Ш.Рәкыйпов. Язучы турында белешмә.
презентация к уроку (8 класс) на тему

Алексеева Миляуша Робертовна

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shamil_r-ov._achyk_dres.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

                       Әлмәт шәһәре

 21нче гомуми  урта белем бирү мәктәбе

                                                            татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                               Алексеева Миләүшә Роберт кызының

                                             8нче сыйныфта үткәрелгән

                                        ачык дәрес эшкәртмәсе.

 Тема. Шамил Рәкыйпов. Язучы турында белешмә.

Максат.1Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү.

2. Укучыларның фикерләү сәләтен  үстерү.

3. Язучының иҗатына  кызыксыну уяту, туган илгә мәхәббәт, татар сугышчыларының батырлыкларына соклану һәм горурлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау. Язучының портреты, әсәрләренә күргәзмә, дәрескә презентация, сүгыш вакытын  чагылдырган рәсемәр, тест биремнәре,аудиоязма (Ш.Рәкыйпов сүзләренә Р.Кадыйрова башкаруында  ”Мин килермен каршыңа” җыры)

I.Оештыру.

1. Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

2.Өй эшен тикшерү.

II.Белемнәрне актуальләштерү. Тест биремнәрен үтәү, җавапларны тикшерү.

( 1 слайд)

1.1906 нчы елда туган язучы:

А) Г.Әпсәләмов;

Б)Н.Дәүли;

В)М.Җәлил.

2.  “Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,

      Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.”

 Бу   юллар  М.Җәлилнең кайсы шигыреннән?

А)”Бакчачы”;

Б) “Имән”;

В) “Җырларым”.

3. Г.Әпсәләмовның иҗатына йогынты ясаучы шәхес?

А) Ф.Кәрим;

Б) М.Җәлил;

В) А.Алиш.

4. “Мин хәбәрсез югалган идем” дигән өзек кайсы әсәрдән?

А) “Яр буенда шаулый наратлар”;

Б) “Яшәү белән үлем арасында”;

В) “Җимерелгән бастион”.

5. Ш.Рәкыйпов Бөек Ватан сугышы геройларыннан кемнәр турында әсәрләр яза?

А) Александр Матросов;

Б) Газинур Гафиятуллин;

В) Барый Шәвәлиев.

1.1941 нче елның август аенда фашистлар кулына эләгеп. Әсирлектә газап чиккәннән соң, туган иленә исән-сау кайта алган язучы:

А) Н.Дәүли;

Б)Г.Әпсәләмов;

В) М.Җәлил.

2. “Кирәк икән, үләм аягүрә

Балта белән башың киссәң дә!”

Бу юллар М.Җәлилнең кайсы шигыреннән?

А) “Имән”;

Б)”Җырларым”;

В)”Катыйльгә”.

3. Бухенвальд  үлем лагерен тасвирлаган әсәр:

А) “Газинур”;

Б) “Алтын йолдыз”

В) “Мәңгелек кеше”

4. “Егерменче гасыр фигавеннәре” дигән өзектә авторның икенче исеме:

А) Михаил;

Б) Николай;

В) Василий.

5.Дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган сугышчылардан кемнәрне беләсез?

1.        2.

3..

III.Яңа дәрес материалы өстендә эш.

1.”Сугыш еллары буйлап...”(кереш сүз)

Ватаныбыз тарихында изге, героик һәм шул ук вакытта фаҗигале дә чорлар бар.1941 елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы - әнә шундыйлардан.

Гитлер Германиясе белән сугыш елларындагы кебек авыр сынаулар илебез өстенә беркайчан да килмәгәндер, мөгаен. Ул сугышны Бөек Ватан сугышы дип юкка гына атамыйлар бит. Ватаныбызны коллыктан коткару, аның бәйсезлеген, җиренең бөтенлеген саклап калу, халкыбызның киләчәк язмышын кайгырту иң төп бурычка әверелә.

Совет халкы һәм аның гаскәрләре явыз дошманны туктатты, фашизмның юлын кисте. Бу сугыш миллионнар язмышын изеп узды. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендәге тоталитар режим да үз ролен уйнады: еш кына кискен чаралар кулланып булса да, илне, халыкны дошманга каршы көрәшкә туплады.

2.Язучы турында белешмә бирү: тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру.

   Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләр бик күп.Күптән түгел генә без М.Җәлил, Г.Әпсәләмов, Н. Дәүли иҗаты белән таныштык. Алар тудырган һәр образ үзенә игътибарны җәлеп итә, зур кызыксыну уята, шуңа күрә дә без алрны бик яратып укыдык.

   Бүген Ш.Рәкыйпов иҗаты белән танышырбыз.(2 слайд)

Шамил Җиһанша улы Рәкыйпов 1929 елның 22 сентябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында туа. Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, гади колхозчы, трактор бригадасы учетчигы, 1950-1954 елларда Донбасста һәм Урал, Красноярск якларында таш чыгаручы, шахтада бурильщик, балта остасы, электросварщик, бетончы хезмәтләрендә була. 1955 елда ул Казанга килеп, 1957 елның җәенә кадәр беренче номерлы шәһәр трамвай паркында электрик-моторист булып эшли. Аннан, сәләтле журналист буларак, “Татарстан яшьләре” газетасына эшкә чакырыла. Бу чорда Ш.Рәкыйпов төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, урта мәктәпне һәм 1967 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

    (Әсәрләре белән таныштыру. 3 слайд)

Аның әсәрләренең темасы –Бөек Ватан сугышы һәм аның үлемсез каһарманнары.Ш.Рәкыйповның әсәрләре төгәл документаль мәгълүматлар җирлегендә язылса да, аларның үзенчәлеге шунда: автор үз геройларын, аларның характерлы формалашуын, алар эшләгән батырлыкларның асыл чыганакларын әдәби чаралар ярдәмендә ачарга омтыла. Ул архив материалларын кат-кат өйрәнеп, А.Матросов батырлыгын кабатлаган баһадирның кайсы якныкы икәнлеген ачыклый. Ул-Татарстанның Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылы егете Барый Гани улы Шәвәлиев булып чыга.”Эзләнүләремнең, уйлануларымның нәтиҗәсе буларак, акрын-акрын шушы документаль повесть туды”,-дип яза ул.

3.Әсәрнең жанрын билгеләү. Әсәр язылган вакытка тарихи күзәтү ясау.

Ш.Рәкыйпов бу әсәрен 1965-67 елларда язган. (1967ел. Л.И.Бреңнев  ил белән идарә иткән вакыт. Партия кушканча язу вакыты.) Жанры буенча – повесть. Төп герой- Барый. Әсәр бик күп вакыйгаларны үз эченә ала, документаль вакыйгаларга нигезләнә)

4.”Чәчәкләр сөйли белә” повестеның 1 бүлеген уку.

    (Сүзлек: 4 слайд)

5.Бүлекнең эчтәлеге буенча фикер алышу:

1)Габделбарый яшьтән үк үзен ничек чыныктыра7

2) Барый чәчәкләр белән кайчан кызыксына башлый?

3) Барый нинди бәйрәмгә әзерләнә?

4) Барыйның чәчәкләр яратуы турында кайсы юллар сөйли?

5)Чәчәкләрнең “сөйли” белү серләрен ул кайда өйрәнгән?

6. Фразеологик әйтелмәләрне тап: (дәфтәргә  яз) (5 слайд)

Күзләре очкынланып китте –

Күзләре уттай яна-

7. Әсәрнең 2 бүлеген уку. Аңлашылмаган сүзләрне дәфтәргә язып бару.

8. 2 бүлек буенча фикер алышу.

1)Барый идарәдә эшли башлагач, аның тагын нинди сыйфатлары ачыла7

2)Сугыш дигән яман хәбәр нәтиҗәсендә авылда нинди үзгәрешләр була?

3)Барыйның сугышка китәр алдыннан сөйгән кызы Нурҗиһанның җыры.(“Мин килермен каршыңа” җырын тыңлау.Ш.Рәкыйпов сүзләре, Р.Кадыйрова башкара)

IV.Өй эше. Бүлекләргә исем бирегез , эчтәлекләрен сөйләргә өйрәнегез, рәсем ясап карагыз.

V. Билге кую.

VI.Йомгаклау.

-Без  әлеге өзекләрдән Барыйның кыю, батыр, түземле, үз илен яратучы егет булып үсүен белдек.   Бу сыйфатарны кече яшьтән үк үзеңдә булдырыр өчен, сездә нинди теләкләр уянды? (Кечкенәдән үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү, чыныктыру күнегүләре белән шөгыльләнү, бернәрсәгә дә битараф булмау, табигатьне ярату, кешеләргә булышу һ.б.)  

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үзем турында белешмә

Үзем турында кыскача белешмә (укыту технологияләре, укучыларның  белем сыйфаты, муниципаль һәм дистанцион олимпиада нәтиҗәләре , укучыларның конкурс, фәнни- практик конференцияләрдә  ка...

Педагогик эшчәнлек турында белешмә

Справка о педагогической деятельности учителя. Абдуллина Ф. М. работает в данной школе с начала открытия школы - с августа 1992 года....

Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылы турында тарихи белешмә

Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылы турында тарихи белешмә...

Үзем турында белешмә

Үзем турында кыскача белешмә (укыту технологияләре, укучыларның белем сыйфаты, муниципаль һәм дистанцион олимпиада нәтиҗәләре , укучыларның конкурс, фәнни- практик конференцияләрдә катнашуы, тәҗрибә...

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....

Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Алсу” поэмасы. Әдәбият теориясе. Поэма жанры. Лирик һәм эпик поэма.

Мин "Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Алсу” поэмасы.  Әдәбият теориясе. Поэма жанры. Лирик һәм эпик поэма" темасына әдәби уку дәресенә технологик карта төз...