Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе
учебно-методический материал (9 класс) на тему

Набиуллина Дильбар Салимовна

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе

Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең

 йомгаклау кичәсе. Муниципаль иҗади бәйге сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_r._valiev.docx49.96 КБ

Предварительный просмотр:

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе

Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең

 йомгаклау кичәсе

Үткәрү көне: 2012 нчы елның 22 нче мае.

Үткәрү вакыты: сәгать 13.00 дә.

Үткәрү урыны: И. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сарае.

Максат һәм бурычлары: Әдәбият өлкәсендә яшь талантларны үстерү, аларны Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм әдәбиятны өйрәнүдә, татар, рус һәм башка халыкларның милли мәдәни традицияләре өлкәсендә тирән һәм ныклы белемнәргә ия булуларына ирешү.

Сценарий язучылар: 

Набиуллина Д.С., 1 нче мәктәпнең директор урынбасары;

Зартдинова Р.З., 5 нче мәктәпнең директор урынбасары;

Вафиева Г.Х., Балалар сәнгать мәктәбенең театр сәнгате укытучысы.

Кичәне алып баручылар:

Абдуллин Марат – 1 нче гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы;

Садриева Айгөл – 12 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы.

Кичәдә катнашучылар:

  • Чакырылган мәртәбәле кунаклар;
  • Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе хезмәткәрләре;
  • Информацион-методик үзәк методистлары;
  • Белем бирү йортлары директорлары;
  • Милли мәгариф өчен җаваплы директор урынбасарлары;
  • Бәйгедә катнашкан укучылар;        
  • Күп еллар буена бәйгене үткәрүгә һәм лаеклы укучыларны әзерләүгә зур өлеш керткән мөгаллимәләр;
  • Татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Разил Вәлиев исемендәге премия бәйгесенә 

“ВАТАНЫМ-МИНЕМ ТАТАРСТАНЫМ”

дип аталган сценарий.

Сәхнә түрендә җиһаз (баннер), 2 ягында шарлар.

Слайдта “Разил Вәлиев исемендәге премия бәйгесе”

 дип язылган сүзләр, Разил Вәлиев портреты.

ПРОЛОГ

Сәхнәгә татар халык киеменнән 1нче гимназия укучылары чыга,

“Минем Татарстаным” дип аталган композиция башлана.

Слайдта Татарстан турында күренешләр бара.

Милли фанфара.

 Алып баручылар чыга.

 Слайдта “Разил Вәлиев исемендәге премия бәйгесе”

 дип язылган сүзләр

1алып баручы.Исәнмесез, мөхтәрәм кунаклар!

2 алып баручы. Хәерле көн, кадерле дуслар!

3 алып баручы. Бәйрәм белән сезне!

4 алып баручы. Разил Вәлиев премиясе бәйгесе яшь буынны шигъри җанлы итүдә ничәмә еллар дәвамында өлге булып тора,  елдан – ел үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Разил Вәлиев премиясе бәйгесендә җиңеп чыккан балалар тагын да киңрәк колач ала.

1 алып баручы. Татарстан Республикасының Дәүләт телләрен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән балалар өчен оештырылган Разил Вәлиев премиясенә быел 12 ел тулды!

2 алып баручы. Хөрмәтле дуслар!Бүген халкыбызның күренекле  шагыйре, шушы бәйгенең хуҗасы

3 алып баручы язучы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты,

4 алып баручы Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,

1 алып баручы Татарстанның, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре,

2 алып баручы Татарстан Республикасының Дәүләт Советы президиумы әгъзасы,

3 алып баручы фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе,

4 алып баручы Разил Исмәгыйль улы Вәлиев безнең белән бергә.

Фанфара

1 алып баручы. Бүген бәйрәм тантанасында катнашалар:

Слайд

Котдусов Фатих Кашшаф улы -Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы                урынбасары.

