“Аяз Гыйләҗев – заман таләп иткән язучы” темасына проект эше
проект по теме

Хуснутдинова Раиля Нуретдиновна

Укытучының проект эше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл husnutdinova_proekt.docx47.39 КБ

Предварительный просмотр:

Проект эше

Аяз Гыйләҗев – заман таләп иткән язучы

                                                                                    Автор:

                                                                          Казан шәһәре Яңа Савин районы

                                                                165 урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                                югары квалификацион категорияле  

                                                                татар   теле   һәм әдәбияты укытучысы

                                                                Хөснетдинова Раилә Нуретдин кызы

Казань – 2015

Эчтәлек

Кереш........................................................................................................................3

Проектның максаты................................................................................................4

Проектның бурычлары............................................................................................4

Проектның актуальлеге………………………………………………………...4

Проектны гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәләре..........................................5

Проектның тикшерү объекты…………………………………………………..5

Проектның фәнни яктан әһәмияте.........................................................................5

Проектның практик яктан әһәмияте һәм яңалыгы..............................................6

Төп өлеш...................................................................................................................7

Аяз Гыйләҗев – заман таләп иткән язучы ...........................................................7

Проектның укыту-тематик планы.........................................................................9

Проект турында мәгълүмат..................................................................................12

Йомгаклау..............................................................................................................15

Кулланылган әдәбият исемлеге...........................................................................16

Кушымта.................................................................................................................17

                                                                                                                                     

Кереш

Хәзерге көндә кеше мәгълүматлар чолганышында яши,  яңа мәгълүмати технологияләрдән башка ул аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмый. Тормышыбызга компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр нык үтеп керде. Алар укучыга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә үсәргә киң мөмкинлекләр бирә. Белем бирү процессын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Яңа мәгълүмати белем бирү мохитенә күчү шушы мохиткә хас педагогик мөмкинлекләрне, методларны, формаларны, җиһазларны һәм шулай ук укучылар өчен көтелгән нәтиҗәләрне тәэмин итәрлек төрле белем бирү эшчәнлекләрен өйрәнү һәм анализлауны күзаллый. Шуңа күрә укытучы эшчәнлеге нигезендә компонентлар чылбырыннан планлаштырылган белем бирү нәтиҗәләренә анализ, уку-укыту процессларының максатлары һәм бурычларына, фәнне өйрәтү эчтәлеге барышына план төзү, педагогик сценарий булдыру,  яңа уку-укыту эшчәнлек төрләрен проектлау, яңа укыту ситуацияләрен, методларын, оештыру формаларын сайлап алу, уку-укыту мәсьәләсе эчтәлеген ачыклау һәм планлаштырылган эшләрне тормышка ашыру өчен кирәкле ИКТ чараларны сайлап алуны күздә тотучы проект компоненты ята.

Мәгълүмати белем бирү мохитендә проект компонентларына нигезләнеп төзелгән уку-укыту процессы мөмкинлекләре зур актуальлеккә ия. Алар беренче чиратта бүгенге мәгълүмати белем бирү мохитенең элек укытучы арсеналында булмаган ИКТ чараларын куллану нигезендә дидактик мөмкинлекләр: мохитнең төрле вариантларга җайлаша, төрле уку-укыту бурычларын чишүгә юнәлтелә алуында. Уку-укыту процессын проектлаштыру мәгълүмати белем бирү мохитендә билгеле бер тәртиптә (эзлеклелектә) этапларны тормышка ашыруны күздә тота.

Проектның максаты:

  1. “Аяз Гыйләҗев – заман таләп иткән язучы” темасына  проект эше төзү;
  2. белем сыйфатын үстерү һәм гамәлгә ашыру;
  3. проект эшенең нәтиҗәлелеген ачыклау.

Проектның бурычлары:

  1. Күренекле язучы Аяз Гыйләҗевнең музеен,  тормышын, иҗатын, әсәрләрен тирәнтен өйрәнү;
  2. укучыларның белемен тикшерү, бәяләү;
  3. проект эше кулланылып үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәлелеген бәяләү;
  4. проектның нәтиҗәлелегеннән чыгып, уку-укыту процессына кертү өчен төзәтмәләр кертү.

