Сугыш чоры балалары
материал (11 класс) по теме

Исламова Эльвира Маулетдиновна
Презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sugysh_chory_balalary.pptx2.62 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Максат: Балаларны авыр сугыш чоры михн әтләре белән таныштыру, ватаныбыз тарихына карата кызыксыну формалаштыру, ветераннарга хөрмәт, фашизмга нәфрәт тәрбияләү.

Слайд 2

Б әхетле бул, балам! Җирдә яңа кеше туа һәм якты дөн ь я белән исәнләшкәндәй, беренче тапкыр кычкырып аваз сала. Бәхетеннән чиксез шатланган ана, елмаеп нәни сабыена төбәлә һәм әкрен генә әлеге сүзләрне кабатлый: “Син дөн ь яга килдең, син бәхетле, илебезнең киләчәге синең кулда.....” Әйе, һәр ана үз сабыена зур өмет белән ышанып карый. Ана үз баласын туган көннән алып, күкрәк сөтен имезеп, җан җылысын биреп, иркәләп, назлап үстерә. “Бәхетле бул, балам,” дип кайсы гына ана үз баласына әйтмәгәндер?

Слайд 3

1941 елны ң 22 июнендә шушы мәхәббәтне, назны, сөюне явыз фашистлар таптап, аналарыбызның йөрәгенә әрнү – сагыш салып, балаларның якты, бәхетле балачагын урлап сугыш – дәһшәтле бөек ватан сугышы башлана. 1941 – 1945 еллар тарих битләренә канлы хәрефләр белән уелган. бөек ватан сугышы егерменче гасырның иң олы фаҗигасы. җимерелгән кала – авыллар, аяусыз бәрелешләр, киселгән гомерләр, ятимнәрнең ачы күз яшләре.... сугыш ул – бик куркыныч нәрсә, кан ул – ут ул, үлем, яралар, күз яш ь ләре, ачлык, кайгы тол аналар, ятим балалар .

Слайд 4

Кадерле китап укучыларыбыз! Без , сезне белорус язучысы Елена Кобе ц Филимонованың “Хатынь тургайлары” дигән китабы белән таныштырырга телибез. Бу китап – Белоруссиядәге Хатын ь кешеләре турында җанлы һәм чын хикәя, бу урман авылының инде беркайчан да олы кеше була алмаган балалары турында. Фашистларның акылга сыймаслык кансызлыгы, Хатынь авылының коточкыч фаҗигасе турында.

Слайд 5

Бу күренешкә тын бетә.... Һәм көтмәгәндә шул мизгелдә Үткен чыңнары белән Йөрәкләрне телеп үтәдән – үтә Кайдадыр биектә Көмеш тавышлы, кыңгыраулар чыңлый башлады: Тиңгел – тиңгел! Чәңгел – чеңгел! Бу төтен ялаган, сөремләнеп каралып Беткән мич морҗаларына Куелган кыңгырайлар чыңлый икән шулай. Әнә бер кыңгырай тыңарга өлгермәде, Аңа икенчесе, өченчесе.... Җиденчесе... Уникенчесе кушылып китте. Кыңгыраулар чыңлый һәр мич морҗасында Тик аларның һәрберсе сагыш, хәсрәт җырчысына! Бу әрнүне, бу хәсрәтне бөтен җиһан Тыңлый сыман.... Биредә Хатын ь исемле авыл булган Аның тирә – ягында ак каеннар шаулап торган Хәзер инде ул авыл түгел – зират.

Слайд 6

… Дүшәнбе көн иде. Карт – коры яз җитүгә шатланган, каен бөреләре бүртенеп тулышкан, авылда кар бетеп, коры җирләр күренә башлаган көннәр иде. Бары тик урманда гына бераз көпшәк кар калган. Кошлар өздереп сайрый, һавада эрегән нарат сагызы исе аңкый. Эсэсчылар, минометларын, танкка каршы ата торган тупларын төягән саргылт – яшел йөк машиналарында чайкала – чайкала Хатыньга якынлаштылар. Офи ц ерлары, сиздерми генә авылны чолгап алырга боерык бирде. Яшел һәм кара шинел ь ләр урманга сибелеп Хатыньга якынлаша башладылар.