Шакиров Равис Мөҗәһит улы

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары-мәгариф идарәсе башлыгы

Сәмигуллин Марат Тәлгать улы

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары

Мәхмүтова Чулпан Наил кызы

Түбән Кама Муниципаль районы Башкарма комитетының  җәмәгатьчелек оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр  буенча бүлек җитәкчесе

Шәйхетдинова Луиза Шакирҗан кызы

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы

Ганиев Рөстәм Мәҗит улы

Шинник спорткомплексының директоры, шәһәр советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе

Шәһәр мәгариф идарәсе вәкилләре

Гафиуллина Роза Назим кызы

1 нче мәктәп директоры

Абдуллин Фәтхулла Абдулла улы

“Кама таңнары” әдәби берләшмә җитәкчесе

Имамов Фәрит Фәйзетдин улы

“Туган як” гәҗитенең  чыгарылыш бүлеге редакторы

Хәйруллина Рузалия Һади кызы

Шиһапов Зирәк Гыйлаҗ улы

“Нижнекамская правда” гәҗитенең корреспонденты

Аксакаллар Шурасы рәисе

Минһаҗов Суфьян Минһаҗ улы

Шәяхмәтов Рәшит Шәяхмәт  улы

Аксакаллар Шурасы әгъзасы

Ветеран укытучылар оешмасы рәисе

Фанфаралар.

Слайд. Бер слайдта һәр бәйрәмнең символлары .

1 алып баручы.  Быелгы  ел олы вакыйгаларга бай булды. Разил Вәлиев премиясе бәйгесе  ТАССР төзелүгә 90 ел, Бөек Җиңүгә 65 ел, Укытучылар елы кысаларында уза.

2 алып баручы. Бәйгедә катнашкан укучыларыбызның  иҗаты да нәкъ шушы истәлекле вакыйгаларга багышланган.

1 алып баручы. Туган җирнең гүзәллегенә сокланып, аның белән горурланып язган хикәя,шигырьләр укучылар иҗатында бихисап.

Слайд.  Тәкъдим итү.( Презентация).

2 алып баручы. 

Син – шагыйрь-диләр,

Шагыйрь булу өчен

ШигырЬ  генә язу җитми шул

Аның өчен йөрәгеңнең.

Ут - ялкында көюе  кирәк, дип яза Түбән Уратма  мәктәбенең 9 сыйныфы укучысы Хәбибрахманова Нурания.

1 алып баручы .Туган җирнең табигате, мәгърур нарат урманнары, иксез-чиксез инеш- күлләре- болар барысы да аның күңеленнән үзеннән - үзе шигырь юллары язарга илһам биргән.

2 алып баручы. СәхнәгәТүбән Уратма  мәктәбенең 9 сыйныфы укучысы Хәбибрахманова Нуранияне чакырабыз.

Хәбибрахманова Нурания чыгышы.

 

1 алып баручы Бик зур рәхмәт сиңа, Нурания.

Слайд..  Тәкъдим итү.(Презентация).

2 алып баручы. Ногманова Илзирә үзенең авыл баласы булуы белән горурлана. Туган төбәгенең табигатен, киң күңелле кешеләрен ярата.

1 алып баручы. Илзирә  иҗатында Туган ил һәм ана төшенчәсе бергә үрелеп бара. Ул  шатлык белән дә, сагыш  белән дә сөю белән сугарылган уйларын бер- бер артлы ак кәгазь битләренә төшерә. Таталы уйларга чумып. Ап- ак хыял канатларына утырып шигырьләр иҗат итә. Шул рәвешчә, аның иҗат җимешләре барлыкка килә.  

2 алып баручы. Сәхнәгә Кама Аланы гимназиясенең 7 сыйныф укучысы Ногманова Илзирәне  чакырабыз.

Ногманова Илзирә чыгышы.

2 алып баручы. Рәхмәт, Илзирә.

Слайд.

1 алып баручы.  Шәһәребездә республикага билгеле милләтпәрвәр шәхесләр яши Милләтебезне,телебезне саклап калуда үзеннән зур өлеш керткән, иганәче, Шинник спорткомплексының директоры, шәһәр советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Ганиев Рөстәм Мәҗит улын сәхнәгә чакырабыз.

Ганиев Рөстәм Мәҗит улы чыгышы.

1 алып баручы.  Бик зур рәхмәт Сезгә, Рөстәм Мәҗитович!

2 алып баручы. Сәхнәдә республикабыз күләмендә танылган җырчы -композитор, Түбән Кама композиторлары берлегенең,”Илһам” татар эстрада ансамбле җитәкчесе, бәйгебез белән тыгыз элемтәдә эшләүче Илһам Хисматуллин.

Слайд. Җырның эчтәлеге буенча.

 Разил Вәлиев сүзләренә” ВАТАНЫМ” җыры яңгырый.

Слайд. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана.

1 алып баручы.

Искә ала бүген Ватаныбыз

Шаулап үткән көрәш елларын

Данлый, зурлый һәм хөрмәтли

Курку белмәс батыр улларын.

2 алып баручы

Татар егетләре сугышка керде

Солдат булып алгы сафларда

Татар булып чыкты утлы яуга

Фашистлардан илне сакларга.

1 алып баручы.

Ветераннар, ветераннар

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар

Сез булганга матур итеп

Алсу булып ата таңнар.

1 алып баручы. Кадерле дуслар! Бүген бездә кунакта хөрмәтле Бөек Ватан сугышы  һәм тыл ветераннары:

1 ирле-хатынлы Мәхмүтовлар: Абдуләхәт абый һәм  Сания апа;

2. Мирзаһит абый Миргасыймов

Ветераннар басалар, аларны алкышлыйлар, чәчәк бәйләмнәре тапшырыла,кул чабулар

1 алып баручы.Сезнең каршыда 2 гимназиянең” Нәүрүз” бию ансамбле. 

Слайд.

 Сез яулап алган җиңүнең кадерен белеп үсүче оныкларыгыз бии, рәхим итеп карагыз.  

Слайд.

 2 гимназия укучылары башкаруында бию.

1алып баручы. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 65 ел вакыт узды. Тик тарихи хакыйкать онытылмый. Ветераннарның тән һәм күңел яраларында, аналарның йөрәгендә, имгәтелгән язмышларда һәркемнең хәтерендә дәвам итә.

2 алып баручы. Туган җиребезгә  Бөек Җиңү якынайткан каһарман  халкыбызның батырлыгы  бәйгегә катнашкан укучыларның иҗатында да чагыла.

1алып баручы. Әйе,сугыш темасына багышланган хикәя, мәкалә, шигырьләр зур урын алып тора.

Слайд..  Тәкъдим итү. Презентация

1 алып баручы.  Кызыл Чапчак урта мәктәбенең 8 сыйныфы укучысы Нургалиева Айсинәнең Җиңүнең 65 еллыгына багышланган шигырьләре, мәкаләләре шундый җылы, оста итеп чын күңелдән язылган.Ул сугышта катнашкан авылдашлары белән горурлана. Аларга баш ия.

2 алып баручы Нургалиева Айсинәне сәхнәгә чакырабыз .

Нургалиева Айсинә  чыгышы.  

1 алып баручы Рәхмәт,Айсинә.

Слайд.   Тәкъдим итү.( Презентация)

2 алып баручы. 10 мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Җамалиева Зөлфия өчен Җиңү бәйрәме иң кадерле, иң бөек бәйрәм. Ул кечкенәдән үк бабасының сугыш хатирәләрен тыңлап үсә. Аның хыялы- журналист булу. Бөек Җиңүгә багышланган бик тирән эчтәлекле язмалары белән куандырыр дип өметләнеп калабыз.

1 алып баручы. Сәхнәгә Җамалиева Зөлфияне чакырабыз.

Җамалиева Зөлфия чыгышы.  

2 алып баручы.Рәхмәт, Зөлфия, иҗади уңышлар теләп калабыз.

1 алып баручы. Мең- мең рәхмәт сезгә изге җаннар,

                                 Илебезне саклап калучылар.

                                 Туган ягыбызга иң кадерле

                                “Җиңдек!” сүзен алып кайтучылар!      

2 алып баручы. Әби- бабаларыбызның изге догаларын күңелләренә сеңдереп, аның шифасын тоеп халкыбызның уллары авыр сугыш елларында сынатмадылар, Ватанга тугырылыклы булдылар.

Слайд.

1 алып баручы. Быелгы бәйгедә беренче мәртәбә Түбән Кама шәһәре муниципаль районының  имам –хатибы, Җәмигъ мәчетенең  имамы Йосыф хәзрәт бездә кунакта. Сүз Сезгә, хөрмәтле Йосыф хәзрәт.

Йосыф хәзрәт чыгышы.

1 алып баручы.Рәхмәт Сезгә, Йосыф хәзрәт, Сезнең  хәер- фатихагыз белән укучыларның иҗат чишмәсе гел челтерәп агып торсын.

Слайд. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе укучылар эшенә бәя бирә.

2 алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Разил Вәлиев премиясе бәйгесендә катнашучы яшь талантларыбызның иҗатына инде ничә еллар “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары бәяләмә бирә.

1 алып баручы. Бу әдәби берләшмәсенең ярдәме безне сокландыра. Балаларның төрле жанрдагы иҗатлары белән танышып, үзләре оста каләм ияләре буларак, укучыларыбызга җылы киңәшләрен бирүләре өчен аларга олуг рәхмәтебезне белдерәбез.

2 алып баручы. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фәтхулла абый Абдуллин һәм  әдәби берләшмә әгъзаларын сәхнәгә чакырабыз.

“Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фәтхулла абый Абдуллин һәм  әдәби берләшмә әгъзалары чыгышы.

1 алып баручы. Рәхмәт сезгә, киләчәктә дә ярдәмегездән ташламассыз дип өметләнеп калабыз.

Слайд. “Туган як” газетасының балалар почмагы сәхифәсе.

2 алып баручы “Туган як” газетасының балалар почмагы сәхифәсе быел бигрәк тә укучыларыбыз иҗатына зур игътибар биреп,матбугатка чыгаруда һәрдаим ярдәм итеп торды. Бүлек мөдире хөрмәтле Фәрит Имамовка чиксез рәхмәтлебез.

1 алып баручы. Рәхим итегез, Фәрит абый, сүз  Сезгә.

Фәрит Имамов чыгышы.

1 алып баручы. Рәхмәт, Сезгә, шулай бергә-бергә тагын күп еллар иҗат итик әле.

Слайд. Җыр эчтәлеге буенча.

Җыр. “Укытучыма”. Башкара Мөхәммәтҗанов Илшат.

Слайд.

2 алып баручы. Айгөл, синең җир йөзендә иң якын кешең кем?

1 алып баручы. Газиз әнием һәм, әлбәттә, әниләрдәй якын укытучым!

2 алып баручы. Нәкъ шулай,менә мине дәрестә кайвакыт укытучыларым ачуланалар да, ә мин барыбер аларны бик яратам, хөрмәт итәм. Мәктәпкә тугрылыклы булулары, иҗади хезмәте, балаларга мәхәббәте өчен без аларга мең- мең рәхмәтле.

1 алып баручыүгенге бәйгедә  укучыларның иҗатын үстерүдә дә аларның өлешләре гаять зур.

2 алып баручы. Тынгысыз, тиктормас, җитез укытучыларыбыз безгә шигърият серләрен өйрәтәләр. Шигырь, хикәя, мәкалә язу белән мавыктыралар

 1 алып баручы.Укытучыларыбызның гыйлем һәм иҗат чишмәсе беркайчан да саекмасын,туган телебезне гел сугарып торсын.

Слайд.

 2алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Сүзне яшь талантларга юл күрсәтүче, төпле киңәшләр бирүче, шигъри җанлы, сәнгатьнең телен тирән аңлаучы,милләтебез өчен янып йөрүче  Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары-мәгариф идарәсе башлыгы Шакиров Равис Мөҗәһит улын сәхнәгә чакырабыз.

 Шакиров Равис Мөҗәһит улы чыгышы.

1алып баручы.  Рәхмәт Сезгә, Равис Мөҗәһитович!

Слайд.

2алып баручы.  Укытучы! Эшең җиңел түгел,

                              Мәшәкатьле синең язмышың

                              Сабырлыгың җыеп яшь буынның

                               Төзәтәсең күпме ялгышын.      

1алып баручы  Уртаклашыр өчен кайгысын да

                             Шатлыгын да вакыт табасың

                             Авыр вакытларда җылы сүзең белән

                             Йөрәкләргә учак ягасың.

Слайд. Р.Вәлиевның мәктәп еллары.    

  2 алып баручы. Татарстанга, халкына хезмәт итүче могтәбәр, күренекле кеше, яктылык сирпеп торган тәрәзәләр аша заман агышын күрергә өйрәнгән укучының мөгаллимнәре зур хөрмәткә ия.

1алып баручы.  Разил Исмәгыйловичның да ихтирам итә торган укытучысы бар. Ул - гомер буе Ташлык мәктәбендә эшләп лаеклы ялга чыккан, яраткан укытучысы, хөрмәт иткән остазы, башлангыч сыйныф укытучысы Хәмзина Разия апа бездә кунакта.

Укытучыны алкышлау. Ул сәхнәгә менә.

2 алып баручы. Сүз сезгәөрмәтле Разия апа!

Укытучы чыгышы. Чәчәкләр тапшыру.

2алып баручы. Бик зур рәхмәт.  Сезгә нык саләмәтлек теләп калабыз.

Укытучы залга төшә.

Слайд.

1алып баручы.  Хөрмәтле дуслар!  Бәйгебездә укытучысын мактап, үз әниседәй якын күреп каләм тибрәткән укучыларыбыз да шактый .

Слайд.   Тәкъдим итү. ( Презентация).

2 алып баручы. Сәхнәгә 1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныфы укучысы Сибгатов Рәмисне чакырабыз.

1алып баручы Рәмис бик тырыш укучы,үзенең укытучыларына- гыйлем таратучыларына хезмәтләре өчен чиксез рәхмәтле. Укытучылары аның өчен милләтебез горурлыгы. Яраткан укытучыларына шигырьләре аша иң җылы сүзләрен җиткергән.

 Сибгатов Рәмис чыгышы.

2алып баручы Рәхмәт, Рәмис.

Слайд.   Тәкъдим итү. ( Презентация).

1алып баручы.  25 нче гимназиянең 9 сыйныф укучысы ВәлиеваАлсуны сәхнәгә чакырабыз.

2алып баручы.  Алсу максатчан кыз. Ул проза әсәрләре иҗат итә.тематик диапозоны киң. Укытучылар елында яраткан укытучыларына  рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен матур сүзләргә төреп биргән.

 

ВәлиеваАлсу чыгышы.

2алып баручы Бик зур рәхмәт, Алсу, уңышлар сиңа!

1алып баручы. Укытучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе яшь иҗатчылар күңелендә дә шигырь язу чаткылары уята. Ел балкышы булып яңа йолдызлар кабына.Аларның иҗаты бүген сәхнәдә.

Слайд..  Тәкъдим итү. ( Презентация).

2 алып баручы. Вәлиева Лилия 19 мәктәпнең 2 сыйныф укучысы. Үзе кечкенә генә булса да аның йөрәгенә әти- әнисенә, туганнарына,табигатькә олы мәхәббәт хисләре сыйган. Аның шигырьләре гади дә, аңлаешлы да булулары белән укучы күңелендә тирән эз калдыра. Лилия оста биюче,  рәсем ясарга ярата,гомумән,һәряктан талантлы бала.

1алып баручы  Сәхнәгә рәхим ит, Лилия.

Вәлиева Лилия чыгышы.

2 алып баручы. Рәхмәт, Лилия,яңадан-яңа үрләр яулавыңны  телибез

1алып баручы.  Хөрмәтле дуслар!Разил Вәлиевның  иң якын укытучысы, киңәшчесе,олы юлга чыгаручы Рәшит ага Шәяхметовны сәхнәгә чакырабыз,сүз Сезгә.

Рәшит ага Шәяхметов чыгышы.

2 алып баручы. Рәхмәт, Рәшит абый, күңел түрендә йөрткән бер җырыгызны җырлап бирмәссезме икән.

Слайд.   Тәкъдим итү. (Презентация).

1алып баручы.  Сәхнәгә Насыйбуллина Диләрәне чакырабыз.Ул 1нче гимназиянең 4 нче сыйныфында укый.

1алып баручы.

Бу бәләкәй кызның җитешмәгән җире, өлгермәгән эше юк икән бит: биюче,курайчы,шәһәркүләм олимпиадаларда да катнаша,гел 5 ле билгеләренә укый. Шуның өстенә кеше күңеленә үтеп керердәй шигырьләр иҗат итә.

Насыйбуллина Диләрә чыгышы.

1алып баручы.  Рәхмәт. Диләрә. Сиңа уңышлар телибез.

Укытучыларны алкышлау. Чәчәк тапшыру.

Слайд.

 2алып баручы.  Иҗат эше укучыларның елдан- ел тел байлыгын, белемен баета. Эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә өйрәтә, үзлегеннән илһам алырга омтылыш тудыра, нәфис әдәбият белән кызыксынуын тагында арттыра. сәнгатьне ,гүзәллекне күререгә өйрәтә.

Слайд.

1алып баручы.  Кадерле дуслар! Без сезнең белән тагын бер шатлыгыбыз белән уртаклашабыз.

2алып баручы.  Бүген безнең арада халкыбызның күренекле драматургы, милләтебезнең йөзек кашы, телебезне, милләтебезне саклап калуга, Разил абый белән берлектә биниһая көч куючы, Татарстан республикасының дәүләт Советы депутаты Туфан ага Миннуллин.

1алып баручы.  Әйдәгез, яраткан драматургыбызга сүз бирик әле.

Туфан Миннуллин чыгышы.

2 алып баручы.  Бик зур рәхмәт, Сезгә, Туфан ага.

Слайд.

1 алып баручы.  Мөхтәрәм кунаклар! Сәхнәгә бәйрәмебез хуҗасы, күпкырлы талант иясе Разил Исмәгыйл улы Вәлиевны чакырабыз!

Фанфара

Разил Вәлиев сәхнәгә менә.

1алып баручы  Сүз Сезгә, Разил абый!

Разил Вәлиев чыгышы.

1 алып баручы  Ә хәзер,дуслар, бәйгенең иң дулкынландыргыч мизгеле җитте. 

Слайд.

Фанфара

2 алып баручы Разил Вәлиев премиясе бәйгесендә уңышлы иҗади уңышлары өчен истәлекле бүләкләргә лаек булган укучыларны сәхнәгә чакырабыз.

1алып баручы Гәләветдинова Гүзәл Каенлы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

Гәләветдинова Гүзәл сәхнәгә менә.

2 алып баручы Мөхәммәтшина Әдилә Кама Аланы 2 мәктәбенең 5 сыйныф укучысы

Мөхәммәтшина Әдилә сәхнәгә менә.

1 алып баручы Таҗиева Алсу Кызыл Чишмә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

Таҗиева Алсу сәхнәгә менә.

2 алып баручы. Сафина Альбина Трудовой мәктәбенең 11 сыйныф укучысы

 Сафина Альбина сәхнәгә менә.

1 алып баручы.Иванова Эльвира  Иске Чишмә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы

Иванова Эльвира  сәхнәгә менә.

2 алып баручы Газизова Энҗе 27 мәктәктәбенең 10 сыйныф укучысы

Газизова Энҗе сәхнәгә менә.

1 алып баручы Хрисанова Резидә 35 лицейның 9  сыйныф укучысы

Хрисанова Резидә сәхнәгә менә.

2 алып баручы Сибгатуллина Гүзәл 29 мәктәпнең 9 сыйныф укучысы

Сибгатуллина Гүзәл сәхнәгә менә.

1 алып баручы Рәхмәт, Разил абый. Истәлеккә фото.

2 алып баручы. Разил Вәлиев премиясе бәйгесендә җиңүче укучыларны сәхнәгә чакырабыз.

1 алып баручы “Укытучым- горурлыгым”номинациясендә җиңү яулаган 1нче мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Сибгатов Рәмисне чакырабыз.

Рәмис сәхнәгә менә.

2 алып баручы.”Җиңү көне тарих битләрендә номинациясендә җиңү яулаган Кызыл Чапчакның 8 сыйныф укучысы Нургалиева Айсинәне сәхнәгә чакырабыз.

Нургалиева Айсинә сәхнәгә менә.

2алып баручы.”Өметле каләм” номинациясендә җиңү яулаган 2 гимназиянең 8 сыйныф укучысы Мәхмүтова Алияне сәхнә түренә чакырабыз.

Мәхмүтова Алия сәхнәгә менә.

1алып баручы “Тәүге адымнар” номинациясендә җиңү яулаган 5 мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Халиков Аделны сәхнәгә чакырабыз.

Халиков Адел сәхнәгә менә.

1алып баручы “Дөньяга фәлсәфи караш” номинациясендә җиңү яулаган 6 мәктәпнең 6 сыйныф укучысы Терновская Аленаны чакырабыз.

Терновская Алена сәхнәгә менә.

2алып баручы.” Ел балкышы” номинациясендә җиңү яулаган 19 мәктәпнең 2 сыйныф укучысы Вәлиева Лилияне сәхнәгә чакырабыз.

Вәлиева Лилия сәхнәгә менә.

1алып баручы.”Гүзәллеккә мәдхия” номинациясендә җиңү яулаган 7 мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Шәрифуллина Ләйсәнне сәхнәгә чакырабыз.

Шәрифуллина Ләйсән сәхнәгә менә.

2алып баручы.”Каләм алдым кулыма”  номинациясендә җиңү яулаган10 мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Җамалиева Зөлфияне сәхнәгә чакырабыз.

Җамалиева Зөлфия сәхнәгә менә.

1алып баручы.”Әкият сөйлим сезгә номинациясендә җиңү яулаган Кама Аланы гимназиясенең 7 сыйныф укучысы Ногманова Илзирәне сәхнәгә чакырабыз.

Ногманова Илзирә сәхнәгә менә.

2алып баручы.””Сәләтле бала” номинациясендә җиңү яулаган 22 мәктәпнең 6 сыйныф укучысы Насыйбуллина Рүзиләне сәхнәгә чакырабыз.

Насыйбуллина Рүзилә сәхнәгә менә.

1алып баручы.Рәхмәт, Разил абый. Истәлеккә фото.

2алып баручы. Кадерле укучылар! Сезгә уңышлар телибез.

Укучылар залга төшә.

1алып баручы.  Җиңүчеләр белән танышуыбызны дәвам итәбез. Сәхнәгә  Разил Вәлиев премиясе бәйгесендә 3 урынны алган 1 гимназиянең 4 сыйныф укучысы Насыйбуллина Диләрәне чакырабыз.

Диләрә сәхнәгә менә.

2алып баручы .Бәйгедә 2 урын алу бәхетенә ирешкән Түбән Уратьма мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Хәбибрахманова Нуранияне чакырабыз

Нурания сәхнәгә менә.

1алып баручы.  1 урынны яулаган 25 гимназиянең 9 сыйныф укучысы Вәлиева Алсу сәхнәгә рәхим ит.

Алсу  сәхнәгә менә.

1алып баручы. Рәхмәт. Разил абый. Истәлеккә фото.

2алып баручы.Кадерле укучылар! Киләчәктә дә сезгә иҗатыгыз юлдаш булсын.

1алып баручы  Алга таба да туган телнең бөеклеген тоеп яшәгез. Яңадан-яңа үрләр теләп калабыз.

Укучылар залга төшә.

Слайд.

1 алып баручы. Иҗат уты белән янып йөрүче укучының иң матур истәлекләре, хыяллары мәктәп һәм укытучылары белән бәйледер.

2 алып баручы. Әйе, Укытучы нинди горурлык! Бу бит бәхет, бу бит бик зурлык.

1 алып баручы. Сөекле шагыйребез Хәсән Туфанның тормышта якты эз калдырган шәхесләргә багышлап язган шундый юллар бар:

         Мәңгелекнең шушы төшендә

          Аерым төстә балкып һәр иртә

          Алтын эзләр калдырып китә....

  2 алып баручы. Бала күңелендә гомерлеккә якты образ, сурәт булып уелып калучы мөгаллим- мөгаллимәләребез турында да нәкъ менә шундый сүзләр әйтеп булыр иде. Алар җәмгыятебездә гаятъ зур урын биләүче мөхтәрәм затлар.

1алып баручы. Хөрмәтле дуслар! Бәйгегә үзләреннән күп хезмәтләрен куйган укытучыларга  Разил Вәлиев  үзенең рәхмәт хатларын тапшыра.

Слайд.

2алып баручы.   1нче мәктәп директоры Гафиуллина Роза Назыйм кызына.

1алып баручы. Гафиуллина Роза Назыйм кызы 12 ел буе Разил Вәлиев бәйгесенең жюри әгъзасы. Шушы бәйгене башлап җибәрүче 1 нче карлыгачларның берсе, бәйгене хәзерге көнгә кадәр китереп җиткерүдә зур көч куйган. Ару- талуны белмәс. Бик күп укучыларга зур юлга чыгарга ярдәм итүче дә ул.

2 алып баручы. Каенлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Лилия Рәүф кызына.

Аның укучылары 2002 елда Николаева Юлия-3 урын. 2008 елда Шәрәфиева Илзилә- 2 урын яулаган.

1алып баручы. Кама Аланы гимназиясе укытучысы Гәрәева Гөлчәчәк Шәрәфетдин кызына.

Аның укучылары: 2002 елда Солтанова Гүзәл- 1 урын. 2003 елда Сафина Гүзәл- 1урын, 2006 елда Шәйхетдинова Алия -2 урын. 2007 елда Сафина Ландыш-3 урын яулаган.

2алып баручы. 19 мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары Елесеева Роза Алексей кызына.

