Класстан тыш чара "Кичке уен"
материал

Акмалова Луиза Рәшит кызы

внеклассное мероприятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kichke_uen.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Башкортстан Республикасы

Мәгариф министрлыгы

Башкортстан Республикасы “Краснокама районы Муниципаль район

Хакимиятенең мәгариф бүлеге”

муниципаль бюджет учреждениесы

“Яңа Нугай авылының урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы

“ Кичке уен”

( фольклор кичәсе)

Үткәрде: татар теле һәм әдәбияте

укытучысы Акмалова Л.Р.

2019 ел

Кызлар шау-шу килеп, йөгереп керәләр һәм өй янындагы утыргычка утыралар.

1нче кыз. Әйдәгез, Лилияне кичке уенга чакырабыз.

2нче кыз. Лилия, бүген кичке уенга чыгасыңмы?

Лилия. (өйдән эндәшә) Хәзер чыгам! (Чыга)

              Исәнмесез, кызлар!

Кызлар. Исәнме, Лилия! (Читән артына качкан егетләр сикереп чыгалар)

1нче егет. Егетләр, кызлар монда икән!

1нче егет. Исәнмесез, саумысез,

                  Нигә кәҗә саумыйсыз?

                  Әтәчегез күкәй салган

                  Нигә чыгып алмыйсыз?

1нче кыз.  Әй, Әпсәләм, Әпсәләм,

                  Сәлам бирдем, әссәлам!

                  Синнән безгә тиештер бит...

Егетләр.    Вәгаләйкемәссәлам!

1нче кыз.  Шуннан?

2нче егет. Тугыз ким уннан.

1нче кыз. Шуннан?

2нче егет. Утырган да шуган!

1нче кыз.  Шуннан?

2нче егет. (югалып кала) Егетләр, ярдәм итегез әле миңа!

 Егетләр белән кызлар кара-каршы басалар да такмак өйтешәләр.      

          Егетләр.

          Без җырлыйбыз шаян җырлар,

          Ә сез тыңлап торыгыз.

          “Әнә килә автомобиль

          Булыр безнең җырыбыз.

          Кызлар.

          Әнә килә автомобиль,

          Төягәннәр калайлар.

          Безнең авыл малайлары

          Туксан яшьлек бабайлар.

          Егетләр.

          Әнә килә автомобиль,

          Төягәннәр капчыклар.

          Безнең авыл кызлары –

          Сиксән яшьлек карчыклар.

          Кызлар.

          Әнә килә автомобиль,

          Төягәннәр бүрәнкә.

          Безнең авыл малайлары –

          Җыенысы бер тәңкә.

          Егетләр.

          Әнә килә автомобиль,

          Төягәннәр гөлҗимеш.

          Безнең авыл кызлары –

          Елак-сытыклар имеш.

          Кызлар.

          Әнә килә автомобиль,

          Агып бара майлары.

          Шәп җырлый безнең малайлар

          Җырлый торган чаклары.

          Егетләр.

          Әнә килә автомобиль,

          Сез нигә утырмыйсыз?

          Башка кызлар тиз онтыла,

          Сез нигә онтылмыйсыз?

          1нче кыз.  Нинди ямьле чишмә буе!

          2нче кыз.  Әй, кояшкай, зәп-зәңгәр күк,

                            Безгә карап көләсезме?

                            Сайрар кошлар, саф чишмәләр,

                            Безнең җырны ишетәсезме?

           3нче кыз.  Бигрәк күңелле монда. Әйдәгез, уйнап алабыз.

           1нче кыз.  Әйе шул, әйдәгез, “Ак тирәк, күк тирәк ” уенын уйныйбыз.

                          “Ак тирәк, күк тирәк” уены.

Кызлар: Ак тирәк, күк тирәк

               Бездән сезгә кем кирәк?

Малайлар: Ак тирәк, күк тирәк

                      Сездән безгә  Азалия кирәк.

( Аннан Лилия кирәк)

  • Лилиягә нинди жәза бирәбез?
  • Жырласын.

Лилия: Әй , кызлар , малайлар, мин берүзем генә жырларга оялам бит әле. Әйдә минем белән Лиана да жырласын.

  • Әйдә, әйдә бергәләп жырлагыз.

(“Сәгать суга” жырын жырлау

2нче кыз.  Шамильгә нинди жаза бирәбез?

1нче егет.  Безгә берәр кызык сөйләсен.

           Шамиль 

Жиктем үрдәк,

Киттем үрләп.

Жиктем күркә,

Баганадан өркә.    

Жиктем тычкан,

Чиный бит, каһар суккан,

Чанам кабык

Төядем чыбык – чабык.

Киттем авып.

Тәртәсе салам ,

Төшәм дә калам,

Төшәм дә калам,

Ничек кайтып житәргә,

Аптырадым бит тәмам.                        

                   Уенны дәвам итәләр.

Кызлар: Карагыз әле, нинди матур каен. Шул каенны мактап бер жыр жырлап алаек әле. Нинди жыр жырлыйбыз?

Малайлар: “Ак каенны” жырлыйк.

Кызлар: Әйдәгез.

 Яфраклары яшел ак каеннын

Малайлар: Кызлар! Малайлар! Әйдәгез санашмак әйтеп алык. Хәзер мин саныйм.

Бер бермәк,

Ике икмәк,

Өч өчмәк,

Дүрт дүртмәк,

Биш бишмәк,

Алты атмак.

Жиде житмәк,

Сигез симәк,

Тугыз тукмак,

Ун уймак –

Таба тулы коймак,

Менә сина бер коймак.

  • Нинди һөнәреңне күрсәтәсең?
  • Мин үземнең яраткан шигыремне сөйлим?

(Зәлия “Туган авыл” шигыре)

Тагын саный.

  • Син нишлисең?
  • Мин әкият сөйлим.

Борын заманда буган, ди , бер патша. Ул ясаттырган ди бик матур бер бакча.

Бакчаның көймасы булган ди таштан. Сөйлимме баштан?!

  • И-и, шаяртасың.

Тагын саный.

  • Син нишлисең?
  • Мин табышмак әйтәм.

1/Койрыгы без кебек, күзе тоз кебек.

2/ Борынсыз чыпчык боз тишә.

3/ “Ука – ука тыш кына,

      Су коена инештә.

   1нче егет.  Кызлар, әйдәгез, бер биеп  алыйк әле.

   1нче кыз.  Кызлар, егетләр, җырладык та, биедек тә, уйнадык та. Өйдә эш                          көтәдер, әйдәгез, кайтыйк инде!

              Кызлар.    Әйе шул!

                      Җырлый-җырлый кайтып китәләр.      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Авыл мәктәбендә сыйфатлы белемгә ия булуны тәэмин итүдә-класстан тыш эш

Укытуның сыйфатын күтәрүдә класстан тыш эшчәнлекнең мөһимлеге. Бу- төрле дистанцион олимпиада һәм конкурсларда катнашу....

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.

Класс: 5 класс (РМРБ)Тема:  Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес  тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...

Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе

Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз  шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен а...

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....