5 класста татар әдәбиятеннән дәрес планы "Фатих Хөсни "Чыбырткы".
план-конспект урока

Акмалова Луиза Рәшит кызы

Фатих Хөсни "Чыбырткы".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fatih_hosni_chybyrtky.docx17.92 КБ

Предварительный просмотр:

    Дәрес темасы: Ф.Хөсни “Чыбыркы” хикәясе.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет — укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Предмет  Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, укылган эчтәлекне үзләштерү, әсәрнең сюжет элементларын өйрәнү.

Шәхескә кагылышлы — хикәядә тасвирланган вакыйгалар аша укучы балаларда җаваплылык хисләре, ата- аналарга карата сөю тәрбияләү.

Материал: дәреслек, язучы портреты, Интернет челтәреннән алынган мәгълүматләр.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, презентация.

Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру моменты:

- исәнләшү;

- укучыларны барлау, дәрескә әзерлекне тикшерү;

- уңай психологик халәт булдыру.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

2. Ти зәйткечләрне кабатлау.

3. Актуальләштерү.

Әңгәмә оештыру.

  • Үткән дәрестә кайсы язучының иҗатын өйрәндек?
  • Кем турында укыдык?  
  • Аның нинди әсәрләрен исегездә калдырдыгыз?
  •  Бу язучы күбрәк нинди темаларга язган?

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Бүгенге дәресебездә үткән теманы өйрәнүне дәвам итәрбез.

- Димәк, бүгенге темабыз ничек аталыр? /Укучылар Ф.Хөснинең “Чыбыркы” хикәясен өйрәнүне дәвам итәчәкбез, дип фаразлыйлар/

- Нәрсә соң ул чыбырткы? Кемнең күргәне бар?

 - Әйе, бәген  дәрестә язучы Ф.Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен өйрәнүне дәвам итәчәкбез.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

  1. Сүзлек өстендә эш: сүзләрне дөрес уку, әйтү, тәрҗемәсе белән танышу, сүзлек дәфтәренә язып кую.

Даһи – великий

рәт чыкмас         не будет толку

Ботинка туздырмаган – не износил ботинки

чыбыркы – кнут

Сабы (сап)  - ручка, рукоятка

дегетле  -с дёгтем

Эндәшми - молчит

  1. Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәренең икенче өлешен уку, уку төрләре./ Укытучы әсәрне укый башлый. Укучылар чылбыр буенча укыйлар.

- яңа лексиканы кулланып, текстны тәрҗемә итү

- Эчтәлек буенча әңгәмә оештыру.

  • Малайны җәйгә кая кайтаралар?
  •  Ул аннан нәрсә алып килә?
  • Җәйге ялда малай нәрсә белән шөгыльләнгән?
  • Бу турыда кайдан белдек?
  1. Дәреслектәге биремнәр һәм сораулар өстендә эшләү(3 нче сорауга җавап).

4 нче бирем. Малай авылда нишләгән? Әтисе аны кем булыр дип уйлый? Малай үзенең киләчәге турында уйлыймы? Ул нишләргә генә ярата?

  1. Эш дәфтәрендәге 2 нче биремне эшләү. Сорауларга җавап язу.
  2. Төркемнәрдә эш.( Әтисенә, әнисенә, әбисенә һәм малайга характеристика бирү)

III. Рефлексия

1. Рефлексив кабатлау.

Укытучы, укылган өлешнең эчтәлеген кабатлау өчен, укучыларга сораулар бирә.

  • Сез җәй көне авылга кайтканыгыз бармы?
  • Анда күңеллеме?
  • Авылдагы ял белән шәһәрдәге ял аерыламы? Сезгә кайда ял итү күбрәк ошый?
  • Рәшит авылда нишли?
  • Ә сез авылда ялда вакытта нишлисез?
  • Рәшит кебек ял итүчеләр арагызда бармы? һ.б.
  1. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.
  2. Өй эшен аңлату: 1) «Чыбыркы» әсәренең икенче бүлеген укырга һәм бүлеккә исем бирергә;

2) – укылган өзеккә кыскача план язарга;

3) - өзеккә иллюстрация ясарга (ирекле бирем).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...

[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары 5 класста татар теле дәресе

5 класста татар теленнән "[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары" темасына дәрес планы...

"Җөмлә төрләрен кабатлау" (7 класста татар теленнән ФГОС дәрес планы)

7 класста үткәрелгән "Җөмлә төрләрен кабатлау" дәресенең ФГОС дәрес планы....

2 нче класста татар теле.

2 нче класста татар теле дәресе.Р.З.Хәйдәрованың Күңелле татар теле дәреслеге буенча....

5 нче класста татар теле дәресенең методик эшкәртмәсе.

5 нче класста татар теле дәресенең методик эшкәртмәсе....

10 класста татар әдәбиятыннан ачык дәрес эшкәртмәсе. Г.Тукай - күпкырлы шәхес.

10 класста Г. Тукай турында үтелгәннәрне ныгыту өчен үткәрелгән стандарт булмаган дәрес эшкәртмәсе. "Әдәби мәйданчык" формасында....