мәкалә "XXI гасырның төп юнәлеше - сәламәт буын тәрбияләү"
статья по физкультуре (5, 6, 7, 8, 9 класс) на тему

Укыту-тәрбия эшендә сәламәтлекне ныгыту алымнары

Скачать:


Предварительный просмотр:

Зиязетдинова Чулпан Фаяз кызы

Актаныш районы Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе

 ХХI гасырның төп юнәлеше – сәламәт буын тәрбияләү

Әйе, без XXI гасырда яшибез. Заман үзгәргән саен, проблемалар да артып тора. Без яши торган гасырның төп юнәлешләренең берсе- сәламәт буын тәрбияләү. Чыннан да, хәзерге буын кешеләренә караганда безнең әбиләр һәм бабайлар сәламәтрәк. Ни өчен? Чөнки ул чорда бары тик экологик яктан чиста ризык кулланылган, физик эш, хәрәкәт күбрәк, кешеләр бер - берсенә карата мәрхәмәтлерәк булган. Бу сәбәпләрне бик күпләп санап китәргә булыр иде. Сәламәтлек мәсьәләсе кешелек дөньясының акыл ияләрен элек- электән кызыксындырган. Хәзерге заман кешеләрен дә ул битараф калдырмый.

Кешенең сәламәтлеген ныгыту аның дөньяга килгән көненнән башланырга тиеш. Бала кечкенә чакта аны әти - әниләр, тәрбиячеләр кайгырта. Ә мәктәп еллары - кешенең шәхес буларак формалашуында иң мөһим чор. Бүген мәктәптә баланың сәламәтлеген саклау дигәндә, нигездә аның физик иминлеген кайгырту, тагын да төгәлрәк әйтсәк, белем алу шартларының санитар нормаларга туры килүе күздә тотыла.            Тикшерүләр нәтиҗәсеннән күренгәнчә, бүген укучыларның 10- 20% ы гына тулысынча сау- сәламәт. Аеруча киң таралган авыруларның берсе - күзләрнең начар күрүе. Сулыш органнары, нерв системасы, ашкайнату системасы, сөяк, мускул, кан тамырлары авырулары еш күзәтелә. Витаминнар җитмәү - күп авыруның сәбәпчесе.

 «Сәламәтлек турында кайгырту – укыту-тәрбия эшенең гаять әһәмиятьле өлеше. Баланың шат күңелле, тормыш сөючән булуы аның рухи тормышына, дөньяга карашына көчле йогынты ясый. Акыл үсешенә уңай тәэсир итә, белемнең ныклыгына, үз көченә ышаныч тудыра.” В.А.Сухомлинскийның әлеге фикере белән килешми мөмкин түгел. Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес итеп формалаштыруда нигез булып тора. Нәрсә соң ул сәламәтлек? Иң камил очракта, сәламәтлек – авыруың яки физик җитешсезлегең булмау гына түгел, бәлки тулы физик, психик һәм социаль иминлек халәте. Бу, әйткәнебезчә, иң камил очракта гына шулай. Физик яки психик кимчелеге булган кеше дә үзен сәламәт хис итәргә мөмкин һәм, киресенчә, сау – сәламәт килеш тә рухи канәгатьлек кичермәвең ихтимал. Димәк, сәламәтлек – физик һәм рухи иминлек, күңел күтәренкелеге, уңай хисси кичерешләр белән яшәү.

Һәрбер укытучы үз укучыларының сәламәт һәм бәхетле булуын телидер. Әмма барыбыз да балаларны ничек итеп үз – үзләренә, әйләнә - тирәгә, табигатькә игътибарлы итеп тәрбияләү турында уйлана микән? Ә бит моның “сере” бик гади: сәламәт яшәү рәвешенә күнегү, ягъни:

  • физик сәламәтлекне саклау һәм ныгыту;
  • көндәлек режимны төгәл үтәү;
  • шәхси гигиена;
  • дөрес туклану;
  • чыныгу;
  • начар гадәтләргә бирешмәү;
  • кешеләргә эчкерсез мөнәсәбәтле булу.

Саулык көн дә һәм гомер буе кирәк, шунлыктан балаларда һәм яшүсмерләрдә сәламәт яшәү культурасы тәрбияләү ел дәвамында һәрдаим алып барылырга тиеш. Әлеге мөһим эшкә һәр укытучы үз өлешен кертә. Әйдәгез, хәзер аларның һәркайсына аерым тукталыйк.

