Муса Җәлил "Кызыл ромашкалар"
план-конспект урока

Акмалова Луиза Рәшит кызы

Муса Җәлил "Кызыл ромашкалар"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon musa_zhil_kyzyl_romashkalar.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Муса Җәлил “Кызыл ромашка” шигыре.

Максат: 1.Укучыларны герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм ижаты белән якыннан таныштыру, аның турында өстәмә материал бирү.

 2. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүз байлыгын арттыру;

 3. Балаларда патриотик хис, туган илгә сөю  тәрбияләү.

Җиһазлау.   Компьютер, интернет, тестлар,презентация, магнитофон, Муса Җәлил портреты, чәчкә рәсемнәре.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

2.Актуальләштерү.

1)Укытучы сүзе.

- Муса Җәлилнең тормышы һәм ижаты белән таныштыру.

- Ә сез аның нинди әсәрләрен беләсез?

2) Чәчкәләр белән эш.

- Укучылар, сезнең алда нинди чәчкә рәсемнәре?(санап китү)

- Карагыз әле, нинди чәчкә булмый?( кызыл ромашка)

- Ни өчен ул кызыл төскә буялган икән?( балаларның җаваплары)     

3.”Кызыл ромашка” шигырен өйрәнү.

1)  Шигырьне аудиоязмадан тыңлау.

2)  Шигырьне укытучының сәнгатьле укуы.

3)  Сүзлек эше.

Тибрәтеп – селкетеп, тибрәндереп

Кәефләнеп – сөенеп

Моңаеп – күңелсезләнеп

Укчы- сугышчы

Чулпан – таң йолдызы

4) Укучыларның чылбырлап шигырьне укуы.

5) Шигырьдән катнашучыларны табыйк (тактага язу)

Ромашкалар, Җил, Таң, Кызыл ромашка, Батыр сугышчы, Дошман, Ал каны.

6) Алар нишлиләр?

Ромашкалар уянды,елмаялар, күзгә-күз карашалар, сорыйлар, селкенделәр, күрделәр

Җил назлады,

Таң сипте

Кызыл ромашка әйтте, калды,сагына, балкый

Батыр сугышчы атты, сугышты, чигенмәде, яраланды, китте

Дошман

Каны тамды

7) Батыр сугышчы атты, сугышты, чигенмәде, яраланды, китте

Бу сүзтезмәләрдән башкаларын нинди әдәби күренешкә кертеп була?

  • Сынландыру, җанландыру

8)катнашучыларның сыйфатларын табыйк

Ромашкалар бар да ак

Чуклары кан шикелле кып-кызыл

Сугышчы батыр

Каны ал, батыр

9) - Дошман ничә? Сугышчы 1 генә. Бу нәрсә турында әйтә?

-Таң, җил, ромашкалар,чәчкәләр –бу сүзләрне гомумиләштереп нинди бер сүз белән әйтеп була?

- Табигать

-Димәк, батыр сугышчыга нәрсә теләктәшлек итә?

-Әйе, табигать. Сугышка каршы табигать тә күтәрелгән, аларның сугышчыга ярдәм итәселәре килә

- Шагыйрь белән Муса Җәлил нәрсә әйтергә теләгән?(Укучыларның җаваплары)

 - Бу шигырендә Муса Җәлил сугышның кешеләргә генә түгел, чәчкәләргә, җилгә, таңга – гомумән, табигатькә нинди зур зыян салуы турында әйтәсе килгән. Җиргә тынычлык кирәк. Чәчәкләр матур булып үссен өчен, таң матур булып атсын өчен, җил тыныч кына иссен өчен тынычлык кирәк.

5. Йомгаклау.

 

6. Билгеләр кую һәм өй эше: 1) Муса Җәлилнең үзегезгә ошаган бер шигырен ятларга.

2) Сорауларга җавап бирергә.

3) «Кызыл ромашка” шигыре буенча рәсем ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Җәлил турында уйланулар...

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

« Жизнь свою народу отдаю». (Урок памяти Героя Советского Союза татарского поэта Мусы Джалиля).

Расширить и углубить знания учащихся о жизни и творчестве великого татарского поэта М. Джалиля; формировать  понимание сущности единого процесса развития многонациональной литературы народов наше...