5-9 нчы сыйныфларның туган телдә белем алучы ( татар) төркемнәре өчен туган телдән эш программасы
рабочая программа (5 класс)

Состалена рабочая программа для 5-9 классов. Для каждого класса конкретно  дается рабочая программа. Программа на татарском языке для татарсой группы в русскоязычной школе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                              Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районы

“110 нчы лицей” гомуми белем  муниципаль бюджет учреждениесе

МБ утырышында

Каралды:

Килешенде:

Расланды:

1нче номерлы беркетмә

ГБМБУ “110нчы лицей”

ГБМБУ “110нчы лицей”  директоры

23 нче август   2019 нчы ел

директор  урынбасары

________  А.С.Сахнов

МБ җитәкчесе

_________ Р.Р. Гаязова

_________  Г.Н.Зарипова

23 нче август    2019 нчы  ел

230 нче номерлы  боерык

 24 август 2019  нчы  ел    

 

                                                         

5-9 нчы  сыйныфларның туган телдә белем алучы ( татар)  төркемнәре өчен

туган телдән эш программасы

                                    Төзүче: беренче квалификацион  категорияле  туган   тел  һәм  әдәбияты  укытучысы  Гаязова Рәзилә Рафаэлевна

                                                                                                           

                                                                                                                                                                                         Пед совет утырышында каралды:

                                                                                              1 нче номерлы беркетмә

                                                                                                       24нче  август 2019 нчы ел

2019 -2020 нче уку елы

Аңлатма язуы

    Эш программасы түбәндәге  норматив документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Приказ Минобрнауки РФ от 31.12.2015 №1578 О внесении изменений в федеральный государственный образовательный стандарт среднего общего образования, утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 17 мая 2012 г. №413

  2. Реестр примерных основных общеобразовательных программ (fgosreestr.ru).

  3. Казан шәһәре Совет районы «110 нчы лицей « муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесенең 2019-2020 нче  уку елына укыту планы

   4.  Казан шәһәре Совет районы «110 нчы лицей « муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесенең  эш программасы турында локаль акты

   5. Казан шәһәре Совет районы «110 нчы лицей «  муниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесенең гомуми төп белем бирү  программасы

(5-9 нчы сыйныфлар өчен).

6. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы  “Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында “Туган тел (Татар теле)” укыту предметының үрнәк эш программамсы” (1-11нче сыйныфлар.-  Төзүче-авторлар: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова.-Казан, 2018.нче ел.

7. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.  Татар теле. 5 нче сыйныф: рус телендә гомуми белем биү оешмалары өчен уку әсбабы ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен).- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015.

8. Максимов Н.В., Хәмидуллина М.З. Татар теле. 6 нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем биү оешмалары өчен уку әсбабы ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен).- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015.

9.  ГариповаВ.А.,  Айдарова С.Х., Нәбиуллина Т.Г. Татар теле. 7 нче сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы  (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) . – Казан: Татарстан китап нәшрияты ,2015.

10. 8 сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. (Г.Ф.Гайнуллина, М.К.Зиннуров, Г.Ф.Харисова). .  Казан, Татарстан китап нәшрияты , 2016 ел

11. Зиннәтуллина К.З., Фатыйхова Ф.Ф., Мирзаһитов Р.Х.Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен уку әсбабы (татар балалары өчен). 5нче басма.- Казан:Татарстан китап нәшрияты,2011.

Туган телне ана теле буларак укытуның  максатлары һәм бурычлары:

  1. укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, аның аркылы башка телләрне дә өйрәнү теләге уяту;
  2. үз милләтеңә, аның мәдәни үзенчәлекләренә,гореф-гадәтләренә, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, шулар аркылы башка милләтләргә, аларның гореф-гадәтләренә, мәдәниятләренә ихтирам уяту;
  3.  балаларда туган телгә, аның яңгырашына, сүзлек байлыгына карата кызыксыну уяту;
  4. тел күренешләрен аңларга, эзлекле фикер йөртергә өйрәтү;
  5. фәнни-тикшерү эшчәнлеге алып баруга мотивация тудыру;
  6. проект эшләрен башкаруны дөрес оештыру;
  7. бәйләнешле сөйләм тудыру өстендә эшләү, аралашу компетенциясе булдыру.
  8. телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

бурычлары:

  1. укучыларда туган телгә сакчыл караш тәрбияләү;

      2)   укучыларның сөйләм эшчәнлеген һәм фикерләү сәләтен, төрле шартларда әдәби телдә аралаша белү күнекмәләрен үстерү;

      3) татар теленең фонетик төзелеше, орфоэпик, орфографик нормалары турында белем бирү;

      4) телнең лексик байлыгын анализлый, күрә, таба белү сәләтен, осталыгын булдыру, сүз байлыгын арттыру;

      5) татар теленең сүз ясалыш мөмкинлекләрен үзләштерү;

      6) алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү;

      7) изложение һәм сочинениеләрне дә тәрбияви бурычны күз уңында тотып яздыру;

      9) укучыларда ана телендә дөрес, матур итеп сөйләү һәм язу күнекмәләре тәрбияләү;

     10) дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Укыту предметына характеристика

Рус мәктәпләренең 5-9 нчы сыйныфларында укучы татар балаларына туган телдән  белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәктәбендә туган телгә  өйрәткәндә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган  культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләр булдыру.

5-9  нчы сыйныфларда туган телдән  бирелергә тиешле белем күләме җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә, тел гыйлеме үсешенә, ана теленең кулланылыш функцияләренә туры китереп билгеләнә. Туган телне  түбәндәге төп принципларга нигезләнеп укыту карала. Психологик принциплар: балага индивидуаль якын килү, укучының яшь үзенчәлеген исәпкә алу.Гомумдидактик принциплар: фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, тәрбия бирү, күрсәтмәлелек.Лингвистик принциплар: системалылык, комплекслылык, культурологик.Методик принциплар: аралашу, сөйләм һәм тел материалын минимумлаштыру.

Туган телнең  укыту методы һәм алымнары: катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, күзәтү, әңгәмә.

Тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек һәм дәвамчанлылык принциплары сакланырга тиеш. Рус мәктәбендә укучы татар балаларын бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү, дөрес язу, язганныукып аңлау һәм аңлата белү; теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикереңне белдерү, иҗади эш белән шөгыльләнү эшенә өйрәтү иң мөһим мәсьәләләрдән санала.

Сөйләм телен үстерү өч юнәлештә алып барыла: беренче юнәлеш телебезнең әдәби нормаларын өйрәнүдән гыйбәрәт, икенче юнәлеш сүз байлыгын арттырудан, һәр сүзнең урынын белеп кулланудан гыйбәрәт, өченче юнәлеш әйтергә теләгән фикерне телдән һәм язма рәвештә, аңлаешлы һәм бәйләнешле итеп җиткерә белүдән гыйбәрәт.

Укыту фәненең уку-укыту  планында  тоткан урыны

5 нче, 6 нчы ,7нче, 8нче сыйныфларда  туган телне укытуга  35*2=70сәгать , 9нчы сыйныфта 34*2=68 сәгать  вакыт каралган.

Укытуның шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

  • шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү;
  • милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;
  • әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү;
  • иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;
  • үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;
  • уңышларыңа, уңышсызлыкларыңа, аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү;
  • индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру;
  • төрле мәгълүмат чараларын (сүзлекләр, Интеренет ресурслар һ.б.) танып белү һәм аралашу вакытында куллану;
  • актив, мөстәкыйль,иҗади фикер йөртүче, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкара алырлык шәхес буларак формалашуны дәвам итү;
  • иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;
  • активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү;
  • белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.

