккан, сәламәт кеше тәрбияләү ка­милләшкән шәхес тәрбияләүнең төп өлеше итеп кабул ителә. Халык педагогикасында физик тәрбияне тормышка ашыруның иң мөһим һәм нәтиҗәле чарасы - халык уеннары. Уеннар физик тәрбия чарасы гына түгел, акыл, әхлак, матурлык-нәфислек тою чарасы да.      Шшшу

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urmanga_syaht.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Урманга экскурсия.

(Зурлар төркемендә физик тәрбия шөгыленә план-конспект).

Максат:

1. Төрле темпта атлап йөрү һәм йөгерүне ныгыту;

2.  Команда буенча туктап калып атлап йөрүне ныгыту;

3. Алга хәрәкәт итеп урыннан сикерүне ныгыту;

4.  Тупны горизонталь түгәрәккә ыргытырга өйрәтү;

5. Җитезлек һәм өлгерлек, хәрәкәт координацияләре, игътибарлылык тәрбияләү.

Үткәрү урыны:  спортзал.

Җиһаз:  туплар, кабыргалы такта, кәрзин, нарат күркәләре, мендәрчекләр, түбәтәйләр.

Методик алымнар: күрсәтү, сөйләү, эшләү, уен.

Шөгыль барышы:

I.  Кереш өлеш.  Тезелү, сәләмләү. 4-5 минут.

-Исәнмесез, балалар!

-Исәнмесез!

-Әйдәгез, кунаклар белән дә исәнләшик, аларга хәерле көн телик, балалар.

-Бүген без сезнең белән урман аланына экскурсиягә барабыз. Сез юлга әзерме? Әйдәгез, киттек. Шагом марш! (бер колоннада атлап йөрү).

-Безнең каршыда Зөя елгасы, балалар, әйдәгез күпердән чыгабыз. Күпер чыкканда бер-берегезгә игүтибарлы булыгыз, этешмәгез, төртешмәгез, егылып төшә күрмәгез (кабыргалы тактадан чыгу).

-Балалар, агач башына кошлар өя ясаганнар, әйдәгез, аларны куркытмыйча аяк очында гына атлап барыйк (Аяк очында атлап йөрү).

-Кошлар яныннан уздык, карагыз әле, нинди матур күл буена килеп җиттек. Ә монда челәннәр йөри. Әйдәгез без дә челәннәр булып йөрибез(куллар билдә, тезләрне югары күтәреп атлап йөрү).

-Ә хәзер күлгә үрдәкләр төште(куллар артта, аяк табанының тышкы ягында йөрү).

-Казлар булып та йөреп күрсәтик (гусиный шаг).

- Менә күлдән крокодиллар узып бара (куллар алда, кул чабып йөрү).

- Күл буенда озынборыннар күп икән. Менә ничек озын аларның борыннары (кулларны алга сузып йөгерү).

- Ә хәзер балалар, әйдәгез автобуска утырып барабыз (туктап-туктап йөгерү: сары-атлап бару, яшел-йөгерү, кызыл-туктап калу).

II.  Төп өлеш. 15 минут.

Сулыш алу күнегүе.

- Менә урман аланына да килеп җиттек, балалар. Нинди матур күбәләкләр оча. Аларны кул белән тотарга ярамый, шуңа күрә без аларга өреп, очканнарын күзәтик (сулыш алу һәм чыгару).

-Уйнап аласыгыз килмиме, балалар?

- Килә! Килә!

-Нинди уен уйныйбыз?

- “Күрсәт әле, үскәнем”не уйныйк.

(“Күрсәт әле, үскәнем” җырлы-биюле уенын уйнау).

Төп хәрәкәтләр.

- Балалар, карагыз әле аяк астыгызга, күпме нарат күркәләре ята. Әйдәгез җыеп алып кайтабыз.

- Апа, ә минем кәрзинем бар. Мин аны гөмбә җыярга дип алган идем.

- Бик яхшы, без аңа күркәләр җыярбыз. Менә монда куябыз да, күркәләрне кәрзингә ыргытабыз. Кем күбрәк кәрзингә кертә- шул җиңүче була. Башладык! (Күркәләрне кәрзингә ыргыталар).Бик яхшы,балалар. Барыгыз да бик тырышып җыйдыгыз.

- Балалар, кайчандыр мин дә сезнең кебек кечкенә идем. Безнең яратып уйный торган уеныбыз бар иде. Әйдәгез, мин сезгә шул уенны өйрәтәм. Уен өчен сызыклар сызарга кирәк. Без менә шундый шакмаклар тезеп чыгарбыз һәм шул шакмаклардан сызыкка басмыйча сикерербез (күрсәтү).Молодцы, балалар, бик яхшы башкардыгыз.

- Балалар, ә кайтканда безгә елга аркылы чыгарга кирәк булса, сез таштан-ташка сикереп чыга алырсызмы икән соң? Әйдәгез, күнекмәләрне ныгытып алыйк. Менә болар ташлар булыр, ә без тигезлекне саклап, таштан-ташка сикерербез (мендәрчекләр куям, балалар бер-бер артлы сикерәләр).

III.  Хәрәкәтле уен: “Түбәтәй”

- Ә хәзер хәрәкәтле уен уйнап алыйк (“Түбәтәй” уены оештырыла).

Аз хәрәкәтле уен: “Без-без-без идек”.

- Ардыгызмы, балалар, хәзер аз хәрәкәтле уен уйнап алырбыз. Элек әби-бабаларыбыз уйнаган, сез дә яратып уйный торган уен “Без-без-без идек” уены булыр ул (уенны уйнау).

IV.  Йомгаклау.

 

- Балалар, түгәрәкләнеп бастык. Тирә-ягыгызга карагыз әле, никадәр агачлар үсеп утыра. Әйдәгез үзебезне агачлар дип хис итик.

- Агачлар һәр ботагы, һәр яфрагы белән кояшка тартылалар (балалар кулларын өскә күтәрәләр, аяк очларына басып, бармакларын хәрәкәтләндерәләр).

-  Менә җил исеп китте дә, ботаклар, яфраклар селкенә башладылар (балалар чайкалалар, кулларын уңга-сулга таба бөгәләр).

- Кисәк кенә яңгыр ява башлады. Яфракларга тып-та-тып тамчылар тама башлады (балалар бер-бер артлы борылып басалар да, бармаклары белән аркаларына суккалыйлар).

-  Агачларга бер-берсе кызганыч булып китте (аркаларын сыйпыйлар).

-  Яңгыр туктады да, агачлар артык дымнарын селкеп төшерделәр (кулларын селкиләр).

-   Һәм алар яңадан кояшка үрелделәр ( кулларын өскә күтәреп, селкетәләр).

- Балалар, сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы? Хәзер урман белән саубуллашып, юлга кузгалабыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

Урманга сәяхәт.

Көзге урманга сәяхәт.Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, алард...

Җәйге урманга сәяхәт

Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үсте...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...

Жәйге урманга сәяхәт

Этот конспект занятий по математике для подготовительной группы...