• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

“Гамил Афзал иҗатында үткән тарихның чагылышы”

Опубликовано Шавалиев Ленар Зуфакович вкл 07.10.2013 - 18:11
Шавалиев Ленар Зуфакович
Автор: 
Шакирова Лейла

презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gamil_afzal_shakirova.pptx2.02 МБ
Предварительный просмотр:
Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Подписи к слайдам:

Слайд 1

АКТАНЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ “СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГУМАНИТАР ГИМНАЗИЯ-ИНТЕРНАТЫ” ДӘҮЛӘТ АВТОНОМИЯЛЕ ГОМУМБЕЛЕМ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ “ Гамил Афзал иҗатында үткән тарихның чагылышы ” Б ашкарды : 10 б класс укучысы Шакирова Л. Җитәкчесе: гимназия- интернат тәрбиячесе Шәвәлиев Ленар Зөфәк улы

Слайд 2

Татарстан Республикасының халык шагыйре Гамил Афзал ( Гамил Гыймазетдин улы Афзалов ) 1921 елның 23 маенда Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә туа . Крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү чорында аның әтисе, гаиләсен ияртеп , Магнитогорск шәһәренә төзелешкә күчеп китәргә мәҗбүр була . Туган авылы мәктәбендә беренче сыйныфны бетереп килгән кечкенә Гамил 1931 елда т ө зелештә эшләүче татар эшчеләренең балалары өчен ачылган барак-мәктәптә укуын дәвам иттерә , аннары Магнитогорск шәһәренең 35 нче номерлы җидееллык татар мәктәбендә укый . Мәктәптә укыган елларында әдәбият белән нык кызыксына , Г.Тукай, Һ. Такташ шигырьләре тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлый . 1937 елда Баку шәһәрендә нәшер ителә торган «Баку эшчесе » газетасында аның «Магнитогорск» дигән беренче шигыре басылып чыга .

Слайд 3

1957-2000 еллар арасында Г. Афзалның өч дистәдән артык китабы дөнья күрә . 1977 елда « Айлы кичләр » шигъри җыентыгы һәм « Борылам да карыйм ...» циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була . Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәт уңышлары өчен «Почет Билгесе » ордены белән (1981) бүләкләнә , 1992 елда исә Татарстан Президенты М.Ш. Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре » дигән шәрәфле исем бирелә . Ул шулай ук Әлмәт Язучылар оешмасының Р.Төхфәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы «Аргамак» журналының С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, 1985 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре .

Слайд 4

Дөн ья тарихын беләбез: Һәр патшасын, һәр батырын. Төрки тарихын белмибез, Ни ерагын, ни якынын. Кояш чыга нурга манып, Ерактагы җылы була. Тарихын белмәгән халык Белгәннәрнең колы була...

Слайд 5

Китапханәң ачык, Шәмдәлләрдә шәмнәр. Китапларны ачып, Башлар иелгәннәр . Шәмдәлләрдә шәмнәр Тонык нурлар сибә, Кулларда Кол Гали, Әбугалисинә . Биләр ни димәсен, Кемнәр ни сөйләсен; Өләшәсең илгә Гыйлем хәзинәсен. Мәктәпләрең ачык, Ир балалар укый, Кыз балалар укый: “Әлпи, тиси, җымхый...”

Слайд 6

Халык күченә . Сувар , Болгар калалары юкка чыга , легендада гына кала. Ә үз җирендә калган халыкның , сан ягыннан сирәгәеп калса да урманы, биек булмаса да тавы бар….

Слайд 7

Болгар Идел буйларыннан Искән җилләр сөйли: Болгар болыннары Яшел хәтфә имди. Сөйләр исәр җилләр, Сөйләр агым сулар: Идел тугаенда Тора шәһре Болгар.

Слайд 8

“ Сөембикә сылу ” (1968) легендасында автор Казан ханлыгы һәм Сөембикә образы аша , шул чор татар халкының шатлык , өметләрен җиткерергә тели . Биредә лирик герой әлеге эпоха вәкиле исеменнән Казан ханлыгының иҗтимагый-сәяси халәтенә бәя бирә . Тарихи-мифологик принципка нигезләнеп , Сөембикә , символ статусына ия була . Гомумән , үзенең шигырьләрендә үткәннәрнең чынбарлыктагы геройлары образларын кулланып , шагыйрь , бердән , ерак тарихны күзалларга ярдәм итсә , икенчедән , милли идеал дәрәҗәсенә күтәрелгән геройлар татар халкының , аның дәүләтенең яклаучысы функциясен дә башкаралар .

Слайд 9

Г.Афзал лирикасында , халыкның милләт буларак исән калуына , рухи яктан чистарыну юлы белән ирешеп булу идеясы ассызыклана . Лирик герой белән Хак Тәгалә арасындагы бәйләнеш аша автор ике фикерне җиткерергә тели : беренчесе , Аллаһыга мөрәҗәгать итеп , кешелекне коллык газабыннан коткару , икенчесе , кыйбласы югалып барган халыкны кире үз диненә кайтару теләге .

Слайд 10

Мин эшлимен, яхшы булсын, диеп, Якты булсын, диеп, халкыма, Мин эшлимен ялсыз, янып-көеп, Үлчәмичә хезмәт хакына . (“Горурлык”).

Слайд 11

“ Урал таулары артындагы далада да, без татарча сабак укыдык . Ана телендә сабак укып үскән бала телен онытмый , милләтен югалтмый , Ватанын алыштырмый ”. Гамил Афзал

Слайд 12

Игътибарыгыз өчен рәхмәт !

Поделиться:

Мать-и-мачеха

Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт

Как зима кончилась

Простые летающие модели из бумаги

Плавает ли канцелярская скрепка?