Метапредмет нәтиҗәләре:

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • максатка ирешү, нәтиҗәгә килү юлларының эзлеклелеген билгеләү;
  • барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;
  •  эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • дөрестән дөрес түгелне аеру;
  • таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • нәтиҗәләр формалаштыру;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен исәпкә алу, аны тыңлый, әңгәмәгә кушыла белү;
  • үз фикереңә ышандыра белү;
  • диалог төзүдә һәм коллектив фикер алуда катнашу;
  • үз фикерен дәлилли белү, тормыштан мисаллар китерү;
  • төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;
  • үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;
  • күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;
  • укылган текстлар буенча сораулар бирә белү;
  • үз эшен контрольдә тоту, сыйныфташларына ярдәм итү;
  • коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;
  • үз фикерен телдән һәм язмача җиткерә белү;
  • сыйныфташлары каршында төрле темаларга, башкарылган проектлар буенча чыгыш ясау;
  •  парларда һәм төркем белән эшләү күнекмәләре алу;

-     иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, күрше белән хезмәттәшлек итү.

Универсаль  танып-белү гамәлләре:

  • танып белү юнәлешендәге максатларны билгеләү;
  • укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве;
  • мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;
  • уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикер йөртү;
  • фикерләүдә логик чылбыр төзү;
  • тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;
  • фонетик анализ ясау күнекмәләре булдыру;
  • сүз ясалышы ысулларын файдаланып, сүзләр ясый белү, сөйләм эшчәнлегендә алардан дөрес һәм урынлы файдалана белү;
  • телне әдәбият, рәсем, музыка сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү;
  • татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә итү юлы аша фразеологик берәмлекләрнең эчтәлегендәге фәлсәфәне үзләштерү.

Предмет нәтиҗәләре:

  • фонетик, сүз төзелеше, лексик берәмекләр белән эш итүне ныгыту;
  • исем, орфоэпик, орфографик кагыйдәләрне үзләштерү, гамәли куллана белү;
  • сүзнең лексик мәгънәсен билгели һәм сөйләмдә урынлы куллана белү;
  • тел материалы белән логик фикерләү сорый торган эш төрләрен башкару;
  • телнең сүзлек составын куллану өлкәсе, активлыгыннан чыгып урынлы файдалану;
  • сүзләрнең ясалышын, төзелешен тикшерү;
  • бирелгән темаларга, тормыштан алынган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, кечкенә хикәяләр язу;
  • укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту;
  • төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдалану;
  • татар теленең сүзлек составына гомуми классификация ясый белү;
  • сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү;
  • өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзи белү;
  • гади һәм кушма җөмләләрне таный,аера,үзе төзи белү;
  • җөмлә кисәкләрен таный,анализлый,алар янында тыныш билгеләрен куя,әһәмиятен билгели белү;
  • аерымланган кисәкләрне таный, кирәк вакытта аерымландыра,алар янында тыныш билгеләрен куя белү;
  • җөмләнең модаль кисәкләрен таный,аера,урынлы куллана,алар янында тыныш билгеләре куя белү;
  • җөмләнең тиңдәш кисәкләрен таный,аера,урынлы куллана,алар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белү;
  • туры һәм кыек сөйләмне таный,куллана,алар янында тыныш билгеләре куя белү;
  • кушма җөмләләрнең төрләрен аера һәм таный белү;
  • иярчен кушма җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънә ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү;
  • сөйләмдә орфографик һәм пунктуацион нормаларны саклауның әһәмиятен күрә белү;

төрле стиль һәм жанрга караган текстлар белән эшли белү.

Урта сыйныфларда укучыларның белем дәрәҗәләренә, осталык һәм күнекмәләренә таләпләр:

Фонетика, орфоэпия, графика буенча:

  • фонетик, сүз ясалышы һәм лексик закончалыкларны күрә белү;
  • сүзне катлаулы тел берәмлеге буларак бәяләүгә ирешү;
  • укылган текстның эчтәлеген аңлау;
  • укылган текстка үз мөнәсәбәтен белдерү;
  • укылган текстка бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү;
  • үз фикерен дәлилли белү;
  • тәкъдим ителгән темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
  • авазларның классификациясен белү;
  • сүзләрне иҗекләргә бүлә белү,сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү;
  • сүзләргә фонетик анализ ясый белү;
  • татар теленең орфоэпик сүзлегеннән, төрле белешмәләрдән кирәкле мәгълүматны табып, аларны тиешле урында дөрес итеп куллана белү;
  • татар теленең орфоэпик кагыйдәләрен саклап сөйләшүнең мөһимлеген аңлау;

Морфемика һәм сүз ясалышы буенча:

  • сүзне морфемаларга бүлә белү;

      -     тамырдаш сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен һәм чылбырын күрү;

  •  өйрәнелгән сүз ясау ысулларын  таный һәм аера белү;
  • әдәби текстларда сүз ясау элементларының сурәтләү чарасы буларак та  әһәмиятен аңлау;
  • сүз ясалуга караган сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу;
  • сүзнең дөрес язылышын һәм лексик мәгънәсен аңлату өчен, аның этимологик ягына игътибар итәргә кирәклекне белү.

Лексикология һәм фразеология буенча:

  • сүзләргә лексик анализ ясый белү;
  • фразеологик әйтелмәләрне тану;
  • бер һәм күп мәгънәле сүзләрне таный һәм аера белү;
  • сүзләрне мәгънәсенә карап, килеп чыгышы буенча, куллану өлкәсе буенча, куллану ешлыгы буенча бүлә белү;
  • сүзләрнең синонимнар һәм антонимнарын табу; төрле омонимнарны тану;
  • төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдалану;
  • татар теленең сүзлек составына гомуми классификация ясый белү;
  • сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен аера белү;
  • үзенең һәм иптәшләренең сөйләмен төгәллеге, сүзләрне урынлы һәм сәнгатьле итеп куллана белүе ягыннан бәяли белү;

 мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп таба белү.

Морфология буенча:

  • сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү;
  • өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзи белү;
  • сүз төркемнәренең төрле ысуллар белән ясалышын белү;
  • аерым сүз төркеменә керүе ягыннан (морфологик яктан) сүзләрне тикшерү;
  • сүз төркемнәренең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллана белү;
  • морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төр анализларга бәйле рәвештә куллану;
  • публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне тану;
  • фәнни һәм махсус эш стилендә куллана торган морфологик формаларны белү;
  • төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан морфологиягә кирәкле мәгълүматны эзләп табу.

Синтаксис буенча:

  • гади һәм кушма җөмләләрне таный,аера,үзе төзи белү;
  • җөмләдә сүзләр бәйләнешен таный,төзи белү;
  • синтаксисның төп берәмлекләреннән сүзтезмә һәм җөмләләрне, аларның төрләрен аерырга өйрәнү;
  • сүзтезмә һәм җөмләләрне төзелеше һәм мәгънәләре, кулланылу үзенәлекләре ягыннан тикшерә белү;
  • сүз төркемнәренең төрле синтаксик формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллану;
  • җөмлә кисәкләрен таный,анализлый,алар янында тыныш билгеләрен куя,әһәмиятен билгели белү;
  • аерымланган кисәкләрне таный, кирәк вакытта аерымландыра,алар янында тыныш билгеләрен куя белү;
  • җөмләнең модаль кисәкләрен таный,аера,урынлы куллана,алар янында тыныш билгеләре куя белү;
  • җөмләнең тиңдәш кисәкләрен таный,аера,урынлы куллана,алар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белү;
  • җөмлә төрләрен таный,аера,урынлы куллана,алар янында тыныш билгеләрен кую;
  • туры һәм кыек сөйләмне таный,куллана,алар янында тыныш билгеләре куя белү;
  • кушма җөмләләрнең төрләрен аера һәм таный белү;
  • иярчен кушма җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънә ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү;
  • публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда синтаксик чараларны тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган синтаксик чараларны белү;
  • синтаксик конструкцияләрне функциональ-стилистик үзенчәлекләре ягыннан тикшерү, аларның сөйләмне сәнгатьле итү чарасы булуын аңлау.

