Күпмәдәниятле белем бирү шартларында икетеллелек мәсьәләләре
статья (8 класс) по теме

Валеева Диляра Дильбяровна

           Тел кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып- белү- барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла.
       1993 нче елда кабул ителгән «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы законнан күренгәнчә, Татарстанда ике дәүләт теле - рус һәм татар телләре яшәп килә. Димәк, бүгенге көндә һәр милләт вәкиле, кем генә булуына карамастан, бу ике телне белергә тиеш. Икетеллелек – катлаулы, күп аспектлы күренеш. Аны гадәттә кешенең ике телдә аралаша белүе белән аңлаталар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon iketellelek.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Күпмәдәниятле белем бирү шартларында икетеллелек мәсьәләре  

Валеева Диләрә Дилбәр кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тел кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып- белү- барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла.
       1993 нче елда кабул ителгән «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы законнан күренгәнчә, Татарстанда ике дәүләт теле - рус һәм татар телләре яшәп килә. Димәк, бүгенге көндә һәр милләт вәкиле, кем генә булуына карамастан, бу ике телне белергә тиеш. Икетеллелек – катлаулы, күп аспектлы күренеш. Аны гадәттә кешенең ике телдә аралаша белүе белән аңлаталар. Әмма галимнәрнең карашлары бу мәсьәләгә карата төрлечә: берәүләр генетик яктан төрле, туган булмаган телләр белән аралашуны күз уңында тоталар (мәсәлән, рус-инглиз, рус-немец, рус-башкорт телләре), икенчеләре бер-берсенә якын булган, кардәш телләрне дә саныйлар (мәсәлән, башкорт-татар, рус-украин телләре).

 Мондый фикер каршылыклары булса да, тел белемендә икетеллелек дип төрле ике телне белүне (кардәш һәм кардәш булмаганнарны) саныйлар.

Икетеллелекнең килеп чыгышы, үсеше, кулланылышы кешеләр тормышындагы билгеле социаль-тарихи шартлар белән бәйле:

1) кеше җәмгыятенең үсеше һәм аның белән бергә төрле телләрдә сөйләшкән кешеләрнең экономик, сәяси, хәрби, көнкүреш мөнәсәбәтләрнең үсеше;

2) бер халыкның башка халык белән территориаль күршелеге яисә бер җирдә төрле халык тупланып яшәү күренеше.

         Бер тел белән икенче тел бәйләнешкә кергәндә, сүзләрнең мәгънә күләме сыешмаган очраклар бик еш күзәтелә. Әйе, телдәге сүзләр аерым-аерым түгел, алар сөйләмдә башка сүзләр чолганышында яшиләр. Сүзнең мәгънәсе аның башка сүзләргә мөнәсәбәтеннән ачыклана. Сүзнең мәгънә күләме, аның башка сүзләр белән бәйләнешкә керүнең күләменә карап, тар һәм киң булырга мөмкин. "Бер телдәге сүзләрнең мәгънә күләме икенче телдәгегә туры килмәгән очрак лексик-семантик интерференция күренеше дип атала".

        Икетеллелек шартларында лексик чараларның специфик үзенчәлекләре шуннан килеп чыга:

1) төрле телләрдә сүзләр исәбе төрлечә;

 2) үзләре белдерә торган төшенчәләре охшаш сүзләрнең мәгънә күләме төрле телләрдә еш кына туры килми.

        Мәсәлән, татар-рус икетеллелеге шартларында аниматив (җанлы табигать) категориягә караган сүзләрнең мәгънә күләме туры килмәгән очракларны  түбәндәге мисалларда күзәтергә мөмкин:

I. Кеше кыры.

        1) Кешенең тән төзелешенә караган сүзләр: кул – 1) рука; 2) сторона, направление; 3) перен. почерк; 4) подпись; 5) власть, господство; 6) арест; баш – 1) голова; 2) ум, разум; 3) вершина; 4) верхушка; 5) конец; 6) край; 7) заголовок; 8) начало; тәпи – 1) лапа, лапка; 2) ножка; тырнак – 1) ноготь (у людей); 2) коготь (у птицы); 3) спица.

        2) Кардәшлек атамалары: кыз – 1) девочка, девушка; 2) дочь, дочка; 3) невеста; каенана – 1) свекровь; 2) теща.

        3) Кешенең эчке һәм тышкы сыйфатларын характерлаучы билгеләр: а) уңай билгеләр: кыюлык – 1) смелость; 2) бойкость; күркәмлек – 1) красота; 2) изящность; б) кире билгеләр: комагайлык – 1) жадность; 2) прожорливость; көнчеллек –1) ревность; 2)зависть.

II. Фауна кыры.

        1) Җәнлекләр: песи – 1) кошка; 2) сережка, барашек (у вербы);  ат – 1) лошадь; 2) конь; 2) спортивный конь.        

        2) Кошлар: карга – 1) ворона; 2) перен. тунеядец, паразит; 3) разг. пики (карточная масть);  карлыгач – 1) ласточка;  2) ласк. ласточка моя.

III. Флора кыры.

1) Агачлар: карама – 1) вязь; 2) вязки; карагай – 1)лиственница; 2) диал. сосна.

2) Үсемлекләр: көнбагыш – 1) подсолнух; 2) семечки; киндераш – 1) конопля; 2) конопляное семя.

Татар-рус икетеллелеге практикасына шул нәрсә хас: ике телдә сөйләшүче татар кешесе үз телендә сөйләгәндә һәм язганда да күп кенә төшенчәләрне рус теленә тәрҗемә итеп ала. Бу хәзерге вакытта яңа төшенчәләрнең, гадәттә, башта рус телендә әйтелүендә һәм рус теленең Россия территориясендә милләтләр аралашу теле буларак барлык халыкларда актив куллануына нигезләнә.

Ике тел сүзләре арасында тәңгәллекләр табу – иҗади, катлаулы мәсьәлә. Һәм аны уңышлы хәл итәр өчен, үзара мөнәсәбәттәге телләрнең, аларның лексик-семантик законнарын, ике тел арасында уртак һәм специфик үзенчәлекләрне белү әһәмиятле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Поликультур белем бирү шартларында музыка дәресләре

Поликультур белем бирү шартларында музыкаль белем бирү үзенчәлекләрен чагылдыручы музыкаль хәзинәләрне иҗади яктан эшкәртү ихтыяҗы туды.“Музыка” фәне программасы өзлексез гомуми музыкаль белем б...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучыларга таләпләр. Доклад.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучыларга таләпләр...

ХӘЗЕРГЕ БЕЛЕМ БИРҮ ШАРТЛАРЫНДА ПОЛИКУЛЬТУРАЛЫ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ

Хәзерге белем бирү шартларында поликультуралы шәхес тәрбияләү...

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теленнән өй шартларында белем бирү буенча эш программасы

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теленнән өй шартларында белем бирү буенча эш программасы Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...

Күпмәдәниятле белем бирү

Күпмәдәниятле белем бирү...