2алып баручы. Роза Алексеевна бик күп еллар дәвамында шушы бәйгене оештыруда үзеннән зур өлеш керткән директор урынбасарларының берсе. 12 ел дәвамында бик күп укучылары үзләренең көчләрен сынадылар. Бүгенге бәйгедә дә мәктәп укучылары иҗатлары белән чыгыш ясадылар.

1алып баручы. 24 лицей –интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхетдинова Зөһрә Фаиз кызына.

Аның укучылары: Галиев Алмаз 2002 елда -3 урын, 2003 елда- 2 урын. 2004 елда -1 урын, 2005 елда Ибраһимов Руслан- 1 урын,2006 елда Мәрдәнов Рөстәм- 3 урын, 2009 елда Касыймов Рафаэль-1урын яуладылар.

1алып баручы. Сүз Сезгә, кадерле укытучылар.

Укытучы чыгышы.

2алып баручы. Рәхмәт, Разил абый, Бик зур рәхмәт, хөрмәтле укытучылар!

Укытучылар залга төшәләр.

Слайд.

1алып баручы. Кадерле дуслар! Сүзне Түбән Кама Муниципаль районы Башлыгы урынбасары Котдусов Фатыйх   Кашшаф улына бирәбез.

Котдусов Ф.К. чыгышы.

1алып баручы.Рәхмәт Сезгә!

2алып баручың олы рәхмәтебезне сезгә җиткерәбез Разил абый! Без һәр елны сезнең шушы бәйгенең дәвам итүен  көтеп калабыз. Сез безнең горурлыгыбыз, өметебез дә, милли байлыгыбыз да.

2алып баручы Разил абый, безнең  яңа башлангычка фатиха бирсәгез иде. 1алып баручы Сезнең исемдәге Хәйрия фонды  ачып җибәрсәк, Сез каршы килмәссезме?

2алып баручы.Бу игелекле эш талантлы балаларны үстерүдә бер бүләк булыр дип ышанабыз.

2алып баручы Бу фондка сезнең каләмдәшләрегез,сыйныфташларыгыз, шәһәребезнең күренекле кешеләре дә ярдәм итәрләр дигән өметтә калабыз.

Кул чабулар.

1алып баручы. Хөрмәтле Разил Исмагилович! Сезгә саулык- сәламәтлек телибез. Киләчәктә тормышыгыз матур. Якты булсын. Халкыбызга. Милләтебезгә күрсәткән олы хезмәтегез күңелегезгә канәгатьлек бирсен. Хыялларыгыз тормышка ашсын.

Разил Вәлиев, Котдусов Ф.К. залга төшәләр.

Слайдта Разил Вәлиев премиясе бәйгесеннән алдагы еллардагы күренешләр.

Күмәк чыгыш.”Бәйрәм бүген”

 

1 алып баручы.   Дөнья гизеп,тау һәм диңгез кичеп,

                               Мин ашыктым туган  илемә

                                Кайтып төштем анам теленә

                               Кайтып төштем асыл үз телемә

                              Җирлегенә, аның нигезенә,

                              Туган телен изге чишмәсеннән

                              Шигырем сәлам бирде үземә.

2 алып баручы.      Туган телне, күңел гөле итеп

                                 Саф көенчә саклыйк гомергә

                                  Рухи кыйблаң- Тукай моңы

                                  Илең йөрсен уйда гел бергә.

1 алып баручы       Иҗат мәйданына яшьләр килә,

                                  Илен, телен сөйгән яшь буын.

                                  Мондый яшьләре булганда

                                  Милләтебез әле сау булыр.

2 алып баручы.    Сау булыгыз, дуслар, шат яшәгез,

                                 Ямьләндереп Бөек Ватанны

                                Яңа үрләр яулап каршылыйбыз,

                                 Туган илдә аткан һәр таңны.

Слайд. “Туган тел”шигыре

“Туган тел” җыры башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Рәкыйпов. Язучы турында белешмә.

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме

А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....

"Г.Тукай премиясе лауреатлары"(Ф.Яруллинның иҗаты белән танышу)

Укучыларны Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты, күпкырлы талант иясе булуы белән таныштыру. ...

Язучы да Алиш, батыр да.

Абдулла Алишның тормышы һәм иҗаты турында...

Г. Тукай премиясе иясе,Әлмәт шәһәре шагыйрәсе Клара Булатова белән очрашу кичәсе.

29  нчы ноябрь  көнне  лицеебызда татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Кла...