Яңа буын тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин мираслары.-Конференция доклад
статья ( класс) на тему

Талибуллина

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Кая барабыз? Урлашу, алдашу, үтерү гадәти күренешкә әверелеп бара. Тир түкми генә байлык туплау-төп кәсепкә әйләнде, наркомания, жинаятьчелек, эшсезлек чәчәк ата. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү, эчкерсезлек, саф мәхәббәт, үз ихтыяҗыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады.Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен бердәнбер юл, таяну ноктасы – әхлак тәрбиясе бирү. Бүген күпме галим-педагог озак еллар дәвамында халыктан яшеренеп килгән рухи, әхлакый байлыкларны кире кайтару юлларын эзли.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_talibullina.docx24.2 КБ

Предварительный просмотр:

Талибуллина Гөлнара Нәфис кызы.

Яңа Нәдер муниципаль гомуми урта белем бирү учреждениесе

Яңа буын тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин мираслары.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Кая барабыз? Урлашу, алдашу, үтерү гадәти күренешкә әверелеп бара. Тир түкми генә байлык туплау-төп кәсепкә әйләнде, наркомания, жинаятьчелек, эшсезлек чәчәк ата. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү, эчкерсезлек, саф мәхәббәт, үз ихтыяҗыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады.Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен бердәнбер юл, таяну ноктасы – әхлак тәрбиясе бирү. Бүген күпме галим-педагог озак еллар дәвамында халыктан яшеренеп килгән рухи, әхлакый байлыкларны кире кайтару юлларын эзли.

Татар халкы тарихында тирән эз калдырган галим Р. Фәхреддин әсәрләренә соңгы елларда зур игътибар итәбез. Милләтебез язмышы кыл өстендә калган бер чорда Р. Фәхреддин халкыбызның үткәнен, аның гүзәл сыйфатларын фәнни нигездә салып, киң массаларда милли горурлык хисләрен уята алган икән, аңа булган игътибар яңа гасырда да үзен аклар.

 Беренче чиратта ата – бабаларыбызның күп еллар дәвамында тупланып килгән тәрбия алымнарын өйрәнергә һәм аларны тормышта кулланырга кирәк. Р.Фәхреддин тәрбия темасына багышланган хезмәтләрендә яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул үз эченә укытучыларның вә ата – аналарның даими  игътибарын  таләп итә. Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабында Р.Фәхреддин болай ди: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас.Тәрбияле бала җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына бирелмәс, аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас”.

           Шундый тәрбияле баланы ничек итеп тәрбияләргә соң?  Без ,укытучылар,тәрбиячеләр шул сорау белән һәр көн, һәрдаим янып яшибез.Иң беренче чиратта әхлаклы шәхес тәрбияләргә тырышабыз. Әхлакый тәрбия дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, этик нормалар булдыру һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшендерү максатыннан, яшь буынга системалы тәэсир итүне аңлыйбыз. Без,укытучылар, тиешле шартларны тудыра, эшне оештыра, балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтү максатыннан чыгып эш итәбез.Моның ачык мисалы булып 5 сыйныфта үткәрелгән”Иманлы һәм тәрбияле булыйк!”.”Әдәпле бала”, “Матурлык бер көнлек, игелек – гомерлек”дигән темага сыйныф сәгатьләре тора.Сыйныф сәгатьләрендә балалар бөек шәхес Р.Фахреддин турында мәглүмат алалар,проблемалы сораулар чишәләр,әхлак мәсәләсенә кагылышлы иҗади эш белән шөгыльләнәләр. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсен балаларга шундый эш алымнары белән җиткерергә тырышабыз. Балалар әхлак кагыйдәләрен көндәлек тормышта, уку эшчәнлегендә, башкаларга мөнәсәбәтендә ныгыта баралар.Бу турыда  мәшһүр мәгърифәтчебез болай ди: “Сабанчы вә бакчачының  орлык чәчмәктән һәм дә җимеш икмәктән элек җирләрен никадәр йомшартулары, чүп вә бозык үләннәрне тамырларына кадәр чыгарып ташлаулары  мәгълүм. Бу – җир тәрбиясе. Тәрбиясе  булмаган җирдән  мул уңыш алып булмаган кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә – гүзәл кеше җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эштер.”