Слайд 7

Немецларны ң җәза отряды бар авыл халкын өйләреннән куып чыгарып, буш сарайга ябып, барлык йортларга, халыкны япкан сарайга бензин сибеп ут төрттеләр. Алар беркемне дә кызганмадылар. Дөрләп янган сарай ишеге дистәләгән гәүдәнең басымына түзә алмыйча җимерелеп төште. Үзләре дә факел кебек дөрләп янган кешеләр, котылу эзләп, ташкын кебек тышка ыргылдылар. Тик анда аларны адәм кыяфәтле ерткычлар пулемет уты белән каршы алдылар. Шылт иткән тавыш юк, Тик җилләр йөренә. Янган йорт янында Бер таучык күренә. Якынрак килсәләр, Бар да тын кала: Атылган балалар.... Тибрәнә җилләрдә Мамыктай чәчләре....

Слайд 8

Сарайда 9 балалары бел ән Анна Һәм Йосиф Барановскийлар (уллары Антон исән кала) һәм 7 шәр балалы Александра һәм Александр Нови ц кийлар, Елена һәм Казимир Нотколар (иң кечкенә балаларына 1 яш ь ) янды. Тагын бик күп гаиләләр янды. Бу гаиләләрнең, сабыйларның гаебе нәрсә дә соң???

Слайд 9

Хатын ь трагедиясене ң бердәнбер исән калган өлкән шаһиты – 56 яш ь лек авыл тимерчесе Йосиф Каминский була. Ул яраланган, янган килеш авылдашларының мәетләре арасыннан улы Адамнытаба. Улы әтисенең кулында җан бирә. Йосиф Каминскийның тормышындагы менә шушы трагик мизгел “Хатын ь ” мемориал ь комплексындагы бердәнбер скул ь птураның нигезенә салынган. Ул “Буйсынмас кеше” дип атала.

Слайд 10

......Кечкенә Адасик фаҗига булырга 1 көн кала төш күрә: имеш тургайга әверелеп күккә ашкан да очып киткән...... ....Янган хәрабәләр янына көндә килә Йосиф Каминский. Янган бүрәнәләргә утыра да уйга тала. Ә күктә тургайлар талпына – талпына яңгыратып сайрыйлар. Нәрсә турында сайрый соң алар? Менә берсе картның янына ук килде, баш очында җилпенеп, аңа нидер сөйләгәндәй булды. Бу кошка карап карт: “бәлки, шушыдыр әле минем Адасигым?” дип уйлады. Ә кош кайгыдан саргайган ялгыз картны юатырга тели сыман. - Әйе, әйе, бу минем тургайчыгым...бу ул...минем улым...- дип уйлый карт эченнән генә, һәм аның күзләренә томан булып яш ь сара.

Слайд 11

Бер гаебе булмаган 149 кеше, шуларның 75е - 16 яш ькэ дә җитмәгән бала, дәһшәтле утта янып көлгә әверелде. Уй – фигыл ь ләре, гадәтләре, холыклары төрле – төрле булган бу 149 кешене бер үк язмыш берләштерә, алар хакында мәңгелек хәтирә генә кала. Гөрләп торган Хатын ь урынында, элекке 26 йорт урынына 26 морҗа гына тырпаеп калды. Фашистлар авылны яндырып киткәннәр. Кардай ак өйләрне хәрабә иткәннәр. Каралган агачлар, йортлар көл булганнар. Бары тик морҗалар тырпаеп калганнар.

Слайд 12

Сугыш чорында нигезенә кадәр яндырылган 186 авылның изге туфрагы Хатынь га китерелгән. Бүгенге үле Хатын ь – авыллар каберлеге ул. Күреп ничек өзелмәсен кешеләрнең бәгыр ь ләре Бар белорус туфрагында авылларның каберләре. Татыган бар бу дөн ь яның ләззәтләрен, әрүләрен, Тик гомердә башлап күрәм авылларның каберләре...

Слайд 13

Чаң – чоң! Чаң – чоң! Янгыннан соң инде күпме еллар үтте. Һәйкәл – Хатын ь урманнары өстендә чаңнар чыңлый да чыңлый. Чаң – чоң! Чыңнар төрле була. Ә бу – Хатын ь чыңы! Ул бөтен дөн ь яга ишетелә. Коточкыч газаплардан үлгәннәрнең истәлегенә зурлап баш ию өчен кешеләр монда ераклардан киләләр. Чаң – чоң!!!