Иртәнге физик күнегүләр, дәрестә үткәрелгән физминуткалар, хәрәкәтле уеннар, сәламәтлек көне уздыру – бар коллективларда да күркәм гадәткә әйләнде. Балаларны җитез, чыдам, кыю, тәртипле итеп тәрбияләү йөзеннән , “Кышкы уеннар”, “Күңелле стартлар”, “Күңелле Сабантуй”,”Ягез әле, кызлар!”, “Ягез әле, егетләр” дигән уен – ярышлар үткәрелеп бара. Сәламәтлеккә өйрәтүнең тагын бер уңышлы юлы – класс сәгатьләрендә“Төтенгә әйләнгән сәламәтлек”, “Яшел докторлар”, “Сәламәтлек – зур байлык” кебек темаларга сөйләшүләр үткәрү, үзара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

 Хәрәкәт күнекмәләрен үстерә торган барлык төр уеннар баланың физик үсешенә генә түгел, акыл үсешенә дә уңай йогынты ясый, игътибарлылык, үзара ярдәм итешү, коллективизм кебек уңай сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

“Физик хезмәт һәм хәрәкәт – сәламәтлек юлдашы ул” дигән лозунг сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтүдә бик мөһим булып тора. Ничәмә - ничә гасырлар буена бабаларыбыз физик эш эшләгәннәр, шуның белән көн күргәннәр, тормыш иткәннәр. Ни кызганыч, соңгы елларда физик хәрәкәт бик азайды, балалар телевизор карау, компьютерда уйнау белән мавыга. Яшь буынны рухи һәм физик яктан сәламәт итеп тәрбияләүдә хезмәт чыныгуы алу, әлбәттә, нәтиҗәле чара булып тора. Балалар көзге, кышкы, җәйге каникулларда үз көчләре җитәрлек хезмәттә катнашалар, мәктәп яны тәҗрибә участогында практика үтәләр.

Сәламәт булуның асылы тормыш – көнкүрештә безнең нинди гадәтләргә ия булуыбыз белән дә бәйле. Гадирәк итеп әйткәндә, әгәр гаиләдә, класста, мәктәптә, сез яшәгән йортта, ишегалдында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә нык игътибар бирелә, әйләнә - тирәдәгеләр дөрес туклана, ял итә, ызгыш – талашсыз яши икән, алардан үрнәк алып яшәү җиңелрәк була. Киресенчә, тәмәке тарткан, аракы эчкән, бөтен күңелен ашау – эчүгә биргән кешеләр янында үз – үзеңне билгеле кысаларда тоту зур ихтыяр  көче сорый. Яман гадәтләр берәүдән икенчегә тиз “йога”. Шунлыктан наркоманлык, токсикоманлык , эчүчелекне профилактикалау, булдырмый калу, алар белән бәйле җинаятьләргә юл куймау – һәр укытучы, класс җитәкчесе, ата – ана алдында торган бурыч. Мәктәпкәчә яшьтәге, кече яшьтәге укучылар, яшүсмерләр һәм яшьләр белән профилактика чаралары, шәхеснең яшь үзенчәлекләрен истә тотып, аерым – аерым уздырыла. Лекция – докладлар уку, әңгәмәләр үткәрү, “Түгәрәк өстәл” янында сөйләшүләр, “Сорау - җавап” кичәләре үткәрү, китап – газета мәкаләсе эчтәлеге буенча фикер алышулар оештыру һ.б. нәтиҗәле санала. Аерым укучыларның көнкүреш шартларын, кайбер гаиләләрдә балага тәрбия бирүнең чик – чамалы булуын истә тотып, андыйлар белән төркемнәрдә һәм аерым – аерым аңлату – төшендерү эшләре алып бару киңәш ителә.

Гаилә хәле, эштәге уңышы, милек казанышлары нинди генә булса да, һәр кешенеңиң кадерле байлыгы – сәламәтлек. Югалткан сәламәтлекне кире кайтаруның бик авыр, еш кына уңышсыз эш икәнен балаларга кече яшьтән хәреф танырга өйрәткән кебек өйрәтергә кирәк. Бу катлаулы эшне намуслы итеп башкару – гаиләнең һәм мәктәпнең уртак төп максаты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урта гасырның чәчәк ату чоры

Урта гасырның чәчәк ату чоры темасы буенча 6 класс өчен тарихтан контроль эш тексты. Биремнәр 2 вариантта...

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Яңа буын тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин мираслары.-Конференция доклад

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Кая барабыз? Урлашу, алдашу, үтерү гадәти күренешкә әверелеп бара. Тир түкми генә байлык туплау-төп кәсепкә әйләнде, наркомания, жиная...

Гасырны үзенә сыйдырган әдип

Татарстан АССРның  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәткә багышланган кичә....

Әдәбият дәресләрендә миһербанлылык, шәфкатьлелек, ата- анага, өлкән буын кешеләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Ата-аналарга, өлкәннәргә  ихтирамлы, мәрхәмәтле, игътибарлы, ярдәмчел булу, гаиләдә тату яшәргә омтылу кебек асыл сыйфатлар тәрбияләү - укытучының бурычы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы бу сый...

Патриотизм - важнейший фактор воспитания подрастающего поколения/ Ватанпәрвәрлек - яшь буынны тәрбияләүдә иң мөһим фактор

ldquo;Хәзерге мәктәпнең вазифасы безнең киләчәк буыныбызны аңлы, укымышлы бер татар ясап чыгарудыр”.                          ...