Әдәбият дәресләрендә миһербанлылык, шәфкатьлелек, ата- анага, өлкән буын кешеләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
статья

Айзатуллова Роза Равильевна

Ата-аналарга, өлкәннәргә  ихтирамлы, мәрхәмәтле, игътибарлы, ярдәмчел булу, гаиләдә тату яшәргә омтылу кебек асыл сыйфатлар тәрбияләү - укытучының бурычы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы бу сыйфатларны дәрес саен балаларга инандыра.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbiyat_dreslrend_miherbanlylyk.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәбият дәресләрендә миһербанлылык, шәфкатьлелек, ата- анага, өлкән буын кешеләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Айзатуллова Р.Р.,

Чувашия Республикасы 1 номерлы Шыгырдан урта мәктәбе укытучысы.

Ата-аналарга, өлкәннәргә  ихтирамлы, мәрхәмәтле, игътибарлы, ярдәмчел булу, гаиләдә тату яшәргә омтылу кебек асыл сыйфатлар тәрбияләү-укытучының бурычы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы бу сыйфатларны дәрес саен балаларга инандыра.

Һәр сыйныфта гаиләдәге мөнәсәбәтләр, әти-әнигә карата караш темасына язылган әсәрләр үтелә. Күп кенә әсәрләрдә (Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять", Х. Сарьян "Бер ананың биш улы", Т. Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр") аналарның балага мөнәсәбәтләрнең изгелеге чагыла. Балалрның әти-әниләренә булган мөнәсәбәтләрне чагылдыра торган әсәрләр дә бар. Ш.Хөсәенов “Әни килде”, А.Гыйләҗев “Җомга көн кич белән”  әсәрләрендә балаларның әниләренә карата салкын караш, мәрхәмәтсезлек  тасвирлана.

Ш.Хөсәеновның “Әни килде” әсәрендә Ана күңелендә балаларына карата көчле мәхәббәт бар. Ул һәр баласын үзенчә ярата, аларны бары тик яхшы итеп кенә күрергә тели, кимчелекләрен гафу итә. Ана балаларының көчсезлегенә, юньсезлегенә кайгыра. Ана кеше үч тота алмый, кайгыра гына ала. Ул балаларының үз янына бурычларын үтәү өчен генә килүләрен дә яхшы төшенә. Үзара талашып киткәндә, әдәп, әхлак, намус турында уйлап та карамауларына йөрәге әрни аның. Шундый игътибарсызлыкны Ана берничек тә гафу итә алмый. Шул ук вакытта аның күңелендә үпкә дә бар. Ул яшь вакытында, көчле булганда, балаларына кирәк булган, ә хәзер балалары тормышта үз юлларын тапкан. Ананың бигрәк тә Исламга үпкәсе зур. Моңа кадәр хәсрәтен эчендә йөрткән Ана, үлеме алдыннан улына карата үз карарын җиткерә.

А.Гыйләҗев “Җомга көн кич белән”. Язучы төп игътибарны кеше язмышын сурәтләүгә юнәлтә, Олы яшьтәге кеше – Бибинур карчык язмышы әсәр үзәген тәшкил итә. Бибинурның язмышы башкаларныкына бер дә охшамаган. Ул яшьлек мәхәббәте Мирзаһитка кияүгә чыгарга тиеш иде. Көтмәгәндә – уйламаганда, хатыны үлгән, өч бала атасы Габдуллаҗанны сайлый. “Әгәр син каршы килмәсәң, мин бөтенләйгә монда калам... Балалар ятим бит”, - дип, үз теләге белән Габдуллаҗан өендә кала. Үзенең киләчәк бәхете, мәхәббәтеннән баш тарта. Өч баланы тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастыра.  Бибинур чит кеше балаларын тәрбияли, ә комсыз, мәрхәмәтсез балалар аны оныталар, аның барлыгын да белмиләр. Карчык аларны гомере буе аклый, яклый, яхшы итеп күрсәтергә тырыша. Үги балалар өчен көчен кызганмый, аларны үз балаларыдай ярата, тик балалар гына аның олы мәхәббәтенә җавап бирә белмиләр. Оныкларын да күрсәтмиләр. Алар аңа ярдәм итү турында уйлап та карамыйлар, хәтта хәлен белеп хат та язып салмыйлар. Олыгыйган көнендә әниләренең хәлен дә белмәгән балаларны авыл халкы гаепләгәндә, Бибинур һаман аларга тел-теш тидертмәс өчен тырыша. Менә шулай барлык кешләргә изгелек  кылган карчык үзе турында оныта, япа – ялгызы кала, картлыгы караучысыз үтә.