Проектның актуальлеге

Аяз Гыйләҗев әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Алар – безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына бәйләп язылган әдәби әсәрләр.

Без күз ачып йомганчы зур тизлек белән әйләнүче Җир шарында яшибез. Бер рухи байлык, икенчесе белән алышына. Кайчандыр без тискәре итеп караган сыйфатлар, хәзер кешеләр өчен гадәти хәл булып бара.

Мәктәпнең төп максаты  –  балаларны тамырларына, гореф-гадәтләренә, диннәренә таба йөз белән бору. Болар барысы да киләчәк буында миһербанлылык, мәрхәмәтлелек, игелеклелек, игътибарлылык, сизгерлек сыйфатлары тәрбияли.  Бу сыйфатларның нигезендә мәхәббәт ята. Проза һәм драматургия өлкәсенә караган кайсы гына әсәрен алсак та, аларда Туган илеңә, халкыңа бирелгәнлек, туган телеңә сүнмәс мәхәббәт хисләре урын алган. Әлеге әсәрләрне укыгач, безнең күңелләрдә матур, нәфис хисләр уяна, без әхлакый кыйммәтләрне аңлыйбыз, уйлана башлыйбыз, матурлыкка омтылабыз.

Язучының халык тәҗрибәсенә нигезләнгән иҗтимагый–фәлсәфи карашлары безне яхшыны яманнан, дөреслекне ялганнан аерырга өйрәтә. А.Гыйләҗевнең омтылышлары, идеяләре, фикерләре бик актуаль, алар бүгенге көннең проблемалары, әһәмиятле мәсьәләләре белән аваздаш.

Проектны гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәләре

         Кешелек  узганга нәтиҗә ясый, киләчәккә планнар кора. Бу традиция белем бирү сферасын да читләтеп узмады. Бүген үк инде белем бирү системасын камилләштерү, белем сыйфатын үстерү юллары эзләнелә.

    Җәмгыятькә талантлы, иҗади фикерле, аралаша белүче, көчле рухлы, инициативалы шәхесләр сорала. Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый.  Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгү омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеге һәркемгә билгеле. Мәктәпләрдә шундый шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр ярдәм итә.

     Бүгенге педагогика алдында укыту процессын кызыклы һәм файдалы итү проблемасы төп проблемаларның берсе булып тора.

     Заманча укытуның бигрәк тә кызыклы методларының берсе – интерактив методлар. Мондый методлар кулланып эшләгәндә дәрестә укучы актив катнашучы, белемне, мәгълүматны чыганаклардан үзе таба, ә укытучы бу очракта аңа юнәлеш бирә, чыганакларны тәкъдим итә. Укучы актив – укытучы моның өчен шартлар тудыра.

Проектның тикшерү объекты

      Татар әдәбияты дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда рус һәм  татар төркемнәрендә белем алучы укучыларның күренекле язучы Аяз Гыйләҗевнең  иҗаты, тормыш юлы, әсәрләре,  музее белән танышуы, алган белемнәргә нигезләнеп үз проектларын язу.

Проектның фәнни яктан әһәмияте

Әлеге проект эшендә укытучы һәм укучы эшчәнлекләре компонентлар чылбыры: шәхескә кагылышлы УУГ, регулятив УУГ, академик УУГ, коммуникатив УУГ планлаштырыла. Проектның масатлары һәм бурычлары, максатка ирешү методлары, оештыру формалары, җиһазлау чаралары билгеләнгән. Эш барышында укучыларның шәхсән яклары, тема эчтәлеген аңлау, дәрескә,  дәрестән тыш чараларга әзерлек дәрәҗәләре күренә. Төрле төркемнәрдә  укучы балалар белән эшләүче укытучыларга проектта күтәрелгән мәсьәләләргә күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.

Проектның практик яктан әһәмияте һәм яңалыгы.

       Рус һәм татар балалары  белән эшләүче татар теле һәәм әдәбияты укытучыларына, татар теле һәм әдәбияты түгәрәге җитәкчеләренә үз эшләрендә  куллану өчен материал була алуында. Проект  4 этаптан тора.

Төп өлеш

Эшемнең темасын сайлаганда, мәктәпнең Аяз Гыйләҗев исемендәге музей эшчәнлегенә,  Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган укыту программаларында язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру өчен 9 нчы сыйныфларның рус һәм татар төркемнәрендә “Җомга көн кич белән”, 11 нче сыйныфның татар, 10 сыйныфның рус төркемендә  “Йәгез, бер дога”, 7 нче сыйныфның рус төркемендә “Өч аршын җир” әсәрләре алынуына игътибар ителде. Язучының иҗатын һәм музей эшен укыту программасы кысаларында гына өйрәнергә мөмкин түгел. 7-11 сыйныфка кадәр, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып,  һәр параллельдә әлеге проект эшен эшләтергә мөмкин. Проект эшенә 35 сәгать бирелде.

Проектның темасы

Аяз Гыйләҗев – заман таләп иткән язучы

Төп соравы

Аяз Гыйләҗев – заман таләп иткән язучымы?

Кеше булу кыенмы, әллә кешелекле булу кыенмы?

Проблемалы сорау

1. Язучы булу өчен А.Гыйләҗев  нинди юл үткән? (Как формируется облик писателя?)

2. А. Гыйләҗев  иҗатына кайсы жанрлар хас? (Жанровые особенности творчества А.Гилязова?)

3. XX гасыр язучысы  буларак А.Гыйләҗев.  (Личность А.Гилязова как писателя  XX века.)

4. А. Гыйләҗев  иҗатының башка халыклар әдәбиятында тоткан роле. (Значение творчества писателя  в среде писателей других национальностей.)

Уку сораулары

1 төркем өчен сораулар. (Вопросы для 1 группы.)

1. Кем ул Аяз Гыйләҗев? (Кем является Аяз Гилязов?)

2. Язучының балачак еллары ничек үткән? (Как прошло детство писателя?)

3. Әти – әнисе аңа нинди тәрбия биргән? (Какое воспитание он получил?)

4. Ул беренче әсәрләрен кайчан язган? (Первые произведения писателя.)

5. Аның гаиләсе иҗатында нинди урын тота? (Какую роль играет семья в творчестве писателя?)

2 төркем өчен сораулар. (Вопросы для 2 группы.)

1. Аяз Гыйләҗев проза гына язганмы? (Разнообразие жанра Аяза Гилязова.)

2. Ул татар  әдәбиятына нинди яңалык керткән? (Какую новизну ввел в татарскую  литературу ?)

3. Аның нинди кечкенә хикәяләре бар? (Маленькие  рассказы писателя)

4. Аның кайсы әсәрләре буенча фильм төшерелгән? (По его каким произведениям снят фильм?)

5. Кайсы әсәрләре мәктәп сәхнәсендә куелды? (Какие произведения поставлены на школьной сцене?)

3 төркем өчен сораулар (Вопросы для 3 группы)

1. Аяз Гыйләҗевнең  балалар өчен нинди китаплары бар? (Книги для детей.)

2. Аның  китаплары нинди телләргә тәрҗемә ителгәннәр? (На какие языки были переведены его произведения?)

3. Аяз Гыйләҗев  үзе дә тәрҗемә эше белән шөгыльләнәме? (Занимался ли писатель переводами?)

5. Аяз Гыйләҗев  балалар белән аралашып яшәгәнме? (Аяз Гилязов   общался ли  с детьми?)

4 төркем өчен сораулар. (Вопросы для 4 группы.)

1. Аяз Гыйләҗев   әдәбиятка ничек килеп керә? (Его первые шаги в литературу.)

2. Аның остазлары кемнәр? (Кто его наставники?)

3. Аяз Гыйләҗев  нинди  язучылар белән аралашып яшәгән? (С какими писателями он общался?)

 4. Аның иҗаты турында күренекле кешеләребез нинди сүзләр әйткәннәр? (Высказывания известных личностей про творчество писателя)

5. Хөкүмәтебез Аяз Гыйләҗев  иҗатын ничек бәяләгән? (Как оценивал наше государство творчество Аяза Гилязова?)

Проект эшенә кадәр

Укучыларның проект эше өстендә эшләүләре, биремнәрне үтәүләре

Проект эше төгәлләнгәннән соң

    Укытучы  төрле чыганаклардан мәгълүмат эзли, презентация төзи.

   Укытучы проект  планы белән укучыларны  таныштыра.