Сыйныфта балалар белән һәрдаим “Тәрбияле бала”китабын кулга алабыз.Төрле конфликтлы ситуацияләр чыкканда Р.Фахреддиннең йогынтылы сүзләрен табарга тырышабыз. Сыйныфтагы балалар “Тәрбияле бала”китабыннан кайбер тәгълиматларны яттан беләләр. «Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсеннән дә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга сәдака вә ахыйрәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына бирелмәс вә бер мәмләкәт падишаһлыгына илә алмаштырмас. Аны һәркем яратыр вә мактап сөйләр, булган йомышын үтәрләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомышын үтәмәсләр, бәлки хурларлар вә кимсетерләр. Тәрбияле бала бетмәс хәзинә булса, тәрбияле булу мөмкин эштер.Тәрбияле бала булырга һәр баланың  кулыннан килер,  көче дә җитәр. Әтием һәм әнием шатлансын дип, кешеләр миңа рәхмәт әйтеп мине яратсыннар һәм мине үрнәк итеп сөйләсеннәр дигән балаларның барчасы да тәрбияле бала була ала».Бу тәгълимат белән һәрберсе таныш,аны даими искә төшереп торабыз.

Яшь буынны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең иҗтимагый әһәмияте зур. Ислам - җан, тән пакьлеге. Ул - әхлаклылык, ярдәмчеллек үрнәге. Намуслы, юмарт, ярдәмчел булу, дөреслекне яклау, эчкерсезлек, кунакчыллык - кешене куркәм итүче сыйфатлар. Ата - анага игелек кылу, сабырлык кебек сыйфатларны да безгә ислам дине кануннары өйрәтә. Без укытучылар, урынын һәм вакытын туры китереп, динлелекнең һәм әхлаклылыкның күркәм булуы турында сүз алып барырга тиешбез. Ислам әхлагын саклаган һәр кеше дә сау- сәламәт һәм рухи яктан көчле була. Р. Фәхреддин дингә – кешелек җәмгыяте килеп яши башлаганнан алып, Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы һәм тәртип, тәрбия һәм әхлакның нигезе, гаиләдә тәртип сакчысы, тормышның төзек, гомерләрнең бәрәкәтле вә файдалы узуына сәбәпче итеп карый. Бу – аның, дин әһеле булудан тыш, чын галим икәнлеген күрсәтеп тора.

Рухи-әхлакый тәрбия бирүдә халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, максатыннан авылыбыз мәдәният йорты белән тыгыз бәйләнештә торабыз.Безнең укучыларыбыз гаилә бәйрәмнәренең , дин тәрбиясе  турындагы чараларның төп катнашучылары булып торалар. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара. Бары тик рухи-әхлакый яктан камил шәхес кенә җәмгыятьтә үз урынын табып, гаиләсе, дуслары, башка кешеләр белән дөрес мөгамәлә урнаштырып, тормышта уңышка ирешә алачак.

Без, укытучылар, укучыларыбызны Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянып, алар үрнәгендә тәрбияләсәк, киләчәк буын һичшиксез әхлаклы, миһербанлы булып үсәр!Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене гомер буена озата бара. Бөек галимебез Р.Фәхреддин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.

       

Кулланылган чыганаклар.

1. Мәгариф, №1, 2005, 58 - 60 битләр

2. Мәгариф, №3, 2005, 62 - 64 битләр

3. Ризаэтдин Фәхретдин. «Шәкертлек әдәбе». – Казан: “ Иман “ нәшрияте, 2002, 3 – 5 битләр.

4. Ризаэтдин Фәхретдин. “Тәрбияле бала”. 1889 ел, 14 март, 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре”

Материал об использовании трудов Р. Фахреддина для нравственного воспитания детей ....

Укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен файдалану.

Ризаэддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен: тәгълим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта...

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

Рус төркемнәрендә укучы төрле милләт балаларында толерантлык тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын куллану . (Мастер – класс)

Конспект мастер-класса для учителей татарского языка, работающих в русскоязычных группах...

Сыйныф сәгате: “Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. Р. ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”  (Р.Фәхреддин).      ...