“Орфография һәм пунктуация» бүлеге буенча:

  • язуда орфографик һәм пунктуацион нормаларны өйрәнелгән күләмдә файдалану;
  • сүзнең дөрес язылышын телдән сөйләү яки язма рәвештә аңлата белү;
  • орфографик һәм пунктуацион хаталарны таба һәм төзәтә белү;
  • сөйләмдә орфографик һәм пунктуацион нормаларны саклауның әһәмиятен күрә белү;
  • орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән (мультимедия чараларыннан)  кирәкле мәгълүматны табу һәм аларны язуда урынлы итеп куллана белү.

“Стилистика”бүлеге буенча:

  • функциональ  стильләр белән танышу, аларның жанр үзенчәлекләрен билгели белү;
  • аудитория (иптәшләре) алдында чыгыш ясарга өйрәнү: аның темасын билгеләү, максат һәм бурычларын күрсәтү;
  • тел чараларын тыңлаучыларның яшь, психологик үзенчәлекләрен һәм сайланган теманың белем дәрәҗәсенә туры килүен һ.б. истә тотып сайлау.
  • телдән һәм язма сөйләм арасындагы үзенчәлекләрне аңлау һәм аңлата белү;
  • төрле стиль һәм жанрга караган текстлар белән эшли белү ;
  • төрле характердагы текстларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә, бу вакытта телдән һәм язма сөйләм нормаларын саклап эш итә белү.

Сөйләм эшчәнлеге буенча:

  • диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белү;
  • төрле типтагы диктантлар язу;
  • рәсемгә карап, хикәя язу;
  • бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү;
  • бәйрәм уңаеннан котлау тексты язу;
  • укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйли, планын төзи белү;
  • төрле типтагы  изложениеләр язу;
  • мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемнәрен кертеп төзелгән җөмләләрне тәрҗемә итү;
  • экскурсиядә, төрле спектакль-концертларда, мәктәптә үздырылган бәйрәм кичәләрендә алган тәэсирләрдән файдаланып, сочинениеләр язу;
  • эш кәгазьләре  язу;
  • таблица, схема, график рәсемнәрне тутыру яки тулыландыру;
  • Интернет челтәреннән урынлы, чамасын белеп һәм дөрес итеп файдалану күнекмәләре булдыру;
  • проектлау-тикшеренү күнекмәләрен гамәли яктан үзләштерү;
  • танып белү методын гамәли яктан куллана белергә өйрәнү.

Укытуның төп  эчтәлеге

Төп темалар

Уку-укыту эшчәнлеге

5 нче сыйныф

6нчы сыйныф

7нче сыйныф

8нче сыйныф

9нчы сыйныф

Башлангыч сыйныфлар

да үткәннәрне кабатлау.

Лексикология буенча өйрәнгәннәрне кабатлау. Татар телендә сүзнең мәгънәле кисәкләре буларак тамыр, нигез һәм төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар. Башлангыч сыйныфларда исем, сыйфат, сан, алмашлык һәм фигыль буенча үткәннәрне кабатлау. Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне кабатлау: сүзтезмә һәм җөмлә; җөмләнең баш кисәкләре; җәенке һәм җыйнак җөмләләр; җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергыч; җөмләнең тиңдәш кисәкләре һәм алар янында теркәгечләрне дөрес куллану; эндәш сүзләр һәм интонация.

5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

Мөстәкыйль  (исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре), бәйләгеч (бәйлек, теркәгеч), модаль (хәбәрлек сүз, ымлык, кисәкчә) сүз төркемнәре турында искә төшерү.Исем. Ялгызлык, уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек-күплек төре, килеш һәм тартым белән төрләнеше һәм исемнәрнең ясалыш төрләрен искә төшерү, ныгыту. Сыйфат. Сыйфат дәрәжәләре. Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы. Сыйфат ясагыч кушымчаларын белү, белемнәрне ныгыту.Сан сүз төркеме буенча белемнәрне системалаштыру.  Алмашлык төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау. Рәвеш төркемчәләрен, рәвешләрнең ясалышын белү, ныгыту.

5-7нче сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Морфологияне кабатлау.

8нче сыйныфта синтаксис буенча үткәннәрне кабатлау.

Фонетика, орфография, графика

Тел белеменең бер бүлеге буларак фонетика һәм орфоэпия турында гомуми мәгълүмат. Авазларның ясалу урыннары һәм ысуллары турында төшенчә. Татар телендә сузык һәм тартык авазлар, аларның әйтелеше. Рус телендәге сузык һәм тартык авазлардан аермасы. Сингармонизм законы. Авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре. Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте. Татар телендә иҗек калыплары. Сүз басымы һәм аның үзенчәлекләре. Интонация һәм аның үзенчәлекләре. Татар әдәби теленең әйтелеш нормалары. Телдәге аерым авазларның, сүзләрнең әйтелеш үзенчәлекләре. Фонетиканың графика һәм орфография белән бәйләнеше.Татар алфавиты. Икешәр аваз кушылмасын белдергән я,ю,е хәрефләренең дөрес язылышы. Ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Фонетика һәм орфоэпиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. Кабатлау.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

Морфемика. Татар телендә морфема төрләре һәм аларның рус теленнән аермасы. Сүзнең тамыры һәм кушымчалар.Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалардан бәйләгечләр һәм модальлек кушымчалары. Татар телендә кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе. Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр. Татар телендә сүз ясалышы ысуллары: ясагыч кушымчалар белән ясау; сүзләрне кушу яки теркәү юлы белән кушма, парлы һәм тезмә сүзләр ясау; сүзләрне кыскарту юлы белән яңа сүзләр ясау. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү. Кабатлау, алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

Лексикалогия  

Лексика турында гомуми мәгълүмат. Сүз – телнең төп өйрәнү берәмлеге. Лексик мәгънә. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Синоним, антоним һәм омоним сүзләр. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылышы буенча татар теленең сүзлек составы. Актив кулланылышы буенча татар теленең сүзлек составы. Фразеологизмнар һәм аларның кулланылышы. Хәзерге татар әдәби теленең лексик нормалары. Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану. Лексикология һәм фразеологиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. Кабатлау.

Морфология

Сүз төркемнәре турында гомуми мәгълүмат бирү.

Исемнең лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр (ялгызлык

һәм уртаклык исемнәрне аңлау, аларны аера һәм таный белү).

Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Алынма сүзләрнең килеш һәм тартым кушымчалары.

Исемнәрнең ясалышы. Исемнәргә морфологик анализ.

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы.

“Исем”бүлеген кабатлау (исемнең лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре).

Сыйфат.Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре.

Асыл һәм нисби сыйфатлар.

Сыйфатларның исемләшүе.

Сыйфат дәрәҗәләре (сыйфат дәрәҗәләрен аера һәм аларны таный белү).

 Сыйфатларның ясалышы, исемләшүе .

Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

Кабатлау (сыйфатның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре).

Рәвеш. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре.

Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре

(мәгънә төркемчәләрен таный һәм аера белү).

Саф рәвешләр (мәгънәсе, ясалышы, дөрес язылышы, җөмләдә кулланылышы).

Охшату-чагыштыру рәвешләре (мәгънәсе, ясалышы, дөрес язылышы, җөмләдә кулланылышы).

Күләм-чама рәвешләре (мәгънәсе, ясалышы, дөрес язылышы, җөмләдә кулланылышы).

Урын рәвешләре

(мәгънәсе, ясалышы, дөрес язылышы, җөмләдә кулланылышы).

Вакыт рәвешләре

(мәгънәсе, ясалышы, дөрес язылышы, җөмләдә кулланылышы).

Сәбәп-максат рәвешләре

(мәгънәсе, ясалышы, дөрес язылышы, җөмләдә кулланылышы).

Рәвешләрнең ясалышы.

Рәвешләргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау ( рәвешнең  лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре).

Сан. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре.

Татар телендә саналмышның кулланылу үзенчәлеге.

Саннарның исемләшүе.

Микъдар һәм тәртип саннары (мәгънәсе,ясалышы, дөрес язылышы, җөмләдә кулланылышы).

Чама һәм бүлем саннары (мәгънәсе, ясалышы, дөрес язылышы, җөмләдә кулланылышы).

Җыю саны (мәгънәсе, ясалышы, дөрес язылышы).

Җыю саны (җөмләдә кулланылышы).

Саннарның ясалышы һәм дөрес язылышы.

Саннарга морфологик анализ ясау.

Кабатлау (санның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре).

Алмашлык. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре.

Алмашлыкларның мәгънә төркемчәләре.

Зат алмашлыклары

(мәгънәсе, ясалышы, килеш белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы).

Тартым алмашлыклары

(мәгънәсе, ясалышы, дөрес язылышы, җөмләдә кулланылышы).

Күрсәтү алмашлыклары

(мәгънәсе, ясалышы, дөрес язылышы, җөмләдә кулланылышы).

Сорау алмашлыклары (мәгънәсе, ясалышы, җөмләдә кулланылышы).

Билгеләү алмашлыклары

(мәгънәсе, ясалышы, дөрес язылышы, җөмләдә кулланылышы).

Билгесезлек алмашлыклары

(мәгънәсе, ясалышы, дөрес язылышы, җөмләдә кулланылышы).

Юклык алмашлыклары

(мәгънәсе, ясалышы, дөрес язылышы, җөмләдә кулланылышы).

Алмашлыкларның сөйләмдә дөрес кулланылышы.

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

Предмет яки затның эшен, хәрәкәтен, хәл-торышын белдерә торган сүзләр  фигыль дип атала. Эшне белдерүче фигыльләр нәрсә дә булса эшләү, сөйләү, фикерләү мәгънәсен белдерәләр. Хәрәкәтне белдерүче фигыльләрнең нәрсәнең дә булса хәрәкәтен, хәл - торыш фигыльләре яшәү - торышны, хисне белдерүләре. Фигыльләрнең нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? кебек сорауларга җавап бирүләре, җөмләдә күбрәк хәбәр булып килүләре. Фигыльләрнең барлык-юклык, заман, зат-сан белән төрләнеше. Фигыльнең төп мәгьнәсе анын тамырында яки нигезендә булу. Тамыр нигезле һәм ясалма нигезле фигыльләр. Тамыр нигезле фигыльдә кушымчалар булмау, ә ясалма нигезле фигыльдә ясагыч кушымчаларның булуы. Фигыльләрнең барлык-юклык төрендә булуы. Фигыльләрнең барлык төре эш-хәлнең үтәлүен белдерүе, юклык төре эш-хәлнең үтәлмәвен белдерүе. Юклык төрендәге фигыльләрдә басым юклык кушымчасы алдындагы иҗеккә төшә. Фигыльләрнең юклык төренең тамыр яки ясалма нигезгә -ма, -мә, -мый, -ми кушымчалары ялганып ясалуы. Фигыльләрнең барлык-юклык төре бар, юк, түгел сүзләре белән дә белдерелүе. Фигыль юнәлешләре эш белән эш үтәүче арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерә: эшне үтәүче үзе башкара, кем беләндер бергәләп эшли, кемгәдер кушып эшләтә һ.б. Татар телендә фигыльнең биш юнәлеше: төп юнәлеш, кайтым юнәлеше, төшем юнәлеше, уртаклык юнәлеш, йөкләтү юнәлеше.Фигыльләрнең предметның яки затның эшен яки хәлен төрлечә белдерүләре. Аларның төрләнешенә, җөмләдә башкарган эшенә карап, 8 төркемчәгә бүлү: боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль,теләк, сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив. Барлык төркемчәләргә кергән фигыльләр барлыкта-юклыкта килә, төрле юнәлеш формалары.Боерык фигыльнең эш кушуны, боеруны белдерүе, зат-сан белән барлыкта килүләре җөмләдә хәбәр булып килүен белү.Боерык фигыльнең заман белән төрләнмәве, зат- сан белән төрләнүе. Хикәя фигыльнең эш-хәл, хәрәкәтнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заманда үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерүе, барлык-юклык формаларда килүе, зат-сан белән төрләнүе. Хикәя фигыльнең җөмләдә хәбәр булып килүе һәм нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? дигән сорауларга җавап бирүләрен истә калдыру.Шарт фигыльнең икенче бер фигыльгә ияреп килмәгәндә, шартны белдермәве, бәлки теләк, үкенү, үтенү кебек мәгънәләрне белдерүе. Шарт фигыльнең да, дә, та, тә кисәкчәләре белән килеп, кире шарт мәгънәсен белдерүе. Шарт фигыльнен иярчен җөмләнең хәбәре булып та килә алуы. Теләк, үтенү, үкенү кебек мәгънәләрне белдергәндә -чы, -че кисәкчәсе һәм иде ярдәмче фигыле өстәлүе.Сыйфат фигыльнең үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерүе: эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерүе, нинди? ни эшләүче? нишләгән?соравына жавап биреп, җөмләдә аергыч булып килүе. Сыйфат фигыльнең заман формалары, сыйфат һәм фигыль белән уртак якларын анализлый белү.Хәл фигыльнең дүрт төре булуы, (1 төре -п, -ып, -еп, 2 төре -а, -ә, -ый, -и, 3 төре -гач, -гәч, -кач, -кәч, 4 төре -ганчы, -гәнче, -канчы, -кәнче,- кәнче), дүртенче төренең юклык формасы булмавын истә калдыру.Исем фигыльнең берьюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган, зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе булуы. Аның эш-хәлнең исемен белдерүе, нәрсә? нишләу? нишләмәү? сорауларына җавап бирүе турында белү.Фигыль билгеләре: барлыкта-юклыкта, юнәлеш формасында була, үзенә исемнәр һәм башка сүзләр ияртә алуы. Исем билгеләре: килеш, тартым, санбелән төрләнүе; җөмләдә ия, аергыч, тәмамлык, хәл булып килүе турында белү.Эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдереп, сузыкка беткән фигыль нигезенә -рга, -ргә, тартыкка беткән нигезгә -ырга, -ергә, -арга, -әргә кушымчалары ялганып ясалган фигыльнең инфинитив дип йөртелүе. Аның зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе булуы, нишләргә? нишләмәскә? сорауларына җавап бирүе. Инфинитивның кулланылышы: икенче фигыльгә ияреп килүе; кирәк, тиеш, мөмкин, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән килүе; мөстәкыйль кулланылуы. Инфинитивның хәзерге телдә сирәк очрый торган төре: -мак, -мәк кушымчалары ялганып ясалуын белү.Ярдәмче фигыльләр: иде, икән, ит. Аларның мөстәкыйль мәгънә белдермәве, аерым кулланылмавы турында белү. Ясалышлары ягыннан фигыльләрнең тамыр һәм ясалма булулары. Фигыль ясагыч кушымчалар: -ла, -лә, -лаш, -ләш,- лан, -лән, -ай, -әй, —р, -а, -ык, -ек, -ы, -е, -сын, -сен һ.б. Аларның төрле сүз төркемнәреннән фигыльләр ясавын гамәли эш ярдәмендә истә калдыру. Бүлек буенча өйрәнгәннәрне кабатлау. Фигыльләргә морфологик анализ ясау.

Аваз ияртемнәре

Кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга, шулай ук төрле предметлар һәм табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясалган сүзләрнең аваз ияртемнәре дип аталулары.

 Аваз ияртемнәренә кешенең физиологик хәлен, күреп яки тоеп сиземләнә торган күренешләрне белдерә торган сүзләрнең дә керүе. Аваз ияртемнәренең мөстәкыйль сүз төркемнәренә керүе, аңа морфологик анализ ясау. Аваз ияртемнәренең төзелешләре һәм язылышлары буенча ялгызак, бер үк сүзне кабатлап ясалган парлы; икенче сүзе фонетик яктан охшаш булган парлы; берничә өлештән торган катлаулы булуы. Аваз ияртемнәренең, җөмләдә башка сүзләр белән бәйләнешкә кереп, күбесенчә рәвеш хәле, хәбәр булып килүләре, кайбер очракта аергыч була алулары.

Хәбәрлек сүзләр

Татар телендә хәбәрлек сүзләрнең тоткан урыны. Аларның җөмләдә күбесенчә җөмлә ахырында хәбәр булып килүләре. Җөмләнең башка урынында килсә, хәбәрлек сүзнең башка сүз төркемнәре функциясен үтәве, җөмләнең төрле кисәге булып килүен аңлата белү. Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясау.

Бәйләгеч сүз төркемнәре

Бәйлек. Аның жөмләдә иярүче кисәкне ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма жөмлә өлешләрен  бер-берсенә бәйләве турында белү. Үзләреннән алда килгән сүзнең нинди килештә килүен таләп итүеннән чыгып, бәйлекләрнең өч төркемчәгә бүленүе: баш килешне таләп итүче бәйлекләр (белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы, хәтле, тикле), юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләр (таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле), чыгыш килешен таләп итүче бәйлекләр (башка, бирле, соң, элек). Бәйлекләрнең, иярүче сүзне ияртүче сүзгә бәйләгәндә, төрле-төрле мәгънә  белдерүен белү. Җөмләдә ас, өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ара, тирә, урта, төп кебек урын-ара төшенчәләрен белдерә торган исемнәрнең бәйлек сүз булып килүләре. Бу вакытта аларның икенче бер сүзгә иярүләре, тартымлы юнәлеш, чыгыш яки урын-вакыт килешендә булуын белү. Бәйлекләргә морфологик анализ ясый белү. Теркәгечнең жөмлә кисәкләрен һәм кушма жөмләдә гади җөмләләрне үзара бәйләү өчен кулланыла торган ярдәмлек сүз төркеме булуы. Теркәгечләрнең тезүче һәм ияртүче төркемнәргә бүленүе. Тезүче теркәгечләрнең җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тезмә кушма жөмлә өлешләрен үзара бәйләүләре; җыю, каршы кую, бүлү кебек мәгънә бәйләнешләрен белдерүләре. Теркәгечләрнен тезүче һәм ияртүче төркемнәргә бүленүе. Ияртүче теркәгечләрнең иярчен кисәкне ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма җөмләдә ияртү юлы белән өлешләрне үзара бәйләве; сәбәп, шарт, кире шарт, чагыштыру һәм ачыклау кебек мәгънә бәйләнешләрен белдерүләре. Теркәгеч сүзләрнең җөмләләрне һәм җөмлә кисәкләрен бер-берсенә бәйләү өчен хезмәт итүе. Теркәгечләрнең  һәрвакыт аерым язылулары. Теркәгеч (да, дә, та, тә) белән кисәкчәләрне (да, дә, та, тә) аеру билгеләрен белү.

Модаль сүз төркемнәре

Аерым сүзнең һәм жөмләнең мәгънәсенә нинди өстәмә төсмер бирүенә карап, кисәкчәләрнең 8 төркемчәгә (көчәйткечләр, чикләүчеләр, сорауны белдерүчеләр, якынлык-ераклык яки тизлекне белдерүчеләр, раслау-ныгытучылар, билгесезлек, икеләнүне белдерүчеләр, үтенү һәм теләкне белдерүчеләр, инкарь итүне һәм юклыкны белдерүчеләр) бүленүе. Кисәкчәләрнең  дөрес язылышын үзләштерү. Кисәкчәләргә морфологик анализ ясый белү. Ымлыкларның җөмләнең башка кисәкләреннән күбрәк өтер белән аерылулары. Көчле тойгы белән әйтелгәндә ымлыктан соң өндәү билгесе куелу. Парлы ымлыкларның сызыкча аша язылуы. Ачык ишетелмәгән авазларның язуда күрсәтелмәве. Ымлыкларга морфологик анализ ясау.

Гади җөмлә синтаксисы

Сүз һәм җөмлә.

Гади һәм кушма җөмләләр.

Сүзләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.

Тезүле һәм ияртүле бәйләнешне белдерә торган тел чаралары.

Сүзтезмәдә ияртүче һәм иярүче кисәкләр. Татар телендә сүзтезмәләрнең төрләре.

Кабатлау.

Җөмләдә сүз тәртибе турында гомуми мәгълүмат.

Җөмләдә сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе.

Җөмлә кисәкләренең җөмләдә урыны.

Татар һәм рус телләрендә сүзләрнең урнашу тәртибе үзенчәлекләре.

Җөмлә турында башлангыч сыйныфта үтелгәннәрне кабатлау.

Хикәя җөмлә.

Сорау җөмлә.        Боеру җөмлә.

Тойгылы җөмлә.

Ике составлы җөмләләр.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Җөмлә кисәкләре.

Ия һәм хәбәр, аларның белдерелүе, төрләре.

Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыны

Ия белән хәбәр арасында сызык кую очраклары.

Аергыч һәм аның белдерелүе.

Тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар.

Тәмамлык һәм аның белдерелүе.

Туры һәм кыек тәмамлыклар.

Хәл һәм аның төрләре.Урын хәле.

Вакыт хәле.

Рәвеш хәле.Күләм хәле.

Сәбәп хәле.Максат хәле.

Шарт хәле.

Кире хәл.

Төрле хәлләрнең аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аныклагыч.

Аерымланган аныклагычлар.

Аерымланган аныклагычлар, алар  янында тыныш билгеләре.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

Тиңдәш кисәкләр, аларны бәйләүче чаралар.

Тиңдәш кисәкләр янында гомуми-ләштерүче сүзләр.

Тиңдәш кисәкләр һәм гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре.

Кабатлау.

Эндәш һәм кереш сүз турында төшенчә, аларның үзенчәлекләре һәм җөмләдәге урыны.

Эндәш һәм кереш сүзләр   янында тыныш билгеләре.

 Исем җөмлә.

Фигыль җөмлә.

Тулы һәм ким җөмләләр.

Ким җөмләләрнең төрләре һәм аларның кулланылышы.

Кабатлау.

Раслау һәм инкяр җөмләләр турында төшенчә һәм аларның кулланылышы.

Кабатлау.

Гади җөмлә синтаксисын  һәм анда кулланыла торган тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау.

Кушма җөмлә синтаксисы.

Катлаулы кушма җөмләләр

Кушма җөмлә,кушма җөмлә составындагы  җөмләләрнең бер-берсенә бәйләнеше,кушма җөмләләрне төркемләү,тезмә кушма җөмләләр, теркәгечле тезмә кушма җөмләләр,алар янында тыныш билгеләре;теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр,алар янында тыныш билгеләре;

тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау,иярченле кушма җөмләләрне  мәгънә ягыннан төркемләү,иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау,иярченле җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре,синтетик иярчен җөмләләр,аларның үзенчәлекләре,иярченле кушма җөмләләрнең синонимлыгы һәм рус телендә бирелеше,иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре,иярчен ия җөмлә,иярчен хәбәр җөмлә, иярчен тәмамлык җөмлә,иярчен аергыч  җөмлә, иярчен хәл җөмләләр,иярчен вакыт җөмлә,иярчен урын җөмлә,иярчен рәвеш җөмлә,иярчен күләм җөмлә,иярчен сәбәп һәм максат җөмләләр,иярчен шарт һәм кире җөмләләр,иярчен кереш җөмләләр,иярченле кушма җөмләләрне кабатлау,иярченле кушма җөм-ләләрне сөйләмдә дөрес куллану һәм үзгәртеп төзү,катлаулы кушма җөмләләр,катлаулы кушма җөмләләр,күп тезмәле кушма җөмлә,күп иярченле кушма җөмләләр,төрләре,катнаш кушма җөмләләр турында мәгълүмат бирү,аларны таба,аера,анализлый белү.Кушма җөмлә синтаксисы һәм анда кулланылучы тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау.

Текст синтаксисы һәм пунктуация

Текст синтаксисы һәм пунктуация,тезем,чит сөйләмле текст,туры сөйләм янында тыныш билгеләре,текстларның рус һәм татар телләрендә бирелеше, турында мәгълүмат бирү, анализлау,схемасын төзү. Пунктуация,тыныш билгеләрен төркемләү,җөмләнең төзелеше, мәгънәсе,интонация һәм тыныш билгеләре;нокта,сорау һәм өндәү билгеләре,күп нокталар һәм куштырнаклар,нокта,сорау һәм өндәү билгеләре,күп нокталар һәм куштырнаклар,өтер,  нокталы өтер,ике нокта,сызык,җәяләр куелу очраклары турында мәгълүмат бирү,тыныш билгеләрен дөрес кую,куллану,аларның куелу очракларын аңлату.Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау.

Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау.

Синтаксис һәм пунктуация буенча алган белемнәрне гамәлдә күрсәтә алу. Җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Стилистика һәм сөйләм культурасы

Стилистика һәм сөйләм культурасы, стилистик хаталар,сөйләм культурасы,әдәби тел нормалары буенча мәгълүмат бирү,белемнәрне гамәлдә куллану.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, синтаксисны кабатлау .

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

9 нчы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

Укыту барышында түбәндәге дәрес формалары кулланыла:

     Дәрес,уен –дәрес,сәяхәт-дәрес, бәхәс-әңгәмә дәресе, экскурсия-дәрес, дәрес-викторина, , ярыш-дәрес,иҗади эш дәресе, конкурс-дәрес,эшлекле уен, рольле уен, дәрес-презентация, дәрес-проект һ.б.

Уку-укыту эшчәнлеге төрләре: дәреслек белән эш, сүзлек эше,  чагыштыру күнегүләре, җөмләләр төзү, таблица, карточкалар, дидактик материаллар белән эшләү,ситуацияле мәсьәләләр чишү, проблемалы-эзләнүле сорауларга җавап бирү, индивидуаль биремнәр үтәү, рәсем буенча җөмләләр төзү,модель төзү, эмоциональ хәтер үстерү күнегүләре, мөстәкыйль эш, схема төзү, морфологик анализ ясау, кроссворд чишү, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү, тестлар эшләү.

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

 Туган  тел программасы буенча билгеле бер белем һәм күнекмәләргә ия булу; иҗади эшчәнлек тәҗрибәсен, белем-күнекмәләрен гамәли файдалана алу.

5 нче сыйныф:

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр:

       Фонетика, орфография,графика буенча:

  1. сузык һәм тартык авазларның үзенчәлекләрен белү;
  2. иҗек турында белү; сүзләрне дөрес басым белән әйтү;
  3. аваз һәм хәрефләрне аера белү;
  4. сүзләргә фонетик анализ ясарга өйрәнү;
  5. төрле тип сүзлекләрнең төзелү принципларын үзләштерү;
  6. орфоэпик сүзлектән файдалана белү;
  7. үзенең яки иптәшләренең сөйләменә орфоэпик яктан чыгып бәя бирә белү;
  8. татар теленең орфоэпик кагыйдәләрен саклап сөйләшүнең мөһимлеген аңлау;
  9. татар теленең орфоэпик сүзлегеннән, төрле белешмәләрдән кирәкле мәгълүматны табып, аларны тиешле урында дөрес итеп куллана белү;
  10. фонетиканың төрле сәнгатьлеукучараларынаера белү;
  11. проза һәм поэзия жанрына караган текстларны сәнгатьле итеп уку.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча:

  1. сүзне морфемаларга бүлә белү;
  2. тамырдан төрле сүзләр ясау;
  3. тамырдаш сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен һәм чылбырын күрү;

       4)  өйрәнелгән сүз ясау ысулларын  таный һәм аера белү;

  1. морфемика һәм сүз ясалышын өйрәнү  дөрес язарга, сүз төркемнәрен һәм җөмлә кисәкләрен танырга ярдәм итүен белү;
  2. әдәби текстларда сүз ясау элементларының сурәтләү чарасы буларак та  әһәмиятен аңлау;
  3. сүз ясалуга караган сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу;
  4. сүзнең дөрес язылышын һәм лексик мәгънәсен аңлату өчен, аның этимологик ягына игътибар итәргә кирәклекне белү.

Лексикология буенча:

  1. сүзләргә лексик анализ ясый белү;
  2. сүзләрне тематик төркемнәргә берләштерү;
  3. фразеологик әйтелмәләрне тану;
  4. телдән һәм язма сөйләмдә лексик нормаларны саклау;
  5. бер һәм күп мәгънәле сүзләрне таный һәм аера белү;
  6. сүзләрне мәгънәсенә карап, килеп чыгышы буенча, куллану өлкәсе буенча, куллану ешлыгы буенча бүлә белү;
  7. сүзләрнең синонимнар һәм антонимнарын табу;
  8. сүзнең күчерелмә мәгънәсенә бәйле сурәтләү чараларын – метафора, эпитет, сынландыруны билгели белү;
  9. төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдалану;
  10. татар теленең сүзлек составына гомуми классификация ясый белү;
  11. сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен аера белү;
  12. төрле омонимнарны тану;
  13. үзенең һәм иптәшләренең сөйләмен төгәллеге, сүзләрне урынлы һәм сәнгатьле итеп куллана белүе ягыннан бәяли белү;
  14.  мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп таба белү .

        Сөйләм эшчәнлеге:

  1.  диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белү;
  2. укыган яки тыңлаган текстның  планын төзү;
  3. аңлатмалы, орфографик, сайланма, хәтер, контроль диктантларны  язу;
  4. рәсемгә карап, хикәя язу;
  5.  изложениеләр язу;
  6. бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү.

  1. нчы сыйныф:
  1. сүз төркемнәреннән- исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлыкларны таный һәм аера белү;
  2. аерым сүз төркеменә керүе ягыннан (морфологик яктан) сүзләрне тикшерү;
  3. сүз төркемнәренең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллану;
  4. морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төр анализларга бәйле рәвештә куллану;
  5. публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне тану;
  6. фәнни һәм махсус эш стилендә куллана торган морфологик формаларны белү;
  7. төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан морфологиягә кирәкле мәгълүматны эзләп табу;
  8. әзер мәгълүмат чыганакларындагы фикерләрне системага салып, чагыштырып, тикшереп һәм гомумиләштереп, мөстәкыйль аңлатмалар бирергә өйрәнү;
  9. таблица, схема, график рәсемнәрне тутыра яки тулыландыру;
  10. Интернет челтәреннән урынлы, чамасын белеп һәм дөрес итеп файдалану күнекмәләре булдыру;
  11. проектлау-тикшеренү күнекмәләрен гамәли яктан үзләштерү;
  12. танып белү методын гамәли яктан куллана белергә өйрәнү;
  13. дәресләрдә укучылар туган илнең тарихи-географик образын күзаллый белергә, шуңа бәйле рәвештә туган якның тарихын һәм географиясен, аның мәдәни мирасын һәм традицияләрен күзаллау.

  1. нче сыйныф:

               Морфология буенча:

  1. фигыльнең  лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм таный белү; морфологик анализ ясау;
  2. аваз ияртемнәренең ясалуын, морфологик-синтаксик үзенчәлекләрен, аваз ияртемнәреннән ясалган исемнәр һәм фигыльләрне аера һәм таный белү; морфологик анализ ясау;
  3. хәбәрлек сүзләрнең телебездә тоткан урынын, формаларын һәм кулланылышын аңлау;
  4.  бәйлек һәм теркәгечләрнең сөйләмдәге әһәмиятен, куллану үзенчәлекләрен, аларны  төркемләүне,  рус телендәге теркәгечләр белән уртак билгеләрен белү;
  5.  кисәкчәләрнең сөйләмдә тоткан урынын, мәгънәләрен, төркемнәрен, аларның дөрес язылышын белү;
  6. ымлыклар турында гомуми мәгълүмат булдыру, аларның ясалу үзенчәлекләрен һәм төркемчәләрен аңлау;
  7. өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзи белү.

Сөйләм эшчәнлеге:

  1. диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белү;
  2. укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйли, планын төзи белү;
  3. бәйрәм уңаеннан котлау тексты язу;
  4. грамматик биремле диктантлар язу;
  5. рәсемгә карап, хикәя язу;
  6. төрле типтагы диктантлар язу;
  7. әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне файдаланып, изложениеләр язу;
  8. мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемнәрен кертеп төзелгән җөмләләрне тәрҗемә итү;
  9. экскурсиядә, төрле спектакль-концертларда, мәктәптә үздырылган бәйрәм кичәләрендә алган тәэсирләрдән файдаланып, сочинениеләр язу;
  10. эш кәгазьләре ( җыелыш беркетмәсе, гариза, белдерү) язу.

 8 нче сыйныф:

“Синтаксис”бүлеге буенча :

1)гади һәм кушма җөмләләрне таный,аера,үзе төзи белү;

2)җөмләдә сүзләр бәйләнешен таный,төзи белү;

3)синтаксисның төп берәмлекләреннән сүзтезмә һәм җөмләләрне, аларның төрләрен аерырга өйрәнү;

4)сүзтезмә һәм җөмләләрне төзелеше һәм мәгънәләре, кулланылу үзенәлекләре ягыннан тикшерә белү;

5)сүз төркемнәренең төрле синтаксик формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллану;

6) синтаксистан булган белем һәм күнекмәләрен башка төрле анализлар вакытында да куллана белү;

7)җөмлә кисәкләрен таный,анализлый,алар янында тыныш билгеләрен куя,әһәмиятен билгели белү;

8)аерымланган кисәкләрне таный, кирәк вакытта аерымландыра,алар янында тыныш билгеләрен куя белү;

9)җөмләнең модаль кисәкләрен таный,аера,урынлы куллана,алар янында тыныш билгеләре куя белү;

10)җөмләнең тиңдәш кисәкләрен таный,аера,урынлы куллана,алар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белү;

11)җөмлә төрләрен таный,аера,урынлы куллана,алар янында тыныш билгеләрен кую;

12)туры һәм кыек сөйләмне таный,куллана,алар янында тыныш билгеләре куя белү;

13) диалогны таный,төзи белү;

14)таблица, схема, график рәсемнәрне тутыру яки тулыландыру;

15)        Интернет челтәреннән урынлы, чамасын белеп һәм дөрес итеп файдалану күнекмәләре булдыру;

16)        проектлау-тикшеренү күнекмәләрен гамәли яктан үзләштерү;

17)        танып белү методын гамәли яктан куллана белергә өйрәнү;

18)дәресләрдә укучылар туган илнең тарихи-географик образын күзаллый белергә, шуңа бәйле рәвештә туган якның тарихын һәм географиясен, аның мәдәни мирасын һәм традицияләрен күзаллый;

19) төрле темага текстлар,әңгәмәдә катнаша,диалог төзи белү;

20)алган белемнәрне гамәли куллана белү.

     9 нчы сыйныф:

“8 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау”бүлеге буенча:

  1. гади җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

“Кушма җөмлә синтаксисы”бүлеге буенча :

  1. кушма җөмләләрне тану, анализлау;
  2. кушма җөмлә составындагы  җөмләләрнең бер-берсенә бәйләнешен күрсәтү;
  3. кушма җөмләләрне төркемләү;
  4. тезмә кушма җөмләлә, теркәгечле тезмә кушма җөмләләр,алар янында тыныш билгеләрен белү;
  5. теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр,алар янында тыныш билгеләрен белү;
  6. иярченле кушма җөмләләрне  мәгънә ягыннан төркемләү;
  7. иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау;
  8. иярченле җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен белү;
  9. синтетик иярчен җөмләләр,аларның үзенчәлекләрен белү;
  10. иярченле кушма җөмләләрнең синонимлыгы һәм рус телендә бирелешен аңлау,язуда күрсәтү;
  11. иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре: иярчен ия җөмлә,иярчен хәбәр җөмлә,иярчен тәмамлык җөмлә.,иярчен аергыч  җөмлә,иярчен хәл җөмләләр.,иярчен вакыт җөмлә,иярчен урын җөмлә,иярчен рәвеш җөмлә,иярчен күләм җөмлә,иярчен сәбәп һәм максат җөмләләр,иярчен шарт һәм кире җөмләләр,иярчен кереш җөмләләрне тану,аңлау,анализлау;
  12. иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә дөрес куллану һәм үзгәртеп төзү;
  13. катлаулы кушма җөмләләр,күп тезмәле кушма җөмлә,күп иярченле кушма җөмләләрне тану,анализлау,аларның төрләрен билгеләү;
  14. катнаш кушма җөмләләрне  табу,аеру,анализлый белү.        

“Текст синтаксисы һәм пунктуация” бүлеге буенча:

  1. текст синтаксисы һәм пунктуациянең өйрәнү объектын белү;
  2. тезем,чит сөйләмле текст турында белү;
  3. туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую;
  4. текстларның рус һәм татар телләрендә бирелешен аңлату,анализлау,схемасын төзү;
  5. пунктуация буенча тыныш билгеләрен төркемләү;
  6. җөмләнең төзелеше, мәгънәсе,интонация һәм тыныш билгеләрен кую;
  7. нокта,сорау һәм өндәү билгеләре,күп нокталар һәм куштырнаклар,нокта,сорау һәм өндәү билгеләре ,күп нокталар һәм куштырнаклар,өтер , нокталы өтер,ике нокта ,сызык,җәяләр куелу очраклары хакында белү;
  8. тыныш билгеләрен дөрес кую,куллану,аларның куелу очракларын аңлату.

 “Сөйләм үстерү” буенча:

  1. туган телне камил белүнең зарурлыгы турында сыйныф алдында чыгыш ясау;
  2. соңгы вакытта булган берәр вакыйга турында фикер алышу, диалогик һәм монологик сөйләм үрнәкләре табу;
  3. яраткан берәр шагыйрь иҗатына телдән кыскача  күзәтү ясау;
  4. бирелгән сюжет буенча хикәя төзеп язу;
  5. әхлакый темага анкета уздыру өчен,сораулар төзеп язу;
  6.  татар һәм рус телләрендәге җөмлә төзелешен чагыштырып, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү күнегүләре эшләү;
  7. диктанлар,изложение һәм сочинениеләр язу;
  8.  төрле эш кәгазьләре  (белдерү,гариза,ышаныч кәгазе,бәяләмә)үрнәкләре язу;
  9. иптәшеңнең язма эшенә телдән бәяләмә бирү;
  10. кушма җөмләләрнең төрләрен аера һәм таный белү.

“Стилистика һәм сөйләм культурасы ”бүлеге   буенча:

  1. функциональ  стильләр белән танышу, аларның жанр үзенчәлекләрен билгели белү;
  2. аудитория (иптәшләре) алдында чыгыш ясарга өйрәнү: аның темасын билгеләү, максат һәм бурычларын күрсәтү;
  3. тел чараларын тыңлаучыларның яшь, психологик үзенчәлекләрен һәм сайланган теманың белем дәрәҗәсенә туры килүен һ.б. истә тотып сайлау;
  4. телдән һәм язма сөйләм арасындагы үзенчәлекләрне аңлау һәм аңлата белү;
  5. төрле стиль һәм жанрга караган текстлар белән эшли белү ;
  6. төрле характердагы текстларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә, бу вакытта телдән һәм язма сөйләм нормаларын саклап эш итә белү.

Туган  телне укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

  1. дәресләрдә файдалану өчен, китапханәдә тиешле санда китаплар, дәреслекләр, белешмә әдәбият, заманча техник чаралар булдырыла;
  2. компьютер классларыннан укучыларның яшенә һәм сәламәтлегенә карап файдаланыла;
  3. дәресләрдә һәм аннан тыш вакытларда телевидение һәм Интернет чараларыннан урынлы файдаланыла;
  4.  татар теле дәресләрендә кулланыла торган төрле таратма һәм күрсәтмә әсбапларның санитар нормаларга туры килүләре тәэмин ителә;

сәләтле укучыларга аерым якын килеп, аларны төрле  өстәмә -  фәнни җыентыкларда мәкаләләр бастыру, тезис һәм конспектлар төзү конкурсларында, тематик-гамәли конференцияләрдә, семинарларда  катнашу кебек  эшләргә җәлеп ителә.

КУШЫМТА

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү

Укуны бәяләү

сыйныф

Кычкырып уку(сүз)

5 нче

70-80

6 нчы

75-85

7 нче

80-95

8 нче

90-110

9 нчы

90-110

Сыйныф

Сүзлек диктанты

Диктант

Изложение

Сүз саны

Сүз саны

Сүз саны/язма эш күләме

5 нче

16-20

50-60

70-140/55-85

6 нчы

18-25

60-70    

140-190 /      85-105

7 нче

22-30

70-90

190-270/105-125

8 нче

26-34

90-110

270-350/125-135

9 нчы

30-38

110-125

350-390/135-145

Уку:

Текстның  бирелеше,  грамоталылыгы

Билге

1.

Тәкъдим ителгән текст тиз,ачык,дөрес әйтелеп,фикер аңлаешлы бирелсә,ягъни:

-фонетик үзенчәлекләр(хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә,

-татар әдәби теленең орфографик һәм орфоэпик нормалары сакланса,

-җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренәүзләр-иҗекләргә,җөмләүзтезмәләргә һәм сүзләргәәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә,

-тукталышлар(паузалар)дөрес ясалса,сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яки куелса,

-интонацион  яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса,

Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә, “5”ле билгесе куела.

2.

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр(текст)тиешле тизлектә укылса,ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик,орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә,ягъни:

-кайбер сүзләрне укыганда,сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә,

өйләмнең структур бүленешендә  кайбер хаталар булса,

-җөмләне укыганда,интонацион яктан  1-2 төгәлсезлек җибәрелсә,

укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә, “4”ле куела.

3.

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик,2-3 орфоэпик хата җибәрелсә,

-текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле,интонация төгәл бирелмәсә,

Текстны аңлап та,сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса, “3”ле куела.

4.

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре  булмаса,уку барышында  үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса,уку барышында  җибәрелгән фонетик,орфоэпик,интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа,

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда, “2”ле куела.

Сорауларга язма җавап алу:  .

Текстның  бирелеше,  грамоталылыгы

Билге

1.

барлык сорауларга дөрес җавап бирсә,

“5”ле куела.

2.

ике сөйләм хатасы, өч орфографик, ике пунктуацион хата яки ике сорауга җавап язганда төгәлсезлек җибәрелсә,

“4”ле куела.

3.

өч сөйләм хатасы, дүрт орфографик, биш пунктуацион хата булса, “

“3”ле куела.

4.

җавапларының яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары өчтән артса, биш орфографик, алты пунктуацион хатасы булса,

“2”ле куела.

Изложениене бәяләү:

Текстның  бирелеше

Грамоталылыгы

Билге

1.

Текст планга нигезләнеп(яки плансыз),эзлекле бирелгән;стиль бердәмлеге сакланган; фактик хаталар юк.

1орфографик ,2 пунктуацион(яки 2грамматик) хата бар.

“5”ле куела.

2.

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә,язмада 1 -2фактик,1-2техник  хата җибәрелгән.

2орфографик,

2-3пунктуацион(яки 1грамматик) хата бар.

“4”ле куела.

3.

Текст язмада эзлекле бирелмәгән, стиль бердәмлеге сакланмаган.Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен бозуга китергән.Язмада 3 фактик ,2-3 техник хата җибәрелгән.

3орфографик,

4пунктуацион,

2грамматик хата бар.

“3”ле куела.

4.

Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стиль бердәмлеге юк;сүзләр белән җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар;фактик һәм техник хаталар күп.

ән күбрәк орфографик хаталы,

ән артык пунктуацион хаталы,

3 тән артык грамматик хаталы эшкә 

“2”ле куела.

Сочинениене бәяләү:

             Эшнең  эчтәлеге  һәм  теле

Грамоталылыгы

Билге

1.

Эчтәлек темага туры килә;язмада фактик ялгышлар юк;план буенча(яки плансыз)эзлекле язылган;теле бай;образлы; стиль бердәмлеге сакланган.

1орфографик яки 2 пунктуацион хата бар.

“5”ле куела.

2.

Язманың эчтәлеге темага,нигездә,туры килә,ул дөрес ачылган;1-2 фактик ,1-2 сөйләм хатасы җибәрелгән,хикәяләү эзлеклелегендә артык әһәмияте булмаган төгәлсезлек сизелә;тулаем  алганда,теле бай,образлы; стиль бердәмлеге сакланган.

2орфографик,

3пунктуацион һәм 2грамматик хата бар.

“4”ле куела.

3.

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар:ул,нигездәөрес,ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый,хикәяләү эзлекле түгел;теленең ярлылыгы сизелеп тора;синонимик сүзләрне аз куллана,бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана,образлы түгел,сүз куллануда ялгышлар җибәр; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән,3-4 сөйләм хатасы бар.

3орфографик,

4пунктуацион,

3грамматик хата бар.

“3”ле куела.

4.

Тема ачылмаган;фактик түгәлсезлекләр күп;планга туры килми,эзлеклелек бозылган;теле ярлы;сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк, 4-6 сөйләм хатасы бар.

5орфографик,

8пунктуацион бар.

“2”ле куела.

Контроль диктанты  бәяләү:

Текстның  бирелеше,  грамоталылыгы

Билге

1.

Пөхтәөгәл язылган, 1орфографик,2 пунктацион хаталы диктантка

“5”ле куела.

2.

Пөхтәөгәл язылган, 2 орфографик, 2 пунктацион яки 1 орфографик, 4 пунктацион хаталы диктантка

“4”ле куела.

3.

Пөхтәөгәл язылмаган, 4 орфографик,4 пунктацион  яки 3 орфографик,6 пунктацион хаталы диктантка

“3”ле куела.

4.

Пөхтәөгәл язылмаган, 6 орфографик,5  пунктацион  яки 5 орфографик,8 пунктацион хаталы диктантка

“2”ле куела.

Диктанты  бәяләү:

Текстның  бирелеше,  грамоталылыгы

Билге

1.

Пөхтәөгәл язылган, 1 пунктацион хаталы диктантка

“5”ле куела.

2.

Пөхтәөгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктацион  хаталы диктантка

“4”ле куела.

3.

Пөхтәөгәл язылмаган, 2 орфографик,2 пунктацион  хаталы диктантка

“3”ле куела.

4.

Пөхтәөгәл язылмаган, 4-6  пунктацион  хаталы диктантка

“2”ле куела.

Диалогик сөйләмне   бәяләү:

Текстның  бирелеше,  грамоталылыгы

Билге

1.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда,әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес,эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә,

“5”ле куела.

2.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда,әмма  репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә,

“4”ле куела.

3.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда,репликаларның әйтелешендә һәм  сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп,эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә,

“3”ле куела.

4.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алмаганда,

“2”ле куела.

Монологик сөйләмне   бәяләү:

Текстның  бирелеше,  грамоталылыгы

Билге

1.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча  әйтелеше,грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы,эзлекле монологик сөйләм өчен

“5”ле куела.

2.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча  эзлекле төзелгән,әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә,грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хаталы монологик сөйләм өчен

“4”ле куела.

3.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча  эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7  хаталы монологик сөйләм өчен

“3”ле куела.

4.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча  монолог төзи алмаганда,

“2”ле куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы...

7 нче сыйныф өчен туган телдән эш программасы

Р. Г.  Хәсәншина дәреслеге буенча  7 нче сыйныф өчен эш программасы...