Күзәтү,  фикерләр уртаклашу

  Интернеттан, китапха-нәләрдән  укучылар мәгълүмат эзлиләр.

   Укучылар геройларның портретын, характерла-рын һ.б. мәгълүматларны дәфтәргә теркәп баралар.

   Үзара белемнәре, фикерләре  белән уртаклашалар.

  Әзер материалларны исәпкә алу битен тутыралар.

   Проект   барышында  укучылар үз эшләрен күрсәтә, тестлар эшләнелә, укытучы  бәя бирә.

Фикер алышалар.

Презентацияләр төзиләр.

Мәктәп күләмендә узучы фәнни-гамәли конференциядә үз эшләрен яклыйлар.

Проектның  укыту – тематик планы

Тема

Эш төре

Сәгать саны

  1. Кереш (3 сәг)

1.

Кереш дәрес. “Бибинур” фильмы.

Әңгәмә, “Органик” кинотеатрында фильмны карау.

1 сәг

2.

Аяз Гыйләҗев музее буенча экскурсия. үткәрү.

Экскурсия, әңгәмә, кереш тест

1 сәг

3.

Аяз Гыйләҗев – гаилә башлыгы.

Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше, балалары белән очрашу.

1 сәг

  1. Аяз Гыйләҗев иҗатының үзенчәлеге (21 сәг)

Аяз Гыйләҗев – прозаик (12 сәг)

4 - 6

А.Гыйләҗев әсәрләрендә туган як, туган җир тематикасы. (“Өч аршин җир” , “Җомга көн кич белән...”)

“Өч аршин җир” , “Җомга көн кич белән...” әсәрләре белән танышу. Сораулар буенча әңгәмә оештыру.

2 сәг

7 -9

А.Гыйләҗев иҗатында шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәте. (“Яра”)

“Яра” әсәре белән танышу.  Сораулар буенча диспут оештыру.

2 сәг

10 - 12

А.Гыйләҗев әсәрләрендә сәяси-иҗтимагый проблемалар. (“Йәгез, бер дога!”, “Балта кем кулында?”)

“Йәгез, бер дога!”, “Балта кем кулында?” әсәрләре белән танышу. Сораулар буенча әңгәмә оештыру.

2 сәг

13-15

А.Гыйләҗевнең төрле тематика яктыртылган әсәрләре.

(“Урманнар артында яшел болын”, “Дүртәү”, “Татарстан могҗизасы”,  “Язгы кәрваннар”)

“Урманнар артында яшел болын”, “Дүртәү”, “Татарстан могҗизасы”,  “Язгы кәрваннар”

әсәрләре белән танышу. Сораулар буенча әңгәмә оештыру.

3  сәг

Аяз Гыйләҗев – драматург (4 сәг)

16-17

А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» драмасы.  

А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» драмасы белән танышу.  

2 сәг

18

«Шикәрем син, балым син» (1981) пьесасы

«Шикәрем син, балым син» (1981) пьесасы белән танышу

1 сәг

19

« Шомырт чәчәк атканда » (1982) пьесасы.

« Шомырт чәчәк атканда » (1982) пьесасы белән танышу.

1 сәг

20

Аяз Гыйләҗев – публицист

 Авторның язган хатлары, мәкаләләре белән танышу.

1 сәг

21-22

Аяз Гыйләҗев  - әсәрләре сәхнәдә

«Өч аршын җир» спектаклен карау. Фикер алышу.

2 сәг

23

Аяз Гыйләҗевка мөнәсәбәт.

 Аяз Гыйләҗев шәхесе һәм  иҗаты язучылар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре күзлегеннән.

1 сәг

24

Аяз Гыйләҗев иҗаты әдәби тәнкыйтьтә.

Аяз Гыйләҗев иҗатына әдәби тәнкыйтьчеләр фикере.

1 сәг

Аяз Гыйләҗев – заман таләп иткән язучы. (9 сәг)

25

Аяз Гыйләҗев – заман таләп иткән язучы.

Укытучының презентациясе, укучылар белән әңгәмә; әти-әниләр, укучылар өчен проектның максаты, эшләнү юллары аңлатылган буклет тәкъдим ителә. Балалар төркемнәргә бүленәләр:

  1. биографлар;
  2. әдәбиятчылар;
  3. тикшеренүчеләр;
  4. публицистлар.