Слайд 14

Кем генә булсаң да син, Хатын ь га барсаң, кабер ташына чәчәк куярга онытма. Үзең бераз утырып тор, ерак юлдан соң ял ит, һәм күк йөзенә кара, тургайларны тыңла. Бел, Хатын ь тургайлары башка җирдәге тургайлар төсле сайрамыйлар. Нәрсә турында сөйли алар?... Ә син тыңла, уйла һәм шунда йөрәгең белән аларның җырын ишетерсең: “Кешеләр, исегездә тотыгыз: без тормышны, Ватаныбызны, сезне яраттык, кадерле кешеләр. Без сездән үтенеп сорыйбыз, кешеләр: җирдә мәңге тынычлык һәм иминлек булсын өчен көчегезне кызганмагыз. Моннан соң беркайчан да һәм бервакытта да ут өермәләре кабынмасын, тормыш үлмәсен! Шәфкат ь ле кешеләр, соны хәтерегездән чыгармагыз! Безне онытмагыз! ... Онытмагыз!.... Хатын ь фаҗигасе һәрчак хәтерегездә булсын!

Слайд 15

Толларның күзендә, Ятимнәр йөзендә Сугышның шәүләсе бар һаман. Күңелә шом яши, Җәен дә җан өши – Сугышлар булмасмы яңадан? Яз – көзләр өр – яңа гөлләрдә, Тик толлар күзеннән Ятимнәр йөзеннән Сугышның шәүләсе бетәрме?

Слайд 16

Һәр елны, 22 март көнендә. кешеләр Хатын ьга килә. Бу көн - Хатын ь фаҗигасе көне. 22 март – Хатын ь корбаннарын искә алу көне ул.

Слайд 17

Китап с өюче укучы балалар! Без сезгә, балалар китапханәсендә, сугыш чоры балаларына багышланган түбәндәге әдәбиятны укырга тәк ъ дим итәбез. 1. Дети – герои Великой Отечественной войны. – М. Дрофа-плюс - 2007. 2. Дәһшәтле чор балалары. – 15 томда. Т. 7.- Казан: Тат. кит. нәшр.,2010. 3. Сугыш чоры балалар әдәбияты.- 15 томда. Т 4. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2010. 4. Катаев. В. Сын полка. – Сыктывкар: Коми кн. изд-во, 1982. 5. Герой – пионерлар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1978. – 320б. 6. Была война. Рассказы. – М.: Детская литература, 1978. 7. Мәһдиев М. Кеше китә, җыры кала: хикәя һәм повес т ь лар. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. 8. Адамиович А. Хатынская повест ь. Каратели. – М. Советский писател ь, 1984. – 416с. 9. Бровка П. Пишу о сердце человечьем.. Сборник. Пер.с белорус. – М.: “Молодая гвардия”, 1974. 10. Кәрим Ф. Илең турында уйла: Шигыр ьл әр, поэ малар, балладалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1989. 11. Җәлил М. Кечкенә дусларга: шигыр ь ләр.-Казан: Тат. кит. нәшр.,1989. 12. Кобе ц – Филимонова Е. Хатын ь тургайлары. – М.: Детская лит-ра,1973.

Слайд 18

Кулланылган әдәбият . Кобе ц - Филимонова Е. Хатын ь тургайлары. – м. “Детская литература”. – 1973. Пионер сәхнәсе . 6 китап. – Казан: Тат. кит. нәшр. - 1978. 3. Пионер сәхнәсе. 8 китап. – Казан: Тат. кит. нәшр., - 1987. . 4. Адамович. А. Хатынская трагедия. Каратели. – М .: Советский писател ь – 1984. 5. Интернеттан материаллар, фотолар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.

Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне....

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р.

Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р....

Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе

Бөек Ватан сугышы  тәмамлануга 70 ел булу уңаеннан кичә уздыру өчен ясалган презентация....

Тема: Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез Түзем hәм сабыр булган өчен, Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез! ( Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасы. 5 нче сыйныф)

Әлеге  класстан тыш чараны  А. Гыйләҗевнеӊ «Язгы кәрваннар» әсәрен  өйрәнгәндә дә берләштереп җибәрергә була.Максат: Өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешненыгыту; тормыш кыйммәтл...

Сугыш чоры балалары.

Сугыш вакытында әти - әниләреннән, якыннарыннан аерылган балаларның ятимнәр йортындагы тормышы сурәтләнелә....

БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН “СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ” СПЕКТАКЛЕ

Сугыш вакытында әти - әниләрсез, якыннарсыз калган балалар язмышы сурәтләнә....