Хәзерге вакытта әниләрдән ваз кичкән балаларны күп очратырга була. Балалары бар килеш тә картлыгын картлар йортында уздыручы аналар да күп.

“Әти-әнисе картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп, алардан котылырга тырышу-әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та”. Риза Фәхреддин.

“Җомга көн кич белән” әсәрен укыганнан соң мин укучыларга сорау бирдем. Ә безнең тирәдә ялгыз яшәүче, ташланган карт-карчыклар бармы? Без , бу сорауга җавап эзләп, Батыр иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге директоры Малинина Татьяна Ивановнага мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәге фактларны китерде. “Һәр авылда  ялгыз, ташланган олы яшьтәге  кешеләр бар. Халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге шундый кешеләрне урнаштыру өстендә эшли. Чувашия Республикасында олы яшьтәге кешеләрне урнаштыру буенча 6 үзәк эшли. Шуларның 3се Батыр районында урнашкан. Берсе – Тархандагы психо-неврологик интернат. Икенчесе – Тархандагы олы яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен вакытлыча яшәү үзәге. Өченчесе – Кызыл Чишмәдәге олы яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен вакытлыча яшәү үзәге.  Тарханда 6 урында 6 кеше. Чишмәдә 17 урында 17 кеше.” Мәсәлән, Кызыл Чишмә олы яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен вакытлыча яшәү үзәгендә 17 кешенең 14се ялгызлар булса, 3 кешенең балалары бар. Ә ул балаларның үз гаиләләре, йортлары бар, яшәү өчен бөтен шартлары тудырылган. Тик өйләрендә әти-әниләре өчен урын юк. Балалар аналарын картлык көннәрендә ярдәмнәреннән мәхрүм иткәннәр. Шунысы бик кызганыч, ташланган 3 картның 2се татарлар.

 Шунысы куанычлы, Шыгырдан авылыннан картлар йортында тәрбияләнүчеләр юк. Олыларга карата җылы мөнәсәбәт гаиләдә кечкенәдән ук салына. Гаиләләрдә балалар әби-бабай белән тәрбияләнәләр. Элек-электән үк бала тәрбияләүдә әби-бабайларның өлеше әйтеп бетергесез зур. Алар оныкларында туган телебезгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләгәннәр.

Карт кешенең бәхете зур пенсия алуда гына дип уйласагыз, нык кына ялгышырсыз. Бәхетле картлык – янәшәңдә сине кайгырткан балалар һәм оныклар булуда. Ә иң зур бәхетсезлек ул – ялгызлык. Ялгыз картлар үзләрен беркемгә дә кирәксез итеп сизәләр. Алар күңел төшенкелегенә бирелеп яши, башкаларга караганда ешрак курку хисен кичерә һәм елый.

Әгәр дә картлар йортларына матди хәлләрен яхшырту өчен генә эләксәләр, бу яхшы булыр иде, ләкин күп очракта аларны газиз балалары илтеп тыга.

Нинди сәбәпләр этәрә соң кешеләрне үз әти-әниләрен картлар йортына тапшырырга? Кешеләрдә әхлаклылык сыйфатлары кими баруның сәбәбе нәрсәдә?

Россиялеләрнең әхлакый сыйфатлары кими баруы турында күп языла һәм сөйләнелә. Билгеле, бу күренешнең күп төрле сәбәпләре бар.        