Укытучы аларны темалар һәм сораулар белән таныштыра,чыганакларны әйтә.  

1 сәг

26-29

Аяз Гыйләҗев – заман таләп иткән язучы.

Укучылар тикшеренү эшләре алып баралар, укучылар бәяләү нормалары белән танышалар, үзгәрешләр кертелә, укытучы төркемнәрдә консультация үткәрә.

4 сәг

30-31

Аяз Гыйләҗев – заман таләп иткән язучы.

Укучылар төркемнәрдә үзләренең тикшеренү эшләре белән уртаклашалар.

2 сәг

32-33

Аяз Гыйләҗев – заман таләп иткән язучы.

Укучылар үзләренең тикшеренү эшләрен әзерлиләр һәм чыгыш ясарга әзерләнәләр.

2 сәг

  1. Йомгаклау (2 сәг)

34.

Йомгаклау өлеше.

Конференциягә университеттан, төрле нәшриятләрдән кунаклар, әти-әниләр чакырыла. Укучылар үз эшләрен яклыйлар һәм төп сорауга җавап бирергә тырышалар. Җиңүчеләр билгеләнә. Иң яхшы эш шәһәр, республика, регион күләмендә уздырыла торган торган конкурсларга тәкъдим ителә.

1 сәг

35.

Нәтиҗә

Фәнни-гамәли конференция-

ләрдә, конкурсларда катнашу,  музейда экскурсовод булып эшләү.

1

Проект турында мәгълүмат

Башлангыч белем һәм күнекмәләр

Офис  программаларында эшли белү; төрле чыганаклардан  мәгълүмат эзли белү

Уку-укыту чаралары

Проект эшенең планын төзү һәм укытучы тарафыннан бөтен кирәкле дидактик материалларны әзерләү.

Фикер алышу үткәрү өчен информацияләрне төрле чыганаклардан эзләү.

 Интернет аркылы материаллар эзләү.

Бергәләп проектны тикшерү һәм эшнең нәтиҗәсен язу.

Һәрбер укучы дәрестә үз эшен яклап сочинение яза.

Укытучы укучының язма эшенә бәя бирә. Аннан соң иң яхшы эшләр билгеләнә.

Дифференциальләштерелгән укыту өчен  материаллар

Проблемалы укучы

Проект өстендә эшләгәндә укучының мөмкинлегеннән чыгып эшләр бирелә.Ул шулай ук классташларыннан, укытучыдан ярдәм сорый ала. Ул үзен мөһим итеп хис итәргә тиеш.

Туган теле татар теле булмаган укучы өчен

Рус телле   укучылар эшләрен   русча яза.

Сәләтле укучы

Укучы проект өстендә эшләгәндә үзе дидактик һәм төрле материалларны эзләп, сайлап алыргы мөмкин.

Проект өчен мөһим булган материаллар һәм ресурслар

Технологияләр – җиһазлау

Компьютерлар, принтер, цифровая камера, сканер

Программалаштыру технологияләре

Офис программалары.

Басма материаллар

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗаты

Интернет-ресурслар

http://kitap.net.ru/husni.php Татарская электронная библиотека Аяз Гилязев

http://kitap.net.ru/gilyazov.php

Башка ресурслар

1. Г.Ахунов. Язучы һәм заман //Казан утлары, 1998.

–№ 11.
2. Р.Камалетдинова. Кодрәтле сүз иясе //Сөембикә, 1998.– №1.
Өстәмә дәбият:

1. А.Гыйләҗев. Өметләр уята торган әсәр //Казан утлары, 2001,.–№12.

2. А.Гыйләҗев. Җомга көн, кич белән...: повестьлар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. - 360 б.

3. А.Гыйләҗев. Пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. — 310 б.
4. А.Гыйләҗев. Татарстан могҗизасы: повесть, очерклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. -34 б

5.  А.Гыйләҗев. Яра: роман, повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 415 б.

6. А.Гыйләҗев. Әсәрләр. 4 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр.,1993-1994.
7. А.Гыйләҗев. Йәгез, бер дога!: роман-хатирә.  — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. - 448 б. — 8000 д.
8. Сайланма әсәрләр: 5 томда/төз. Н. Гыйләҗева. - Казан: Татар.кит.нәшр.,2002.
9.
А.Гыйләҗев. Балта кем кулында?: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008, — 320 б.

