Патриотизм - важнейший фактор воспитания подрастающего поколения/ Ватанпәрвәрлек - яшь буынны тәрбияләүдә иң мөһим фактор
статья

“Хәзерге мәктәпнең вазифасы безнең киләчәк буыныбызны аңлы, укымышлы бер татар ясап чыгарудыр”.                                                                                                                                                                                     Г. Исхакый. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vystuplenie_npk_archa_patriotizm.docx42.79 КБ

Предварительный просмотр:

Ватанпәрвәрлек - яшь буынны тәрбияләүдә иң мөһим фактор

“Хәзерге мәктәпнең вазифасы безнең киләчәк буыныбызны аңлы, укымышлы бер татар ясап чыгарудыр”, - дип яза Г. Исхакый. Милләтпәрвәр язучының моннан бер гасыр элек әйткән бу сүзләре хәзер дә актуаль яңгырый. Милләтебез, телебез язмышы турында кайгыртучы зирәк зиһенле, камил акыллы, ватанпәрвәр  буынга ихтыяҗ көн кадагында торган проблемага әйләнде. Бүгенге мәгълүмати-коммуникатив мохит укытучы алдына ирекле аралашу белүче, конкурентлыкка әзер, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән яшь буын тәрбияләү бурычын куйды.  Ә укучылар үз чиратында мәктәптә алган белем һәм тәрбиянең үзләре өчен нигә кирәклеген, аны кайчан, кайда куллана алуын анык белергә тели.

Ватанпәрвәрлек – төрле яктан үсеш алган шәхестә булырга тиешле әһәмиятле сыйфатларның берсе.  Бала туган илгә мәхәббәт дип аталган изге хисне нәкъ мәктәптә уку дәверендә үз күңеленә сеңдереп ала. Халык, ул халык тудырган батырлар, бу халыкның теле, гореф-гадәтләре белән горурлану хисе дә укучы күңелендә мәктәптә уку чорында уяна. Үсеп килүче яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүдә Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге гимназиясе шактый зур эш башкара. “Музей эше” түгәрәге алып барган эшчәнлек районда гына түгел, мәгълүмати-коммуникатив чаралар аша республикада да мәгълүм.

 Гимназиянең  "Туган якны өйрәнү"  музеенда халкыбызның тарихы, тормыш-көнкүреш әйберләре; гимназия тарихы, яшь буынга белем биргән укытучылар, укып чыккан күренекле шәхесләр турындагы мәгълүмат тупланган. Музейдагы материаллар укыту-тәрбия процессында кулланыла. Анда үткәрелгән очрашулар, экскурсияләр, дәресләрдә гимназия тарихына кагылышлы материалларны өйрәтү аша балалар күңеленә патриотизм орлыклары салына.  Үткән тарихны сөйләп кенә укучы күңеленә сеңдереп булмый. Бала үзе  эшчәнлеккә катнашканда гына, күзләре белән күреп, куллары белән тотып караганда гына, үзе өчен ачышлар ясый, белгәннәрен бүтәннәргә дә җиткерә ала.

“Музей эше” түгәрәгенә йөрүче укучылар катнашында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар күп уздырылды. “Солдат хатлары укыйбыз”, “Хәтер юлы”, “Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы”, “Комсомоллар сугышта”, “Хәтер”  акцияләре; М. Вахитов исемендәге мәктәпне тәмамлаган укучылар -  Сталинград янындагы каты сугышларда катнашкан 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Ибраһим улы Төхфәтуллин; «Як», «МиГ» реактив самолетларында,  «Ми» маркалы вертолетларның бик күп төрлесендә 4525 сәгать күк йөзен иңләгән, 500дән артык очучы әзерләүдә катнашкан  хәрби очучы-снайпер, отставкадагы полковник  Рифкать Садыйк улы Еремеев белән очрашулар; Бөек Ватан сугышының иң авыр вакытларында төрле авыллардан килеп мәктәптә укыган, авыр тормышлы халыкка тимурчылык хезмәте күрсәткән күренекле язучылар Шәриф Хөсәенов һәм Барлас Камаловларның 90  еллык юбилейларына багышланган  әдәби кичәләр - патриотик тәрбия юнәлешендә башкарылган эшләр.

Шул чараларның иң зурысы - “Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы” Бөтенроссия акциясенең муниципаль этабын үткәрү булды. Сугыш чорындагы истәлекләрне мәңгеләштерү максатыннан, укучылар гаилә архивындагы сугыш чорына караган фотоматериалларны җыюны тормышка ашырдылар; фотода күрсәтелгән затлар турында мәгълүмат бирделәр; Буа телевидениесе белән бергә тапшыру әзерләделәр. Нәтиҗәдә Буа районы ветераннар җәмгыяте ярдәмендә сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган “Гаилә фотохроникасы” стенды әзерләнде. Анда урнаштырылган фотоларның күпчелеге – М. Вахитов исемендәге гимназиядә эшләгән укытучылар,  укучыларының  сугышта һәм тылда дошманга каршы фидакарьләрчә көрәшкән  әби-бабайлары.

Яңа елга санаулы көннәр генә калганда, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына нәтиҗә ясап, гимназиядә ике көн дәвамында “Хәтер” акциясе үткәрелде. Ул “Хәтере булмаган гаиләнең киләчәге юк” девизы астында үтте. Аның максаты - сугышта катнашкан әби-бабайлар турында материаллар алып килеп, сыйныфташларны таныштыру; үз гаиләң истәлекләре үрнәгендә, кыйммәтле ядкәрне саклаучы, аның белән горурланучы патриотлар булып тәрбияләнү. Сугыш чоры турында әби-бабайлар язган  истәлекләр, фронт хатлары, фотокарточкалар белән тулы өстәлләрне күргәч, истәлекләрне укыгач, һәр укучы күңелендә ил азатлыгы өчен көрәшкән бабасына карата горурлык хисләре тумыйча калмагандыр.

Мондый чараларны әзерләүдә үзе катнашкан, 100 яшьлек ветеран Р. И. Төхфәтуллинның   хәрби киемнән чын командирларча басып торуын күргән; сугыш кырында язылып, хәзер уалыр дәрәҗәгә килгән фронт хатларын кулына алып караган укучы иленә, халкына хыянәт итәр дип уйларга берничек тә нигез калдырмый.

Хәзерге мәгълүмати-коммуникатив мохитта яшәгәндә, үткәрелгән һәр эшнең массакүләм мәгълүмат чаралары аша яктыртылып баруы табигый хәлгә әйләнеп бара. Шәһәрнең туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, ветераннар советы, Буа телевидениесе белән хезмәттәшлек итәбез. Түгәрәккә йөрүче укучыларыбызның мәкаләләре гимназиядә чыгып килүче “Гимназия сулышы”, районның “Байрак”, республикада нәшер ителүче  “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” газеталары битләрендә басылып чыкты. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан башкарган эшләр Татарстан Республикасы Ветераннар советының Рәхмәт хаты белән бәяләнде.

Ватанпәрвәрлек  яшь буынны тәрбияләүдә иң мөһим фактор булып тора. Башкарылган һәр эш укучыны  илебезнең патриотлары итеп үстерүгә юнәлдерелгән. Укучыларыбыз,  мәктәпне тәмамлап чыккач та, иленә, халкына тугрылык, бирелгәнлек  сыйфатларын тагын да ныгыта гына барырга  кирәклеген аңлар дигән ышаныч белән яшибез.

Кулланылган әдәбият

1. Гатауллин Р. Патриотик тәрбиягә игътибар. - “Мәгариф” журналы, 2005, №5, 57 б.

2. Хәйруллин Р. Патриотлар тәрбиялибез. - “Мәгариф” журналы, 2008, №5, 47 - 48 б.

3. Гимназиянең  туган төбәкне өйрәнү музее материаллары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступления на семинарах по темам : "Формирование и развитие социальных ценностей у детей на примере ИЗО деятельности"; "Патриотическое воспитание как одна из задач воспитания подрастающего поколения"

Формирование и развитие социальных ценностей у детей в системе дополнительного образования на примере изодеятельности   Процесс творчества - это не только практическое действие, формирование из...

Патриотизм,его роль и значение в системе воспитания подрастающего поколения.

В статье  автор  показывает могообразие понятия патриотизма,как нравственного  и духовного качества личности,как системы воспитания подрастающего поколения....

Школьный музей – важная ступенька в патриотическом воспитании подрастающего поколения

Наша школа одна из старейших в районе. Она славится своими традициями, достижениями, накопленным опытом учителей и учеников. Педагоги и учащиеся занимаются поисковой деятельностью, в результате которо...

Самодеятельный театр- важный аспект духовно-нравственного воспитания подрастающего поколения.

Использование методов и приемов элементов театра, которые являются инструментом для решения проблемных ситуаций....

«Организация проектно- исследовательской работы с учащимися на базе школьного музея в рамках патриотического воспитания подрастающего поколения». (Из опыта работы историко- краеведческого музея «Память поколений» МБОУ СОШ №30 г. Подольска)

Научно-исследовательская деятельность учащихся — одна из прогрессивных форм обучения в современной школе. Она позволяет наиболее полноценно выявлять и развивать как интеллектуальные, так и потен...

История казачества как фактор духовно-нравственного, патриотического воспитания подрастающего поколения

Актуальность данной темы заключается в том, что резкое ухудшение духовно-нравственной обстановки в обществе, постепенная утрата традиционно российского патриотического сознания, истинного значения пон...

Изучение Великой Отечественной войны на уроках истории как фактор патриотического воспитания подрастающего поколения.

Изучение темы Великой Отечественной войны - это благодатный источник нравственного воспитания. Этому способствует приглашение на урок ветеранов, использование видеозаписей, презентаций, кинофильмов. Н...