Поликультуралы яшь буын тәрбияләүдә музейларның роле
статья на тему

Хуснутдинова Раиля Нуретдиновна

Җыентыкта басылган мәкалә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon husnutdinova_statya.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

Поликультуралы яшь буын тәрбияләүдә музейларның роле

Хөснетдинова Р.Н.

Казан шәһәре Яңа Савин районы, МАГБУ “Инглиз телен тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе”

4821000784@tatar.mail.ru

Россиядә поликультуралы белем бирүгә ихтыяҗ узган гасырның 90 нчы елларында ук туды, чөнки Конституция нигезендә Татарстанда ике тел- татар һәм рус телләре – дәүләт телләре булып санала. Бу ихтыяҗлык бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмады, киресенчә, көн кадагында булган проблемаларның берсе булып тора. Россия регионнары арасында Татарстан күпмилләтлелеге буенча алдынгы урыннарның берсен яулый. Бүгенге көндә Татарстан җәмәгатьчелеге алдында иң әһәмиятле проблемаларның берсе булып балаларга күптармаклы мәдәни һәм поликультуралы белем бирүне үстерү тора. Республикабыз жирлегенең оешу үзенчәлекләре нинди  булуга карамастан,  белем бирү өлкәсендәге алгарыш гомумдәүләт мәнфәгатьләрен һәм биредә яшәүче халыкларның милли-мәдәни аерымлыкларын исәпкә алып үткәрелергә тиеш. Поликультуралы белем бирү аша халыкларның бер-берсе белән мөнәсәбәтен көчәйтү һәм культурасын үзара баету, үз халкының тарихын һәм башка халыкларның яшәү рәвешен өйрәнү аша укучыда универсаль культура тәрбияләү заманча белем бирүнең мөһим бер өлеше булып тора.

Бу проблема безнең мәктәбебез өчен дә актуаль, чөнки бездә бүгенгесе көндә 17 милләт баласы белем ала. Шуларның 631е – рус, 349ы – татар, 273е – катнаш гаиләләрдән, 50се арасында чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт, яһүд, украин, әзербайҗан, үзбәк, чечен, немец, вьетнам, таҗик, төркмән, төрек гаиләсеннән булган балалар бар. Бу укучыларда милләтләренә карата горурлык хисе, милли үзаң тәрбияләү - укытучыларның изге бурычы. Без бер илдә яшәп, бер мәктәптә укыгач, бер генә бала да үз мәдәнияте кысаларында бикләнеп кала алмый. Балаларны кечкенәдән күпмилләтле мохиттә яшәргә өйрәтсәк, киләчәктә аның камил шәхес булуы ышанычлы.

“Яхшы кеше булу өчен, ялгыз тән сәламәтлеге генә җитми, рух сәламәтлеге дә кирәк”, - дип язган бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин. Укыту системасында  белем һәм тәрбия бирү бер-берсенә үрелеп, бер-берсен тулыландырып бара торган процесслар, шуңа күрә дә мәктәпнең ике төп функциясен билгеләп үтү кирәк. Беренчесе - мөгаллимнең балаларны укытуы, тәрбия бирүе, икенчесе – яшь буынга халыкның рухи мирасын тапшыруы. Киләчәк буынны рухи яктан бай итеп күрәсе килә, чөнки рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шул сәбәпле, уку-укыту процессында әхлакый тәрбиягә игътибар бирергә кирәк.  

Поликультуралы шәхес тәрбияләүдә дәресләрдән тыш  мәктәп күләмендә уздырылган төрле чаралар да ярдәмгә килә. Бу чаралар милләтара дуслыкны ныгытырга, укучыларда  бер-берсенә һәм олыларга карата хөрмәт хисе тәрбияләргә булыша. Мәктәп күләмендә ел саен  “Татар варислары” фестивале, “Туган телләр бәйрәме”, “Нәүрүз”, “Масленица”  бәйрәмнәрен уздыру традициягә керде. Фестиваль кысаларында рәсемнәр, шигырьләр, җырлар бәйгесе уздырыла. Бу чаралар укучыларны  башка халыклар культурасы белән таныштыра,  аларга карата кызыксыну уята,   ихтирам хисе тәрбияли.

Минем фикеремчә, поликультуралы шәхес  тәрбияләүдә музейларның  да роле зур. Музей – сәнгать әсәрләрен, техник, тарихи, фәнни-табигый экспонатларны һ.б. җыеп саклый һәм күргәзмәгә куеп тота торган учреждение. (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда, II том. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979. 409б). Музей – халыкның үткәнен, үсешен,  киләчәк буын өчен кыйммәтле булган тарихи, фәнни һәм рухи мирасын өйрәнә торган учреждение. Безнең мәктәптә ачылган музей исә татар халкының тарихи үткәнен,  үзенчәлеген язучылар иҗаты аша өйрәнергә ярдәм итә.  

Безнең мәктәбебездә 2011нче елның 28 нче гыйнварында күренекле язучы Аяз ага Гыйләҗевнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган музей-экспозициясе эшли башлады. Музейның эш программасы кабул ителде. Аны ачуның төп максаты - тарихи истәлекне саклау, язучының әсәрләре аша татар халкының мәдәниятен, тарихын өйрәнү.

Музей ачуның башлап йөрүчесе мәктәп директоры Шәмсетдинов Айдар Илдар улы тора. Музей җитәкчесе – Милли эшләр буенча директор урынбасары Азеева Винера Мансур кызы. Музей ачу өчен материал туплауда һәм аларны урнаштыруда барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары зур көч керттеләр. Музей ачуга язучының тормыш иптәше Нәкыя ханым бик нык ярдәм итте. Ул әле дә мәктәбебезнең еш килә торган кадерле кунагы. Язучының оныгы да безнең мәктәптә белем ала.

Укытучылар башлап җибәргән эшне укучылар дәвам итә. Ачылуның беренче көненнән үк музей активы оештырылды. Хәзерге вакытта мәктәп музее укучыларның танып белү активлыгын һәм иҗатын үстерә торган поликультуралы белем бирүнең бер формасы булып тора. Язучының шәхси әйберләре, музей ачылу уңаеннан тапшырылган бүләкләр, укучылар иҗаты музей фондын тәшкил итә. Музей белән 1дән алып 11 нче сыйныфка кадәр булган барлык укучы да таныш. Яшь үзенчәлекләренә карап, әдәби уку һәм татар әдәбияты дәресләрендә укучылар язучының төрле әсәрләре белән танышалар, һәм музей активы алар өчен музей буйлап экскурсияләр оештыра. Экскурсия ике телдә бара.  Киләчәктә инглиз телендәге экскурсияләр дә гамәлгә кертеләчәк.

Музей-экспозиция өч стендтан тора:

  1. Үзе белән көрәшеп, үзен җиңгән шәхес (ул әдипнең катлаулы тормыш юлына, шәхес буларак тууга этәргән  язмыш сикәлтәләренә, нәселенә, гаиләсенә багышлана);  
  2. Киләчәктә иң укылачак, кат-кат укылачак әдип (әлеге бүлектә язучының драматургия һәм проза өлкәсендәге казанышлары яктыртыла);
  3. Милләтебез горурлыгы (бу өлештә күренекле дәүләт эшлеклеләренең, галимнәрнең, язучыларның, артистларның А.Гыйләҗев турында әйтелгән фикерләре урын алды).

Стендлардан соң түбән өлешләрдә пыяла витрина эчендә Аяз аганың балачагында язылган, беркайда да басылмаган иҗат җимешләре; хатлары, дәүләт тарафыннан бирелгән мактаулы һәм дәрәҗәле бүләкләре урын алды. Ике яктагы витражларда язучының шәхси әйберләре, төрле телләргә тәрҗемә ителгән китаплары, укучыларның иҗади эшләре  урнаштырылды. 30 елдан соң Аяз ага  Казахстан  далаларына сәяхәткә чыга. Аннан җыеп  кайткан  кылганнарны  язучының хатыны Нәкия апа кадерләп саклый,  һәм  бу кылганнар безнең музеебызның кадерле экспонаты. Бу   кылганнар  астында, Нәкыя апаның үз куллары белән язган, шушы кылганнарның  кайту тарихын,  “Йәгез, бер дога” романының  язылу тарихы турында кулъязма саклана.

Бүгенгесе көндә музей эшчәнлеге төрле юнәлешләрне үз эченә ала:

- мәгърифәти эшчәнлек (экскурсияләр, музей дәресләре, интегральләштерелгән дәресләр, конкурслар, викториналар уздыру, укучылар иҗаты күргәзмәләрен оештыру);

-   фәнни-тикшеренү эшчәнлеге (музейларда сакланучы әйберләрнең тарихын өйрәнү; фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу);

-   эзләнү эшчәнлеге (фондны баету, алышынучы экспонатлар һәм күргәзмәләр, музей архивы белән эшләү, инвентарьләштерү китабын тутыру, китапханәләр һәм интернет-ресурслар белән эшләү);

-    бизәү эшчәнлеге ( балалар иҗаты күргәзмәләрен оештыру).

Мәктәпнең поликультуралы тәрбия бирү процессында массакүләм-

экскурсион эшчәнлек төп урынны алып тора. Мәктәп укучылары гына түгел, читтән килгән кунаклар да музей белән якыннан танышалар. 2011 елның 18  февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең тарих институты, Казан шәһәре муниципаль бердәмлегенең башкарма комитеты бердәмлеге тарафыннан оештырылган поликультура темасына багышланган конференциянең “Мәдәниятләр диалогы аша мәктәптә күпмәдәниятле Россия гражданины шәхесен тәрбияләү” секциясе эшләде. Килгән кунаклар музей эшчәнлеге белән таныштылар.  2013 елының 11 апрелендә мәктәптә “Татар халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең әдәби мирасы”  музеен презентацияләү исеме астында шәһәркүләм Музей укулары булды. Килгән кунаклар экскурсовод–укучылар, музей активы, музей советы  эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.

Музейның эшчәнлеге  укучылар үзидарәсенә нигезләнә. Музей активын 8-10 сыйныф укучылары арасыннан сайланган укучылар тәшкил итә (алар арасында төрле милләт балалары бар). Аның эшенә актив җыенында сайланган Музей советы юнәлеш бирә.

Ел саен гыйнвар аенда мәктәп укучыларының Аяз Гыйләҗев исемендәге фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Җиңүчеләр исә шәһәр, республика, Идел буе конференцияләрендә катнашалар. Нәтиҗәләребез дә бар:

  • 2012-2013 уку елында 10 сыйныф укучысы Сибгатова Ләйсән «Знатоки родного города» номинациясендә Почёт грамотасы белән бүләкләнде;
  • Д.С. Лихачев исемендәге VII шәһәр фәнни-тикшерү конференциясендә 8 сыйныф укучысы Комлев Егор “Аяз Гыйләҗев музее буйлап виртуаль экскурсия” исемле эше белән катнашып Мактау грамотасына лаек булды;
  • Апрель аенда музей активы командасы (Якушина Кристина, Сәлимова Алина, Кузьмин Даниил, Бариев Рамил, Иванов Алексей, Баһаутдинов Тимур, Христофоров Георгий - 10 А сыйныфы укучылары) шәһәркүләм ярышларда I урынны яулады;
  • 2011-2012 нче уку елында 9 Б сыйныфы укучылары Вафина Альбина һәм Хаматҗанова Алинә “Бибинур образы - татар җаны, аның эчке,  бик тирән якты дөньясы ул” (Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн,  кич белән...” повесте буенча) исемле хезмәтләре белән  Ф.Әмирхан исемендәге V Республика фәнни-гамәли конференциясендә I дәрәҗәле дипломга лаек булдылар.

Мәктәп музее татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүдә төп материаль база булып тора. Анда татар теле һәм әдәбияты дәресләре уза.  Рус теле укытучылары да музей, язучының иҗаты белән кызыксыналар, рус язучыларының әсәрләре белән чагыштыралар (А.Гыйләҗев һәм А.Солженицын әсәрләре). Интегральләштерелгән дәресләр уздырабыз. Рус теленнән БДИ биргәндә  укучылар А.Гыйләҗевның  “Ягез, бер дога!”, “Җомга көн кич белән...” әсәрләрен әдәби  аргумент итеп китерәләр.

Мәктәп музее укучыларның гражданлык, ватанпәрварлык сыйфатларын үстерүгә ярдәм итә, күзаллауларын, танып белүләрен киңәйтә, фәнни, әдәби, эзләнү эшчәнлекләрен арттыра, сәләтле балаларны ачыкларга булыша

 Киләчәктә музей киңәйтеләчәк һәм актив эшчәнлегенә күбрәк укучылар тартылачак. Чөнки музей укучыларны берләштерүдә, бер-берсен хөрмәт итүдә, толерантлык, поликультуралы белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.    

ОУ

ФИО

Название статьи

Кол- во страниц

МАОУ СОШ №165

Хуснутдинова Райля Нуретдиновна

Поликультуралы яшь буын тәрбияләүдә музейларның роле

4

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле.

                    Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле....

мәкалә "XXI гасырның төп юнәлеше - сәламәт буын тәрбияләү"

Укыту-тәрбия эшендә сәламәтлекне ныгыту алымнары...

Яңа буын тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин мираслары.-Конференция доклад

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Кая барабыз? Урлашу, алдашу, үтерү гадәти күренешкә әверелеп бара. Тир түкми генә байлык туплау-төп кәсепкә әйләнде, наркомания, жиная...

ХӘЗЕРГЕ БЕЛЕМ БИРҮ ШАРТЛАРЫНДА ПОЛИКУЛЬТУРАЛЫ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ

Хәзерге белем бирү шартларында поликультуралы шәхес тәрбияләү...

Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләренең бала тәрбияләүдәге роле

Ризаэтдин Фәхретдин укуларында ата- аналар белән оештырылган кереш әңгәмә...

Патриотизм - важнейший фактор воспитания подрастающего поколения/ Ватанпәрвәрлек - яшь буынны тәрбияләүдә иң мөһим фактор

ldquo;Хәзерге мәктәпнең вазифасы безнең киләчәк буыныбызны аңлы, укымышлы бер татар ясап чыгарудыр”.                          ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә поликультуралы шәхес тәрбияләү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә поликультуралы шәхес тәрбияләү...