10. Ф. Галиуллин. Таза орлыклар. //Казан утлары, 1996, №2.
11. Миңнуллин Ф. Балта явызлар кулында. Казан: Таткитнәшр.: 1997.
12. Р.Сибат. Йәгез, бер дога //Казан утлары, 2001.–№10.

Йомгаклау

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, дәрестән тыш вакытта  проектлар методын куллану – укучыларныд иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә, музейга  карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә. Әдәбият фәне катлаулы да, кызыклы да, шуңа аны программада бирелгән дәрес кысаларына гына сыйдырып бетереп булмый.  Безнең очракта әле ул икеләтә кызыклы, чөнки укучылар әдәбият белән генә түгел  экскурсовод эшчәнлеге белән дә танышалар, шул юнәлеш буенча китәләр дә. Татар балалары гына түгел (аз санлы татарлар өчен рус мәктәбендә татар язучысы  музее булу - үзе бер стимул), башка милләт балалары да (бездә исә алар 16 милләт вәкиле укый) музей белән,  язучы белән  кызыксынып фәнни хезмәтләр язалар.

Бу заманча проект эшкәртмәсендә балаларның аралашу күнекмәләрен камилләштерү, диалогик һәм монологик сөйләмне дөрес формалаштыру, сөйләмдә сүзләрне урынлы куллануга ирешү сөйләм телен камилләштерү юллары бирелә. Өстәвенә,  укучылар язучының иҗаты, аның әйтергә теләгән уй-фикерләре аша әхлакый тәрбия нормалары да алалар, әдәбиятка тартылалар. Эш түбәндәге тәртиптә барса балалар регулятив, коммуникатив, танып-белү, шәхескә кагылышлы гамәлләрне үзләштерәчәк.  

Кулланылган әдәбият

  1. Асмолова. – М.: Просвещение , 2010. – (стандарты второго поколения)
  2. Гузенко Ю.В. Реализация программы формирования УУД в образовательном процессе //Методист.- 2011.-№9. – С. 62-64.
  3. Камзеева Е.Е. Формирование и развитие ИКТ-компетентности педагога в условиях введения и реализации ФГОС//Методист. – 2012.-№4.-С.35.
  4. Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына (Рус һәм татар мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик ярдәмлек). Казан: Яңалиф, 2005.
  5. Хәбибуллина З.Н.Рус мәктәбендә татар балаларын укыту өчен методик кулланма. Казан: Мәгариф, 2007.
  6. Кулланылган интернет ресурслар
  1. https: // edu.tatar.ru
  2.  http:// belem.ru

Кушымта №1

Экскурсия өчен материал

Беренче стенд “Үзен үзе җиңгән шәхес ..” дип атала.

     Бу стендта сез А.Гыйләҗев өчен якын, кадерле булган, аның язмышында күренекле урын алып торган кешеләрнең фоторәсемнәрен күрә аласыз.

    Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 нче елның 15 гыйнварында Сарман районы Чукмарлы авылында туган. Ләкин аның балачагы Зәй районы Югары Баграж авылында уза. Әтисе Мирсәет, әнисе Мөгәттәрә укытучылар булалар. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр: Алмаз, Аяз һәм Азат.

   “Тәңремә рәхмәтлемен: ул мине туганда ук шигъри күңелле иткән. Шулай уйлыйм, хәтергә сеңеп калган вакыйгалар шуны сөйли” дип яза әдип “Балачак сукмаклары”нда һәм бу сүзләрнең дөреслеген А.Гыйләҗевнең  мәктәп елларында язылган, беркайда да басылмыйча, бары тик кадерле истәлекләр генә булып сакланган кулъязмалары раслый (Кулъязмаларга игътибар итү.)

    Тик Аяз аганың  сукмаклары такыр гына булмый.  1948-1950 елларны  ул университет студенты. Ул университетны ташлап яңадан авылына кайта. Моның төп сәбәбе: ачлык, ялангачлык.

