Мәктәп музейлары - икетеллелек шартларында тәрбия бирүнең бер чарасы
статья по теме

Хуснутдинова Раиля Нуретдиновна

Җыентыкта басылган мәкалә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мәктәп музейлары - икетеллелек шартларында  тәрбия бирүнең бер чарасы  

Хөснетдинова Р.Н.

Казан шәһәре Яңа Савин районы,  “Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесе

Икетеллелек – берьюлы ике телне яхшы белү һәм ике телдә яхшы сөйләшү. Бер үк халыкның берьюлы ике телдән дә файдалану күренеше (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 2013)

Тәрбия -  әдәп кагыйдәләренә, күнекмәләргә өйрәтү, белем бирү. Даими рәвештә өйрәтү нәтиҗәсе буларак үзләштерелгән аң-белем, тиешле культура, әдәп кагыйдәләре (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 2013)

Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе.

Татарстан җирлегендә ике – рус һәм татар телләре биш гасыр чамасы янәшә рәвештә яшәп, кулланылып килә. Бу ике халыкның бергә аралашып яшәве икетеллелекнең (билингвизм) барлыкка килүенә һәм үсешенә йогынты ясаган.

Икетеллелек – катлаулы, күпаспектлы күренеш.

Ә.М.Ахунҗанов фикеренчә, ике тел бер-берсен алыштырып килсә, иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә бертигез дәрәҗәдә кулланыла алса, шул вакытта гына икетеллелек күренеше барлыкка килә. Ә бу, үз чиратында, телләрне  икесен дә камил белгәндә һәм икесе дә актив кулланылышта булганда гына мөмкин [Ахунҗанов 1981: 125].

Икетеллелек проблемасын өйрәнү даими актуаль булып тора. Бүгенге көндә, теге яки бу телдәге үзгәрешләр турында, ул телнең алга китүе, камилләшүе, үсеш перспективалары турында сөйләгәндә, икетеллелек күренешен исәпкә алмый мөмкин түгел. Чөнки милли тел, аның ияләре даими рәвештә икенче бер телне дә кулланганлыктан, шул телнең йогынтысына дучар булып тора. Ике телдән дә файдаланучылар (билингвлар) ул телләрне яхшы белеп, дөрес кулланганда, нигездә, бер телнең икенче телгә уңай йогынтысы — бер-берсен үстерүе, баетуы, камилләштерүе турында сүз алып барырга туры килә.

 “Яхшы кеше булу өчен, ялгыз тән сәламәтлеге генә җитми, рух сәламәтлеге дә кирәк”, - дип язган бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин. Укыту системасында  белем һәм тәрбия бирү бер-берсенә үрелеп, бер-берсен тулыландырып бара торган процесслар, шуңа күрә дә мәктәпнең ике төп функциясен билгеләп үтү кирәк. Беренчесе - мөгаллимнең балаларны укытуы, тәрбия бирүе, икенчесе – яшь буынга халыкның рухи мирасын тапшыруы. Киләчәк буынны рухи яктан бай итеп күрәсе килә, чөнки рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шул сәбәпле, уку-укыту процессында әхлакый тәрбиягә игътибар бирергә кирәк.

Минем фикеремчә, икетелле шәхес  тәрбияләүдә музейларның  да роле зур. Музей – сәнгать әсәрләрен, техник, тарихи, фәнни-табигый экспонатларны һ.б. җыеп саклый һәм күргәзмәгә куеп тота торган учреждение [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.  II т.  1979:409]. Музей – халыкның үткәнен, үсешен,  киләчәк буын өчен кыйммәтле булган тарихи, фәнни һәм рухи мирасын өйрәнә торган учреждение. Безнең мәктәптә ачылган музей исә татар халкының тарихи үткәнен,  үзенчәлеген язучылар иҗаты аша өйрәнергә ярдәм итә.  

Безнең мәктәбебездә 2011нче елның 28 нче гыйнварында күренекле язучы Аяз ага Гыйләҗевнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган музей-экспозициясе эшли башлады. Музейның эш программасы кабул ителде. Аны ачуның төп максаты - тарихи истәлекне саклау, язучының әсәрләре аша татар халкының мәдәниятен, тарихын өйрәнү.

Музей ачу өчен материал туплауда һәм аларны урнаштыруда барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары зур көч керттеләр. Музей ачуга язучының тормыш иптәше Нәкыя ханым бик нык ярдәм итте. Ул әле дә мәктәбебезнең еш килә торган кадерле кунагы. Язучының оныгы да безнең мәктәптә белем ала.

Укытучылар башлап җибәргән эшне укучылар дәвам итә. Ачылуның беренче көненнән үк музей активы оештырылды. Хәзерге вакытта мәктәп музее укучыларның танып белү активлыгын һәм иҗатын үстерә торган билингваль белем бирүнең бер формасы булып тора.

Музей белән 1дән алып 11 нче сыйныфка кадәр булган барлык укучы да таныш. Яшь үзенчәлекләренә карап, әдәби уку һәм татар әдәбияты дәресләрендә укучылар язучының төрле әсәрләре белән танышалар, һәм музей активы алар өчен музей буйлап экскурсияләр оештыра. Экскурсия ике телдә бара.  Киләчәктә инглиз телендәге экскурсияләр дә гамәлгә кертеләчәк.

Музейның эшчәнлеге  укучылар үзидарәсенә нигезләнә. Музей активын 8-10 сыйныф укучылары арасыннан сайланган укучылар тәшкил итә (алар арасында төрле милләт балалары бар). Аның эшенә актив җыенында сайланган Музей советы юнәлеш бирә.

Бүгенгесе көндә музей эшчәнлеге төрле юнәлешләрне үз эченә ала:

- мәгърифәти эшчәнлек (экскурсияләр, музей дәресләре, интегральләштерелгән дәресләр, конкурслар, викториналар уздыру, укучылар иҗаты күргәзмәләрен оештыру);

-   фәнни-тикшеренү эшчәнлеге (музейларда сакланучы әйберләрнең тарихын өйрәнү; фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу);

-   эзләнү эшчәнлеге (фондны баету, алышынучы экспонатлар һәм күргәзмәләр, музей архивы белән эшләү, инвентарьләштерү китабын тутыру, китапханәләр һәм интернет-ресурслар белән эшләү);

-    бизәү эшчәнлеге ( балалар иҗаты күргәзмәләрен оештыру).

Мәктәпнең билингваль тәрбия бирү процессында массакүләм-

экскурсион эшчәнлек төп урынны алып тора. Мәктәп укучылары гына түгел, читтән килгән кунаклар да музей белән якыннан танышалар. 2011 елның 18  февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең тарих институты, Казан шәһәре муниципаль бердәмлегенең башкарма комитеты бердәмлеге тарафыннан оештырылган поликультура темасына багышланган конференциянең “Мәдәниятләр диалогы аша мәктәптә күпмәдәниятле Россия гражданины шәхесен тәрбияләү” секциясе эшләде. Килгән кунаклар музей эшчәнлеге белән таныштылар.  2013 елының 11 апрелендә мәктәптә “Татар халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең әдәби мирасы”  музеен презентацияләү исеме астында шәһәркүләм Музей укулары булды. Килгән кунаклар экскурсовод–укучылар, музей активы, музей советы  эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.

Ел саен гыйнвар аенда мәктәп укучыларының Аяз Гыйләҗев исемендәге фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Җиңүчеләр исә шәһәр, республика, Идел буе конференцияләрендә катнашалар. Нәтиҗәләребез дә бар:

  • 2012-2013 уку елында 10 сыйныф укучысы Сибгатова Ләйсән «Знатоки родного города» номинациясендә Почёт грамотасы белән бүләкләнде;
  • Д.С. Лихачев исемендәге VII шәһәр фәнни-тикшерү конференциясендә 8 сыйныф укучысы Комлев Егор “Аяз Гыйләҗев музее буйлап виртуаль экскурсия” исемле эше белән катнашып Мактау грамотасына лаек булды;
  • Апрель аенда музей активы командасы (Якушина Кристина, Сәлимова Алина, Кузьмин Даниил, Бариев Рамил, Иванов Алексей, Баһаутдинов Тимур, Христофоров Георгий - 10 А сыйныфы укучылары) шәһәркүләм Мәктәп музейлары ярышларында I урынны яулады;
  • 2011-2012 нче уку елында 9 Б сыйныфы укучылары Вафина Альбина һәм Хаматҗанова Алинә “Бибинур образы - татар җаны, аның эчке,  бик тирән якты дөньясы ул” (Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн,  кич белән...” повесте буенча) исемле хезмәтләре белән  Ф.Әмирхан исемендәге V Республика фәнни-гамәли конференциясендә I дәрәҗәле дипломга лаек булдылар.

Мәктәп музее татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүдә төп материаль база булып тора. Анда татар теле һәм әдәбияты дәресләре уза.  Рус теле укытучылары да музей, язучының иҗаты белән кызыксыналар, рус язучыларының әсәрләре белән чагыштыралар (А.Гыйләҗев һәм А.Солженицын әсәрләре). Интегральләштерелгән дәресләр уздырыла. Рус теленнән БДИ биргәндә  укучылар А.Гыйләҗевның  “Ягез, бер дога!”, “Җомга көн кич белән...” әсәрләрен әдәби  аргумент итеп китерәләр.

Мәктәп музее укучыларның гражданлык, ватанпәрварлык сыйфатларын үстерүгә ярдәм итә, күзаллауларын, танып белүләрен киңәйтә, фәнни, әдәби, эзләнү эшчәнлекләрен арттыра, сәләтле балаларны ачыкларга булыша

 Киләчәктә музей киңәйтеләчәк һәм актив эшчәнлегенә күбрәк укучылар тартылачак. Чөнки музей укучыларны берләштерүдә, бер-берсен хөрмәт итүдә, билингваль белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.  

                               

 Әдәбият:

1. Ахунзянов Э.М. Двуязычие и лексико-семантическая интерференция / Э.М. Ахунзянов. – К.: КГУ, 1993.

2. Баранникова Л.И. Проблемы двуязычия и многоязычия / Л.И. Баранникова. – М.: Наука, 1972.

3. Закирьянов К.З. Двуязычие и  интерференция / К.З. Закирьянов. – Уфа, 1984.

4. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда, II том. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979. 409б)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алабуга- музейлар шәһәре (клластан тыш чара)

Алабуга- музейлар шәһәре (клластан тыш чара)Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.Музейларның кеше тормышындагы ролен билгеләү....

Күпмәдәниятле белем бирү шартларында икетеллелек мәсьәләләре

Тел кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып- белү- барысы да тел ярдәмендә генә тормы...

Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел.

Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел....

Күпмәдәниятлелек шартларында аралашу чарасы буларак музыка фәненең роле.

Хәзерге вакытта педагогларда, шул исәптән музыка укытучыларында да поликультур белем бирү барышында укучыларда ничек итеп толер...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

Әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Әхлак  тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында д...