Туган телдән дәрес планы "Р. Корбан " Чыршы бәйрәме".
план-конспект урока

Акмалова Луиза Рәшит кызы

Р. Корбан " Чыршы бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл korban_chyrshy_bayramy.docx17.21 КБ

Предварительный просмотр:

Үткәрү вакыты: 27.11

Дәрес темасы:  Р.  Корбан "Чыршы бәйрәме"

Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты:Укучыларның кыш турында белемнәрен ныгыту,Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү, җөмлә калыпларын дөрес куллану, белемнәрне сөйләмдә куллана белү.

2.Фикер сәләтен үстерү максаты:Укучыларның логик фикерләү сәләтен,иҗади активлыкларын үстерү.

3.Тәрбияви максат:күмәк уеннарда бергә тату, дус уйнау кебек сыйфатларны үстерүгә ярдәм итү.

Көтелгән нәтиҗәләр: Предмет нәтиҗәләре:Яңа ел бәйрәменә чакыра,бәйрәм турында сөйли белү.

Метапредмет нәтиҗәләр: Регулятив универсаль уку гамәлләре:укытучы ярдәме белән бурычларны билгели белү,укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:Фикерләрне логик чылбырга салу,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: Дәреслек, проектор, презентация

Дәрес тибы: Белем,осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану.

Дәрес барышы:

l.Оештыру өлеше.

Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү,уңай халәт тудыру.

ll.Актуальләштерү.

Ишетеп аңлау күнегүләрен үткәрү.

- [ч] авазы кергән сүзләрне билгеләгез.

Кыш бабай,чыршы,таныш,чана,кыш,дус,җыр,чаңгы,бәйрәм,чыга.

- Табышмак чишү:

Җиргә ак кардан

Юрган ябынган;

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

-Укучылар,  нинди ел фасылы турында сүз бара? -Кыш.

-Сүзләрнең тәрҗемәләрен табабыз.("Күңелле татар теле"мультимедиа 2нче сыйныф - 3нче биремне эшләү)

-Тиздән нинди бәйрәм җитә? -Яңа ел бәйрәме җитә.

-Яңа елның бизәге нәрсә? -Яңа елның бизәге-чыршы. -Әйе,билгеле,чыршы.Әйдәгез чыршы бизибез. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзибез

Яңа ел бәйрәме,  Кыш бабай, Кар кызы, төрле – төрле утлар, матур жырлар.

Менә чыршыбызны бизәдек.Нинди матур булды!

lll.Өй эшен тикшерү.

lV.Текст өстендә эш.

1/«Чыршы бәйрәме» тексты өстендә эш. 

- Укытучының укыу;

- Мөстәкыйль уку;

V. Физминутка.

- Әйләнеп жырлап, биеп алу.

Vl.Белемнәрне яңа ситуациядә ижади куллану һәм эзләп табу.

Мәктәптә булган Яңа ел турында сөйләшү.

-Мәктәптә Яңа ел бәйрәме сәгать ничәдә була?

-Кем аю,куян,төлке, Кар кызы булып киенә?

-Кем җырлый,бии, шигырь сөйли?

Vll. Өй эше бирү.

1/«Чыршы бәйрәме» текстын сәнгатьле укырга;

2/ Теләүчеләр булса ятларга;

3/ Текст буенча рәсем төшерергә.

VllI. Йомгаклау.

  • Дәрестә нәрсәләр эшләдек?
  • Нәрсә бигрәк тә ошады?
  • Сез үзегез өчен нәрсә дә булса алдыгызмы?

VII . Үзбәя бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телдән тест.

Тестны туган телдән кайбер бүлекләрне өйрәнгәннән соң кулланырга мөмкин....

7 нче сыйныф өчен туган телдән эш программасы

Р. Г.  Хәсәншина дәреслеге буенча  7 нче сыйныф өчен эш программасы...

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

5нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

6 нчы сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

6нчы сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

7 нче сыйныф өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

7нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

5-9 нчы сыйныфларның туган телдә белем алучы ( татар) төркемнәре өчен туган телдән эш программасы

Состалена рабочая программа для 5-9 классов. Для каждого класса конкретно  дается рабочая программа. Программа на татарском языке для татарсой группы в русскоязычной школе....