2 нче класста татар теле.
презентация к уроку по теме

Васильева Раушания Аглулловна

2 нче класста татар теле дәресе.Р.З.Хәйдәрованың Күңелле татар теле дәреслеге буенча.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon .46 КБ
Office presentation icon kem_nrs_kemne_nrsne_soraulary_hm_alarga_zhavap_formasy.ppt1.05 МБ

Предварительный просмотр:

Тема. Кем? Кемне? Нәрсә?  Нәрсәне? сораулары һәм аларга җавап формасы.

Максат. 1. Кем? Кемне? Нәрсә?  Нәрсәне? сораулары һәм аларга җавап бирә белүне камилләштерү.

                      2. Әйе, юк, түгел сүзләрен һәм башка лексик материалны дөрес куллана белү, сорауларны аңлау һәм дөрес җавап бирү күнекмәләрен ныгыту.                                                                                                              

                     3. Татар теленә карата ихтирам, игътибарлылык, коллективизм сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау:

Техник чаралар: ноутбук.

Таратма материаллар: битләр, маркерлар, каләмнәр, карточкалар, таблицалар, рәсемнәр.

Метод һәм алымнар: практикум дәрес, биремнәр үтәү.

Дәрес тибы: белемнәрне куллану күнекмәләрен ныгыту- ныгыту дәресе.

Кулланылган структуралар:

- Фолоу зе лидер

-Микс-фриз-груп

- Эй ар гайт

                       

                             Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

  1. - Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?
  2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү

       3.Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

  1. Актуальләштерү.

А ) Фонетик зарядка:

Кабатлыйбыз,артык сүзләрне эзлибез:

 Ә – әни,  әтәч,әти, әби;

А –абый, апа, арба, бабай;

Ө – өч, өй,Гөлгенә, көндез;

Җ – җиде, җиләк,Җәмил,  җәй;

Б ) Физзарядка:

Без бакчага барабыз, алма күреп алабыз.

Үреләбез, алабыз һәм кәрзингә салабыз:

Бер алма, ике алма, өч алма, дүрт алма,  биш алма,

Алты алма, җиде алма, сигез алма, тугыз алма, ун алма -  Кызыл алма.

В ) Прослушайте и скажите, что изменено во втором  предложение каждой пары.

     1) Мин абыемны яратам.

         Мин апамны яратам.

     2)  Мин әниемне яратам.

          Мин әтиемне яратам.

          Мин сеңлемне яратам.

           Мин энемне яратам.

Сез шушы җөмләләрдән кемне? соравына җавап биргән сүзләрне табыгыз. Таптык.Хәзер балалар бу сүзләрнең тамырларын әйтик әле.Менә сүзләр чыкты. Димәк, балалар сүзләрне җөмләдә куллану өчен  без үзгәртәбез икән,аңа кушымчалар өстибез.

             Г) Укажите слова отвечающие на вопрос кемне ?

             Абыемны,апамны,әниемне,әтиемне,энеңне,сеңлеңне.

Д)Прочитайте  и укажите слова, отвечающие на вопрос кем?Хәзер дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны язабыз.Хәзер кем?соравына җавап бирә торган сүзләрне дәфтәрләргә язабыз.

            Әни, гаилә, тәмле, яши, апа, кайта ,абый, әти, зур.

Сез җилкәдәш парыгыз  белән  Релли Робин структурасын кулланасыз.Җавапларыгыз туры киләме? Мин хәзер соравымны үзгәртәм Хәзер сез шушы сүзләрне Кемне?  сорауларына җавап бирерлек итеп үзгәртегез

     Е) Прочитайте и скажите каждое слово во множественном числе:

                    Әби, бабай, китап, абый,кибет , суган.

               Ё)  Прочитайте и вставьте слова в нужной форме:

Авыл,шәһәр,китап,бабай, чәчәк,кибет,апа- нәрсәне? кемне?

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. – Танышабыз .

В каждой группе буква «А» спрашивают у буквы  «Ә», буква «О» спрашивает у буквы «Ө»:

-Как его зовут?

- Как у него дела?

- Где он живёт? и.т.д.

Каждый ученик говорит о себе, что может, что умеет.

Тактада 2 сорау. Укыйбыз:  Кемне?  Нәрсәне?

 Бирелгән сүзләргә тиешле кушымчалар куегыз

                 әни                   апа                 бабай      әби

       Ял минуты  (Фолоу зе лидер – следуем за лидером структурасы).

- Хәзер ял итеп алабыз. Урындыкларны рәтләдек, бер-беребез артыннан бастык. Музыка уйный башлый, сез лидер артыннан аның хәрәкәтләрен кабатлыйсыз. Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка туктый. Лидер алышына.

        Микс- фриз-груп структурасы

Син ничәнче сыйныфта укыйсың?    (2)

Әни сүзендә ничә сузык аваз бар?    (2)

Әти сүзендә ничә тартык аваз бар?    (1)

Йомгаклау.

  1.  - (Эй ар гайт) Если утверждение верное, вставать. Если утверждение не верное, садиться:
  • Ат авылда яши.
  • Данил икенче сыйныфта укый.
  • Даниил беренче сыйныфта укый.
  • Сумкада китап бар.
  • Былтыр авылдан кайта.
  • Үрдәк урманга бара.
  • Помидор агачта үсә.
  • Алма агачта үсә.
  • Син Африкада яшисең.

- Без нинди сорауларны кабатладык? Кем? Кемне? Нәрсә?  Нәрсәне?

3. – Без ничек эшләдек?  “ Без яхшы эшләдек”.

- Барыгызга да рәхмәт.  Дәрес бетте. Сау булыгыз.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...

[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары 5 класста татар теле дәресе

5 класста татар теленнән "[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары" темасына дәрес планы...

5 нче класста татар теле дәресенең методик эшкәртмәсе.

5 нче класста татар теле дәресенең методик эшкәртмәсе....

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....