Урта гасырның чәчәк ату чоры
тест по истории (6 класс) по теме

Каримова Разиля Агалямзяновна

Урта гасырның чәчәк ату чоры темасы буенча 6 класс өчен тарихтан контроль эш тексты. Биремнәр 2 вариантта

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kontrolurta_gasyrnyn_chchk_atu_chory.docx17.74 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

Балтач районы

МБОУ «Пыжмара гомуми урта мәктәбе»

“Урта гасырның чәчәк ату чоры”

 бүлеге буенча

 контроль эш

Каримова Разиля Агалямзяновна

Тарих һәм татар теле укытучысы

2013

 “Урта гасырның чәчәк ату чоры” бүлеге буенча контроль эш

Вариант 1

1. Чиркәү хакимияте күзлегеннән чыгып караганда дөрес булмаган тәгълимат тарафдарларын ничек атаганнар?

А)  еретиклар

Б) секталар

В) инквизиция

2.  Монахларның дини җәмгыятьләре ничек аталган?

А) секталар

Б) орденнар

В) инквизиция

3. XII – XV гасырларда барлыкка килә башлаган катлаулар вәкилләре органнарының җыелышларын икенче төрле ничек атаганнар?

А) секталар

Б) курфюрст

В) парламент

4. XIV гасырда булган авырлыкларны табыгыз.(берничә җавап)

А) эшсезлек

Б) чума

В) ачлык

Г) эчкечелек

Д) крестьян сугышлары

5. Йөзьеллык сугыш кайчан булган?

А) 1337 – 1453

Б) 1337 – 1437

В) 1353 – 1453

6. ЙөзЬеллык сугыш Франциядә нинди үзгәрешләр ясый?

7. Ак һәм Ал розалар сугышыннан соң Генрих VII җиңеп чыга, ул нинди король династиясенә нигез сала?

А) Бурбоннар

Б) Тюдорлар

В) Королинглар

8. Урта гасырда чумадан дәвалануның рецептын укыгыз. Урта гасырлар медицинасы турында сездә нинди фикерләр туа?

Тере баканы ал һәм аны корсагы белән чума җәрәхәте өстенә куй. Әгәр дә пациент исән каласы булса, бака чирек сәгатьтән соң шартлаячак. Аннан соң икенчесен куй һәм, шулай итеп, алар шартлаудан тукталганчы эшлә, чөнки бакалар йогышлы чирнең көчен үзләренә тартып алалар. Әгәр дә баканың берсе дә шартламый икән, кешене коткару инде мөмкин түгел.

9. Көнчыгыш Европа халыкларын аерып алыгыз. (берничә җавап)

А) вестготлар

Б) славяннар

В) балт халыклары

Г) викинглар

Д) фин кабиләләре

10. Томизмга кем нигез салган?

А) Франциск Ассизский

Б) Фома Аквинский

В) Абеляр

Вариант 2

1. Еретикларны тикшер өчен, чиркәү XIII гасырда махсус комиссия –

А) секта

Б) инквизиция

В) орденнар   төзи

2. Изгеләр каберлегенә ерак сәфәргә чыгучы диндар мосафирларны

А) паломниклар яисә пилигримнар

Б) монахлар

В) доминикчылар дип атаганнар

3. Бу сүзне Германиядә ландтаг, Пиреней ярымутравында – кортес, Чехия, Польша һәм Венгриядә сейм дип атыйлар.

А) парламент

Б) секта

В) орден

4. XIV гасырда булган авырлыкларны табыгыз.(берничә җавап)

А) ачлык

Б) корылык

В) крестьян сугышлары

Г) чума

Д) эшсезлек

5. Йөзьеллык сугыш кайчан булган?

А) 1353 – 1453

Б) 1337 – 1437

В) 1337 – 1453

6.  ЙөзЬеллык сугыш Англиядә нинди үзгәрешләр ясый?

7. Тюдорлар эмблемасы нинди була?

А) Ал роза

Б) Ак роза

В) ике төстәге розалар бергә кушыла

8. Урта гасырда чумадан дәвалануның рецептын укыгыз. Урта гасырлар медицинасы турында сездә нинди фикерләр туа?

Тере баканы ал һәм аны корсагы белән чума җәрәхәте өстенә куй. Әгәр дә пациент исән каласы булса, бака чирек сәгатьтән соң шартлаячак. Аннан соң икенчесен куй һәм, шулай итеп, алар шартлаудан тукталганчы эшлә, чөнки бакалар йогышлы чирнең көчен үзләренә тартып алалар. Әгәр дә баканың берсе дә шартламый икән, кешене коткару инде мөмкин түгел.

9. Көнчыгыш Европа халыкларын аерып алыгыз. (берничә җавап)

А) вестготлар

Б) славяннар

В) балт халыклары

Г) викинглар

Д) фин кабиләләре

10. Томизмга кем нигез салган?

А) Франциск Ассизский

Б) Фома Аквинский

В) Абеляр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.

Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне....

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

Сугыш чоры балалары

Презентация...

Хакас чонынын иргi – пурунгы тустарга чорых.

Интересный материал про лошадей...

Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р.

Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р....

мәкалә "XXI гасырның төп юнәлеше - сәламәт буын тәрбияләү"

Укыту-тәрбия эшендә сәламәтлекне ныгыту алымнары...

Гасырны үзенә сыйдырган әдип

Татарстан АССРның  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәткә багышланган кичә....