Хәзер бездә сатыла торган китапларны карагыз: аларда үтереш, суеш, фәхишәлек турында сөйләнә. Балаларның күбесе телевизордан шундый пычрак күренешләрне карап, шундый китаплар укып, анда сөйләгәннәрне, күрсәтелгәннәрне үрнәк дип, әхлак нормасы, дөрес әхлакый тәртип, дип кабул итә.

Экраннарда  үтерү, талау, көчләүнең иң пычрак, иң куркыныч күренешләрен, шулай ук аерым кешеләрнең һәм криминал төркемнәрнең әхлаксызлыгын, үрнәк алу өчен диптер инде, бик тәфсилләп күрсәтә. Халык гореф-гадәтендә төпләнгән элекке идеалларның күбесе юкка чыкты.

Массакүләм матбугат чаралары океан артының пычрак тормышын пропагандалау, исәннәргә һәм үлгәннәргә яла ягу – яшь буын аңында җәмгыятьтәге кыйммәтләр турында дөрес күзаллауларын юкка чыгарды. Балаларны аталарына каршы котырттылар.

         Җәмгыятьтә әхлаксызлыкның көчәюенең тагын бер сәбәбе – гаиләнең һаман таркала баруы. Гаиләдә туганнар арасында мөнәсәбәтләр начарлана бара, яшьләр өлкән буыннан аерыла . Шәһәрдә фатир алып, аерым яшәп, яшьләр үзенең әти-әниләреннән аерылды, балалары исә әби-бабаларының әкият сөйләвеннән, китаплар укуыннан мәхрүм калды.

         Шуны билгеләп үтү урынлы: боларның күбесе – алга киткән илләр өчен хас сыйфат.

         Әхлаксызлык сыйфатлары арта баруның чираттагы  сәбәбе – алкоголизм. Россиядә аракы, исерткеч эчемлекләрне элек-электән эчкәннәр. Әмма бүгенге кебек эчү тарихта беркайчан да булмаган шикелле. Алкоголизм акылның җимерелү процессын туктата алмаслык итте. Шул сәбәпле акылга зәгыйфь, гарип балалар туа.

Күп кенә мөселман илләрендә картлар йорты бөтенләй юк, чөнки өлкәннәрне анда бирү гаилә өчен начар саналган. Мәсәлән, Кавказда, Урта Азиядә, гарәп илләрендә, Төркиядә халыкның картларны ничек хөрмәт итүләрен күрәбез, хәтта өлкәннәр бик картаеп бетсәләр дә. Чөнки картларны карау иманны куәтли, рухи яктан шәхесне үстерә.

Җәмгыятебез сәламәт булсын өчен гаиләләре дә ныклы булырга тиеш. Ата-анага хөрмәт булганда гаиләләр дә ныклы булалар. Аларны хөрмәт итү гаиләдә өлкәннәрнең ролен үстерү дигән сүз, чөнки алар үсеп килүче буынга акыллы киңәшләрен бирәләр.

Динебездә шундый бер риваять тә бар. Бер кеше карт әтисен арбада алып барып, бер чокырга ташлаган икән. Өенә кайткач, арбасын да ташламакчы була, ди. “Әтием, тукта әле, син бу арбаны ташлама”, – дип әйтә икән малае. “Нәрсәгә соң ул, улым?” – дигән сорауга улы: “Син картайгач, мин дә сине алып барып шул чокырга ташлармын”, – дип җаваплаган. Ягъни, ни генә кылсак та, ул безнең үзебезгә әйләнеп кайтачак...

Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

Әдәбият дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда әдәби әсәрләр аша укучыларда әхлакый яктан формалашкан күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү

“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.Бер кавемнең     әдәбияты  нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.”(Ризаэддин Фәхреддин)   Әхлакый тәрбия бирү- ке...

"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (159 бит),-Казан 2015 ел;

quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (159 бит),-Казан 2015 ел...

"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (75 бит), Казан 2016 ел.

quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (75 бит), Казан 2016 ел....

"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (79бит), Казан 2017 ел.

quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (79 бит), Казан 2017 ел....