Хуснутдинова Раиля Нуретдиновна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Ашыкма, зыян салма, сиздермичә ярдәм ит!

Профессия: учитель родного (татарского) языка и литературы

Профессиональные интересы: работа с одарёнными детьми, использование новых учебных технологий

Увлечения: литература и искусство

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Казань, Ново-Савиновский район

Место работы: ГАОУ "Полилингвальный комплекс "Адымнар - путь к знаниям и согласию" г.Казани"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/husnutdinova-railya-nuretdinovna
Бер тел – бер акыл, ике тел – ике акыл, өч тел – өч акыл. Акыллы булыгыз, кешеләр!
И. Яковлев

                                                     Мин бәхетле, нәни күңелләргә

                                                    Бәрәкәтле орлык сибәмен.

                                                   Шул күзләрнең кайгы – шатлыкларын

                                                   Хыялларын шундук сизәмен.

О себе

   Мин - Хөснетдинова Раилә Нуретдин кызы- 1996 нчы елда Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамладым. 

    Хезмәт юлымны 1994 нче елда Арча районы Яңасала урта мәктәбендә башладым.

   1999 - 2020 нче елларда Казан шәһәренең "Инглиз теле тирәнтен укытыла торган 165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыттым. 2020 елдан  "Адымнар - белемгә һәм бердәмлеккә юл күптелле мәгариф комплексы"нда эшлим.  

   Тел – кешелекнең бөек казанышы ул. Кеше тел аркылы үзенең хисләрен, уй-фикерләрен белдерә.  Телне музыка белән чагыштырырга була: аңа да шул ук ритм, үлчәм, тон хас. Сүз дә юк: дөньяда алар бик күп. Шулар арасында безнең туган телебез – татар теле – йомшаклыгы, матур яңгырашы, аһәңлеге белән аерылып тора. Инде менә күп еллар татар балаларында туган телләренә карата мәхәббәт, ә рус балаларында татар теленә карата хөрмәт тәрбиялим.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

   Борынгыдан халкым китапларга зур хөрмәт белән караган, аларны өйләренең иң кадерле урыннарында саклаган.  Әдәбиятыбызда күңел көзгесе булырлык әдәби әсәрләр шактый. Алар укучыларда ихтыяр көчен арттыра, гүзәл сыйфатлар тәрбияли, борчыган сорауларына җавап бирә.

    Габдрахман Әпсәләмовның "Яшел яр" романы

   Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повесте

   Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" повесте

Мой взгляд на мир

                                                                                                                                                                                                                                                                                                           

   

Миңа сорау бирсәләр:
- Бәхет ни ул?-дисәләр,
Бәхет - шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.

           Клара Булатова

      Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның сабыйлык дәвере яки үсмер вакытына барып тоташа. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый ук зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, Укытучы шәхесе алып тора. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән мизгелдән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы, остазы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңарда шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Шул сәбәпле, педагогның  хезмәте –ул  туктаусыз  эзләнү,  фикерләү,  аралашу, күзәтү  һәм  анализлау  белән тыгыз бәйләнгән. Укытучы  иң  кызыклы,  идеяләр  уйлап  чыгара, бала  күңеленең  серле  дөньясына  чума,  аны  өйрәнә,  укучыга игелеклелек,  ягымлылык,   кешелеклелек  орлыкларын  иңдерә. Тормышын укучыларны өйрәтүгә һәм укытуга багышлаган мөгаллим үзе дә гомере буе үзенең тәҗрибәсен арттыру өстендә эшли. Юкка  гына,  барысы  да  мәхәббәттән  башлана  димәгәннәр.  Һөнәреңне, балаларны,  туган  җиреңне  һәм  үз-үзеңне  ярату- укытучы  хезмәтенең  төп  нигез ташлары менә  шушылар.  

       Татар теле һәм әдәбияты укытучысының иң мөһим бурычы – үз милләтен таныган, хөрмәт иткән, рухи яктан сәламәт, үзенең иҗади шәхес булуын исбат итәргә сәләтле шәхесне тәрбияләү. Бу исә тәрбия эшенә һәм методикасына яңача якын килүне таләп итә. Дөньяны танып-белергә өйрәтү, фикер төрлелеге булдыру – урта мәктәпнең төп бурычы. Патриотлык хисе тәрбияләү өстенлекле юнәлеш булырга тиеш. Балаларны этнокультура нигезенә төшендерү дә - мәктәпнең мөһим бурычы.

          Мин - укытучы. Үз эшемне җаным - тәнем белән яратып башкарам. Бу һөнәрне сайлавыма һич тә үкенмим. Яраткан укучыларым, ярдәмгә килүче коллегаларым, һәр көн эшкә каршы алучы  мәктәбем белән бәхетле мин. Укытучы өчен һәйкәл дә, дөнья байлыклары да мөһим түгел. Укучылар  күзендә  кызыксыну  чаткылары,  аларның “белем баскычларыннан ” күтәрелүен  күрү – укытучы   өчен  зур  бәхет һәм шатлык  шулдыр. 

 

Моё портфолио

  Мин - укытучы. Үз эшемне җаным - тәнем белән яратып башкарам. Бу һөнәрне сайлавыма һич тә үкенмим. Яраткан укучыларым, ярдәмгә килүче коллегаларым, һәр көн эшкә каршы алучы  мәктәбем белән бәхетле мин. Укытучы өчен һәйкәл дә, дөнья байлыклары да мөһим түгел.Укучылар  күзендә  кызыксыну  чаткылары,  аларның “белем баскычларыннан ” күтәрелүен  күрү – укытучы   өчен  зур  бәхет һәм шатлык  шулдыр. 

Мои публикации:
Материалы к аттестации
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы