Үзем турында белешмә
материал на тему

Сабирзянова Ландыш Марсовна

Үзем турында кыскача белешмә (укыту технологияләре, укучыларның  белем сыйфаты, муниципаль һәм дистанцион олимпиада нәтиҗәләре , укучыларның конкурс, фәнни- практик конференцияләрдә  катнашуы, тәҗрибә уртаклашу өчен материаллар )

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukytuchy_turynda_beleshm.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районы

3 нче гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Үзем турында белешмә

Яшел Үзән шәһәре 3нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сабирҗанова Ландыш Марсовна

Яшел Үзән – 2016

Үзем турында белешмә

     Мин 2006  нчы елда Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты  факультетын тәмамладым. Һәм шул ук елны   3 нче гимназиягә эшкә урнаштым. Инде менә 9 ел татар теле һәм татар әдәбиятын укытам. Мин  татар һәм рус төркемнәрендә эшлим. Эшләү дәверендә укучыларны 1 нче сыйныфтан алып 9 нчы сыйныфка кадәр укыттым. Чөнки шулай дәвамчанлылык саклану югары нәтиҗә бирә.

    Мин үземнең дәресләремдә югары нәтиҗәгә ирешү өчен төрле методлар кулланам. Рус төркемнәрендә коммуникатив технологиягә нигезләнеп эшлим. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасына нигезләнеп корылган. Төркемнәрдә эш төре укучыларга бик ошый,  алар бик теләп катнашалар. Һәм укучылар төрле иҗади эшләр дә эшлиләр.  Укучыларның иҗади үсешен булдыру программага иҗади биремнәр кертү белән алып барыла. Бу биремнәр индивидуаль һәм бергәләп тә эшләнә. Башлангыч сыйныфларда дидактик һәм үстерелешле уеннар, урта һәм югары сыйныфларда тестлар кулланып эшлим. Татар теле дәресләрендә укучыларның грамоталы язулары өстендә, ә татар әдәбияты дәресләрендә сәнгатьле һәм аңлап  уку, укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү өстендә актив эшләнелә.

   Үз эшемдә заманча яңа педагогик технологияләр кулланам: коммуникатив-үстерешле технология, проект технологиясе, информацион-коммуникатив технология. Укытуның интерактив методларын да уңышлы файдаланам: кечкенә төркемнәрдә эш, дискуссия, иҗади эшләр, тестлар. Дәресләрдә интерактив такта белән эшләү дә бик ошый. Укучылар үзләре сизмичә дәрескә кызыксына башлыйлар, тактага тиз ияләшәләр. Дәресләрдә укучыларның яшь һәм педагогик үзенчәлекләре истә тотыла.

    Мин үземнең дәресләремдә әхлакый тәрбиягә дә зур урын бирәм. Миңа бу эшемдә Каюм Насыйри хезхмәтләре, Ризаэддин Фәхреддиннең нәсыйхәтләре ярдәмгә килә. Үземнең дәресләремдә мин аларны бик теләп кулланам.  Шулай ук татар халык мәкальләре һәм табышмакларын куллану да әһәмиятле.  Чөнки укучылар татар халкының мәдәниятен, тарихын белергә тиеш дип уйлыйм.

    Менә болар барысы да югары нәтиҗәләргә ирешүгә ярдәм итә. Һәм укучыларның үз фикерләрен әйтә белергә, сөйләм телен үстерүгә дә булыша. Укучылар үзләре дә төрле бәйгеләрдә, конкурсларда теләп катнашалар. Һәм нәтиҗәләре дә бар. Татар теле һәм әдәбиятын укытуда төрле методлар куллану югары нәтиҗәләр генә бирмичә,  укучыларда туган телне өйрәнүгә дә  кызыксыну  уята.  Түбәндә мин үземнең соңгы өч елдагы нәтиҗәләремне биреп китәм. Мин укыткан сыйныфларда укучыларның белем сыйфаты да югары:

Уку елы

Белем сыйфаты

2012-2013

90-93%

2013-2014

84-92%

2014-2015

89-92%

Укучыларым район күләмендәге бәйгеләрдә, олимпиадаларда призлы урыннар алып уңышлы чыгыш ясыйлар.  