     Аяз аганың  тормышында  иң аянычлы чор ул 1950-1955 еллар. Бу елларны язучы Казахстан далаларында, Сталин    концлагерьларында уздырырга мәҗбүр була. Ни өчен? Бары тик әсәрләрендә чагылган, шул чор режимына бик үк  туры килеп бетмәгән үткен үтке фикерләре өчен. (Рәсем күрсәтелә.)

   Аяз ага бу гөр турында  мавыгып сөйләргә яратмаган. Ләкин үз сүзләре белән әйтсәк, ул бу чорны “бәхетле чор” дип атый. Чөнки ул биредә бик күп кызыклы шәхесләр белән таныша, бик күп гыйбрәтле язмышлар аның күз алдыннан уза, кыскача ул сөргендә вакытта үзенең әсәрләре өчен бик күп материал “әдәби чимал” тупларга өлгерә.

      Аяз ага үзенең  хатынын  Нәкыя апаны  кечкенә  кызчык  чагында ук күргән була. Шунда шаяртып “Кайтырмын да, өйләнермен үзеңә”, дигән сүз дә ычкындыра. Сөрген чорында ул энесе Алмаз белән очраша, Нәкыя турында сораша, һәм тәвәккәлләп  аңа хат яза, Нәкыя аның  өченче хатына гына җавап бирә.

     Аяз азат булып туган якларына кайткач, алар өйләнешәләр. Бер-бер артлы өч уллары туа. (Гаилә фотоларын күрсәтү.)

      Искәндәр- профессор, КФУ ның факультет деканы    

      Мансур- язучы, драматург

     Рәшат- табиб, эшмәкәр

Аяз ага уллары белән бик горурлана. “Мин татар дөньясына өч татар үстереп                                 бирдем. Киленнәрем дә татарлар, оныкларым да татар булыр” дип әйткән сүзләре дә бар.

    Һәм чыннан да,  бүгенге көндә уллары, киленнәре, оныклары бер гаилә булып, куанып  яшиләр.

                 Икенче стенд. Иҗатына багышлана.

     Киң  колачлы талант иясе иде ул. Проза өлкәсендә, драматургия өлкәсендә дә зур уңышларга ирешкән язучы. Ул әдәбиятка 60 нчы елларда килеп керә. Бу чор фикерләрнең  каршылыклы чоры. Ләкин ул үз сүзен курыкмыйча әйтә килә. Бу адымга аны тоткан кыйбласының дөреслегенә ышаныч кына этәрә алгандыр. Аның кайсы гына әсәрен алсаң да, алар халык өчен, ил өчен борчылган олы әдипнең алыштырмас хәзинәләре.

"Өч аршын җир" (1962 ел), "Зәй энҗеләре" (1963 ел), "Урталыкта"(1969 ел), "Язгы кәрваннар"(1972 ел), "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят" (1973 ел), "Җомга көн кич белән" (1979 ел), "Әтәч менгән читәнгә" (1979 ел-1980 ел) әсәрләре белән Аяз Гыйләҗев үзен повестьлар остасы итеп танытты.

     Драма әсәрләре, төрле театр сәхнәләрендә уйнала. Аның пьесалары белән танышкач укучы уйлана, дөнья гаме белән яши башлый.

      Аяз ага актив шәхес. Ул бик күп очрашуларда катнашкан, төрле конференцияләрдә чыгыш ясаган, бик күп яшь әдипләргә хәер-фатихасын кирәкле киңәшен әйткән остаз да. Аяз ага хатлар язарга яраткан.

                      Өченче стенд.

      Ул бик күпләрнең яраткан остазы була. Бу стендта сез аның каләмдәшләре, фикердәшләре, чордашларының аның иҗаты, үзе турында да әйтелгән фикерләр белән таныша аласыз. Аның иҗаты үз бәясен   алды.

                            Дүртенче стенд.

      Иң кадерле экспонатлар ул А. Гыйләҗевнең шәхси әйберләре. Аларда Аяз аганың җан җылысы сакланып калган төсле.

     30 елдан соң ул  Казахстан  далаларына сәяхәткә чыга. Аннан җыеп  кайткач  кылганнарны  язучының хатыны Нәкия апа кадерләп саклый һәм  бу кылганнар безнең музеебызның кадерле экспонаты. Бу   кылганнар  астында, сез Нәкыя апаның үз куллары белән язган, шушы кылганнарның  кайту тарихын,  “Йәгез, бер дога” романының  кайчан языла башлавы турындагы язманы да күрә аласыз.

      Язу машинкасын Мәскәүдән Р.Вәлиев алып кайтып бирә.

       Китаплары төрле телләргә тәрҗемә ителгән. Төрек теленә аларны язучы Фәтих Котлы тәрҗемә итә.

Кушымта №2 (сорауларны киметергә яки арттырырга мөмкин)

Тест

1. Аяз Гыйләҗевнең әтисенең исеме язылган рәтне күрсәтегез: 

а) Мияссәр

ә) Мирсәет

б) Миңлегали

2. Язучының мәктәп еллары кайда уза?

а) Зәй районында Югары Баграж авылында

ә) Балык Бистәсе районында Котлы Бөкәш авылында

б) Минзәлә районында Бикбау авылында

 3. А.Гыйләҗев 10 нчы сыйныфны кайда тәмамлый

а) Сарман районы Сарман урта мәктәбендә

ә) Актаныш районы Актаныш урта мәктәбендә

б) Арча районы Арча урта мәктәбендә

4. Ул ... КДУга укырга керә.

а) 1946 нчы  елда

ә) 1948 нче елда

           б) 1945 нче елда

5. А.Гыйләҗев ...  кулга алына.

а) 1949 нчы елда

ә) 1950 нче елда

б) 1951 нче елда

6. “Урманнар артында яшел болын” әсәренең жанры:

а) хикәя

ә) повесть

б) роман

7. А.Гыйләҗевкә Татарстан Республикасының  Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе ... бирелә.

а) 1983 нче елда

ә) 1987 нче елда

б) 1981 нче елда

8. А.Гыйләҗевкә  ...  халык язучысы исеме бирелә.

а) 1991нче елда

ә) 1994 нче елда

б) 1993нче  елда

9. 1979 нчы елда ...  әсәре басылып чыга.

а) “Җомга көн кич белән...”

ә) “Әтәч менгән читәнгә”

б) “Язгы кәрваннар”

Кушымта №3

Входная анкета ученика ______ класса_______________________

 1. Ты принимал участие в работе над каким-либо проектом?

 а) да б) нет в) не знаю

 2. У тебя есть желание принять участие в проекте вместе со своими одноклассниками?

 а) да б) нет в) не знаю

 3. Ты хочешь расширить свои знания?

 а) да б) нет в) не знаю

 4. Ты хочешь более глубоко изучить татарскую литературу?

 а) да б) нет в) не знаю

5. Ты стремишься усвоить свои умения работать на компьютере?

 а) да б) нет в) не знаю

 6. Ты хочешь научиться собирать материал по теме из различных видов источников, ставить проблемные вопросы и доказать свою точку зрения?

 а) да б) нет в) не знаю

 7. Тебе нравиться работать в группе?

 а) да б) нет в) не знаю

8. Возникают ли у тебя трудности при групповой работе?

 а) да б) нет в) не знаю

 9. Ты желаешь знать, что поможет тебе стать более успешным учеником?

 а) да б) нет в) не знаю

10. В каком направлении тебе больше всего хотелось бы работать в проекте?

 а) изучение биографии писателя

б) изучение творчества А.Гилязова

в) книги  и переводы на другие языки

г) оценивание творчества писателя выдающимися личностями

Кушымта №4

Критерии оценки ученического проекта

Максимальная оценка – 35 баллов

Группа __________

Глубина и степень проработанности проекта

 Соответствие способа развертывания содержания в проекте поставленному основополагающему вопросу

Четкость структурирования информации

Доказательность принимаемых решений, умение аргументировать свои заключения, выводы

Привлечение знаний из других областей

Убедительность и яркость представления проекта

Эстетика оформления результатов

Итого


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Рәкыйпов. Язучы турында белешмә.

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме

А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;        ...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә заман һәм кеше язмышлары

Сугыштан соңгы авылның язмышы хакында тирән борчылу,аның үсеш юллары турында уйлану һәм авылда яшәүчеләрне шәхес итеп танып, аларның рухи дөньяларына игътибар итү татар әдәбиятында күп булды. Алтмышын...

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе. Муниципаль иҗади бәйге сценарие...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...