Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләренең бала тәрбияләүдәге роле
консультация на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Ризаэтдин Фәхретдин укуларында ата- аналар белән оештырылган кереш әңгәмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Ата - аналар белән әңгәмә18.09 КБ

Предварительный просмотр:

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең бала  тәрбияләүдәге роле

       “Алтыннан бәһале, оҗмах   нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә, тәрбияле баладыр. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала  җанга шатлык китерер”.

  Балаларга әхлак тәрбиясе бирүгә багышланган бүгенге сөйләшүебезне  хөрмәтле мәгърифәтчебез, остазыбыз Ризаэддин Фәхреддиннең шушы канатлы сүзләре белән башлап җибәрәсем килә.

   Балаларда әхлак  кыйммәтләре формалаштыру процессы күпьяклы. Аны түбәндәге схема ярдәмендә күзаллап була.

Бала шәхес

                 ГАИЛӘ                          МӘКТӘП                 ӘЙЛӘНӘ - ТИРӘ МОХИТ

                                                                                   

   Һәр бала гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша.  Тормыш катлаулы. Бала анда яхшыны да, начарны да, вөҗданлылык һәм тәрбиясезлекне дә күрә.

   Кешенең формалашуы авыр һәм күп көч сорый торган хезмәт. Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк, монда барысы  да бала күңелендә күпмедер дәрәҗәдә эз калдыра. Балалар – гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла, аларга әхлакый нигез салына. Иң мөһиме: балалар күңеленә әхлак орлыкларын  соңармыйча, вакытында салып калдыру.

   Балада югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү проблемасы кешеләрне гасырлар буе  борчып килгән. Чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак нәни баланың бүген нинди тәрбия алуына бәйле.

   Хәзер кайбер  гаиләләрнең бәхетсезлеге, эчкечелек, тәмәке, наркомания афәтеннән аерыла алмавын ассызыклап үтәргә кирәк. Сезгә, ата-аналарга мөрәҗәгать итеп  Р.Фәхреддин:“ Балаларыгыз өчен мал җыеп та, тәрбияләрен ташламагыз, бәлки малны аларның тәрбияләре юлына сарыф итегез. Бетми торган мирас гүзәл тәрбия икәнен белегез. Дөрес тәрбия булмавы соңында балалар өчен дөнья тулы алтын калса да – файдасы юктыр, бәлки тәрбиясезлекләре – бер бәхетсезлектер вә аның өстенә калган алтыннары икенче бәхетсезлек булыр”,- дип язган.   

     Мәктәбебез  – рус телле мәктәп. 324 укучының 28% гына  татар гаиләләреннән булган укучылар. Рус мохитендә белем һәм тәрбия алучы татар балалары  әти-әниләр ярдәменә ничек  мохтаҗ булмасын!          

   Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә мәшһүр мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең ата-аналарга, балаларга, барлык өлкән кешеләргә багышлап  язылган тәрбия китапларындагы гыйлем сабакларын кулланырга тырышабыз. Үткән буыннарның рухи гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, әдәп -әхлагын, дөньяга карашын, кәсеп-шөгылен укучыларга җиткерүдә мәктәпнең Милли музее, тәрбия чаралары рухи азык булып торалар. Үз эшебездә ата – аналар, әби – бабайларның вазыйфалары белән беррәттән бала – чага вазыйфалары булуына да  игътибарны юнәлтәбез. Әдипнең ата – анага карата тәмле телле, ачык йөзле булу, һәр эштә аларның хәер – догасын, ризалыгын алу, васыятьләрен җиренә  җиткереп үтәү кебек изге бурычларны чагылдырган әдәби әсәрләрен аерым әхлак  дәресләре итеп үткәрәбез. Р.Фәхреддиннең “Өй җәмәгате” исемле хезмәтеннән: “Хөрмәтле булыйм дисәң, үзең дә хөрмәт ит! Ни чәчсәң,  шуны  урырсың” дигән юллары гаиләдә мөнәсәбәтләрнең  кайгыртучан һәм рәхмәтле булырга тиешлеге турында сөйлиләр. Тәрбиядә гаилә үрнәген, гореф – гадәтләрен олылауга, дөрес яшәүгә нигезләнү – ышанычлы, тәэсирле һәм нәтиҗәле.

   Ата – аналар җыелышларында Р.Фәхреддиннең хезмәтләрен өйрәнү – замана таләбе. Сезгә бала тәрбияләүдә ярдәм итү йөзеннән түбәндәге темаларга Р.Фәхреддин укулары тәкъдим итәбез:

  • Тәрбияле ана
  • Тәрбияле ата
  • Тәрбияле бала
  • Өй җәмәгате
  • Бу укуларның максаты:
  • Р.Фәхреддиннең әхлак тәрбиясенә кагылган хезмәтләрен ата- аналарга пропагандалау;
  • ата- аналарның гаилә бәхете турында мәгълүмат  бирүче төп  тәрбиячеләр икәнлеген аңлату;
  • мәгърифәтченең: “Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”,- дигән фикерен ата- аналарга җиткерү.        

  • Ә хәзер Р.Фәхреддин киңәшләре буенча әңгәмә корып алабыз.
  • Байлык хисабына гына төзелгән гаилә бәхетле була аламы?
  • (Ата – аналарның фикерләре тыңланыла.)
  • Гаиләгездә ата-ана, балаларның вазыйфалары нидән гыйбарәт?
  • (Фикер алышу.)
  • “Ата –ананың вазыйфасы бала тудыру белән генә чикләнми. Туган баланы сәламәт итеп үстерү, яхшы тәрбияләү, дине вә милләте өчен файдалы кылу – ата- ананың иң зур вазыйфаларыннан исәпләнә.” Р.Фәхреддин.
  • Гаилә бәхетенең, татулыгының һәм матурлыгының сере нәрсәдә?
  • (Фикер алышу.)
  • (Докладчы фикер алышуга йомгак ясый.)

Гаилә бәхетле, нык, тату икән, димәк дәүләт тә нык. Галимебез гаилә бәхетенең нәрсәдә икәнлеген үзенең хезмәтләрендә бик дөрес аңлата, дөньяга килгән һәр баланы бөек һәм  гүзәл шәхес итү өчен аларны сабый вакытларында ук тәрбияләү кирәклегенә басым ясый.

   Әдипнең нәсыйхәтләре ата – аналар өчен зур  таяныч булып тора. Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә түбәндәгеләрне истә тоту зарур:

  • Бала ата –бабаларыбыз тарафыннан  еллар дәвамында сыналып килгән акыл, бөек акыл ияләребезнең үгет –нәсыйхәтләре рухында тәрбияләнсен.
  • Ул үгет балага кече яшьтән керсен.
  • Үзебез тәрбияле булыйк.
  • Яхшы үрнәк – иң яхшы үгет.
  • Ата - ананың  изге бурычы  баланы табып үстерү белән беррәттән, тәрбияле, әхлаклы итү дә булсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле.

                    Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле....

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” (Х республикакүләм педагогик укулар өчен)

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы”(Х республикакүләм педагогик укулар өчен)...

Ризаэтдин Фәхретдин иҗаты - мәктәптә.

Р. Фәхретдин китапларында күбесе инде онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү, һәм аны сыйлау әдәпләре, исерткеч эчүнең, тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, алардан ко...

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Ризаэтдин Фәхретдин

Ризаэтдин Фәхретдинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру....

Ризаэтдин Фәхретдин нәсыйхәтләре

Укучыларны Ризаэтдин Фәхретдиннең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, балалар күңеленә әхлак орлыклары салу, яхшыдан яманны аерырга өйрәтү, аның китаплары белән таныштыру....