Татар теле һәм әдәбияты  буенча муниципаль олимпиада нәтиҗәләре:

1.Камалеева Ясминә, 4 нче сыйныф- призер  ( татар теле, 2015)

2.Камалеева Ясминә, 5 нче сыйныф- призер  ( татар теле, 2015)

            Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара дистанцион олимпиада нәтиҗәләре:

1.Азизова А. М., 4  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2014)

2.Әхмәтова Э.А. , 4  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2014)

3.Багаутдинов Д. А.,  3  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2014)

4.Зиһаншин А.А., 4  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2014)

5.Камалеева Я.Т., 4  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2014)

6.Кудосов Г., 3  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2014)

7. Куликова М. ,3  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2014)

8. Мингазутдинова Д.Р., 3  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2014)

9. Миниәхмәтова Р.Р., 4  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2014)

10. Садыков Р.Р., 4  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2014)

11.Федорова С.М., 4  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2014)

12. Яковлева А. , 4  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2014)

13. Альмухаметова М.Р.,  6  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2015)

14. Матушор Я., 6  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2015)

15. Семенова С., 3  сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2015)

16. Яковлева А.,  3 сыйныф, җиңүче ( татар теле, 2015)

           Укучыларның конкус, фәнни-практик конференцияләрдә катнашуы:

1. Ахметшин  А. ,7 нче сыйныф, җиңүче, 2013 ел ( “ Тукай безнең күңелләрдә” фестивале)

2. Зиһаншин А. , 3 нче сыйныф, сертификат, 2014  ел ( Бөтенроссия уен-бәйге “ Зирәк тиен”)

3.Миниәхмәтова Р., 3 нче сыйныф, сертификат, 2014 ел  ( Бөтенроссия уен-бәйге “ Зирәк тиен”)

4. Камалеева Я. , 3 нче сыйныф, сертификат, 2014 ел ( Бөтенроссия уен-бәйге “ Зирәк тиен”)

5. Камалеева Я. , 3 нче сыйныф, җиңүче, 2014  ел  (Г. Тукай шигырьләрен уку бәйгесе)

 6. Дәүләтшина Р., 3 нче сыйныф, рәхмәт хаты, 2015 (“ Кайда яшәп  иҗат итәсеңдер- Мәркәздәме әллә төбәктә... иҗат бәйгесе)

7. Миниәхмәтова Р., 5 нче сыйныф, җиңүче, 2015 (Бөтенроссия конкурсы

 “ Иң кадерле газиз кешем”)

            Тәҗрибә уртаклашу буенча материаллар:

1. XXI гасыр мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр фәнни-гамәли конференциясендә  актив катнашкан  өчен  грамота, 2013 ел

2. «Педагогические инновации  XXI века” регионара конкурсында катнашкан өчен сертификат, 2013 ел

3. VIII Бөтенроссия Занков укуларында актив катнашкан өчен мактау кәгазе, 2013 ел

4.“Укытучы” Бөтенроссия  интерактив проектлар порталы. Бөтенроссия методик конкурсы. “ Интерактив укытучы – 2013”- 3 урын

5. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының регионара семинарында ачык чара

“ 21 февраль - Халыкара туган тел көне” 2 нче сыйныф, 2013

6. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының регионара семинарында чыгыш  “Әдәби уку дәресләрендә толерантлылык тәрбияләү”, 2013

7.XXI гасыр мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр фәнни- гамәли конференциясендә чыгыш. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану”, 2013

8. VII Бөтенроссия Занков укуларында ачык дәрес “ Ак песи” 4 нче сыйныф, 2013

9. «Развитие творческих способностей учащихся» в контексте реализации ФГОС нового поколения» исемле  халыкара фәнни-методик җыентыкта публикация  Зеленодольск- ELPASOUSA-Казан. “ 5  нче сыйныф рус группасы өчен эш программасы”, 2013

10. “Мәгариф” журналында  публикация  “5  нче сыйныф рус группасы өчен эш программасы”- №7, 2013

11. «Развитие творческих способностей учащихся» в контексте реализации ФГОС нового поколения» исемле  халыкара фәнни-методик җыентыкта публикация  Зеленодольск- ELPASOUSA-Казан. –  “Саннар иленә сәяхәт” 3 нче сыйныф, ФГОС буенча дәрес конспекты, 2013

12. Публикация в сборнике « Актуальные вопросы психолого- педагогичекой практики»  исемле җыентыкта  . Казан- 2013. “ Ак песи”  4 нче сыйныф, дәрес конспекты

13. “Укытучы” Бөтенроссия  интерактив проектлар порталы. Бөтенроссия методик конкурсы. “ Интерактив укытучы – 2014”- 3 урын

14. Халыкара дистанцион олимпиадада катнашкан өчен мактау кәгазе, 2014

I5. X Бөтенроссия Занков укуларына багышланган “ Преемственность и перспективность в системе развивающего обучения» исемле җыентыкта  , “ 21 февраль – Халыкара туган тел көне»,  2 нче сыйныф , ачык чара, 2014

16. X Бөтенроссия Занков укуларында актив катнашкан өчен свидетельство, 2015 ел

17.  IX Бөтенроссия Занков укуларында актив катнашкан өчен дилом, 2015 ел

18. X Бөтенроссия Занков укуларында актив катнашкан өчен сертификат, 2015 ел

19. X Бөтенроссия Занков укуларында чыгыш  “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану”, 2015

20. Республика семинарында ачык чара “Исәннәрнең кадерен бел! Үлгәннәрнең каберен бел!”, 2015

21. Республика семинарында чыгыш “ Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем  чыганакларын куллану”, 2015

22. X  Бөтенроссия Занков укуларына багышланган “ Развивающее обучение в услоиях государственно- общественного управления» исемле җыентыкта   , “ Каникулда»,  3 нче сыйныф, дәрес конспекты , 2015

23. infourok.ru сайтында дәрес планын( “Кушма, парлы сүзләр, 3 нче сыйныф) бастырган өчен  свидетельство, 2016  

24. infourok.ru сайтында дәрес планын (“Синонимнар, антонимнар, омонимнар”,

3 нче сыйныф ) бастырган өчен  свидетельство, 2016  

25. infourok.ru сайтында дәрес планын( “Каникулда”,  3 нче сыйныф) бастырган өчен  свидетельство, 2016  

26.  infourok.ru сайтында дәрес планын ( “Җыйнак һәм җәенке җөмләләр” ) бастырган өчен  свидетельство, 2016  

27. infourok.ru сайтында дәрес планын( “Исем фигыль” 7 нче сыйныф ) бастырган өчен  свидетельство, 2016  

28. infourok.ru сайтында шәхси сайт булдырган өчен  сертификат, 2016

29. Төбәкара яшьләре өчен оештырылган семинарында ачык дәрес “ Без әти-әниләргә булышабыз”, 3 нче сыйныф, 2016


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Рәкыйпов. Язучы турында белешмә.

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Белешмә язу үрнәге (Эш программалары буенча)

Һәр сыйныфка эш программалары мәктәпнең укыту планына, нигезмәсенә таянып төзелгән. Программалар аңлатма язуы, тематик план, календарь - тематик планнан тора.  Аңлатма язуында төп бурычлар һәм ма...

Педагогик эшчәнлек турында белешмә

Справка о педагогической деятельности учителя. Абдуллина Ф. М. работает в данной школе с начала открытия школы - с августа 1992 года....

Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылы турында тарихи белешмә

Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылы турында тарихи белешмә...

Үзем турында белешмә

Үзем турында кыскача белешмә (укыту технологияләре, укучыларның белем сыйфаты, муниципаль һәм дистанцион олимпиада нәтиҗәләре , укучыларның конкурс, фәнни- практик конференцияләрдә катнашуы, тәҗрибә...

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....

Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Алсу” поэмасы. Әдәбият теориясе. Поэма жанры. Лирик һәм эпик поэма.

Мин "Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Алсу” поэмасы.  Әдәбият теориясе. Поэма жанры. Лирик һәм эпик поэма" темасына әдәби уку дәресенә технологик карта төз...