Акмалова Луиза Рәшит кызы

Татар теле һәм әдәбияте укытучысы сайты

Аз сөйлә, күп эшлә.

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Татар теле һәм әдәбияте нечкәлекләрен тирәнтен өйрәнү, укучыларда телгә, туган илгә карата сөю уяту.

Увлечения: китаплар укырга, камыр ашлары пешерергә, чәчкәләр үстерергә яратам.

Регион: Республика Башкортостан

Населенный пункт: Яңа Нугай авылы Краснокама районы

Место работы: Яңа Нугай урта гомум бирү мәктәбе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/akmalova-luiza-rashitovna
“Тел ул буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять, туган ил, туган җир ул.”
Х. Сәрьян

Хөрмәтле укытучылар, коллегалар! Минем сайтка рәхим итегез!

О себе

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                 

Мин, Акмалова Луиза Рәшит кызы, 1978нче елның 23нче июлендә Башкортстан Республикасы Краснокама районының иң матур авылларының берсе булган Яңа Саузбаш авылында дөньяга аваз салганмын. Авылымның матурлыгы, табигатенең гүзәллеге миңа йогынты ясамый калмагандыр. Шуңа да мин нечкә күңелле, өлкәннәргә ярдәмчел, кечкенәләргә ихтирамлы  булып үскәнмен. Шушы сыйфатларым, балаларга булган яратуым мине 1993нче елда Яңа Саузбаш тугызъеллык мәктәбен уңышлы тәмамлагач, Нефтекама педагогия көллиятенә алып килде.  Шушы уку йортында белем алганнан соң, үзебезнең райондагы Яңа Нугай урта гомум белем бирү мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып урнаштым. 1998 елдан  Уфа дәүләт педагогия университетына читтән торып укырга кердем, 2004 елда  югары белем алу турындагы дипломны кулга алдым. Менә 23 ел инде Яңа Нугай урта гомуми белем бирү мәктәбендә яратып хезмәт итәм.  Балаларны тел серләренә төшендерәм. Тормыш девизым:"Аз сөйлә. Күп эшлә", Шуны истә тотып, барысына да җитешергә, һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тырышам. Эшемдә һәрчак әти - әниемнең, гаиләмнең терәген тоям.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Балачакта мин әкиятләр тыңларга бик яраттым.  Аларны безгә картыем шундый сәнгатьле итеп сөйли иде, дөньяны онытып, үзеңне шул әкиятләр илендә йөргән кебек хис итәсен. Их, шул вакытларның рәхәтлеге! Әкиятләр аша яхшыны яманнан аерырга өйрәнәсең.

 Үсә төшкәч, башка төрле китаплар да укырга туры килде. Әтием дә китаплар укырга яратканлыктан, безнең өйдә  зур шәхси китапханә булдырылган иде. Ул китапханә гел баетып, тулыландырып торылды. Шулай  ук авыл, мәктәп китапханәләренә дә бик күп йөредем.

Әмирхан Еникинең "Матурлык", "Әйтелмәгән васыять", Мөхәммәт Мәһдиевнең "Фронтовиклар", "Без 41 нче ел балалары", Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала",  Габдрахман Әпсәләмовның “ Ак чәчәкләр”, "Миңа 19 яшь иде" әсәрләре күңелемә нык тәэсир иткән әсәрләрдән. Шулай ук Әнгәм Атнабаев, Роберт Миңнуллин, Ләйлә Дәүләтова шигырьләрен бик теләп укыйм.

Мои достижения

Грамота за II место на районном конкурсе на лучшую методическую разработку «Формирование лингвокультурологических компетенций на уроках родного языка и литературы» (2018г.)

Грамота за активное участие в профсоюзной жизни организации, добросовестный труд в деле обучения и воспитания детей и связи с Днем профсоюзного работника. (2017г.)

Благодарственное письмо за подготовку победителя V Республиканского конкурса-фестиваля чтецов "Тукай моңнары"/"Тукаевские напевы" 2016г.

Моё портфолио

Хөрмәтле коллегаларым! Минем дәрес эшкәртмәләрем, сыйныфтан тыш чараларым, презентацияләрем, календарь - тематик планнарым сездә кызыксыну уятыр дип ышанып калам.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: