Туган телдән тест.
тест (9 класс) на тему

Валиахметова Альфина Хуснулловна

Тестны туган телдән кайбер бүлекләрне өйрәнгәннән соң кулланырга мөмкин. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Тест 2 вариантта җаваплары белән39.63 КБ

Предварительный просмотр:

                                                           1 вариант.

2 бүлек.

        1)Җәй башының шифалы яңгыры, тузанлы юллар өстеннән тыпырдап, җитез генә явып үтте...

        2)Рәхилә, ашыкмыйча гына килеп, урамга караган кечкенә тәрәзәне ачты. 3)Өйнең бүрәнәләренә терәлеп үскән миләш агачының яфракларыннан берничә эре тамчы тәрәзә төбендәге гөлләр өстенә коелды. 4)Бәбкә үләннәре өстендәге, энҗе бөртекләре шикелле, нур чәчрәтеп уйнаган тамчыларның яктылыгы, яңгыр исе белән аралашып, өй эченә иңгәндәй булды... 5)Кинәт кергән һавадан өй түрендәге агач караватның ак чыбылдыгы җилфердәп куйды, һәм аның эченнән хәлсез бер тавыш ишетелде:

6)— Кызым... 

7)Рәхилә, тәрәзәдән борылып, агач карават янына килде һәм акрын тавыш белән: 

 8)— Нәрсә, әни?—диде. 
         9)— Чыбылдыкны күтәр... 10)Менә шулай... 11)Чыбылдык эчендә, ике мендәр өстендә, үтә ябык авыру ана ята. 
        12)
Ул кансыз юка иреннәре белән көчәнеп елмаерга тырышты, яртылаш ачык күзләрендә әйтерсең кояшның бер бөртек нуры төште, аз гына җылылык белән елтыраган кебек булдылар. 13)Ул, көрсенеп: 
         14)— Менә Алланың рәхмәтле яңгыры,— диде, һәм аның авыру күкрәгеннән сәламәт вакытындагы тавышы чыгып куйды. 
         15)Ана күптәннән каты авыру, һәм ул бу урынга инде яңадан тормаска ятканлыгын яхшы белә.16) Ләкин тыныч җан белән үлемне көткән бу авыру анада соңгы сулышыннан аерылу минутын кичектерү теләге бик көчле: ул улын көтә. 17)Бердәнбер улының фронттан кайтуын, менә шул кечкенә ишектән иелә төшеп керүен, елмаеп янына килүен, «Әни!» дип дәшүен күрергә тели иде. 18)Бу гади сагыну гына түгел, бу — үзеннән соң каласы тормышның дәвамын күрергә тырышу, һәр тамчы каны белән йөрәге аша үткән ана мәхәббәтен соңгы тапкыр актыгына кадәр улына бирү теләге иде. 19)Ул белә: ана белән ир бала арасындагы мәхәббәт бервакытта да андый ачыклык һәм юмартлык белән тышка чыга алмый. 20)Әгәр менә ир булып җитешкән улы һәрвакыттагыча буйсынып башын игән, тартынып сүзсез торган оялчан кыяфәте белән каршында басып торса, ул бары бер сүз — «балам» дип үрелеп, аның маңгаеннан үбәр иде... 

                                                                                          (Әмирхан Еники)

2–10 нчы биремнәрнең  җавабын тиешле урынга сүзләр яки цифрлар белән языгыз.

2. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1) кечкенә;             2) дәвамын;                    3) өстеннән;               4) кыяфәте.

3. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне күрсәтегез.

1)  бары;             2) ачыклык;               3) каршында;                4) чыга.

4. Рәт гармониясе сакланмаган сүзне билгеләгез.

1)  аралашып;                2)  яңгыр;                 3) мәхәббәтен;         4) шифалы.

5. Аерымланган хәл булган җөмләне билгеләгез.

  1. Кинәт кергән һавадан өй түрендәге агач караватның ак чыбылдыгы җилфердәп куйды, һәм аның эченнән хәлсез бер тавыш ишетелде:
  2. Рәхилә, тәрәзәдән борылып, агач карават янына килде һәм акрын тавыш белән:
  3.  Ана күптәннән каты авыру, һәм ул бу урынга инде яңадан тормаска ятканлыгын яхшы белә. 
  4. —Нәрсә, әни?—диде. 

6. 20 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?

7. 18 – 20 нче җөмләләрнең кайсында исем фигыльләр бар?
8. 20 нче җөмләдән ясалма рәвешне  языгыз.

9. 2 нче җөмләдән юнәлеш килешендәге  исемне язып алыгыз.

10. 2 нче җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз.

3 бүлек.

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1 биремен үтәгез.

 11.1. “Әгәр менә ир булып җитешкән улы һәрвакыттагыча буйсынып башын игән, тартынып сүзсез торган оялчан кыяфәте белән каршында басып торса, ул бары бер сүз — «балам» дип үрелеп, аның маңгаеннан үбәр иде...”  дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

2 вариант.

2 бүлек.

      1)Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде. 2)Шул чакта мин аның әнисенә күтәрелеп карадым: ана үзенең шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек тирән мәхәббәт белән, бәхет-сөенеч белән сихерләнеп, эреп, мөкиббән китеп карап утыра иде ки, мин хәтта йөрәгем-тәнем белән әллә ничек тетрәнеп куйгандай булдым. 3)Аңлыйсызмы, күз алдыгызга китерә аласызмы — гүя бу зураеп ачылган сыңар күздәге өнсез карашта, бер адәм затына гына түгел, бөтен җан иясенә хас ниндидер менә үзе эшләгән могҗизага таң калу һәм шуңа чиксез куану, шуның белән әйтеп бетергесез горурлану ап-ачык чагылып тора иде: ул тапкан бит бу баланы! 4)Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен! 5)Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит! 6)Шәкерт әнисе, гыйлем иясе булачак кешенең әнисе... 7)Ихтыярсыздан, йөрәгем үкси башлап, мин тизрәк башымны түбән идем.
       8)Бәдретдин, маташа торгач, ахырда скрипкәсен көйләде, иңбашына терәде, җәя сыман смычогы белән сызгаларга тотынды. 9)Скрипкәнең тавышы бик зәгыйфь иде, чеби тавышыдай көчсез-нечкә иде, ләкин бу минутта безнең күңелләргә ул да бик ягымлы, бик тансык иде. 10)Бәдретдиннең уйнавын барыбыз да шылт та итмичә, тып-тын калып тыңлап утырдык. 11)Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр сагышлы моң — мәңгелек моң йөзә кебек иде. 12)Текә генә катып утырган ап-ак бабай ни уйлый, бүкәне өстеннән бер генә дә кузгалмаган абзый кеше ни кичерә — моны белүе һич мөмкин түгел иде. 13)Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле, Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра. 

                                                                                                            (Әмирхан Еники)

2–10 нчы биремнәрнең  җавабын тиешле урынга сүзләр яки цифрлар белән языгыз.

2. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1)көйләде; 2) мөкиббән; 3) сөтен; 4) шәкерт.

3. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:

1) айлар; 2) белән; 3) гыйлем; 4) чакта.

4. Билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килә?

Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит!

1) тәмамлык;                        2) аергыч;                    3) хәл;               4) ия.

5. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1)  сихерләнеп; 2) ачылган; 3) могҗизага; 4) Бәдретдиннең.

6. 2 нче җөмләдән билгеләү алмашлыгын табып языгыз.
7. 4 – 6 нчы җөмләләрдән төшем килешендәге исемне табып языгыз

8. 11 нче җөмләдән тамыр + ясагыч кушымча схемасына туры килгән исемне  языгыз.

9. 4 – 7 нче җөмләләрдән иярченле кушма җөмләнең номерын языгыз.

10. 12 нче җөмләдә ничә сыйфат фигыль бар?

3 бүлек.

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1 биремен үтәгез.

 11.1. «Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле, Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Җаваплар

 

 

I вариант

II вариант

2

3

3

3

1

4

4

4

2

5

2

4

6

4

үзенең

7

18

сөтен

8

һәрвакыттагыча

мәңгелек

9

урамга

7

10

4

2


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 нче сыйныф өчен туган телдән эш программасы

Р. Г.  Хәсәншина дәреслеге буенча  7 нче сыйныф өчен эш программасы...

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

5нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

6 нчы сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

6нчы сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

7 нче сыйныф өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

7нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

8 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

8нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

5-9 нчы сыйныфларның туган телдә белем алучы ( татар) төркемнәре өчен туган телдән эш программасы

Состалена рабочая программа для 5-9 классов. Для каждого класса конкретно  дается рабочая программа. Программа на татарском языке для татарсой группы в русскоязычной школе....